Part 20
Лут
кавеменең җавабы
булмады, мәгәр
Лутның җәмәгатен
шәһәрегездән
чыгарыгыз, тәхкыйк
алар ирләрнең
артына
якынлык
кылудан пакь
адәмнәрдер
дигән сүзләре
булды. (56) Без Лутны
вә аның әһелен
коткардык, мәгәр
хатынын
коткармадык,
бәлки ґәзабта
калучылардан
итеп тәкъдир
иттек. Чөнки
ул хатын
азган кавемгә
яшерен ярдәм
итүче иде. (57)
Аларның өстенә
яңгыр урнына
таш яудырдык,
пәйгамбәр җибәреп
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытып та
курыкмаган
кавемнәрнең
яңгыры нинди
яман яңгырдыр.
(58) Әйт:
"Кәферләрне һәлак
иткәне өчен
барча мактау
Аллаһуга
хасдыр, вә
Аллаһ сайлап
пәйгамбәр
иткән кешеләренә
Аллаһуның сәламедер,
әгаһ булыгыз,
Илаһә
булырга Аллаһу
тәгалә хәерлерәкме?
Яки Аллаһуга
тиңдәш ителгән
сынымнар хәерлерәкме?
(59)
Яки җир вә күкләрне
халык итүче
Аллаһ хәерлеме,
Ул сезгә күктән
су иңдерде,
ул су белән чәчәккә
күмелгән күп җимеш
бакчаларын үстердек,
ул
бакчаларның
агачларын үстерү
сезгә лаек
булмады,
ягъни көчегез
җитми, Аллаһудан
башка тагын
бер Илаһә
бармы, әлбәттә,
юк, бәлки
алар хак
юлдан авыша
торган
кавемдер. (60) Җирне
селкенми
торган итеп
яраткан Аллаһ
хәерлеме, дәхи
җир өстендә күп
елгалар
кыйлды, һәм җир
өстенә бөек
таулар кылды,
һәм диңгездә
ике төрле су
арасына пәрдә
кылды,
бер-берсенә
аралашмаслар.
Әйә Аллаһудан
башка тагын
бер Илаһә
бармы? Бәлки
мөшрикләр
Аллаһуның
бер генә икәнен
белмиләр. (61) Җәберләнгән
кеше дога
кылса, аның
догасын
кабул итүче вә
кешеләрдән
зарарны җибәрүче
Аллаһмы хәерле,
Ул сезне җиргә
хуҗа кылыр. Аллаһудан
башка тагын
бер Илаһә
бармы? Бик
аз вакытта вәгазьләнәсез.
(62) Төн
караңгылыгында
сезне корыда һәм
диңгездә
Йолдызләр
белән
адаштырмыйча
йөртүче, вә яңгыр
алдыннан рәхмәт
җилен җибәрүче
Аллаһ хәерлерәкме?
Аллаһудан
башка тагын
бер Илаһә
бармы? Аларның
Аллаһуга тиң,
кылган нәрсәләреннән
Аллаһ пакь һәм
боек булды. (63)
Башта
юктан бар
итеп, соңра үлгәннән
соң тергезүче
Аллаһ хәерлерәкме,
яки мөшрикләрнең
сынымнары
херлеме? Сезне
күктән вә җирдән
кем
ризыкландыра?
Аллаһ
кыйла торган
эшләрне кыла
ала торган
Аллаһудан
башка Илаһә
бармы?" Әйт: "Әгәр
янә бер Илаһә
бар дигән сүзегез
дөрес булса,
дәлилегезне
китерегез". (64) Ий
Мухәммәд г-м,
кешеләргә әйт:
"Җирдә вә күкләрдә
булган гакыл
ияләре
яшерен нәрсәләрне
белмәсләр, мәгәр
Аллаһ үзе генә
белер, алар үзләренең
кайчан
кубарылачакларын
да белмиләр,
вә сизмәсләр.
