At-Tahrim
بسم الله
الرحمن الرحيم
Ий пәйгамбәр
ни өчен Аллаһ
сиңа хәләл
кылган нәрсәне
үзеңә хәрам
кыласың
хатыннарыңның
ризасын эстәп? Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхимледер. (Мухәммәд
г-мнең
хатыннарыннан
Хәфсә үзенең
нәүбәте көнне
Мухәммәд г-мнән
рөхсәт алып,
ата-аналарының
хәлен белергә
китте. Бу көнне
Мухәммәд г-м җариясе
Мэрияне
чакырып аның
белән бергә
булды. Хәфсә
кайткач бу хәлне
белеп, мине
шул хәйлә өчен
җибәргәнсең
икән, дип
елады. Мухәммәд
г-м Хәфсәнең
күңелен табу өчен:
"Мин Мэрияне үземә
хәрам кылдым,
ләкин моны
хатыннарымнан
һичкемгә сөйләмә",
– диде. Соңра Хәфсә
шатлыгыннан
бу эшне Гаишәгә
сөйләде, Гаишә
расүл
хозурына
килде, Мухәммәд
г-м Гаишәгә дә:
"Мин Мэрияне үземә
хәрам
кылдым", –
диде. Шул
хакта аятьләр
инде.) (1) Тәхкыйк
Аллаһ сезгә өйрәтте
кәффарәт түләп
антыгыздан
чыгуны. Чөнки
Мухәммәд г-м
Мәрияне үземә
хәрам кылдым
дип ант итеп әйткән
иде. Аллаһ
сезнең ярдәмчегездер
вә Ул һәрнәрсәне
белүче һәм
гадел хөкем
итүчедер. (2) Расүл
г-м бәгъзе
хатыннарына
яшерен сер
итеп әйтте,
ягъни Хәфсәгә
Мэрияне үзенә
хәрам
кылганлыгын һәм
үзеннән соң Әбү
Бәкер халифә
булачагын,
аннан соң Ґүмәр
халифә
булачагын сөйләде,
һәм бу сүзне һичкемгә
сөйләмә,
диде. Әмма
Хәфсә Мэрия
хакындагы
серне һәм Әбү
Бәкер
хакындагы
серне Гаишәгә
сөйләде. Хәфсә
бу серләрне
Гаишәгә
белдергәч,
Аллаһ Хәфсәнең
бу серләрне
Гаишәгә
белдергәнен
Мухәммәд г-мгә
белдерде, Мухәммәд,
г-м Хәфсәнең
бу серләрне
Гаишәгә сөйләгәнлеген
бәгъзесен үзенә
әйтте, бәгъзесен
әйтмәде. Ягъни
ий Хәфсә! Мәрияне
үземә хәрам
кылганлыгымны
ни өчен Гаишәгә
сөйләдең,
диде, әмма Әбү
Бәкер Ґүмәр
хакындагы
серне
кузгатмады,
нигә сөйләдең
димәде. Мухәммәд
г-м Хәфсәгә
бу серләрне
ник сөйләдең
дигәч, Хәфсә:
"Минем бу
серләрне
Гаишәгә сөйләгәнлегемне
сиңа кем
белдерде", –
диде. Мухәммәд
г-м, һәрнәрсәне
белүче вә һәрнәрсәдән
хәбәрдар
булган Аллаһ
белдерде
диде. (3) Ий Хәфсә
илә Гаишә, әгәр
Аллаһуга тәүбә
итсәгез, әлбәттә,
тәүбә итәрлек
эшегез булды,
сезнең күңелегез
үзегезгә ваҗеб
булган эштән
авышты. Әгәр
сез расүл
зарарына ярдәмләшсәгез,
тәхкыйк Аллаһ
ул расүл
г-мнең хуҗасы
вә ярдәмчеседер,
вә Җәбраил фәрештә
аның ярдәмчеседер,
вә мөэминнәрнең
яхшылары аның
ярдәмчеләредер
һәм болардан
башка фәрештәләр
аңа ярдәмчеләрдер.
(4)
Әгәр расүл
г-м сезне
талак кылса,
Раббысының аңа
яхшырак
хатыннарга
алыштырмаклыгы
өметледер,
алар: чын мөслимәләр
вә Аллаһуга,
Аның һәр сүзенә
ышанучы хак мөэминәләр,
Аллаһуга вә
расүлгә чын
итагать итүчеләр,
вә гөнаһтан тәүбә
итүчеләр, вә
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылучылар, вә
рузә
тотучылар вә
расүлгә
итагать өчен һиҗерәт
итүчеләр шул
сыйфатта
булган
хатыннар ирдә
булган тол
хатыннардыр һәм
ирдә
булмаган
кызлардыр. Аллаһ теләсә
сезне әнә
шундый
хатыннарга
алыштырыр,
димәк. (5) Ий мөэминнәр
үзегезне һәм өй
җәмәгатегезне
җәһәннәм
утыннан
саклагыз,
ягъни үзегез
шәригать хөкемнәрен
дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә
шәригать хөкемнәрен
дөрес өйрәтегез,
ул утның
утыны – кешеләр
һәм
ташлардыр. Ул җәһәннәмгә
билгеләнгән
ґәзаб фәрештәләре
бар, алар җәһәннәм
әһеленә каты
сүзле, каты
куллы ґәзаб
кылуда бик куәтлеләрдер,
алар үзләренә
булган боерыкларда
Аллаһуга һич
хилафлык
кылмаслар,
Аллаһудан
нинди боерык
булса – шуны
эшләрләр. (6) Ий
Коръән белән
гамәл
кылмыйча кәфер
булган кешеләр,
бүген инде
гозер күрсәтмәгез
ґәзабтан
котылырга
сезгә гозер
юк, сез фәкать
имансыз,
динсез
булуыгызның
тиешле җәзасын
аласыз. (7)