Part 19

 

Безгә яхшылык белән юлыгырга теләмәгән имансызлар әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр безгә фәрештәләр иңеп Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсәләр, яки Раббыбызны күрсәк, Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсә", – дип. Тәхкыйк алар шул сүзләре белән нәфесләрендә тәкәбберләнделәр һәм золымда чиктән уздылар. (21) Кыямәт көнне ґәзаб фәрештәсен күрерләр, ләкин ул көндә имансызларга шатлык булмас, вә фәрештәләр әйтер: "Имансызларга җәннәткә керү хәрам булды". (22) Имансызларның кешеләргә кылган бәгъзе яхшылыкларына касад кылырбыз, һәм очкан тузан кеби юк итәрбез. (23) Кыямәт көнендә җәннәт әһеленең урыны хәерлерәк вә рәхәтләнү урыннары да күркәмерәктер. (24) Вә ул көндә күк ярылып аннан бер болыт чыгар, ул болыт илә кешеләрнең гамәл дәфтәрләре белән фәрештәләр иңәр. (25) Ул көндә һәрнәрсәгә хуҗа булу Аллаһ кулында булып һичбер затның катнашы булмас, ул көн имансызлар өчен авыр көн булыр. (26) Ул көндә Коръән белән гамәл итмәгән залим каты хәсрәттән ике кулын тешләр, вә әйтер: "Ни булыр иде дөньяда пәйгамбәргә ияреп аның белән бергә хак юлны тоткан булсам". (27) Ни үкенеч һәлак булу килде, ни булыр иде фәлән кәферне дус тотмаган булсам. (28) Тәхкыйк ул мине Коръәннән биздерде миңа ул Коръән Аллаһудан килгәннән соң, шайтан кешене алдан ташлап китәр булды. (29) Мухәммәд г-м әйтте: "Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар. (30) Синең дошманнарың булган кеби имансызлардан һәр пәйгамбәргә дошманнар кылдык, алар сабыр иттеләр, син да сабыр ит, сине һидәяткә күндерергә һәм дошманнарыңа каршы ярдәм бирергә Раббың җитәдер. (31) Имансызлар әйттеләр: "Нәрсә булыр иде, әгәр Коръән аңа бер мәртәбә иңүдә тулы китап булып иңсә. Без аны аять аять иңдердек, күңелеңне куәтләр өчен һәм тәртибе илә аерып-аерып укыдык, сиңа ятларга җиңел булсын өчен. (32)

Мөшрикләр синең хакында батыл мисал китермәсләр мәгәр китерсәләр, Без аларның батыл мисалларын юкка чыгара торган хак мисал китерербез һәм бәяне күркәм аятьләрне китерербез, аптырап калырлар. (33) Коръәннән качкан кешеләр йөзтүбән җәһәннәмгә сөрелерләр, бу кешеләр Коръәннән ерак булулары сәбәпле туры юлдан бик ерак адашучылар, һәм ахирәттәге урымнары да бик яман урындыр. (34) Тәхкыйк Без Мусага Тәүратны бирдек, на кардәше Һарунны аңа ярдәмче кылдык. (35) Безнең аятьләребезне ялганга тотучы кавемгә барыгыз, аларны хак дингә өндәгез! Муса белән Һарунны да ялганга тоткач, Без ул кавемне һәлак иттек. (36) Нухны, вә башка расүлләрне ялганга тотканнары өчен, Нух кавемен Туфан суына батырып һәлак иттек, аларның Туфан белән һәлак булуларын кешеләргә гыйбрәт өчен кылдык, вә ул залимнәргә ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб хәзерләдек. (37) Гад, Самуд кавемнәрен һәм коега табынучы кос ияләрен һәлак иттек, дәхи алар арасында күп кавемнәрне һәлак иттек. (Шөґәеб пәйгамбәр кавеменнән бер җәмәгать ташланган бер иске коедан чыга торган чишмәгә табына торган булганнар. Аллаһ аларны җиргә йоттырган. Татарстанда адашкан кешеләр тарафыннан "әүлияләр тавы" дип аталган җирдә бер чишмә бар икән, һәлак булырга ашыккан кешеләр шул чишмәгә табынырга баралар). (38) Аларны һәлак итмәс борын, һәрберсенә әүвәлдә һәлак булган кавемнәрнең хәлләрен гыйбрәт очен баян кылдык, ләкин алар гыйбрәтләнмәделәр, һәм Без һәммәләрен каты һәлак итү белән һәлак иттек. (39) Тәхкыйк өеләренә таш яудырып һәлак ителгән Лут кавеменең шәһәре яныннан кәферләр үтеп йөриләр, алар шул шәһәр яныннан үткәндә Аллаһуның ґәзаб әсәрен күрмиләрме? Бәлки алар имансыз булулары сәбәпле кабердән кубарылуны көтмиләр. (40) Мөшрикләр сине күргәндә мәсхәрә итеп әйттеләр: "Шул ирнеме Аллаһ пәйгамбәр итеп җибәрде", – дип. (41) Янә әйттеләр: "Ул Мухәммәд безне ислам диненә өндәп сынымнарыбыздан аера язды, әгәр сабыр итеп сынымнарыбызга ныклап тотынмаган булсак, әлбәттә, безне сынымнарыбыздан аерган булыр иде", – дип. Алар ґәзабны күргәндә, әлбәттә, белерләр кем туры юлдан адашканлыгын. (42) Әйә күрәсеңме нәфес һавасын Илаһә тоткан кешене, ягъни яшәве дә, дин тотуы да нәфесе теләгәнчә генәдер. Әллә син аңа вәкил булып, аны туры юлга күндерә алырсыңмы? (43)

