Синнән
элек бер шәһәргә
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытучы пәйгамбәр
җибәрсәк,
аларның
нигъмәткә
чумган
олугълары әйтте:
"Безнең
аталарыбыз
да шул диндә
иделәр, алар
диненнән
чыкмыйбыз,
без дә аларга
иярәбез", –
дип. (23) Ий Мухәммәд
г-м, син
аларга әйт:
"Мин сезнең
аталарыгызның
диненнән дөресрәк
вә турырак
дин сезгә
алып килгән
булсам да,
сез
аталарыгызның
батыл диненә
иярәсезме?
Алар пәйгамбәргә
әйттеләр:
"Сезнең белән
җибәрелгән дингә
ышанмыйбыз". (24) Без
алардан каты
ґәзаб белән
уч алдык,
игътибар илә
карагыл пәйгамбәрләрне
ялганга
тотучыларның
ахыр хәле
ничек булды? (25) Ибраһим
атасына вә
кавеменә әйтте:
"Мин сез
гыйбадәт игә
торган
сынымнарыгыздан
бизүчемен. (26) Мәгәр
мине юктан
бар итүче
Аллаһудан
бизүче түгелмен,
вә Ул мине үзе
риза булган
хак дингә дә
күндерер. (27) Кылды
Аллаһуны
берләү сүзен
Ибраһим нәселендә
кыямәткә хәтле
калганы хәлдә,
ягъни Аллаһуны
берләп ислам
динен тотучы
Ибраһим милләте
кыямәткә хәтле
бетмәс, шаять
кешеләр
батыл динне
ташлап ислам
диненә, Ибраһим
милләтенә
кайтырлар. (28) Ошбу Мәккә
мөшрикләренә
гомер вә
нигъмәтләр
биреп
исламны өйрәтүче
пәйгамбәр
килгәнче һәм
Коръән иңә
башлаганчы
яшәттек. (29)
Кайчан
аларга Коръән
килде исә, бу –
сихер, без аңа
ышанмыйбыз,
диделәр. (30) Алар
янә әйттеләр:
"Ни булыр иде,
әгәр бу Коръән
Мәккә яки
Таиф шәһәрендәге
бер олугъ дәрәҗәле
бай иргә иңдерелгән
булса", – дип. Күрәсез
алар бай
кешене,
гакыллы туры
кешедән
артык күргәннәр.
(31)
Әйә ул мөшрикләр,
Раббыңның рәхмәтеннән
булган пәйгамбәрлеккә
кешене алар
билгелиләрме?
Без әле
аларның дөнья
мәгыйшәтләрендә
Үзебез бүлдек,
кайберләрен
бай, кайберләрен
фәкыйрь
кылдык, вә
аларның бәгъзеләрен
дөнья
тормышында дәрәҗәдә
бәгъзеләреннән
артык кылдык,
байлары
ярлыларны
хак биреп эшләтсеннәр
өчен. Раббыңның
рәхмәте, алар
җыйган
малдан хәерлерәктер.
(32)
Әгәр кешеләрнең
бай кәферләрне
күргән
вакытларында
барчасы
байлык өчен көферлеккә
кызыгулары
булмаса иде,
Коръәнне
инкяр итүче кәферләрнең
өйләренә көмештән
түбәләр вә
аның өстенә
менәр өчен көмештән
баскычлар
кылыр идек. (33)