Гозерсез
сугыштан
калган мөселманнар,
җаннары һәм тәннәре
белән Аллаһ
юлында
сугышкан мөселманнар
белән
бертигез
булмаслар. Җаннары
һәм маллары
белән Аллаһ
юлында
сугышкан мөселманнарны,
Аллаһ
гозерсез
сугыштан
калган мөселманнардан
дәрәҗәдә
артык итте.
Аллаһ иманлы
мөселманнарның
һәммәсенә дә әҗерне
яки җәннәтне
вәгъдә итте һәм
Аллаһ юлында
сугышкан мөселманнарны,
өйдә калган мөселманнарга
караганда
олы әҗер бирү
белән артык
кылды. (95) Аллаһ
аның юлында
сугышканнарга
күп дәрәҗәләр
бирде, гөнаһларын
гафу итте, үзләренә
рәхмәт кылды.
Аллаһ үзенә
итагать иткән
мөэминнәрне
ярлыкаучы һәм
аларга рәхмәт
кылучы булды.
(96)
Дин өчен һиҗерәт
итү лязем
булып та, һиҗерәт
итмичә, үзләренә
золым кылган
кешеләрнең
рухларын
алучы ґәзаб фәрештәләре
әйтерләр: "Ни
булды сезгә,
динегез бик зәгыйфь",
– дип. Ул кешеләр
әйтерләр:
"Без кәферләр
кулында гаҗиз
булдык, шул сәбәпле
динебездә күп
кимчелекләр
кылдык", – дип.
Ґәзаб фәрештәләре
әйтте: "Әя
Аллаһ җире
сезгә киң иде
түгелме? Сезгә
дин иркен
урынга күчеп
китү лязем
иде, ни өчен күчмәдегез?"
– дип. Күчәргә
мөмкинлекләре
була торып
та, дин өчен күчмәгән
кешеләрнең
урыны җәһәннәм,
ул җәһәннәм
нинди яман
урындыр. (Әгәр
торган җайда
дингә тарлык
булса, көче җиткән
кешегә иркен
урынга күчү
фарыздыр). (97) Мәгәр
күчәргә көче җитмәгән
зәгыйфь ирләргә,
хатыннарга һәм
балаларга күчмәгән
өчен җәһәннәм
ґәзабы
булмас, алар
торган җайларында
кәфер
кулыннан
котылырга хәйлә
тапмасалар,
яки күчеп китәргә
ничек тә көчләре
җитмәсә. (98) Бу
гозерле
кешеләрне
Аллаһуның
гафу итүе бик
өметледер,
Аллаһ гафу итүче,
ярлыкаучы
булды. (99) Бер мөэмин
Аллаһ юлында,
дин өчен һиҗерәт
итсә, барган җаенда
диндә вә
тормышта киңлекне
һәм яхшы мөселманнарны
табар. (Һиҗерәт
турында
аятьләр иңгәч,
Мәккәдә
сырхау булып
калган бер
сахәбә күп
акча биреп Мәдинәгә
хәтле күтәреп
баручыларны
яллады, ләкин
Мәдинәгә
барып җитә
алмыйча, юлда
вафат булды.
Бу аять аның
хакында инде). Бер мөэмин
Аллаһ юлына,
рәсүле янына
китмәк өчен өеннән
юлга чыкса,
соңра юлда аңа
үлем ирешсә,
дөреслектә
аның әҗере
Аллаһ
хозурында
сабит булды.
Аллаһ мөһаҗир
хәлендә үлгән
мөэминнәрнең
әүвәлдә
булган гөнаһларын
ярлыкаучы һәм
рәхмәт
кылучы булды.
(100) Ий мөэминнәр!
Озын, мәшәкатьле
сәфәрдә
булсагыз, кәферләрнең
сезне үтерергә
һөҗүм итәчәкләре
күренеп
торганда,
намазлыгыгызны
кыскартып
укуда сезгә гөнаһ
юктыр. Кәферләр,
әлбәттә, сезгә
ачык
дошманнардыр.
(Куркынычлар
һәм күтәрә
алмаслык
авырлыклар булмаганда,
мосафирларга
намазны
кыскартып
уку дөрес
булмыйдыр.) (101)