Яки син уйлыйсыңмы аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр дип, яки хак сүзнең хаклыгын аңлыйлар дип? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебиләр, бәлки алар хайваннарга караганда да хак юлдан адашучыраклар. (44) Раббыңның эшенә карамыйсыңмы, кояш чыккач иртә беләк ипчек суздык күләгәне, әгәр Аллаһ теләсә иде, ул күләгәне озын хәлендә калдырыр иде, соңра кояшны күләгәгә дәлил вә сәбәпче кылдык. (45) Соңра ул күләгәне җиңеллек белән үзебезгә кайтардык, ягъни кояш китү белән бергә әкрен генә күләгә да китәдер. (46) Ул – Аллаһ кичне сезгә пэрда кылды кием кеби, вә йокыны тәнегезгә рәхәтлек кылды, вә көндезне тарала орган вакыт кылды ки, кешеләр кәсеп өчен җир өстенә таралырлар. (47) Вә Ул – Аллаһ рәхмәте белән яңгыр алдыннан җил җибәреп кешеләрне шатландырадыр, ул җилләр кирәк җиргә болытларны алып килерләр, вә Без сезгә болытлардан пакь су иңдердек. (48) Ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезмәклегебез өчен, янә Үзебез халык кылган хайваннарны вә күп кешеләрне эчермәклегебез өчен. (49) Тәхкыйк өстәге өч аятьне Коръәндә һәм башка китапларда тәкърар әйттек, кешеләр вәгазьләнсеннәр вә гыйбрәтләнсеннәр өчен, кешеләрнең күберәге вәгазьдән вә гыйбрәтләрдән баш тарттылар, мәгәр ислам нигъмәтен инкяр итеп кәфер булудан баш тартмадылар. (50) Әгәр теләсәк, әлбәттә, һәрбер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрер идек. (51) Инде син имансыз, динсезләргә итагать итмә, аларга иярмә һәм аларга хезмәт итмә, бәлки ялган иман, ялган дингә вә имансызлыкка, динсезлеккә каршы Коръән белән көрәшү юлын ач, зур көрәшү белән көрәш! (52) Ул – Аллаһ ике зур суны янәшә агызды, ул суларның берсе эчәргә тәмледер, икенчесе эчәргә ачы тозлыдыр, вә алар арасына пәрдә кылды вә бергә кушылудан тыя торган яшерен көчне араларына куйды. (53) Вә Ул – Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, вә аларны ир вә хатын итеп нәсел – нәсәбне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды. (54) Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар, имансыз кеше Раббысына каршы шайтанга ярдәмче булды. (55)

Без сине Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландыручы итеп вә итагать итмәгән залимнәрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек. (56) Әйт: "Мин сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, мәгәр берәү мал биреп Аллаһуга якын булуны тели икән, Аллаһ күрсәткән урыннарга малын бирсен! (57) Аларның малына кызыкма, бәлки һәрвакыт тере һич үлми торган Раббыңа тәвәккәл ит, вә Аны мактап тәсбихләр әйт, бәндәләренең гөнаһларыннан хәбәрдар булырга Аллаһ үзе җитә. (58) Ул – Аллаһ Җирне, күкләрне вә алар арасында булган нәрсәләрне халык кылды алты көндә, соңра рәхимле Аллаһ Ґәрешкэ беркетелде, ул хакта галим кешедән сора. (59) Мөшрикләргә Әррәхмәнгә сәҗдә кыйлыгыз диелсә әйтерләр: "Әррәхмән нәрсә ул, синең әмерең белән белмәгән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы", – дип. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз дигән сүз Аллаһудан качуларын арттырды. (60) Олугъ вә бөек Аллаһ күктә йолдызлар кылды вә аларга урыннар билгеләде, вә анда яктыртучы кояшны һәм ялтыраучы айны халык кылды. (61) Вә Ул – Аллаһ кич белән көндезне берсенең урынына икенчесе килә торган итеп халык кылды, Аллаһуның бу эшләре Аның берлеген вә кодрәтен белергә теләгән кешеләр өчен гыйбрәт һәм вәгазь, яки шөкер итәргә теләгән кешеләргә шөкер итүне лязем итәдер. (62) Аллаһуның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән вә түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны җаһилләр кирәкмәгән сүзләр белән хыйтаб итсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакь сүзне әйтерләр. (63) Вә алар Раббыларына рөкугъ сәҗдә кылып намаз укуларын дәвам иттерерләр. (64) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз бездән җәһәннәм ґәзабын алгыл, чөнки аның ґәзабы һәлак итүчедер. (65) Ул җәһәннәм тормак вә карарланмак өчен ни яман урын. (66) Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән тарлык арасында гадел торырлар. (67)

Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер. (68) Кыямәт көнендә ана ґәзаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр. (69) Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды. (70) Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр. (71) Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан хәлдә үтәрләр. (72) Янә алар Раббыларының вәгазьләрен ишетсәләр сукырлыкка вә саңгыраулыкка сабышмаслар, бәлки бик ихлас тыңнарлар. (73) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр! (74) Әнә шул зекер ителгән хак мөэминнәр төрле авырлыкларга сабыр иткәннәре өчен җәннәтнең бөек дәрәҗәсе белән бүләкләнерләр, һәм фәрештәләр аркылы Аллаһуның сәлам бүләгенә юлыгырлар. (75) Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә, ул җәннәт ни күңелле урын вә ни яхшы тора торган җирдер. (76) Әйт: "Әгәр Аллаһуга ялваруыгыз һәм гыйбадәтегез булмаса, Аллаһ сезнең белән нәрсә эшләр иде, ягъни Аллаһуга гыйбадәт кылмасагыз һәм итагать итмәсәгез, Аңа ни өчен кирәксез? Ий кире тәкәббер кешеләр, тәхкыйк Коръәнне вә рәсүлне ялганга тоттыгыз, бу эшегез өчен сезгә ґәзаб лязем булды! (77)

