Аллаһуга,
һәр пәйгамбәргә
иман китергән
кешеләр, Аллаһуга
вә пәйгамбәргә
итагать итсәләр
– алардыр чын
ышанучылар һәм
Раббылары
хозурында
гуаһлар,
аларның әҗерләре
һәм нурлары үзләренә
тәгаенледер. Әмма
аятьләребезне
ялганга
тотучы кәферләр,
алар – Җәхим тәмугында
янучылардыр.
(19)
Белегез, дөнья
тереклеге фәкать
уен-көлке вә
күзгә күренгән
файдасыз
зиннәттер, вә
үз арагызда
мактанышудыр,
вә маллар һәм
балалар күбәйтешүдер,
ул дөнья
тереклеге үлән
үстергән яңгыр
кебидер, үләннең
вә игеннең
яхшы үсүеннән
кәфер ґәҗәбләнер,
соңра ул иген
корыр, күрерсең
саргайганы хәлдә
соңра һичнәрсәгә
яраксыз
кырылган кау
булып калыр. Әмма ахирәттә
кәферләргә
каты ґәзаб
бардыр, вә мөэминнәргә
Аллаһудан
гафу итү һәм
ризалык
бардыр. Дөнья
тереклеге фәкать
алдана
торган черек
тавар
гынадыр. (20) Аллаһуның
гафу итүенә һәм
җәннәткә керүгә
сәбәп булган
гамәлләргә
ашыгыгыз, ул җәннәтнең
киңлеге җир вә
күк киңлеге
кебидер, ул җәннәт
Аллаһуга вә
расүлгә
ышанып
итагать иткән
мөэминнәргә
хәзерләнде,
бу Аллаһуның
юмартлыгыдыр
аны теләгән
кешесенә
бирер, Аллаһ
олугъ
юмартлык
ияседер. (21) Җирдә
вә үзегезгә бәла-каза
ирешмәде, мәгәр
ирешә икән –
ул Ләүхүл Мәхфузда
язылгандыр,
ул бәла-казаны
яратуыбыздан
элек, тәхкыйк
бу эш Аллаһуга
бик җиңелдер.
(22)
Аллаһуның
боларны Ләүхүл
Мухфузда
язып куюы һәм
язылганлыгыннан
хәбәр бирүе,
сезнең үткән
нәрсәләр өчен
кайгырмавыгыз
өчендер, дәхи
Аллаһ биргән
дөнья нигъмәтләре
өчен
мактанмаулыгыгыз,
өчендер
ягъни һәр эш
Аллаһ тәкъдире
илә буладыр. Тәкәбберләнеп
Аллаһуга
итагать итүдән
баш тартучы вә
һәр дөнья
малы белән
мактанучыны
Аллаһ сөймәс.
(23)
Алар
саранлык
кылырлар һәм
кешеләрне дә
саранлыкка өндәрләр.
Вә берәү
Аллаһуга вә
расүлгә
итагать итүдән
баш тартса, тәхкыйк
Аллаһ байдыр,
һәр эшендә
мактаулыдыр,
кире кешеләргә
мохтаҗ түгелдер.
(24)