Әгәр үлсәгез
яки үтерелсәгез
дә кубарылып
Аллаһуга
барырсыз. (158) Ий Мухәммәд
г-м, Аллаһуның
рәхмәте белән
өммәтеңә шәфкатьле
булдың, әгәр
каты күңелле
булсаң, әлбәттә,
синең тирәңнән
качар иделәр.
Сахәбәләрнең
хата эшләрен
гафу ит һәм
алар өчен
Аллаһудан
ярлыкауны
сора һәм дә
зур эш
булганда
алар белән киңәш
ит! Әгәр бер хәерле
эшне ниятләсәң,
Аллаһуга тәвәккәл
итеп ниятләгән
эшеңне эшлә,
киңәшкә
алданып буш
калма! Аллаһ, әлбәттә,
үзенә тәвәккәл
итүчеләрне сөядер.
(159) Әгәр Аллаһ
сезгә ярдәм
итсә, сезне җиңүче
булмас. Әгәр
ярдәм бирмәсә,
җиңелүчеләрдән
кылса, шуннан
соң сезгә кем
ярдәм бирер?
Шулай булгач,
мөэминнәр
Аллаһуга тәвәккәл
кылсыннар! (160) Табыш
малына хыянәт
итмәк пәйгамбәргә
һич дөрес
булмас. "Өход
сугышында
сахәбәләр,
табыш малын үзебез
барып
алмасак, пәйгамбәр
бирмәс", – дип
зан кылдылар.
Бер кеше
табыш малына хыянәт
итсә, кыямәт
көнендә шул
малын күтәреп
Аллаһу
хозурына
килер. Аннары
һәрбер кеше
кылган эше
буенча
тиешле җәзаны
алыр, тиешсез
җәза белән
золым ителмәсләр.
(161) Әйә берәү
Коръән юлы
белән Аллаһ
ризасына
иярсә, ул
кеше Коръән хөкемнәрен
бозып Аллаһуның
ачуын кәсеп
иткән кеше
белән
бертигез
булырмы? Аллаһуның
ачуын кәсеп
иткән кешеләрнең
урыны җәһәннәм,
ул җәһәннәм
нинди яман
урындыр. (162) Коръән
белән гамәл
кылучы хак мөэминнәргә
Аллаһу
хозурында бөек
дәрәҗәләр
бар. Аллаһ мөэминнәрнең
кылган эшен күрәдер.
(163) Аллаһ мөэминнәргә
үзләреннән пәйгамбәр
күндереп зур
нигъмәтләр
бирде, пәйгамбәр
мөэминнәргә
Аллаһуның
аятьләрен
укыр, аларны
мөшриклектән,
бидеґәт гамәлләрдән
вә башка нәҗесләрдән
пакълар, дәхи
Коръәнне һәм
шәригать хөкемнәрен
өйрәтер гәрчә
алар Коръән иңмәс
борын ачык
адашуда
булсалар да. (164) Әйә
сезгә өход көнендә
кайгы ирешкән
булса, сез мөшрикләргә
бәдер
сугышында үзегезгә
ирешкән
кайгының ике өлешен
ирештердегез
түгелме? Бу
кайгы безгә
ни өчен
иреште дисез,
син аларга:
"Бу кайгы үзегездән
булды", –
диген. Чөнки
алар пәйгамбәр
әмеренә
хыйлафлык
кылдылар. Әлбәттә,
Аллаһуның һәрнәрсәгә
көче җитәдер.
(165)