 

Ash-Shu'araa

بسم الله الرحمن الرحيم

Та син мим. (1) Ошбу аятьләр хакның хаклыгын, батылның батыллыгын ачып бирүче Коръән аятьләредер. (2) Ий Мухәммәд г-м кавемең һәммәсе дә иман китермәгәне өчен каты кайгырып үзеңне һәлак итү ихтималындасың. Ягъни мөшрикләрнең иман китермәгәннәре өчен үзеңә зарар китерер дәрәҗәдә кайгырасың, борчылма, тыныч бул. (3) Әгәр Без теләсәк, аларны дингә көчли торган галәмәтне күктән аларга иңдерер идек, иман китереп һәрвакыт ул галәмәткә баш ияр иделәр. (4) Әгәр аларга Аллаһудан яңа вәгазь аятьләре килсә, алар һаман ул аятьләрдән баш тартыр булдылар. (5) Тәхкыйк алар Коръәнне ялганга тоттылар, әлбәттә, аларга килер Коръәнне кимсетүләренең хәбәре вә җәзасы, ул вакытта белерләр Коръәннең хаклыгын, ләкин соң булыр. (6) Әйә алар җиргә карамыйлармы, ирле вә хатынлы итеп күпме яхшы нәрсәләр үстердек. (7) Әлбәттә бу эштә Аллаһуның кодрәтенә иман китерү өчен ачык галәмәтләр бар, ләкин аларның күберәге ышанучы түгелләр. (8) Әлбәттә синең Раббың өстенлек вә куәт иясе, имансызларга каты җәза бирер, мөэминнәр өчен рәхимледер. (9) Раббың Мусага нида кылып әйтте: "Залим булган кавемгә бар, аларны хак дингә өндә". (10) Алар Фиргаун кавемедер, алар мәхлукка табыналар, Аллаһудан курыкмыйлармы? (11) Муса әйтте: "Йә Рабби, мине ялганга тотарлар дип куркамын". (12) Миңа ышанмаулары сәбәпле күңелемнең тараймаклыгыннан вә телемдә төен булу сәбәпле аңлата алмавымнан куркамын, миңа ярдәмче итеп кардәшем Һарунны җибәр! (13) Дәхи алар хозурында минем гөнаһым бар (Егет чагында бер кәфер кыбтыйны үтергән иде), үземне үтерерләр дип куркамын. (14) Аллаһ әйтте: "Юк үтермәсләр, барыгыз икәү Минем аятьләрем белен, Без сезнең белән бергәбез, сүзегезне ишетәбез. (15) Фиргаунгә барыгыз, вә без бетен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуның рәсүлебез, (16) безнең белән Ягькуб балаларын җибәрмәклегең өчен килдек" – диегез. (17) Фиргаун әйтте: "Ий Муса, син сабый чагында безлә тәрбияләндең түгелме, вә гомереңнән безлә утыз ел тордык. (18) Һәм кыласы эшеңне кылдың ягъни бер кыбтыйны үтердек, син минем биртәя нигъмәтемне инкяр итүчесең". (19)

Муса әйтте: "Ул эшне мин эшләдем, ләкин шәригатьне белмәвем сәбәпле мин адашкан идем. (20) Сездән куркып качтым, вә Раббым миңа шәригать хөкемнәрең бирде, вә мине рәсүлләрдән кылды. (21) Син мина миннәт иткән нигъмәт, ул шундый нигъмәттер, Ягькуб балаларын үзеңә кол ясап, ир балаларны бугазлаудыр, үлемнән калу өчен мин синең тәрбияңә төшкәнмен". (22) Фиргаун әйтте: "Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат? (23) Муса әйтте: "Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз. (24) Фиргаун Мусаның сүзенә ышанмаган хәлдә үзенең тирәсендәге дусларына әйтте: "Әйә ишетмисезме Мусаның сүзләрен, мин аңа Раббысы хакында сорау бирдем, ул җавап кайтарды", – дип. (25) Муса әйтте: "Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә атагызның Раббысыдыр". (26) Фиргаун әйтте: "Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер". (27) Муса әйтте: "Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз. (28) Фиргаун әйтте: "Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын". (29) Муса әйтте: "Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?" (30) Фиргаун әйтте: "Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер". (31) Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды. (32) Вә кулын култыгына тыгып чыгарды, караучыларга күзне чагылдырырлык ак булып чыкты. (33) Фиргаун әйтте: "Бу Муса барыгыздан да остарак сихерчедер. (34) Үзенең сихере белән сезне Мысыр җиреннән чыгарырга телидер "Үзенең олугъларына: "Миңа нинди әмер бирәсез шуны кыйлырмын", – диде. (35) Олугълары әйтте: "Мусаны вә кардәше Һарунны бикләп куй, вә сихерчеләрне чакырырга кешеләр җибәр. (36) Алар сиңа Мусадан ла остарак сихерчеләрне алып килсеннәр". (37) Һәм билгеләнгән вакытка сихерчеләр җыелдылар. (38) Кешеләргә әйтелде: "Җыелдыгызмы ике якның кылган эшләрен карарга". (39)

