Өход
кайгысыннан
соң Аллаһ
сезгә тыныч
булган
йокыны иңдерде,
ул йокы Сезләрдән
ихлас мөэминнәргә
галиб булыр, алар
тынычланып
йокларлар,
йокыдан соң
кайгылары
бетәр, куәтләре
артыр, ул
йокы Сезләрдән
тәкъва таифәгә
ирешер.
Икенче таифә үзләрен
хәсрәткә
салды, Аллаһуга
хаксыз
наданлык
занын кылу
белән. Алар
сугыш эшләреннән
безгә ярдәм
яки мал бармы
диләр. Әйт:
"Ярдәм вә мал,
һәммәсе Аллаһ
кулындадыр".
Янә алар сиңа
белдермәгән
яман уйларын
күңелләрендә
саклыйлар,
сугыш эшләрендә
Аллаһудан
безгә ярдәм
булган булса,
бу урында, әлбәттә,
үтерелмәгән
булыр идек
диләр. Әйт: "Гәрчә
өйләрегездә
булсагыз да үлем
белән тәкъдир
ителгән
кешеләр, әлбәттә,
үтәчәк
урыннарына
чыгар иделәр".
Аллаһ бу эшләрне
кылды, күкрәк
эчегездә
булган начар
уйларыгызны
ачар өчен, һәм
күңелләрегездәге
наданлык
занын ачып
сезне гафу итәр
өчен. Бит
Аллаһ күкрәкләр
эчендә
булган
уйларны белүче.
(154) Мөселманнар
вә мөшрикләр
ґәскәре
сугышыр өчен
бер-берсенә
каршы килгән
заманда, сезләрдән
артларына
борылып китүче
бер таифә мөселманнарның
хата эшләре сәбәпле,
шайтан
аларны
абындырды. Тәүбә
истигъфарлары
соңында Аллаһ
аларны гафу
итте. Аллаһ, әлбәттә,
ярлыкаучы һәм
миһербанлы. (155) Ий мөэминнәр,
кәферләр
кеби
булмагыз,
аларның
монафикъ
дуслары, сәүдә
белән юлда йөргәндә
яки сугышта үлүчеләре
булса, өйдә
торган
дуслары әйтер:
"Әгәр алар
безнең белән
бергә өйдә
торсалар, үлмәс
вә үтерелмәс
иделәр", – дип.
Ул
монафикъларның
күңеленә хәсрәт
булсын өчен
Аллаһ кәферләрдән
шул сүзләрне әйттерде.
Аллаһ тергезә
һәм үтерә,
Аллаһ сезнең
кылган эшләрегезне
күрүче. (156) Әгәр
Аллаһ юлында үтерелсәгез
яки үлсәгез,
Аллаһ
тарафыннан
гафу ителү һәм
рәхмәт
кылыну әлбәттә
хәерледер
сезнең җыйган
дөнья
малыгыздан. (157)