Вә
Гыйса бер галәмәттер
кыямәтнең
булмагына,
кыямәт
булачагына
шикләнмәгез,
ул, әлбәттә,
булачак вә
минем шәригатемә
иярегез, ошбу
Минем шәригатем
туры юлдыр. (61)
Шайтан сезне
алдап Аллаһ
юлыннан
чыгармасын, тәхкыйк
ул сезгә бик
ачык
дошмандыр. (62) Гыйса
аятьләр вә
могҗизалар
белән килгән
заманда әйтте:
"Ий җәмәгать,
мин сезгә шәригать
вә могҗизалар
белән килдем,
сезне туры
юлга күндермәк
өчен вә дин
эшләрендә
ихтыйлаф иткән
бәгъзе нәрсәләрегезне
аңлатмак өчен,
Аллаһудан
куркыгыз һәм
миңа итагать
итегез! (63) Дөреслектә
Аллаһ – Ул
минем
Раббымдыр һәм
сезнең дә
Раббыгыздыр,
барыгыз да Ул
– Аллаһуга
гыйбадәт
кылыгыз! Шул
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылу туры вә хак
юлдыр. (64) Гыйса
динендәге
насаралар
ничә төрле мәзһәбкә,
вә төрле
фиркаларга бүленделәр
һәм диннәрен
боздылар,
кыямәт көненең
рәнҗеткүче ґәзабыннан
бер чокыр
бардыр Гыйса
Аллаһуның
угълы дип үзләренә
золым иткән
кешеләргә. (65) Кәферләр
Коръән юлына кермичә
нәрсә көтәләр?
Юк, алар көтмиләр,
мәгәр кыямәт
көнен генә көтәләр,
ул кыямәт
аларга искәрмәстән
килер, хәтта
сизмичә дә
калырлар. (66) Дөньяда
вакытта Коръән
юлыннан
башка юлда
бер-берсенә
дус булган
кешеләр, кыямәт
көнне
бер-берсенә
дошман
булырлар, мәгәр
Коръән
юлында бергә
тәкъвалык
кылган мөэминнәр
ахирәттә дә
дус булырлар.
(67)
Аларга әйтелер:
"Ий тәкъвалыкта
дус булган мөэмин
бәндәләрем бүген
сезгә
куркыныч һәм
көенеч юк." (68) Ул тәкъвалыкта
дус булган мөэминнәр,
Безнең аятьләребезгә
ышандылар һәм
Коръән белән
гамәл кылып
хак мөселман
булдылар. (69) Инде
шатланганыгыз
хәлдә үзегез һәм
хатыныгыз җәннәткә
керегез! (70) Җәннәттә
алар тирәсендә
алтын
табакларда тәгамнәр
вә борынсыз
савытларда
эчемлекләр йөртелер,
вә анда нәфесләр
теләгән нәрсәләр,
вә күзләр
карап ләззәт
ала торган нәрсәләр
бардыр, вә
сез анда мәңге
рәхәттә
булырсыз. (71) Ошбу җәннәт
сезгә Коръән
белән гамәл
кылганыгыз өчен
бирелде. (72) Вә
сезнең өчен
анда күп җимешләр
булыр,
алардан сез
ашарсыз. (73)