(65)
Аларның
белемнәре
ахирәткә
ирешмәсме,
кыямәт
кайчан була
дип сорыйлар,
бәлки алар
кыямәтнең
булачагында
шикләнмәктәләр,
бәлки аларның
күңелләре
кыямәтнең
булачагыннан
сукырдыр. (66) Кәферләр
әйттеләр:
"Без үлеп
туфрак
булсак һәм
аталарыбыз
да туфрак
булсалар, шуннан
соң терелеп
кабердән
чыгарбызмы? (67)
Без дә, бездән
элек
аталарыбыз
да үлгәннән
соң терелү
белән вәгъдә
ителдек, ләкин
ул вәгъдә әүвәлгеләрдән
калган ялган
сүздән башка
нәрсә түгелдер",
– диделәр. (68)
Аларга әйт: "Җир
өстендә йөрегез
һәм карагыз, хакны
ялганга
тотучыларның
ахыр хәлләре
ничек булган,
күрегез! (69)
Аларның
ышанмаулары өчен
көенмә һәм
аларның мәкерләреннән
күңелең
тараймасын. (70) Кәферләр
сорыйлар: "Әгәр
сүзегез дөрес
булса, безгә
вәгъдә ителгән
ґәзаб кайчан
була", – дип. (71) Әйт:
"Сез
ашыктырып
сораган ґәзабның
бәгъзесенең
килмәклеге
якын булды". (72) Әлбәттә,
синең Раббың
кешеләргә рәхмәт
һәм юмарт
ияседер, ләкин
кешеләрнең күбрәге
шөкер итмиләр.
(73) Янә
Раббың кешеләрнең
күкрәкләрендә
яшерен
булган нәрсәләрне
вә телләре
белән сөйләп
изһар иткән сүзләрен
яки эшләгән
эшләрен беләдер.
(74) Җирдә
вә күктә Аллаһуга
һич яшерен нәрсә
юктыр, мәгәр
Ләүхүл мәхфузъда
язылмыштыр. (75)
Ошбу Коръән
Ягъкуб
балаларына күп
хәбәрне сөйлидер,
аларның
ихтыйлаф иткән
нәрсәләренең
күбрәген. (76)
Әлбәттә,
ул Коръән
азгынлыктан
туры юлга күндерүче,
вә аның белән
гамәл кылучы
мөэминнәргә
рәхмәттер. (77) Әлбәттә,
синең Раббың
кыямәттә
алар
арасында үзенең
хөкеме белән
эшне тәмам итәр,
һәм Ул – Аллаһ җиңүче
вә белүчедер.
(78) Ий
Мухәммәд г-м, һәр
эшендә Аллаһуга
тәвәккәл ит,
тәхкыйк син
хаклыгы мәгълүм
булган ислам
динендә һидәят
юлындасың. (79) Мәет
кеби
имансызларга
син хак сүзне
ишеттерә
алмассың вәгазь
сөйләп һидәяткә
чакыруыңны
да ишетә
алмассың, әгәр
хактан дүнеп
ялганга йөз
тотсалар. (80) Дәхи
син сукыр күңелле
кешеләрне
адашу
юлларыннан
чыгарып һидәяткә
Күндерә
алмассың,
ишеттерсәң фәкать
Безнең аятьләребезгә
ышанучыларга
ишеттерә
алырсың, алар
Аллаһуга
итагать итүдә
ихлас мөселманнардыр.
(81) Вәгъдә
ителгән кыямәт
килсә аларга,
алар белән сөйләшә
торган бер җан
иясен җирдән
чыгарырбыз,
кешеләрнең
кыйлган эшләрен
сөйләр, кешеләр
әлбәттә,
Безнең аятьләребезгә
иман китермәс
булдылар. (82) Вә
кыямәт көнне һәр
өммәттән
Безнең аятьләребезне
ялганга
санаучы бер җәмәгатьне
кубарырбыз,
алар
тукталып
арпа калган
иптәшләрен көтәрләр.
