Без кешегә
ата-анасына
изгелек итәргә
әмер иттек,
аны анасы мәшәкать
белән
корсагында күтәрде
вә мәшәкать
белән
тудырды, дәхи
аны корсагыңда
күтәрмәк вә
тудыргач имезмәк
утыз айдыр, хәтта
үсеп куәткә
ирешсә, кырык
яшькә җитсә, әйтер:
"Ий Раббым миңа
илһам биргел үземә
вә ата-анама
биргән һидәят
вә ислам
нигъмәтенә шөкер
итмәгем өчен
вә Син риза
була торган
изге гамәлләр
кылмагым өчен,
ий Раббым,
балаларымны
да исълах
иткел, бар да
мөэмин
булсыннар, йә
Рабби, мин Сиңа
кайттым вә мөселманнардан
булып һәр әмереңә
итагать
иттем. (Ошбу
аять
Габдулла Әбү
Бәкер
хакында иңмештер. Мөселманнар
өчен яхшы
мисалдыр.) (15) Шул
сыйфатта
булган мөэминнәрнең
изге гамәлләрен
кабул итегез
вә гөнаһларын
гафу итәбез җәннәт
кешеләре
булганнары хәлдә,
Аллаһуның дөрес
вәгъдәсе илә
вәгъдә
ителмеш иделәр.
(16)
Имансыз
угылларын
ата-аналары
иманга өндәп
вәгазь
кылганда ул
аталарына
ачуланып әйтәдер:
"Әйә сез миңа үлгәннән
соң кабердән
терелеп чыгуны
вәгъдә итәсезме,
миннән элек күпме
кешеләр үлеп
киткәннәр әле
берсе дә
терелеп
кайтканы юк",
– дип.
Ата-анасы исә
дога кылып
Аллаһудан
угылларының
иман китерүен
сорарлар вә әйтерләр:
"Ий углыбыз, әгәр
һәлак
булырга теләмәсәң,
иман китер,
Аллаһуның вәгъдәсе
хак, кыямәт
булачак, һәммә
кешеләр
терелеп
каберләреннән
чыгачаклар", –
дип. Ул әйтер:
"Терелеп
кубарылу
була дигән сүзегез
хак түгелдер
мәгәр әүвәлгеләрнең
ялган сүзләредер",
– дип. (17) Әнә шулай
хакны инкяр
итүчеләр, әүвәлге
инкяр итүче җен
вә кешеләр
таифәсе белән
бергә җәһәннәмдә
булырлар дигән
сүз Аллаһуның
вәгъдәсе илә
сабит булды,
алар һәммәсе,
әлбәттә, һәлак
булучылардыр.
(18)
Мөэминнәргә
вә кәферләргә
дә эшләгән
эшләренә
карата ахирәттә
дәрәҗәләр
бардыр: мөэминнәргә
җәннәтләрдә
төрле бөек дәрәҗәләр,
кәферләргә
исә ут
астында тирән
чокырлар. Кәсеп
иткән сәваб вә
гөнаһларының
җәзасын Аллаһ
һәрберсенә
ирештерсен өчен
савабларын
киметмичә вә
гөнаһларын
арттырмыйча
гына. (19) Кыямәт
көнне кәферләр
утка күчерелерләр
вә әйтелер:
"Сез дөнья
тереклегендә
Аллаһуның, күп
нигъмәтләре
белән
файдаланып әмма
Ана гыйбадәт
кылмыйча бәгъзе
яхшы эшләрегезнең
савабын
бетердегез, иңде
бүген хур
рисвай итүче
ґәзаб белән җәза
ителәсез, җир
өстендә
хаксыз тәкәбберләнгәнегез
һәм чиктән
чыгып
бозыклык
кылганыгыз өчен.
(20)