Әйт: "Үзем һәм
өммәтем иман
китердек
Аллаһуга, үзегезгә
иңдерелгән
Коръәнгә,
Ибраһим,
Исмагыйл,
Исхак, Ягькуб
пәйгамбәрләргә
һәм аларның нәселеннән
килгән пәйгамбәрләргә
иңдерелгән вәхийләргә
һәм Мусага
бирелгән Тәүратка,
Гыйсага
бирелгән Инҗилгә,
шулай ук
башка пәйгамбәрләргә
Раббыларыннан
иңдерелгән вәхийләргә.
Пәйгамбәрләрне
берсен
икенчесеннән
аермыйбыз,
барчасына да
бер тигез
ышанабыз. Без Аллаһуга
итагать итүче
мөэминнәрбез",
– дип. (84) Берәү
ислам диненнән
башка дингә
иярсә, аның
дине вә гамәле
һич кабул
булмый, ул
ахирәттә хәсрәтләнүче
вә һәлак
булучыдыр. (85) Аллаһ
ничек хак
юлга күндерсен
иман китергәннән
соң кәфер
булган
кавемне? Үзләре
Аллаһуга
ышанып, Мухәммәд
г-мнең хак пәйгамбәр
икәнлегенә дә
шәһадәт
бирделәр һәм
аларга һәр нәрсәне
бәян итүче
Коръән дә
килде. Шуннан
соң алар пәйгамбәргә
иярүдән вә
Коръән белән
гамәл
кылудан баш
тартып, кәфер
булдылар. Аллаһ, әлбәттә,
Коръән белән
гамәл
кылмаучы
залимнәрне һидәяткә
күндерми. (86) Ул
залимнәрнең җәзалары,
Аллаһуның, фәрештәләрнең
вә барча
кешеләрнең ләгънәтедер.
(87)
Алар ләгънәттә
һәм ґәзабта мәңге
калучылар,
алардан ґәзаб
җиңеләйтелмәс
вә аларга рәхмәт
карау белән
карау булмас.
(88)
Мәгәр шул
золым эшләреннән
тәүбә итсәләр
һәм Коръән
белән гамәл
кылып
иманнарын вә
диннәрен дөресләсәләр,
Аллаһ
ярлыкаучы, рәхимле.
(89)
Иман китергәннән
соң кәфер
булган кешеләр,
Коръән белән
гамәл
кылмыйча көферлекләрен
арттырдылар. Инде
аларның тәүбәләре
кабул булмас,
чөнки алар
хак юлдан бик
нык
адашканнар. (90) Әгәр
алар Коръән
юлына
кайтмыйча, кәфер
хәлләреңдә үлсәләр,
кулларында җир
тулысы алтын
булса да,
Аллаһ ґәзабыннан
котылу өчен
шул
алтыннарын
садака
кылсалар да,
кабул булмас
иде. Ул кәферләргә
ахирәттә
каты рәнҗеткүче
ґәзаб булыр,
ярдәмче
булмас. (91)