Һәм әйтте
синең Раббың
фәрештәләргә:
"Мин, әлбәттә,
җир өстендә хәлфә
итеп Адәмне
кылмакчымын.
Фәрештәләр әйттеләр:
"Ий, Раббыбыз!
Бозыклык
кылучы,
сугышып кан түгүче
затны җир өстенә
хәлифә
кыласыңмы? Без исә Сине
мактап тәсбихләр
әйтәбез, һәм
Сине һәр
кимчелектән
пакьсең дип
игътикад итәбез".
Аллаһ фәрештәләргә:
"Дөреслектә
Мин сез белмәгәнне
беләмен" –
диде. (30) Аллаһ
Адәмгә исемнәрнең
барчасын өйрәтте
дә, фәрештәләргә
әйтте: "Әгәр дөрес
сөйләүчеләрдән
булсагыз, Адәм
белгән исемнәрне
барчасын әйтеп
бирегез". (31) Фәрештәләр
әйттеләр: "Ий һәр
кимчелектән
пакь булган
Раббыбыз!
Бездә һич
белем юк, мәгәр
Син белдергәнне
генә беләбез,
Син, әлбәттә, һәрнәрсәне
белүче, хикмәт
белән эш
кылучысың". (32) Аллаһ
Адәмгә әйтте:
"Фәрештәләргә
исемнәрнең
барчасын әйтеп
бир", – дип. Адәм
исемнәрнең
барчасын әйтеп
биргәч, Аллаһ
фәрештәләргә
әйтте: "Мин
сезгә әйтмәдеммени
җирдәге вә күкләрдәге
яшерен нәрсәләрне
беләмен һәм
сезнең ачык
эшләгән вә
яшерен эшләгән
эшләрегезне
дә беләмен
дип?". (33) "Хөрмәт
йөзеннән Адәмгә
сәҗдә
кылыгыз", –
дип фәрештәләргә
әйткән
вакытыбызда,
алар сәҗдә
кылдылар, мәгәр
Иблис сәҗдә
кылмады, тәкәбберләнде
һәм көферләрдән
булды. (34) Вә Адәмгә
әйттек: "Үзең һәм
хатының җәннәттә
торыгыз һәм җимешләрен
киңлек илә,
теләгәнчә
ашагыз, мәгәр
менә бу
агачка якын
бармагыз, әгәр
шуны эшләсәгез,
залимнәрдән
булырсыз". (35) Иблис,
бу агач җимешен
ашасагыз җәннәттә
мәңге
каласыз, дип,
аларны
алдады, алар
Иблис сүзенә
ияреп, җимешне
ашап
алдандылар. Иблис
аларны җәннәттән
чыгарып
андагы нигъмәтләрдән
аерды.
Моннан соң әйттек:
"Ий Адәм һәм
Иблис,
бер-берегезгә
дошман
булганыгыз хәлдә
җиргә иңегез!
Сезгә җирдә
торырлык
урын һәм яшәү
өчен кирәк нәрсәләр
бар, әҗәлегез
җиткәнче яшәгез".
(36)
Адәм галәйһис-сәлам
тәүбәгә ашыкты
һәм Раббысы
тарафыннан өйрәткән
тәүбә-истигъфәр
сүзләренә
юлыкты, һәм тәүбә
итеп, Аллаһудан
гафу сорады,
Аллаһ тәүбәсен
кабул итеп гөнаһын
гафу итте. Аллаһ
тәүбәләрне
кабул итүче,
рәхимле. (37)