Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, Аллаһ юлында сугышмыйсыз? Ни булды сезгә, кәферләр кулында әсир булган загыйфь ирләрне, хатыннар һәм балаларны коткару өчен сугышмыйсыз? Ул загыйфь ирләр "Ий Раббыбыз, хуҗалары залим булган шәһәрдән безне чыгар", – диләр. Янә ул зәгыйфьләр: "Ий Раббыбыз, безне залимнәр кулыннан коткаручы бер вәли бир һәм үз хозурыңнан безгә ярдәм дә бир", – диләр. (75) Иманлы кешеләр Аллаһ юлында сугышырлар. Әмма имансызлар шайтан юлында сугышырлар. Шайтан дуслары – имансызлар белән сугышыгыз! Дөреслектә шайтанның хәйләсе зәгыйфь булды, шуның өчен иманлы кешеләрне куркыта алмас. (76) Әя күрдеңме: "Кулларыгызны сугыштан тыегыз, намазларыгызны үтәгез һәм зәкәтләрегезне бирегез", – дип әйтелгән мөселманнарны? Аларга сугыш фарыз ителгәч, алардан бер төркем сугыштан куркыр булды Аллаһудан курыккан кеби, яки Аллаһудан да артыграк куркыр булды. Сугыштан курыккан мөселманнар әйттеләр: "Ий Раббыбыз, ни өчен безгә сугышны фарыз кылдың? Ий кәшки сугышны фарыз кылмыйча, безләрне бераз тыныч яшәткән булсаңчы", – дип. Әйт: "Дөнья файдасы бик аз, ахирәт исә, тәкъвәләр өчен бик тә хәерледер һәм сез, тәкъва мөэминнәр, аз гына да золым кылынмассыз". (77) Кай урында булсагыз да, сезгә үлем ирешер, әгәр күккә терәлгән, бик таза төзелгән кыл эчендә булсагыз да. Әгәр монафикъларга ґәнимәт малы кеби нигъмәт ирешсә, бу нигъмәт Аллаһудан диләр, әгәр аларга каза, кайгы ирешсә: "Ий Мухәммәд г-м, бу кайгы безгә синең шомлыгыңнан иреште", – диләр. Син әйт: "Кемгә нәрсә ирешсә дә, һәммәсе дә Аллаһудан", – дип. Ни булды бу кавемгә Аллаһуның ачык аңлаешлы хак сүзләрен аңларга һәм кабул итәргә якын да килмиләр? (78) Әгәр яхшылыктан сиңа бер шатлык ирешсә, ул шатлык Аллаһудан, әгәр казадан бер кайгы ирешсә, бу кайгы үзеңнең кимчелегеңнәндер. Янә сине, ий Мухәммәд г-м, бөтен дөнья кешеләренә ислам динен өйрәтер өчен илче итеп җибәрдек. Кешеләрнең бөтен эшләрен күреп, белеп торырга Аллаһ үзе җитәдер. (79)