Ирләр
хатынга әдәп,
тәрбия бирмәк
өчен Каимнәрдер.
Аллаһ мәхлукләрне
кайберләрен
кайберләреннән
артык кылу
белән, ирләр
гакылда, куәттә
хатыннардан өстен
булды һәм
малларын
хатыннарга
инфак кылу
белән дә ирләрнең
дәрәҗәсе өстендер.
Изге
хатыннар
Аллаһуга һәм
ирләренә
итагать итәрләр,
ирләре өйдә
булмаганда
Аллаһ
саклавы белән
малларын һәм үзләрен
сакларлар, һичбер
хыянәткә
бармаслар. Әгәр
хатыннарыгыз
итагатьсез
булып
азуларыннан
курыксагыз,
яки берәр
яман эшләрен
белсәгез,
аларны вәгәзьләгез,
итагатьсезләргә
Аллаһуның
ачуы һәм ґәзабы
бар икәнлеген
белдерегез. Вәгәзьләгәннән
соң төзәлмәсәләр,
түшәкләрендә
ялгыз
калдырыгыз,
ягъни
якынлык
кылмагыз. Моннан
соң да төзәлмәсәләр,
аларга
сугыгыз. (Бу җәза
аларга: фарыз
гамәлләрне үтәмәсәләр,
яки берәр хәрам
эшне эшләсәләр
тиешледер.) Әгәр
хатыннарыгыз
сезгә
итагать итсәләр,
яки
явызлыкларыннан
соң төзәлсәләр,
алар
зарарына юл
эзләмәгез,
ягъни хаксыз җәберләмәгез.
Әлбәттә, Аллаһ
бөек һәм олы
булды. (34) Әгәр
ир белән
хатын
арасында
фетнә һәм
дошманлык
туса, шул
вакытта
тормышлары бозылудан
курыксагыз,
гаделлек белән
тикшереп
араларын төзәтү
өчен, ирнең
якыннарыннан
бер гадел
кешене һәм
хатын
ягыннан бер
гадел кешене
билгеләгез. Әгәр
билгеләнгән
кешеләр, ир
белән хатын
арасын чын күңелдән
төзәтергә
теләсәләр һәм
төзәтү өчен бөтен
чараларны кылсалар,
Аллаһ тәүфыйк
биреп, ир белән
хатын
арасына
дуслыкны
салыр. Дөреслектә
Аллаһ кешеләрнең
гамәлләрен
белүче һәм күңелләрендәге
теләкләреннән
хәбәрдар
булды. (35) Аллаһуның
үзенә генә
ихлас гыйбадәт
кылыгыз, аңа һичкемне,
һичнәрсәне
тиңдәш
кылмагыз, аннары:
ата-анага
изгелек
итегез һәм
якын кардәшләргә,
ятимнәргә,
мескеннәргә,
кардәш
булган күршеләргә
һәм кардәш
булмаган күршеләргә
дә изгелек
итегез. Шулай
ук сәфәрдә ят
юлдашларга, үзегезгә
кунак булып
килгән
юлчыларга һәм
хезмәтче
колларыгызга
изгелек
итегез. Тәкәбберләнеп
мактанучыны
Аллаһ, әлбәттә,
сөйми! (36) Ул
мактанучылар
һәрвакыт
саранлык
кылалар,
кешеләрне дә
саранлыкка өндиләр
һәм Аллаһ рәхмәт
кылып биргән
байлыкны һәм
белемне
кешеләрдән
яшерәләр.
Аллаһ биргән
нигъмәтләр
белән
мактанып көфран
нигъмәт
кылучы үзен
зур тоткан
ахмакларга
хур итүче ґәзабны
әзерләдек. (37)