Al-Mujaadila
بسم الله
الرحمن الرحيم
Тәхкыйк
Аллаһ ишетте,
ий Мухәммәд
г-м синең илә
ире хакында
кайта-кайта бәхәсләшүче
хатынның сүзен,
дәхи ул хатын
үзенә килгән
авырлыктан
Аллаһуга
шикаять итәдер,
ий Мухәммәд
г-м, ул хатын
белән сүз
кайтарышып сөйләшкәнегезне
ишетәдер, тәхкыйк
Аллаһ ишетүче
вә күрүчедер. "Хәүлә
исемле хатын
иренең бер
теләген үтәмәде,
ире Самат
угълы Үснең
ачуы килеп
хатынына син
миңа анамның
аркасы
кебисең,
диде. Җаһилият
заманасында
бу сүзне әйткән
иргә хатыны хәрам
булыр иде,
ягъни хатыны
талак кылына
иде. Хәүлә
пәйгамбәргә
килеп
вакыйганы сөйләде.
Пәйгамбәр
Хәүләгә иреңә
хәрам булдың
диде. Хәүлә
иреннән
аерыласы
килмичә, ул
мине талак
кылмады фәкать
шул сүзне әйтте,
әгәр мине
иремнән
аерсаң,
кечкенә
балаларыбыз
күп, ул
балалар аның
кулында
заигъ булып
калалар, дип
катлап-катлап
үзенең сүзләрен
сөйләде. Пәйгамбәр
исә синең
хакта Аллаһудан
әмер килмичә
талактан
башка һичнәрсә
әйтә алмыйм,
дип сүзен
туктатты. Соңра Хәүлә,
ий Раббым, хәлем
үзеңә мәгълүм
минем хакта
расүлеңә
аять иңдер,
дип ялварды,
шул хакта бу
аятьләр инде.
(1)
"Сезләрдән бәгъзе
ирләр
хатыннарының
әгъзаларын
аналарының әгъзасына
охшаталар, ул
охшатылган
хатыннар ирләренең
аналары түгелләр,
һичбер хатын
аларга ана түгел
фәкать үзләрен
тудырган
аналары
анадыр. Хатыннарын
аналарына
охшатучы ирләр,
әлбәттә, һич
тә ярамаган һәм
ялган сүзне әйтәләр.
Аның белән
хатыннары
талак булмас.
Тәхкыйк
Аллаһ кичерүче
вә гөнаһларны
ярлыкаучыдыр.
(2)
Сезләрдән
хатыннарын
аналарына
охшаткан
кешеләр соңра
әйткән сүзләреннән
үкенеп тәүбә
итсәләр,
аларга бер
кол азат итү
ваҗебтер
хатыннарына
якынлык
кылмас борын,
бу сезгә Аллаһуның
хөкемедер
аның белән вәгазьләнерсез!
Аллаһ
сезнең
кылган эшләрегездән
хәбәрдардер.
(3)
Хатынын
анасына
охшаткан ир
азат итәргә
кол тапмаса,
аңа тоташтан
ике ай рузә
тотмак ваҗебтер
хатынына
якынлык
кылмас борын,
әгәр ике ай
рузә тотарга
көче җитмәсә,
алтмыш
мескенне
алтмыш мәртәбә
ашату ваҗебтер,
җаһилият
вакытында тәмам
хәрам ителә
торган
хатыннарыгызны
кәффарәт илә
хәләл
кылмаклыгы,
Аллаһуга вә рәсүленә
иман китермәклегегез
өчендер, бу әйтелгән
хөкемнәр
Аллаһуның
билгеләгән
чикләредер. Әмма
ышанмаучыларга
рәнҗеткүче
каты ґәзабтыр.
(4)
Тәхкыйк Аллаһуга
вә Аның рәсүленә
хийлафлык
кылып чиктән үткән
кешеләр йөзтүбән
китәрләр вә һәлак
булырлар, әүвәлге
хийлафлык
кылучылар һәлак
булган кеби,
тәхкыйк без
ачык аңлатучы
аятьләрне иңдердек,
вә
ышанмаучыларга
хурлыкка төшүче
ґәзаб бардыр.
(5)
Аллаһ кыямәт
көнне аларның
барчасын кубарыр
вә кылган эшләреннән
хәбәр бирер,
алар эшләп
оныткан гамәлләрне
Аллаһ барын
да санаган һәм
язган, Аллаһ һәрнәрсәгә
шаһиддер Аңа һичнәрсә
яшерен түгел.
(6)