Мәрьямнең
дәрәҗәсен
Аллаһ күтәргәнне
күреп,
Раббысына
ялварып дога
кылды. Әйтте:
"Ий Раббым, рәхмәтеңнән
миңа бер бала
биргел!
Шиксез, син
минем
догамны ишетәсең".
(38)
Зәкәръя
михрабта
намаз укып
торганда Җәбраил
килеп
кычкырды: "Ий
Зәкәръя, дөреслек
тә, Аллаһ
сине Яхъя
исемле изге
угыл белән
шатландыра.
Ул Яхъя Аллаһудан
булган сүзгә
ышанучы
булганы хәлдә,
ягъни Гыйса пәйгамбәргә
иң беренче
иман китереп,
ярдәмче
булды. Янә ул
Яхъя кавеме
арасында хөрмәтле
вә олугъ
булды, һәм дә
хатыннар белән
собхәт итүдән
сакланучы
изге пәйгамбәрләрдән
булды. (39) Зәкәръя
әйтте: "Ий
Раббым миңа
кайдан угыл
булсын дөреслектә
миңа картлык
иреште,
хатыным да
бала
тудырмаучыдыр".
Аллаһ әйтте: "Әнә
шулай Аллаһу
тәгалә теләгәнен
кылыр". (40) Зәкәръя
әйтте: "Ий
Раббым
хатынымның йөкле
булуына миңа
бер галәмәт
бир!" Аллаһ әйтте:
"Синең кешеләр
белән сөйләшә
алмавың сиңа
галәмәт
булыр, кешеләр
белән өч көн
сөйләшә
алмассың, мәгәр
ишарат илә
генә сөйләшерсең".
Хатыны йөкле
булгач Зәкәръяның
теле бәйләнде,
зекер тәсбихтән
башка сүзләрне
сөйли алмады.
Аллаһ әйтте:
"Ий Зәкәръя,
Раббыңны күп
зекер ит вә көндезләрен
һәм кичләрен
намаз укы!" (41) Фәрештә
әйтте: "Ий Мәрьям,
дөреслектә
Аллаһ сине
сайлады вә
сине гөнаһтан
пакълады һәм
бөтен дөнья
хатыннарыннан
сине өстен
кылды. (42) "Ий Мәрьям,
Раббыңа
итагать кыл һәм
рөкүгъ, сәҗдә
кылып намаз
укучылар белән
намаз
укыгыл!" (43) Бу Мәрьям
кыйссасы
Коръән иңмәс
борын синең өчен
яшерен иде,
инде вәхий
белән белдерәбез.
Мәсҗид Әкъса
мөселманнары
шибага өчен
каләмнәрен
суга
салганда син
алар
арасында юк
идең, һәм Мәрьямне
тәрбиягә
алыр өчен
тартышкан
вакытларында
да яннарында юк
идең. (44) Җәбраил
әйтте: "Ий Мәрьям,
Аллаһ сине
бер бала белән
шатландырадыр.
Ул бала
атасыз, Аллаһуның
"бар бул" дип әйтүе
белән булыр,
ул баланың
исеме Гыйса (Мәрьям
угълы) булыр, ул
бала дөньяда һәм
ахирәттә дәрәҗә
иясе вә Аллаһуга
якыннардан
булыр. (45)