Җыелган мөшрикләр әйттеләр: "Әгәр сихерчеләр Мусаны җиңсәләр шаять сихерчеләргә иярербез". (40) Сихерчеләр җыелып беткәч, Фиргаунгә әйттеләр: "Әгәр Мусаны җиңсәк безгә хак булырмы?" (41) Фиргаун әйтте: "Әлбәттә булыр, әгәр Мусаны җиңсәгез минем якыннарымнан булырсыз". (42) Муса аларга әйтте: "Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне". (43) Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: "Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез", – дип. (44) Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде. (45) Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар. (46) Әйттеләр: "Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек. (47) Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр". (48) Фиргаун әйтте: "Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын", – дип. (49) Иман китергән сихерчеләр әйттеләр: "Ий Фиргаун, син кыйлган эштән безнең иманыбызга зарар юк, үлгәч без Раббыбызга кайтабыз, Ул безгә әҗерен бирер. (50) Ширек вә сихердән булган хаталарыбызны, әлбәттә, Раббыбыз ярлыкар дип өмет итәбез, Мусага беренче без иман китергәнебез өчен. (51) Без Мусага вәхий кылдык кавемең белән Мысырдан чыгып кит, әлбәттә, Фиргавен гаскәре белән артыгыздан куа чыгачак", – дип. (52) Фиргаун шәһәрләргә гаскәр җыючыларны җибәрде. (53) Фиргаун әйтте: "Мусаның гаскәре безнекенә караганда аз гаскәрдер. (54) Алар безне ачуландыра торган эш кыйлдылар. (55) Без, әлбәттә, аларны куарга хәзерләрбез", – дип. (56) Һәм Без Фиргаунне вә гаскәрне бакчалардан вә елгалардан чыгардык. (57) Вә алтын-көмеш вә башка байлыктан һәм яхшы урыннан чыгардык. (58) Әнә шулай Без аны кызык иттек, алар байлыгына һәм урыннарына Ягькуб балаларын хуҗа кылдык. (59) Һәм Фиргаун гаскәре белән Муса артыннан кояш чыккан вакытта куып киттеләр. (60)

Фиргаун гаскәре белән Муса гаскәре бер-берсен күргәннәре заманда, Муса гаскәреннән берсе куркып: "Фиргаун артыбыздан җитте, тәхкыйк куылып тотылдык", – диде. (61) Муса әйтте: "Юк, безгә ирешә алмаслар, чөнки Раббым минем иләдер, әлбәттә, котыла торган юлга күндерер", – дип. (62) Таягың илә диңгезгә сук дип Мусага вәхий кылдык, бәс диңгездән 12 юл ачылды, һәр ике юл арасында зур тау кеби бөек су булды. (63) Вә Фиргаун гаскәрен шул тау кеби сулар арасына якын китердек. (64) Вә Мусаны һәм аның белән булганнарның барчасын коткардык. (65) Соңра шул суга Фиргаунне гаскәре белән бергә батырып һәлак иттек. (66) Мин Аллаһ дигән Фиргауннең гаскәре белән суга батып һәлак булуында, әлбәттә, гакыллы кешеләр өчен гыйбрәт бардыр. Мысыр халкының күбрәге аңар иман китермәс булдылар. (67) Синең Раббың әнә шулай дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. (68) Вә кешеләргә гыйбрәт өчен Ибраһимның хәбәрен укыгыл. (69) Аның кавеме сөйләшкәнен игътибарга алыгыз, ул атасыннан вә кавеменнән нәрсәгә гыйбадәт кыласыз дип сорады. (70) Әйттеләр: "Сынымнарга гыйбадәт кылабыз, һәрвакыт аларга гыйбадәттә булабыз", – дип. (71) Ибраһим әйтте: "Дога кыйлып хаҗәтләрегезне сораганда сынымнарыгыз сезнең сүзләрегезне ишетәләрме? (72) Яки сезгә файда итәргә көчләре җитәме, яки аларга гыйбадәт итмәгән кешеләргә зарар итәргә көчләре җитәме?" (73) Әйттеләр: "Юк, сынымнарыбыз ишетми дә, файда вә зарар итәргә дә көчләре җитми, бәлки аталарыбыз да шулай безнең кеби кыйлалар иде, без дә аларга ияреп шулай кыйлабыз", – дип. (74) Ибраһим әйтте: "Әйә күрәсезме гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызны. (75) Үзегез вә әүвәлге бабаларыгыз гыйбадәт кыйлган сынымнарыгызның һич нәрсәгә ярамаганлыгын беләсезме? (76) Ул сынымнар минем дошманнарымдыр, аларга һич гыйбадәт кыйлмам, мәгәр галәмнәрнең Раббысы минем дошманым түгел, дустым. Мин Аңа гыйбадәт кыйламын. (77) Ул – Аллаһ мине халык кыйлды, вә Ул туры юлга күндерде мине. (78) Вә Ул мине ашата вә эчерә. (79) Әгәр авырсам Ул миңа сәламәтлек бирә. (80) Вә Ул мине үтерә, соңра тергезә. (81) Вә кыямәт көнне гөнаһларымны Ул ярлыкар дип өмет итәм. (82) Ий Раббым, миңа белем хикмәт биргел вә изгеләргә тоташтыр. (83)