(83)
Хисап
урынына килгәч
аларга Аллаһ әйтер:
"Минем аятьләремне
ялганга
тоттыгызмы,
бит ышанырга
яки
ышанмаска
лаек икәнне
белерлек
сездә белем
юк иде, белмәгәнегездән
соң нинди гамәл
кылдыгыз, әлбәттә,
хакны инкяр
итүдән башка
эшегез юк
иде. (84)
Золым итүләре
сәбәпле
аларга ґәзаб
хак вә лаек
булды, алар
гозер күрсәтеп
сөйләшергә
кадир
булмаслар. (85) Әйә
алар күрмиләрме,
төнне рәхәтләнеп
ял итәргә уңай
кылдык, әмма
көнегезне күренә
торган якты
кылдык, кәсеп
итү өчен,
иман китергән
кешеләр өчен
Аллаһуның бу
эшләрендә, әлбәттә,
көчле дәлилләр
бар." (86) Янә сурга өрелсә,
җирдә вә күктә
булган мәхлук
куркын тетрәрләр,
мәгәр Аллаһ
теләгән зат
кына
курыкмас, вә
бар да кечкенә
булып баш иеп
Аллаһу
хозурына
килерләр. (87)
Син
урыннарында
таза торалар
дип уйлаган
тауларны ул көндә
күрерсең,
болытлар
кеби күктә
очып йөрерләр,
бу эш һәр
эшне мәхкәм
кылучы Аллаһ
ишедер. Аллаһ
сезнең
кылган эшләрегездән,
әлбәттә, хәбәрдардыр.
(88)
Берәү
тулы иман белән
яхшы эш
кылса, аның өчен
кылган гамәленнән
артыграк сәваб
булыр, бу
кешеләр кыямәт
көненең
куркынычыннан
имин
булырлар. (89) Берәү
Аллаһуга
каршы барып
явыз эшләр
кылса, андый
кешеләр йөзләре
белән утка
салынырлар, әйә
ґәзабиы
татыйсызмы,
бу ґәзаб
кылган гөнаһларыгызның
җәзасыдыр. (90)
Анда золым итүне
хәрам иткән Мәккә
шәһәренең
Раббысына
гына гыйбадәт
кылу белән
мин
боерылмыш
булдым, һәрнәрсә
Аныкыдыр, дәхи
Аллаһуга
итагать итүче
мөселман
булу белән
мин
боерылмыш
булдым. (91) Дәхи
Коръән
укымак белән
боерылдым,
берәү Коръән
белән гамәл
кылып туры
юлга күнелсә,
әлбәттә, үз
файдасынадыр
һәм берәү
Коръән белән
гамәл
кылмыйча хак
юлдан адашса,
әйт: "Мин фәкать
туры юлга
кермәгәннәрне
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытучыларданмын".
(92)
Аллаһу тәгаләгә
хәмед сәнәләр
әйт, Ул сине пәйгамбәр
итте, галәмнәргә
рәхмәт өчен
сине халык
итте, Аллаһ
тиздән үзенең
аятьләрен
яки кодрәтен
күрсәтер һәм
аны белерсез,
синең Раббың
сезнең
кылган
эшегездән
гафил түгелдер.
(93)
Al-Qasas
بسم الله
الرحمن الرحيم
Та син
мим. Мәгънәсен
Аллаһ белә. (1)
Ошбу аятьләр
дәреслек белән
ялган арасын
ачык аерып бәян
итүче Коръән
аятьләредер. (2) Без
сиңа Муса беләм
Фиргаун хәбәрләреннән
хаклык белән
укыйбыз иман
китергән
кавемнәр өчен.
