Сездән
ике таифә,
сугыштан
куркып, кире
кайтырга теләделәр,
ләкин ул ике
таифәнең хуҗасы
– Аллаһдыр.
Ягъни Аллаһ күңелләренә
батырлык
салды аннары
сугышка
катнаштылар.
Мөэминнәр һәрвакыт
Аллаһуга тәвәккәл
итсеннәр,
курыкмасыннар!
(122) Ий мөэминнәр,
дөреслектә
Аллаһ сезгә бәдер
сугышында
ярдәм бирде,
сез аз
идегез, Аллаһуга
гөнаһлы
булудан
сакланыгыз һәм
нигъмәтләренә
шөкер итегез!
(123) Мухәммәд
г-м мөэминнәргә
әйтте:
"Раббыгыздан
сезгә ярдәм өчен
өч мең фәрештәнең
иңдерелүе җитмиме?"
(124) Бәлки өч мең
фәрештә җитәдер,
әгәр
авырлыкка
чыдасагыз һәм
сугышта чиктән
үтүдән
саклансагыз,
Раббыгыз
сезгә биш мең
фәрештә белән
ярдәм бирер,
ул фәрештәләр
ак маңгайлы
атларга
атланган
булырлар,
башларында
ак чалмадыр. (125) Бу
эшне Аллаһ
эшләмәде, мәгәр
сезгә шатлык
булсын өчен һәм
фәрештәләрнең
иңүеннән күңелләрегез
карарланып
куәт тапсын өчен
эшләде. Бер
нинди заттан
ярдәм юк, мәгәр
кодрәт вә
хикмәт иясе
Аллаһудан
гынадыр. (126) Аллаһ
фәрештәләр
белән ярдәм
кылды, кәферләрдән
бер җәмәгатькә
җәза бирмәк өчен
яки җиңелсеннәр
өчен, әгәр җиңелсәләр,
хәсрәт белән
кайтырлар. "Бәдер
сугышында мөшрикләрнең
җитмеш
батыры үтерелде,
җитмеше әсиргә
алынды". (127) Ий Мухәммәд
г-м, һичбер
эштә сиңа
ихтыяр юктыр.
Өход
сугышыннан
соң сахәбәләр:
"Йә расүлүллаһ
Аллаһудан
сора, кәферләрне
һәлак итсен",
– диделәр. Ләкин
Аллаһ бу эштән
тыйды. Бәлки
тәүбә итәрләр
дә Аллаһ
аларны гафу
итәр, тәүбә
итмәсәләр
Аллаһ аларны
ґәзаб кылыр чөнки
алар залимнәрдер.
(128) Җирдә вә күкләрдә
булган һәрнәрсә
Аллаһу тәгаләнеке.
Аллаһ теләгән
бәндәсен
ярлыкар вә
теләгән бәндәсен
гөнаһлары өчен
ґәзаб кылыр.
Ләкин тәүбә вә
итагать белән
Аллаһуга
кайтучыга Ул
ярлыкаучы һәм
рәхимле. (129) Ий мөэминнәр,
риба
ашамагыз,
ягъни
бурычка
биреп торган өчен
арттырып
алмагыз,
катлап-катлап
хәрам
ашамагыз!
Аллаһуның сүзләрен,
хөкемнәрен
игътибарсыз
калдырудан
сакланыгыз, шаять
ґәзабтан
котылып, өстенлек
табарсыз. (130) Аллаһуга
вә расүлгә
итагать
итегез, шаять
Аллаһудан рәхмәт
кылынырсыз. (131) Дәхи тәүбә
итеп төзәлегез
вә изге гамәлләр
кылу белән (132)