Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: "Үзегезне-үзегез үтерегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз", – дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде. (66) Әгәр чын күңелдән Аллаһ һәм расүл хөкемнәренә риза булып, Коръән, сөннәт дәлиле белән гамәл кылучы булсалар, әлбәттә, аларга үз хозурыбыздан олы әҗерләр, ягъни җәннәт нигъмәтләрен бирер идек. (67) Һәм дә аларны туры юлга күндерер идек. (68) Аллаһуга һәм расүлгә итагать иткән мөэминнәр, Аллаһ нигъмәтләгән пәйгамбәрләр, турылык белән алга чыккан ситдыйкләр, Аллаһ юлында сугышып шәһит булган мөэминнәр белән җәннәттә бергә булырлар. Шушы дүрт төрле затларга юлдаш булу – ни күркәм, ни хуш юлдашлыктыр. (69) Бу фазыйләт Аллаһудан, ягъни Аллаһуга һәм расүлгә итагат кылучыларның җәннәттә бөек дәрәҗәле затлар белән бергә булулары Аллаһуның рәхмәтеннәндер. Бу дүрт төрле затлар янына җәннәткә керергә кем тиешлерәк икәнен белергә Аллаһ җитәдер. (70) Ий мөэминнәр! Сугыш коралларыгызны алыгыз да дошманга каршы төркем-төркем барыгыз, яки барыгыз да җыелып бергә барыгыз. (71) Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезнең арагызда сугышка кичегеп баручы, яки бөтенләй бармаучы монафикълар бар. Сезгә сугышта кайгы ирешсә, сугышка чыкмаган монафикъ шатланып әйтте: "Мөселманнар белән бергә сугышка чыкмавым сәбәпле, Аллаһ, шиксез, миңа ингам кылды, әгәр сугышка барган булсам, миңа да кайгы ирешкән булыр иде", – дип. (72) Әгәр сезгә сугышта Аллаһуның рәхмәте белән җиңү һәм ґәнимәт малын алу фазыйләте ирешсә, ул монафикъ гүя сезнең белән бер вакытта да бергә булмаган төсле әйтер: "Кәшки мин мөселманнар белән бергә сугышта булган булсам, зур максатыма ирешкән булыр идем", – дип. (73) Мөэминнәр Аллаһ юлында сугыш кылсыннар ахирәтне дөньяга саткан – алыштырган кешеләр белән. Әгәр бер мөэмин Аллаһ юлында сугышып үтерелсә, яки кәферне җиңсә, ул мөэмингә тиздән җәннәт нигъмәтләрен бирербез. (74)