Ий мөэминнәр,
Аллаһуга тәүбә
итегез чын
ихлас тәүбә
белән, ягъни
кылган гөнаһларның
һәммәсе өчен үкенеп
Аллаһудан
гафу сорау
белән, Коръән
күрсәткән
юлга кереп
динне ныклап
тоту белән һәм
тәүбәне һичкайчан
бозмау белән
тәүбә итегез!
Чын тәүбә
белән тәүбә
итсәгез,
Раббыгызның
сездән
яманлыкларыгызны
капламаклыгы
һәм
асларыннан
елгалар ага
торган җәннәтләргә
кертмәклеге өметледер,
шул көндә
Аллаһ пәйгамбәрне
вә иман
китереп пәйгамбәр
белән бергә
булганнарны
рисвай
кылмас,
аларның
нурлары
алларыннан вә
уңнарыннан йөрер.
Алар әйтерләр:
"Ий Раббыбыз,
безгә
нурыбызны
тутырып бир һәм
гөнаһларыбызны
ярлыкагыл, тәхкыйк
Син һәрнәрсәгә
кадирсең!" (8) Ий пәйгамбәр!
Кәферләр вә
монафикълар
белән сугыш
кыл, вә
аларга
катылык күрсәт!
Аларның
тора торган
урыннары җәһәннәмдер,
ул җәһәннәм
ни яман
урындыр. (9) Аллаһ
мисал итеп
зекер итте
хакны инкяр
итүче кәферләргә
Нух пәйгамбәрнең
хатынын вә
Лут пәйгамбәрнең
хатынын. Бу
ике хатын
Безнең ике
изге
колларыбызның
кул астында
иделәр, бу
ике хатын үзләренең
ирләре
булган пәйгамбәрләргә
хыянәт иттеләр,
ирләренә
зарар итәргә
теләделәр. Бу ике
хатыннан ирләре
булган бу ике
пәйгамбәр
Аллаһ ґәзабыннан
һичнәрсәне җибәрә
алмадылар,
ягъни пәйгамбәр
булсалар да,
хыянәтче
хатыннарын
Аллаһ ґәзабыннан
коткара
алмадылар. Вә аларга
утка керүчеләр
белән бергә
утка керегез
дип әйтелде.
(Үзеңнең
Аллаһ разый
булырлык чын
иманың, хак
динең
булмаса, Аллаһ
дусларыннан
сиңа һич
файда булмас.) (10) Янә
Аллаһ мисал
итеп зекер
итте хакны
кабул итүче мөэминнәргә
Фиргаун
хатыны
Асиянең кыйссасын.
Асия әйтте:
"Ий Раббым
минем өчен Үзеңнең
хозурыңда җәннәттә
бер өй бина
кылгыл, вә
мине
Фиргауннән вә
аның ґәзабыннан
коткар һәм
Фиргауннең
залим булган
кавеменнән
мине коткар",
– дип. (Асия
Фиргауннән
яшереп Аллаһуга
гыйбадәт
кылыр иде,
Фиргаун
Асиянең
ислам динендә
икәнен белгәч,
Аллаһны
ташла миннән
башка сиңа
Аллаһ юк, дип
кулларын вә
аякларын
тактага
кадаклап ґәзаблый
башлады. Шул
вакытта Аллаһ
Асиягә җәннәттәге
урынын күрсәтте,
Асия
Фиргауннең ґәзабын
сизмичә рәхәтләнеп
җан тәслим
кылды.) (11) Дәхи Аллаһ
мөэминнәргә
Гыймран кызы
Мәрьямне
зекер итте,
ул Мәрьям ирләрдән
үзен саклады,
һәм ул Мәрьямгә
өрдек Үзебез
халык иткән
рухыбыздан, вә
ул Раббысының
сүзләрен
раслады,
кабул итте, дәхи
Аллаһуның
китапларын
раслады һәм
ул Аллаһуга
итагать итүчеләрдән
даими гыйбадәт
белән мәшгуль
булучылардан
булды. (12)