Йә Рабби, миннән соң килгән өммәтләр мине яхшылык белән зекер итсеннәр. (84) Вә мине "нәгыйм" җәннәтенең варисларыннан кыйл. (85) Вә атамны ярлыка, чөнки ул хак юлдан адашканнардан булды. (86) Кешеләр кубарылган көндә мине хур кыйлма." (87) Ул көндә малы вә баласы һичкемгә файда бирмәс. (88) Мәгәр мөшриклек вә монафикълык керләреннән күңеле пакь хәлдә чын мөселман булып килсә, аңа файда булыр. (89) Җәннәт тәкъва мөэминнәргә якын ителде. (90) Вә гөнаһтан сакланмаганнарга җәһәннәм бик якын күрсәтелде. (91) Вә аларга әйтелде: "Кайда сезнең гыйбадәт кыйлган нәрсәләрегез. (92) Аллаһудан башка сынымнарыгыз, әйә алар сезгә ярдәм итә алалармы, яки үзләрен ґәзабтан коткара алалармы?" (93) Ул сынымнар вә сынымнарга гыйбадәт кылучылар утка ташланырлар. (94) Вә Иблискә ияргән кешеләр һәммәсе ташланыр. (95) Алар анда сынымнары белән әрепләшерләр һәм әйтерләр: (96) "Аллаһ исеме илә ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без ачык адашуда булганбыз. (97) Ий сынымнар, без сезне бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ белән бертигезсез, дип белдек. (98) Безне адаштырмады һичнәрсә мәгәр азган кешеләр адаштырдылар. (99) Безгә бүген шәфәгать итүче юктыр мөэминнәргә булганы кеби. (100) Вә мәрхәмәтле чын дустыбыз да юк. (101) Ни булыр иде әгәр без дөньяга кире кайтарылсак, бәс Аллаһуга итагать итеп мөэминнәрдән булыр идек", – дип. (102) Тәхкыйк ошбу Коръәндә зекер ителгән хәбәрләрдә гыйбрәтләр бардыр, шулай булса да кешеләрнең күбрәге мөэмин булмадылар. (103) Дөреслектә синең Раббың Ул җиңүче вә рәхимледер. (104) Нух кавеме, пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (105) Кардәшләре Нух г-м аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы? (106) Мин сезгә арагызда иминлек белән мәшһүр пәйгамбәрмен. (107) Һәм Аллаһудан куркыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез. (108) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, бәлки минем әҗерем галәмнәр Раббысы Аллаһ бирәчәк җәннәт нигъмәтләредер. (109) Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә миңа итагать итегез!" (110) Кавеме аңа әйтте: "Әйә без синең сүзеңә ышаныйкмы, бит сиңа начар ярлы кешеләр ияргәннәр. (111)

Нух әйтте: "Мин аларның кыйлган эшләрен белмим. (112) Аларның эшләренең хисабы Раббым – Аллаһуга хастыр, әгәр белсәгез. (113) Сез адашканнарга ияреп мин мөэминнәрне ташлаячагым юк. (114) Мин сезне иманга көчләүче түгелмен, мәгәр Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучымын." (115) Кавеме әйтте: "Әгәр бу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, таш белән атылып үтерелмеш кешеләрдән булырсың". (116) Нух әйтте: "Йә Рабби, кавемем миңа ышанмыйлар, ялган сөйлисең, диләр. (117) Инде алар белән миңем арамны хөкем ит, вә мине һәм миңа ияргән мөэминнәрне ул залимнәрдән коткар". (118) Һәм Нухны вә аңа ияргән мөэминнәрне коткардык, кошлар вә хайваннар белән тулган көймәдә. (119) Соңра мөэмин булмаганнарын һәммәсен батырдык. (120) Ошбу Аллаһуга карышып һәлак булган Нух кавеменең һәлак булуында гакыллы кешеләр өчен, әлбәттә, гыйбрәтләр бар, ул кавемнең күбрәге, ягъни һәлак булганнары берсе дә ышанучы түгел иде. (121) Тәхкыйк синең Раббың Ул кәферләрдән үч алуда көчледер, мөэминнәргә рәхимледер. (122) Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (123) Кардәшләре Һуд әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһудан башка нәрсәләргә табынасыз. (124) Беләсез, мин арагызда имин булган хыянәтсез пәйгамбәрмен. (125) Аллаһудан куркыгыз, мина итагать итегез. (126) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен мин сездән хак сорамыйм, миңа тиешле әҗер галәмнәр Раббысы Аллаһу" хозурындадыр. (127) Әйә сез мөшрикләр һәр калку урынга тәкәбберләнеп файдасыз биналар төзисезме башкаларны кимсетер өчен. (128) Янә дөньяда мәңге яшәү өмете белән төрле бөек биналар ясыйсызмы? (129) Вә әгәр бер кешене җәза өчен тотсагыз, ерткычларча тоттыгыз тәкәбберләнеп. (130) Аллаһудан куркыгыз, явыз эшләрегезне куегыз, вә дин эшләрендә миңа итагать итегез. (131) Сезгә ярдәм бирүче Аллаһудан куркыгыз, үзегез дә беләсез Аның ярдәм биргәнен. (132) Сезне балалар вә хайваннар белән нигъмәтләндерде. (133) Дәхи бакчалар вә елгалар илә нигъмәтләндерде. (134) Мин сезгә олуг көннең ґәзәбы ирешүдән куркамын. (135) Кәферләр әйттеләр: "Безгә һич аермасы юк, кирәк – безне вәгазьдә, кирәк – безне вәгазь кыйлучыдан бул, без вәгазеңне кабул итмибез, куркыткан ґәзабыңнан курыкмыйбыз. (136)

