Аллаһуга
вә кыямәт көненә
иман китергән
хак мөэминнәрне,
Аллаһуга вә
Аның расүленә
хийлафлык
кылучыга дус
тапмассың,
ягъни хак мөэминнәр
Коръән белән
гамәл
кылырлар, әмма
Коръән белән
гамәл
кылмаучы
кешеләргә һич
тә дус
булмаслар,
аларга иярмәсләр
һәм алардан
курыкмаслар,
гәрчә ул Коръән
белән гамәл
кылмаучылар үзләренең
аталары
булсалар да,
яки балалары
булсалар да, яки
кардәш
ыругълары
булсалар да
Коръән белән
гамәл
кылмаганнары
өчен алардан
киселерләр
бергә яшәмәсләр.
Коръән белән
гамәл кылып
та Коръән белән
гамәл
кылмаучы
кешеләрдән
киселгән хак
мөэминнәрнең
күңеленә
Аллаһ иманны
ныклап
беркетте, вә
аларны Үзеннән
булган рухи
куәт белән куәтләде,
дәхи аларны
кертер
асларыннан
татлы елгалар
агучы
бакчаларга,
алар анда мәңге
калучылардыр,
Аллаһ
алардан
разыйдыр вә
алар да Аллаһудан
разыйлардыр
биргән, нигъмәтләренә
шөкер итүчеләрдер,
алар Аллаһ
гаскәрләредер,
әгаһ булыгыз,
тәхкыйк Аллаһ
гаскәрләре ґәзабтан
котылып өстенлек
табучылардыр.
"Ий Раббыбыз,
безне дә Коръән
белән гамәл
кылдырып,
шулар җөмләсеннән
кыл!" (22)
Al-Hashr
بسم الله
الرحمن الرحيم
Җирдәге вә
күкләрдәге мәхлуклар,
Аллаһ һәр
кимчелектән
пакь дип
игътикад
иттеләр, Аны
мактап тәсбихләр
әйттеләр. Ул –
Аллаһ һәр эштә
өстен вә һәр
эшне белеп
эшләүчедер.
Мухәммәд г-м
Мәдинәгә күчеп
килгәч, Мәдинәгә
якын бер
авылда
торучы Бәнүн
назыйр яһүдләре
белән
бер-берсенең
зарарына йөрмәскә
сүз бирештеләр.
Бәдер
сугышында
Мухәммәд г-м җиңгәч,
бу яһүдләр әйттеләр:
"Безнең Тәүратыбызда
сыйфатлары
зекер ителгән
һәм Аллаһудан
ярдәм белән вәгъдә
кылынган пәйгамбәр
шушы булырга
кирәк" – дип. Әмма
Өхүд
сугышында мөселманнар
җиңелгәч, шөбһәләнделәр
һәм
башлыклары Кәґәб
бин Әшрәф кырык
алты кеше белән
Мәккәгә
барып мөселманнарга
каршы мөшрикләргә
ярдәм итәргә Әбү
Сүфьянга вәгъдә
бирде. Җәбраил
фәрештә бу
вакыйганы
Мухәммәд г-мгә
белдерде. Мухәммәд
г-м Кәґәбнең
сөт кардәше Мөлимә
бин Мухәммәдкә
Кәґәбне үтерергә
кушты. Һәм бу
кеше Кәґәбне
бер хәйлә белән
кырга алып
чыгып үтерде.
Соңра Мухәммәд
г-м гаскәр
белән барып яһүдләрнең
авылларын
унбиш көн мүхасара
кылып торды,
чөнки алар
таза ясалган
кальгае
эчендә иделәр.
Ахырда
авылларын
ташлап читкә
күчеп китәргә
Мухәммәд г-м
белән солых
ясадылар һәм
авылдан
чыгып киттеләр".
(1)
Аллаһ китап әһеле
булган әлеге
яһүд кәферләрен
беренче мәртәбә
йортларыннан
чыгарды. Әүвәлге
чыгарылуларында
Хәйбәргә күчтеләр.
Әмма икенче мәртәбә
Ґүмәр хәлифә
вакытында Хәйбәрдән
чыгарылып
Шамга күчерелделәр.
Ий сез мөэминнәр,
аларның
йортларыннан
чыгарылуларын
уйламаган да
идегез, вә ул
яһүдләр Аллаһ
ґәзабыннан
аларны
крепостьлары
саклар дип уйлыйлар
иде, ләкин
аларга Аллаһ
каһәре һич
уйламаган җирләреннән
килде, вә
Аллаһ күңелләренә
курку салды, үзләренең
куллары вә мөэминнәрнең
куллары белән
үз йортларын җимерер
булдылар. Яһүдләр,
мөселманнарга
калмасын дип,
йортларын җимерделәр,
мөселманнар
илә
сугышырга
иркен булсын
дип җимерделәр,
ләкин яһүдләр
куркып
сугышмадылар".
Ий гакыл ияләре
боларның хәлләреннән
гыйбрәтләнегез,
Аллаһудан
куркучы
булыгыз! (2) Әгәр
Аллаһ ул яһүдләргә
йортларыннан
чыгарылуны тәкъдир
кылмаган
булса иде, әлбәттә
аларны дөньяда
ґәзаб кылыр
иде, ахирәттә
аларга ут ґәзабыдыр.
(3)