(3) Дөреслектә
Фиргаун
Мысыр җирендә
олугъланды, дәхи
Мысыр халкын үзенең
хезмәтендә төрле
дәрәҗәләргә
бүлде,
алардан
Ягькуб
балаларын
хурлар иде,
кыз балаларын
калдырып ир
балаларын
бугазлатыр
иде, ул
Фиргаун күп
бозыклык
кылучы
фасыйклардан
булды. (4) Фиргаун
кулында
изелгән
Ягъкуб
балаларын
коткарып
аларга рәхмәт
итәргә һәм
аларны
Имамнар итәргә,
һәм дә Фиргаун
байлыгына
варислар итәргә
теләдек. (5)
Янә
Фиргаунгә, Һаманга
һәм аларның
гаскәрләренә
үзләре
курыккан
Мусаны күрсәтергә
теләдек, һәм
аларны яхшы җиргә
урынлаштырырга
теләдек. "Фиргаун
Ягъкуб
балаларыннан
куркып аларның
ир балаларын үтертә
барды, әмма үзенең
башына җитәчәк
Мусаны үзе тәрбияләп
үстерде". (6)
Мусаның
анасына балаң
Мусаны имез, әгәр
үтерүләреннән
курыксаң,
Мусаны Нил дәрьясына
сал, батар
дип курыкма, һәм
кулыңнан китүенә
кайгырмагыл,
Без аны сиңа
кайтарачакбыз
вә аны пәйгамбәрләрдән
кылачакбыз. Анасы
Мусаны өч ай
имезде,
аннары
куркып
сандыкка
салып, Нил дәрьясына
ташлады. (7)
Фиргаун җәмәгате,
таң аткач,
Мусаны дәрьядан
табып
алдылар,
бармагын
имеп ятадыр
иде, Аллаһ бу
эшне эшләде
Муса
Фиргаунгә
дошман һәм
кайгы булсын өчен.
Дөреслектә
Фиргаун һәм
аның вәзире Һаман
вә аларның
гаскәрләре, үзләренең
башларына җитәчәк
Мусаны тәрбияләп
үстерү белән
хаталык
кылдылар, бу
эшнең ахырын
белмәделәр. (8)
Фиргаун
хатыны
Фиргаунгә әйтте:
"Бу бала
минем дә,
синең дә күз
нурыбыз
булыр, аны үтермәгез,
чөнки шул
вакытта аны үтерергә
теләгәннәр
иде. Шаять
безгә файда
итәр яки без
аны үзебезгә
бала итеп
алырбыз." Ләкин алар
бу эшнең
ахырын белмәделәр.
(9)
Мусаның
Фиргаун
кулына төшкәнен
белгәч,
анасының күңеле
кайгыдан
бушанды. Хәтта
Муса үзенең
угълы икәнлеген
белдерергә
якын булды,
Безнең вәхийгә
ышанучы
булсын өчен күңеленә
иман куәтен
салмасак, әлбәттә,
алданыр иде.
(10)
Мусаның
анасы Мусаның
туган апасы Мәрьямгә
әйтте: "Муса
артыннан бар,
бәлки берәр хәбәр
алып
кайтырсың. Мәрьям
Мусаның
сандыгы кая
китүен ерактан
күрде, әмма
Фиргаун җәмәгате
берсе дә бу
эшне белми
иделәр. (11) Вә Без
анасына каннәнудан
элек, имезүче
хатыннарны
имүдән
Мусаны
тыйдык, күп
хатыннар
алып килделәр
Мусаны
имезергә, ләкин
берсен дә
кабул итмәде.
Мәрьям
Фиргауннәргә
әйтте: "Әйә
мин сезгә бер
өйнең җәмәгатен
күрсәтимме,
ул хатын
сезнең өчен
баланы
имезеп тәрбияләр,
һәм ул җәмәгать
балага яхшы нәсыйхәт
бирүчеләрдер",
– дип. Анасын
чакырып
китерделәр,
Муса анасының
сөтен имде. (12)
Мусаны
анасына
кайтардык,
баласын күреп
күзе
шатлансын һәм
көенмәсен һәм
дә Аллаһуның
вәгъдәсе хак
икәнне
белсен өчен,
ләкин күбрәк
кешеләр Аллаһуның
эше вә вәгъдәсе
хак икәнне
белмиләр. (13)
Янә
Фиргаунгә, Һаманга
һәм аларның
гаскәрләренә
үзләре
курыккан
Мусаны күрсәтергә
теләдек, һәм
аларны яхшы җиргә
урынлаштырырга
теләдек. "Фиргаун
Ягъкуб
балаларыннан
куркып аларның
ир балаларын үтертә
барды, әмма үзенең
башына җитәчәк
Мусаны үзе тәрбияләп
үстерде". (6)
Мусаның
анасына балаң
Мусаны имез, әгәр
үтерүләреннән
курыксаң,
Мусаны Нил дәрьясына
сал, батар
дип курыкма, һәм
кулыңнан китүенә
кайгырмагыл,
Без аны сиңа
кайтарачакбыз
вә аны пәйгамбәрләрдән
кылачакбыз. Анасы
Мусаны өч ай
имезде,
аннары
куркып
сандыкка
салып, Нил дәрьясына
ташлады. (7)
Фиргаун җәмәгате,
таң аткач,
Мусаны дәрьядан
табып
алдылар,
бармагын имеп
ятадыр иде,
Аллаһ бу эшне
эшләде Муса
Фиргаунгә
дошман һәм
кайгы булсын өчен.
