Күрерсең
аларны,
аларга килгән
хурлык вә
хакарәт сәбәпле
кечерәйгәннәре
хәлдә утка
салынырлар,
алар утка
карарлар күзләренең
очы илә генә. Ґәзабтан
котылучы мөэминнәр
әйтерләр: "Хәсрәтле
кешеләр әнә
шулардыр,
бозык эшләр
кылып,
имансыз
динсез булып
ахирәттә үзләрен
һәм өй әһелләрен
ґәзабка
салдылар, әгаһ
булыгыз, әлбәттә,
залимнәр
даим ґәзабталардыр.
(45)
Ул көндә
аларга ґәзабтан
коткаручы
ярдәм бирүче
дуслар
булмас Аллаһудан
башка. Әгәр
Аллаһ берәүне
адаштырса, ул
кешегә дөньяда
хак дингә
керергә, ахирәттә
җәннәткә
керергә юл
булмас. (46) Ий
кешеләр, кыямәт
көне килмәс
борын
Раббыгызның әмерләрен
кабул итегез,
ягъни Ул
тыйган эшләрдән
тыелыгыз, вә
Ул кушкан эшләрне
эшләгез! Кыямәт
көне килсә,
аны Аллаһудан
башка зат кире
җибәрә алмас
Ул көндә
качып
котылырга
сезгә бер
урын
табылмас, вә
кылган гөнаһларыгызны
да бу гөнаһлар
түгел, дия
алмассыз. (47) Әгәр
Аллаһуның әмерләрен
үтәүдән баш
тартсалар,
бит Без сине
аларны
саклаучы күзәтүче
итеп җибәрмәдек,
фәкать
аларны иманга
чакырып Аллаһ
хөкемнәрен
ирештерер өчен
генә җибәрдек.
Әгәр Без
кешене рәхмәтебездән
татытсак,
ягъни байлык,
сәламәтлек
бирсәк, әлбәттә,
ул кеше аның өчен
шатланадыр. Вә үзләренең
явызлыклары
сәбәпле
аларны бәла-каза
тотса, ул
вакытта әүвәлдә
бирелгән нигъмәтләрне
барын да
онытып, көферлек
кылып Аллаһуга
имзасыз
буладыр. (48) Җир вә
күкләрнең мөлке
Аллаһуга
хастыр, Үзе
теләгән нәрсәләрне
халык кылыр,
теләгән
кешесенә кыз
балалар
бирер, вә теләгән
кешесенә ир
балалар
бирер. (49) Яки
теләгән
кешесенә ир
бала да, кыз
бала да
бирер, вә теләгән
кешесен бала
тапмый
торган кысыр
кылыр, Ул һәрнәрсәне
белә вә һәрнәрсәгә
көче җитәдер.
(50)
Аллаһу тәгалә
кешеләр белән
сөйләшер
булмады, мәгәр
төшендә вәхий
кылыр яки илһам
белән
белдерер, яки
күренмичә сөйләшер
Муса белән сөйләшкән
кеби, яки пәйгамбәргә
фәрештә җибәреп
Үзе теләгәнне
вәхи белән сөйләтер.
Тәхкыйк
Ул – Аллаһ бөектер
вә һәркемне хөкем
итүчедер. (51)