Аллаһ
китап әһелләреннән
ґәһед алды,
китаптагы
Аллаһ хөкемнәрен
кешеләргә
ирештерерсез
һәм бер хөкемне
дә яшермәссез,
дип. Алар ґәһедләрен
һәм кешеләргә
китаптагы
Аллаһ хөкемнәрен
ирештерү
бурычларын
артларына
ыргыттылар,
шуның өчен
кешеләрдән
аз акча
алдылар. Аллаһ
хөкемнәрен дөнья
малына
алыштырып сәүдә
итүләре,
нинди кабахәт
сәүдәдер. (187) Аллаһ
хөкемнәрен
бозучыларны
вә дөнья малы
өчен Аллаһ хөкемнәрен
яшерүчеләрне
Аллаһ ґәзабыннан
котылырлар
дип һич тә
уйлама һәм
эшләмәгән
эшләре өчен
мактанучыларны
да, ягъни без
мөселманбыз
дип
мактаналар, ләкин
Коръән белән
гамәл
кылмыйлар,
аларны Аллаһ
ґәзабыннан
котылырлар
дип уйлама!
Аларгадыр рәнҗеткүче
ґәзаб. (188) Җир вә
күкләр
байлыгы Аллаһ
байлыгыдыр, һәм
Аллаһуның һәрнәрсәгә
көче җитәдер.
(189) Дөреслектә
җир вә күкләрнең
төзелешендә һәм
төн илә көннең
бер-берсенә
хыйлаф
булышында
гакыл ияләренә
Аллаһуның
барлыгына һәм
берлегенә
ышанырга, әлбәттә,
көчле дәлилләр
бар. (190) Ул гакыл
ияләре, намаз
укырлар,
намаздан
башка
вакытта да
Аллаһуны
зекер итәрләр
баскан,
утырган вә
яннарына
яткан хәлдә,
дәхи җир, күкләрнең
төзелеше
хакында
гакылларын
эшләтеп,
фикерләрен йөртерләр:
"Ий Раббыбыз
бу төзелешне
Син
максатсыз
бушка гына төземәдең.
Мактау сиңа,
Син барча
кимчелектән
пакьсың! Безләрне
ут ґәзабыннан
сакла! (191) Ий
Раббыбыз, бер
кешене җәһәннәм
утына салсаң,
дереклектә
Син аны һәлак
иттең. Залимнәрнең
ярдәмчесе юк.
(192) Ий
Раббыбыз,
шиксез,
ишеттек
иманга
чакыручы
Коръән сүзләрен,
"Раббыгызга
ышаныгыз", –
дип чакыруын,
әлбәттә,
ышандык. Ий
Раббыбыз, гөнаһларыбызны
ярлыкагыл һәм
яхшы эшләребезне
начар эшләребезгә
кәффарәт ит һәм
изге кешеләр җөмләсеннән
үтер! (193) Ий
Раббыбыз, рәсүлләрең
аркылы безгә
вәгъдә иткән җәннәтне
дә бир һәм
кыямәт көнне
безләрне хур
кылмагыл!
Син, әлбәттә,
вәгъдәңне
бозмыйсың". (194)