Синең куркытуың һич нәрсә түгел, мәгәр әүвәлгеләрнең ялган сөйләү гадәтләредер. (137) Без ислам динен кабул итмәсәк тә ґәзаб кыйлыначак түгелбез, дип тәкәбберләнделәр. (138) Бәс алар Һуд пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Без аларны дөньяда ук ґәзаб кыйлып һәлак иттек, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бардыр, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. (139) Синең Раббың, әлбәттә, Ул кәферләргә ґәзаб бирүдә көчле, мөэминнәргә рәхимледер. (140) Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (141) Кардәшләре Салих пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә сез Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аны ташлап һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз. (142) Әлбәттә, мин сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез. (143) Һәм Аллаһудан куркыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез. (144) Мин сезгә ислам шәригатен өйрәткәнем өчен хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр. (145) Әйә, сез мөшрикләр ошбу азгынлыкта булган халегездә бу дөньяда мәңге калырга уйлыйсызмы? (146) Яхшы бакчаларда вә яхшы елгаларда. (147) Игеннәрдә вә өлгергән йомшак хөрмәләрдә. (148) Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы? (149) Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез. (150) Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез. (151) Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр", – дип. (152) Мөшрикләр әйттеләр: "Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең. (153) Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер". (154) Аллаһ мөшрикләргә могҗиза өчен таштан тере дөя чыгарды. Салих әйтте: "Ошбу таштан чыккан дөя Аллаһуның хөрмәтле дөяседер, нәүбәт белән коедан бер көн су эчмәк бу дөянең өлешедер, вә икенче көнне коедан су эчмәк сезнең дөяләрегезнең өлешедер. (155) Ошбу дөяне сугып, кыйнап, явызлык белән тотмагыз. Югыйсә сезне олуг кыямәт көненең ґәзабы тотар. (156) Ләкин алар Салихның сүзен тыңламадылар, явызлык белән дөяне бугазладылар, һәм ґәзабтан куркып үкенүчеләрдән булдылар. (157) Һәм аларны ґәзаб тотты, боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар. Аларның күбрәге ышанучы булмадылар. (158) Раббың Аңа итагать итмәүчеләрдән үч алучы, вә итагать итүчеләргә рәхмәт итүчедер. (159)

Лут кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты. (160) Кардәшләре Лут пәйгамбәр әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аллаһуга гыйбадәт кылу урынына һич нәрсәгә ярамаган нәрсәгә гыйбадәт кыласыз. (161) Мин, әлбәттә, сезгә хак пәйгамбәрмен ки, миннән зарар күрүдән иминсез. (162) Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз, һәм минем әмеремә итагать итегез! (163) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр. (164) Дөньяда кешеләр арасыннан сез ир балаларга якынлык кыласызмы. (165) Раббыгыз сезнең өчен халык кылган хатыннарны куярсыз, бәлки сез хәләлдән хәрамга үтүче кавемсез. (166) Мөшрикләр әйттеләр: "Ий Лут, әгәр ошбу сүзләреңнән туктамасаң, әлбәттә, шәһәребездән куып чыгарылганнардан булырсың." (167) Лут әйтте: "Мин сезнең бу эшегез өчен бик каты ачуланучыларданмын. (168) Ий Раббым, мине вә өй әһелемне боларның кыйлган кабахәт эшләреннән, һәм аларга килә торган ґәзабтан коткар! (169) Һәм Без Лутны вә өй җәмәгатен һәммәсен коткардык. (170) Мәгәр Лутның хыянәтче хатыны газапта калучылардан булды. (171) Соңра Лут җәмәгатеннән башкаларын һәммәсен һәлак иттек. (172) Вә алар өстенә ташлар яудырдык, Аллаһ ґәзабы белән куркытылып та курыкмаган кешеләрнең яңгыры нинди яман яндыр булды. (173) Боларның һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күпләре ышанучылардан булмадылар. (174) Әлбәттә, синең Раббың дошманнарыннан үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. (175) Әйкә кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. (176) Шөґәеб пәйгамбәр аларга әйтте: "Әйә Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз. (177) Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар хыянәт күрүдән иминсез. (178) Аллаһудан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз вә минем әмерләремә итагать итегез! (179) Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһу хозурындадыр. (180) Алыш-биреш эшләрендә нәрсәгезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз. (181) Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез. (182) Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез, вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз. (183)

Сезне вә сездән әүвәлгеләрне халык кылучы Аллаһудан куркыгыз! (184) Мөшрикләр әйттеләр: "Син фәкать ничә кат сихерләнеп саташкан кешеләрдәнсең. (185) Син һичкем түгел, безнең кеби бер кешесең, без сине ялганчылардансың дип уйлыйбыз (186) әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, безгә күктән ґәзаб иңдер!" (187) Шөґәеб әйтте: "Аллаһ сезнең Аңа каршы эшләгән эшләрегезне беләдер, тиешле җәзасын бирер." (188) Һәм алар пәйгамбәрне ялганга тоттылар, Аллаһ аларга бик каты эсселек җибәрде, соңра алар өстенә бер болыт җибәрде, алар эсселектән качып болыт астына җыелдылар, аннары шул болыттан ут явып һәммәсен һәлак итте. Бу ґәзаб олуг көннең ґәзабыдыр. (189) Бу кавемнең һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. (190) Дөреслектә синең Раббың дошманнарыннан газап белән үч алучы вә дусларына рәхмәт итүчедер. (191) Бу Коръән галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгән китаптыр. (192) Аның белән имин булган Җәбраил фәрештә инде. (193) Ул Җәбраил Коръәнне синең күңелеңә иңдерде, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булмаклыгың өчен. (194) Коръән ачык итеп гарәб телендә иңдерелде. (195) Коръәндәге хәбәрләр, әлбәттә, әүвәлге китапларда да бар. (196) Аларга Коръәнне дөресләүче дәлилләр булмадымы, Ягъкуб балаларының галимнәре Тәүратта укып Мухәммәд г-мнең сыйфатларын белгән кеби. (197) Әгәр Коръәнне гарәб теленнән башка чит телдә иңдергән булсак, (198) аларга Коръән укылса, башка телдә булу сәбәпле, гарәбләр аңа ышанмас иделәр. (199) Шуның кеби Коръәнне ялганга тотуны динсезләрнең күңеленә керттек. (200) Инде алар иман китермәсәләр, хәтта рәнҗеткүче ґәзабны күргәнче. (201) Аларга искәрмәстән ґәзаб килер ки, үзләре һич сизми калырлар. (202) Алар әйтерләр: "Ни яхшы булыр иде, безгә килгән ґәзабны туктатып, иман китереп изге гамәлләр кылырга безгә ирек бирелсә", – дип. (203) Әйә Безнең ґәзабның аларга килүен ашыктыралармы? (тәкәбберләнеп, өстебезгә таш яудыр дияләр иде.) (204) Күрдеңме, әгәр Без аларга күп еллар нигъмәт биреп файдаландырсак, (205) соңра аларга вәгъдә ителмеш газап килсә, (206)