Дөреслектә
Фиргаун һәм
аның вәзире Һаман
вә аларның
гаскәрләре, үзләренең
башларына җитәчәк
Мусаны тәрбияләп
үстерү белән
хаталык
кылдылар, бу
эшнең ахырын
белмәделәр. (8) Фиргаун
хатыны
Фиргаунгә әйтте:
"Бу бала
минем дә,
синең дә күз
нурыбыз
булыр, аны үтермәгез,
чөнки шул
вакытта аны үтерергә
теләгәннәр
иде. Шаять
безгә файда
итәр яки без
аны үзебезгә
бала итеп
алырбыз." Ләкин алар
бу эшнең
ахырын белмәделәр.
(9)
Мусаның Фиргаун
кулына төшкәнен
белгәч,
анасының күңеле
кайгыдан
бушанды. Хәтта
Муса үзенең
угълы икәнлеген
белдерергә
якын булды,
Безнең вәхийгә
ышанучы
булсын өчен күңеленә
иман куәтен
салмасак, әлбәттә,
алданыр иде.
(10)
Мусаның
анасы Мусаның
туган апасы Мәрьямгә
әйтте: "Муса
артыннан бар,
бәлки берәр хәбәр
алып
кайтырсың. Мәрьям
Мусаның
сандыгы кая
китүен
ерактан күрде,
әмма Фиргаун җәмәгате
берсе дә бу
эшне белми
иделәр. (11) Вә Без
анасына каннәнудан
элек, имезүче
хатыннарны
имүдән
Мусаны
тыйдык, күп
хатыннар алып
килделәр
Мусаны
имезергә, ләкин
берсен дә
кабул итмәде.
Мәрьям
Фиргауннәргә
әйтте: "Әйә
мин сезгә бер
өйнең җәмәгатен
күрсәтимме,
ул хатын
сезнең өчен
баланы
имезеп тәрбияләр,
һәм ул җәмәгать
балага яхшы нәсыйхәт
бирүчеләрдер",
– дип. Анасын
чакырып китерделәр,
Муса анасының
сөтен имде. (12)
Мусаны
анасына
кайтардык,
баласын күреп
күзе
шатлансын һәм
көенмәсен һәм
дә Аллаһуның
вәгъдәсе хак
икәнне
белсен өчен,
ләкин күбрәк
кешеләр Аллаһуның
эше вә вәгъдәсе
хак икәнне
белмиләр. (13)
Муса үсеп
куәткә җитеп гакылы,
буе тигезләнгәч,
ул Мусага шәригать
хөкемнәрен һәм
белем бирдек,
әнә шулай
Безгә
итагать иткәннәргә
изге җәза бирәбез. (14) Муса
Фиргаун шәһәре
– Мысырга
керде, Мысыр
халкы Мусаның
шәһәргә керүеннән
гафләттә
иделәр, анда
сугыша
торган ике
ирне күрде,
берсе Ягъкуб
балаларыннан,
икенчесе дошманы
булган
кыбтыйлардан
иде. Ягькуб
балаларыннан
булган ир
дошманына
каршы Мусадан
ярдәм сорады,
Муса кулын
йодрыклап
кыбтыйга сукты
һәм кыбтый үлде,
Муса әйтте:
"Кеше үтерү
шайтан
эшедер, ул
шайтан кешеләрне
аздыручы
ачык
дошмандыр". (15) Үкенеп
әйтте: "Йә
Рабби кеше үтерү
сәбәпле үземә
золым иттем,
мине
ярлыкагыл!" Аллаһ аны
ярлыкады, тәхкыйк
Ул – Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхмәт итүчедер.
