Мухәммәд г-м хаҗ кылып кайту нияте илә бер мең дүрт йөз сәхабә белән Мәдинәдән Мәккәгә юнәлде, ләкин Мәккәгә якын килгәч, мөшрикләр мөселманнарны Мәккәгә кертмәделәр. Шул вакытта пәйгамбәр мөшрикләр белән сугышырга сахабәләрдән бәйґәт алды. Бу аять шул хакта иңде. Тәхкыйк ул Сәхабәләр сугыштан качмаска вә ислам өчен җаннарын кызганмаска Хөдәйбиядә сиңа бәйґәт бирерләр, әлбәттә алар Аллаһуга бәйґәт итүчеләрдер, Аллаһуның кодрәте вә нигъмәте аларның бәйґәтләреннән өстендер. Берәү бәйґәтен бозса, фәкать үз зарарына бозган буладыр, вә берәү бәйґәтен сакласа, Аллаһ исеме илә кылган бәйґәтен, Аллаһ аңа тиздән олугъ әҗерне бирер. (10) Хилафлык кылып Хөдәйбия вакыйгасына катнашмаган бәдәвий гарәбләре сиңа әйтерләр: "Безләрне малларыбыз вә хатын-балаларыбыз тоткарлады, шуның өчен сиңа иярә алмадык, Раббыңнан безнең өчен гафу сорагыл", – дип. Алар күңелләрендә булмаган нәрсәне телләре белән әйтерләр, ягъни алар Аллаһуның гафу итүен кирәксенмиләр. Син әйт: "Аллаһуның хөкеменнән бернәрсәне кире кайтарырга сезнең өчен кем ирекле булыр, әгәр Аллаһ сезгә зарарны яки файданы теләсә, бәлки Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды", – дип. (11) Бәлки сез уйладыгыз пәйгамбәр һәм мөэминнәр Хөдәйбиядән кире Мәдинәгә вә өй җәмәгатьләренә мәңге кайтмаслар, ягъни кәферләр үтереп бетерерләр дип, шул уегыз сезнең күңелегездә шайтан тарафыннан яхшы уй итеп күрсәтелде, янә явызлыкны зан кылдыгыз, ягъни исламның җимерелүен, мөселманнарның һәлак булуын теләдегез, вә күңелегезнең бозыклыгы белән һәлак буласы кавем булдыгыз. (12) Вә берәү Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәсә, дөреслектә Без кәферләргә җәһәннәм утын хәзерләдек. (13) Җир вә күкләр мөлке Аллаһ мөлкедер, теләгән кешесен гафу итәр вә теләгән кешесен ґәзаб кылыр. Аллаһ гафу итүче вә рәхмәт кылучы булды. (14) Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк", – дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын", – дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез", – дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар. (15)