Бер кеше
расүлгә
итагать итсә
– Аллаһуга
итагать иткән
буладыр, вә
бер кеше расүлгә
итагать итүдән
баш тартса, дөреслектә
Аллаһуга
итагать итүдән
баш тарткан
буладыр, без
сине итагать
итмәгән
кешеләрне
саклаучы
итеп җибәрмәдек.
(80)
Монафикълар
күз алдында:
"Ий Мухәммәд
г-м, сиңа
итагать итәбез",
– диләр, әгәр
синең яныңнан
чыгып китсәләр,
алардан бер
таифә кич
булгач җыелып,
синең янында
сөйләгән сүзләрдән
башка сүзләрне
сөйли. Ягъни
расүлгә
итагать итмәгез",
– диләр. Аллаһ
монафикъларның
үзгәртеп сөйләгән
сүзләрен
язар. Алардан
киселегез һәм
һәр эштә Аллаһуга
гына тәвәккәл
кылыгыз! Һәр
эштә ярдәм итүче
вә туры юлга
күндерүче вәкил
булырга Аллаһ
үзе җитәдер. (81) Ни өчен
күп кешеләр
Коръәннең мәгънәсен
фикерләп,
уйлап
карамыйлар?
Чын күңелдән
фикерләп
укысалар, әлбәттә,
Коръәннең
Аллаһ сүзләре
икәнлеген
белер иделәр.
Әгәр бу Коръән
Аллаһудан
башка бер
кешенең сүзләре
булса иде, әлбәттә,
кешеләр ул
Коръәндә
бер-берсенә
каршы булган
сүзләрне күп
табар иделәр.
(82)
Әгәр
монафикъларга
сугыш сәфәрендә
булган мөселманнарның
сугышка әзерләнмичә
тыныч
торулары, яки
дошман ґәскәреннән
курыккан хәбәрләре
килсә, ул хәбәрне
шатланып,
халык
арасына фаш
итәләр мөселманнар
күңленә
курку салыр өчен.
Әгәр ул хәбәрне
расүлгә һәм мөселманнарның
әмирләренә
генә әйтсәләр
иде, ул
вакытта ул хәбәрне
расүл һәм әмирләр
генә белеп,
тиешсез
кешеләргә
фаш булмас
иде. Ий мөэминнәр!
Әгәр сезгә
Аллаһуның
фазыйләте –
юмартлыгы һәм
рәхмәте
булмаса иде, әлбәттә,
шайтанга
ияреп, һәлак
булыр идегез,
мәгәр
шайтанга
иярмичә бик
азларыгыз
калыр иде. (83) Ий Мухәммәд
г-м, Аллаһ
юлында сугыш
кыл! Пәйгамбәрлек
эшеннән
башка эш белән
бурычлы
ителмәссең.
Сугыш лязем
булганда мөселманнарны
сугышка кызыктыр.
Шаять Аллаһ кәферләрнең
мөселманнарга
булган каты
зарарын тыяр,
Аллаһ зарар
бирүдә
катырак һәм ґәзаб
кылуда да
катырактыр. (84) Бер мөэмин,
авырлыкта
калган яки
хаксыз җәберләнгән
мөэминнәргә
ярдәм итсә,
аларга шәфкатьле
сүзләр әйтсә,
үзенә дә
кылган
изгелеге хәтле
өлеш булыр. Вә
бер кеше
хаксыз мөэминнәргә
нинди булса
да зарар
ирештерсә, үзенә
дә шул хәтле
зарар ирешер.
Аллаһуның һәр
нәрсәгә көче җитә
торган булды.
(85)
Ий мөэминнәр!
Әгәр сезгә
берәүдән бүләк
бирелсә, бүләк
бирүчегә
артыграк бүләк
бирегез, яки үзегез
алган бүләк хәтле
бирегез!
Шиксез, Аллаһ
һәрнәрсәне
хисап кылучы.
(Бүләкнең
һәр мөэмин өчен
мөмкин һәм
лязем
булганы сәлам
бирү һәм
кайтарудыр). (86)