алардан куып җибәрә алырмы ул ґәзабны әүвәлдә файдаланган нигъмәтләре? (207) Башта хөкемнәребезне пәйгамбәр аркылы ирештермичә һичбер шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек. (208) Бу аларга вәгазьдер, Без залимнәрдән булмадык ки, пәйгамбәр җибәрмичә һәлак итәр идек. (209) Мөшрикләр әйткәнчә, ул Коръән белән шайтаннар икмәде. (210) Шайтаннарның Коръән белән иңмәкләре һич дөрес булмыйдыр, һәм аларның Коръән белән иңәргә ихтыярлары вә көчләре юктыр. (211) Тәхкыйк шайтаннар күктәге фәрештәләр сүзен ишетүдән пәрдәләнмешләрдер. (212) Аллаһудан башканы Илаһә тота күрмәгел, югыйсә ґәзаб ителмеш кешеләрдән булырсың. (213) Якыннарыңны Аллаһ ґәзабы белән куркыт. (214) Вә үзеңә ияргән мөэминнәргә рәхмәт канатыңны җай. (215) Әгәр якыннарың сиңа карышып яман эштә булсалар, аларга әйт: "Мин сезнең Аллаһуга каршы булган эшләрегездән бизүчемен". (216) Карышканнарга ґәзаб бирергә вә итагать иткәннәргә рәхмәт кыйлырга кадир булган Аллаһуга тәвәккәл кыл. (217) Намазга торган вакытында Ул – Аллаһ сине күрәдер. (218) Мөселманнарга имам булып сәҗдә кыйлучылар белән бергә сәҗдә кылганыңны да күрәдер. (219) Ул – Аллаһ сезнең сүзләрегезне ишетүче вә күңелләрегезне белүчедер. (220) Нинди юлда булган кешеләргә шайтаннарның иңгәнлеге белән хәбәр биримме? (221) Күп ялган сөйләүчегә вә күп гөнаһлы азган кешегә иңәрләр. (Ул ялганчылар: сихерчеләр, багучылар, бидегәтчеләр, ишаннар кебиләр.) (222) Ул шайтаннар фәрештәләрнең сүзен урлап сихерченең, багучының, ишанның күңеленә салыр, кешеләр арасында яшерен нәрсәләрне белүчеләр булып саналсыннар өчен, шайтаннарга ияргән кешеләр ялганчылардыр. (223) Хакка каршы булган шагыйрьләргә Коръән әһеле иярмәс, мәгәр ахмак вә азгын кешеләр генә иярерләр. (224) Әйә аларны күрдеңме, әлбәттә, алар очраган бер бозык эшне кылырлар, пычырак күлгә чумган кеби фикердә, сүздә вә фигыльдә бозыкка чумып китәрләр. (225) Вә алар яхшы эшне эшләмәсәләр дә, без яхшы эшне эшлибез дип, ялган сөйләрләр. (226) Мәгәр иман китереп Коръән белән гамәл кылган кешеләр, ялганчы шагыйрьләргә вә кәферләргә һәм шайтанларга иярмәсләр, ул мөэминнәр Аллаһуны күп зекер итәләр, ул мөэминнәр, исламны яманлап шигырь әйтүче кәферләргә каршы исламны мактап, кәферләрне яманлап шигырьләр әйтәләр иде, алар кяферлардан золым курганнан соң Аллаһ ярдәме белән ярдәмләнделәр һәм өскә чыктылар, алга киттеләр. Ул золым итүче кәферләр тиздән белерләр, нинди урынга кайтарылачакларын! (227)

 

