Кыямәт көнне
һәр изге кеше
эшләгән изге
эшләренең әҗерен
хәзерләнеп,
алдына
куелганын
табар. Бозык
эшләрне эшләүчеләр
дә гөнаһлары
алларына
куелганны күрерләр.
Бу явыз эшләрнең
иясе, явыз
эшләре белән үзенең
арасын бик
ерак булуны
теләр, ләкин
явыз эшләре үзе
белән мәңге
бергә булыр.
Аллаһ сезне үзенең
ґәзабы белән
куркыта. Ґәзабыннан
куркып, Аллаһуга
итагать иткән
мөэмин бәндәләренә
Ул миһербанлы.
(30)
Ий Мухәммәд
г-м әйт: "Әгәр
Аллаһуны сөяр
булсагыз миңа
иярегез, миңа
иярсәгез
Аллаһ сезне сөйәр
һәм гөнаһларыгызны
ярлыкар. Тәүбә
итеп, Аллаһ
юлына керсәгез,
Ул, әлбәттә,
ярлыкаучы һәм
рәхимле". (31) Ий мөэминнәр,
Аллаһуга һәм
расүлгә
итагать
итегез! Әгәр
итагать итүдән
баш
тартсагыз, дөреслектә
Аллаһ кәферләрне
сөйми. Ягъни
итагать итмәсәгез,
кәфер
булырсыз. (32) Дөреслектә
Аллаһу тәгалә
– Адәм, Нух,
Ибраһим пәйгамбәрләрне,
Ибраһим нәселеннән
килгән пәйгамбәрләрне
һәм Ґимран
гаиләсеннән
Мәрьямне вә Мәрьям
угълы
Гыйсаны бөтен
дөнья кешеләреннән
өстен итеп сайлады,
беек дәрәҗәләргә
күтәрде. (33) Бу пәйгамбәрләр
бер-берсеннән
туа килмеш
бер нәселләрдер.
Аллаһ һәрнәрсәне
ишетүче вә
белүче. (34)
Ґимран
хатыны Хөннәнең
Раббысына
ялварганын хәтерләгез,
ул әйтте: "Ий
Раббым,
карнымдагы
баланы үз
хезмәтемнән
азат итеп
Синең юлыңа
тапшырырга нәзер
әйттем. Йә
Рабби
сораганымны
кабул итеп
теләгемә
ирештер! Син
минем сүземне
ишетүче һәм
теләгемне
белүчесең". (Ґимран
һәм хатыны
картлыкка
ирешкәннәр ләкин
балалары
булмаган. Хөннә
бер көнне
агач күләгәсендә
утырганда
бер кошның
балаларын
ашатканын күреп
минем дә
балам
булсачы, дип
зарланды. Йә
Рабби, миңа
бер бала бирсәң,
ул баланы мәсҗид
Әкъсага дин
хезмәтенә
куяр идем,
дип нәзер әйтте.
Аллаһ теләген
кабул итте, Хөннә
Мәрьямгә йөкле
булды.) (35) Хөннә Мәрьямне
тудыргач: "Ий Раббым,
кыз бала
тудырдым, ир
бала булса
дин хезмәтенә
яхшы булыр
иде", – диде.
Аллаһ белүчерәктер,
нинди бала
тудырганыңны.
Хөннә әйтте:
"Ир бала, әлбәттә,
кыз бала кеби
түгел, аның
исемен Мәрьям
куштым, бу
баланы вә
аннан туачак
балаларны рәхмәтеңнән
сөрелгән
шайтан шәреннән
Синең
саклавыңа
тапшырдым".
Марьямнең
анасы Хөннә,
Зәкәрья пәйгамбәрнең
хатыны белән
бертуган
иделәр. (36) Мәрьямне
Раббысы мәсҗид
Әкъсага күркәм
кабул итү белән
кабул итте һәм
яхшы тәрбия
белән тәрбияләде,
һәм тәрбияләп
үстермәк өчен
Зәкәръя пәйгамбәргә
тапшырды. "Хөннә
Мәрьямне
тудыргач, мәсҗид
Әкъсага алып
барып, андагы
намаз
укучыларга:
"Бу бала Аллаһ
юлына нәзер әйтелгән,
кабул итеп
алыгыз", –
диде. Мәсҗид әһелләре
баланы кабул
итеп алдылар һәм
тәрбияләп үстерү
хакында һәрбере,
мин алам, дип, үзара
бәхәсләштеләр.
Бу бәхәсне
бетерү өчен
Аллаһудан юл
күрсәтелде:
"Барчагыз да
каләмнәрегезне
суга салыгыз,
кемнең каләме
суга батмаса,
Мәрьямне шул
кеше алыр". Әйтелгәнчә
эш кылдылар,
Зәкәръяның
каләме суга
батмады, Мәрьям
аңа
тапшырылды. Зәкәръя
мәсҗид эчендә
бер урын хәзерләп
Мәрьямне
шунда тәрбия
кылды. Мәрьям
зекер, гыйбадәт
белән мәшгул
булды. Зәкәръя
Мәрьям янына
кайчан гына
керсә дә,
алдында төрле
җимешләр һәм
башка
ризыкларны күрер
иде. Бер кергәнендә:
"Ий Мәрьям, бу
ризыклар сиңа
кайдан килә",
– дип сорады. Мәрьям
әйтте: "Бу
ризыклар
Аллаһ
хозурыннан
килә, Аллаһ, әлбәттә,
үзе теләгән бәндәсен
хисапсыз
ризыкландыра".
(37)