An-Naml

بسم الله الرحمن الرحيم

Та син. Мәгънәсе мәгълүм түгел. Ошбу сүзләр Коръән аятьләредер вә хак белән батылны аеручы хак китаптыр. (1) Вә бу китап туры юлга күндерүче һәм туры юлга күнелгән мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручыдыр. (2) Ул мөэминнәр намазларын вакытында укырлар, вә зәкәтләрен бирерләр, вә ахирәтнең булачагын белеп аңа хәзерләнерләр. (3) Ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең кабахәт эшләрен үзләренә яхшы итеп күрсәттек, алар азгынлыктан чыга алмыйча, хәйран булып йөрерләр. (4) Аларга дөньяда нинди булса да ґәзаб булыр, вә ахирәттә иң нык хәсрәтләнүче кешеләрдән булырлар. (5) Ий Мухәммәд г-м, сиңа хикмәт вә белем иясе булган Аллаһудан Коръән бирелмешдер. (6) Муса Мәдйәннән Мысырга барганда кичкә калып, караңгыда юлдан адаштылар, шул вакытта Муса хатынына әйтте: "Мин еракта бер ут күрдем, шул ут янына барып андагы кешеләрдән юлны сорашып тиз әйләнеп килермен, яки сезгә агач кисәге башына ут кабызып алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз. (7) Муса ут янына килгәч, Аллаһудан дәшелмеш булды, ут янына килгән Мусаны вә ут тирәсендәге фәрештәләрне Аллаһ мөбарәк кылды. Галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь булды. (8) Ий Муса, Мин хикмәт иясе, дошманнардан үч ачучы Аллаһмын. (9) Таягыңны җиргә ташлагыл, таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, таяк янына килмәде, артка китте, ий Муса, курыкмагыл, тәхкыйк Минем хозурымда пәйгамбәрләрнең курыкмаклыклары лаек түгелдер. (10) Мәгәр пәйгамбәрләрдән берәү Аллаһуның бер хөкемен бозып үзенә золым итсә, нәрсәдәндер куркыр, мәгәр тәүбә итеп начар эшен яхшы эшкә алыштырса, Мин әлбәттә, ярлыкаучы вә рәхимлемен. (11) Ий Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар. (12) Аларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр. (13)

Алар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды. (14) Даудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: "Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр". (15) Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: "Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр. (16) Сөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар. (17) Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: "Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз", – дип. (18) Сөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: "Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт! (19) Сөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: "Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?" (20) Сөләйман һүд-һүдкә ачуланды сорамый киткәне өчен, мин аны, әлбәттә, бик каты ґәзаб кылырмын, яки бугазлармын китүенә гозер күрсәткәненә чаклы. (Һүд-һүд кошы, әлбәттә, Аллаһ әмере белән киткән иде.) (21) Аз гына вакыт үткәч, һүд-һүд гаепле кеше кеби башын иеп түбәнчелек белән Сөләйман янына килде, вә әйтте: "Ий патшам, мин ерак җиргә барып син белмәгәнне белдем, вә Сәба шәһәреннән сиңа хак булган яңа хәбәр белән килдем. (22)

Мин Бәлкыйс исемле бер хатын патшаны таптым, вә ул хатынга патшаларга бирелә торган һәрнәрсә бирелгән, дәхи аның зиннәтләнгән бер зур тәхете бардыр. (23) Вә ул хатынны һәм кавемене Аллаһудан башка кояшка сәҗдә кылучылар таптым, шайтан аларга кояшка табынуларын яхшы эш итеп күрсәткән, шайтан аларны хак дингә керүдән тыйды, инде алар хак юлга күнелмәсләр. (24) Янә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер. (25) Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы." (26) Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде. (27) Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды. (28) Бәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды. (29) Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен. (30) Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде. (31) Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын. (32) Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз". (33) Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар. (34) Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде. (35)

Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз." (36) Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде. (37) Сөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый. (38) Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип. (39) Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер. (40) Сөләйман әйтте: "Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?" (41) Бәлкыйс Сөләйман янына килгәч, аңа әйтелде: "Синең тәхетең шундый идеме? Бәлкыйс әйтте: "Бу тәхет минем тәхеткә ошаган минем тәхетем булса кирәк, ошбу хәлдән элек Аллаһуның кодрәтенә, синең пәйгамбәрлегеңә, безгә дәлил бирелеп, без Иман китереп мөселман булган идек. (42) Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде. (43) (Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: "Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер". Бәлкыйс әйтте: "Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым", – дип. (44)

Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар. (45) Салих әйтте: "Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез. (46) Алар әйттеләр: "Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык." Салих әйтте: "Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз." (47) Сәмудләрнең шәһәрендә тугыз ир бар иде, алар җир өстендә төрле бозыклыкны кыла иделәр, әмма һичбер эшне төзәтмәс иделәр. (48) Бер-берсенә әйттеләр: "Аллаһ исеме белән ант итешегез, төнлә Салихны һәм җәмәгатен басып кереп үтерәбез, соңра аларның кан хакын таләп итүче вәлиенә, без аларны үтерүчеләр янында булмадык, кемнәр үтергәнен белмибез вә без бу сүзләребезне дөрес сөйлибез диярбез", – диделәр. (49) Әнә шулай Салихны үтермәк өчен мәкерлек кылдылар һәм Без аларга каршы мәкерне мәкер кылдык, сизми дә калдылар, һәлак булдылар. (50) Күр! Аларның мәкеренең ахыры ничек булды, Без аларны һәм кавемнәрен таш яудырып барчасын бер юлы һәлак иттек. (51) Ошбу җимерелгән урыннар аларның өйләредер, золым итүләре сәбәпле өйләре буш калмыштыр. Салих кавеменең һәлак булуында да гыйбрәт бардыр. (52) Иман китереп Аллаһуга тәкъвалык кылган мөэминнәрен коткардык. (53) Лутны хәтерләгез, ул кавеменә әйтте: "Әйә сез бик яман фәхеш эшне кыласызмы, җитмәсә яшермичә бер-берегезгә күрсәтеп эшлисез. (54) Әйә сез хатыннарны куеп күп ирләргә якынлык кыйласыз, бәлки сез эшегезнең ахыры ничек булачагыны уйламый торган җаһил кавемсез." (55)