(16) Янә
әйтте: "Ий
Раббым, мине
ярлыкаганың өчен
мине
саклагыл, кәферләргә
ярдәмче
булмасам
идем". (17) Соңра
Муса Мысыр шәһәрендә
курыккан хәлдә
миңа ни була
инде Дип хөкем
көтеп калды,
кичә кыбтый
белән
сугышканда
Мусадан ярдәм
сораган кеше,
бүген дә бер
кыбтый белән
сугышып, янә
Мусадан ярдәм
сорады. Муса
ярдәм
сораучыга әйтте:
"Син ачык бер
азгын кеше икәнсең,
кичә бер
кешене миннән
үтерттең, бүген
дәхи үтертмәкче
буласыңмы?" (18)
Мусага да вә
Мусадан ярдәм
сораучыга да
дошман
булган
кыбтыйны, Муса
тотарга теләгәч,
кыбтый әйтте:
"Ий Муса, мине
үтерергә
телисеңме,
бит кичә бер
кешене үтергән
идең, син
Мысыр җирендә
кеше үтереп
залим
булырга
телисең, әмма
төзәтүчеләрдән
булырга теләмисең".
(19)
Бер ир шәһәр
уртасыннан
бик ашыгып
Муса янына
килде һәм әйтте:
"Ий Муса,
кыбтыйлар
сине үтерергә
киңәш итәләр,
син бу шәһәрдә
торма, чык,
мин сиңа яхшы
киңәш бирүчеләрдәнмен".
(20)
Артымнан куа
чыгарлар,
дип,
курка-курка
Муса шәһәрдән
чыкты: "Ий
Раббым, мине
Фиргауннең
залим
кавеменнән
коткар", –
диде. (21)
Муса Мәдйән
шәһәренә юнәлде,
ләкин юлны
белмидер иде,
әйтте: "Шаять
Раббым Мәдйәнгә
бара торган
юлга күндерер",
– дип. (22)
Мәдйәннең
кое суына җиткәндә
ул кое янында
хайваннарны
эчерүче бер җәмәгатьне
күрде, дәхи
аларның
артында ике
хатынны күрде,
алар
хайваннарына
су эчерми
иделәр, Муса әйтте:
"Ни булды
сезгә
хайваннарыгызга
су
эчермисез?" Ул
ике кыз әйттеләр:
"Алдыбыздагы
көтүчеләр
хайваннарыны
эчереп
китмичә без
эчермибез, һәм
безнең
атабыз бик
карт кешедер,
шул сәбәпле
хайваннарны
эчерергә
чыга алмый." Коеның чиләге
бик зур булу
сәбәпле
кызлар
коедан су ала
алмыйлар иде,
фәкать башка
көтүләрдән
калган суны
эчерәләр иде.
(23)
Муса коедан
су тартып
кызларның
куйларына су
эчерде, соңра
китеп күләгәгә
утырды һәм әйтте:
"Ий Раббым, миңа
диндә
изгелектән
биргән нәрсәң
өчен мин фәкыйрь
булдым,
ашарыма юк", –
дип. Ягъни
Фиргаун гаиләсендә
байлык эчендә
иде, хәзер һичнәрсәсе
юк. Кызлар
кайтып
аталарына
Муса хакында
сөйләделәр,
аталары бер
кызын Мусаны
чакырырга җибәрде.
(24) Ул
ике кызның
берсе оялып
кына йөрегәне
хәлдә Муса
янына килде,
атам сине
чакырадыр
безнең
куйларны
эчертүеңнең
хакын бирмәк өчен,
диде. Муса
кызларның
атасы Шөґәеб
пәйгамбәр
янына килгәч,
башыннан
кичкән
вакыйгаларны
сөйләде. Шөґәеб
әйтте: "Ий
Муса,
курыкма,
залим кавемнәрдән
бүген
котылдың". (25)
Ике кызның
берсе әйтте:
"Ий атам, бу
кешене хакын
түләп көтүчелеккә
ал, тәхкыйк
син хак түләп
алган кешеләрнең
хәерлесе, куәтлесе
һәм әманәтле
булганыдыр".
Аның шундый
икәнен ничек
белдең дигәндә,
кызы әйтте:
"Ун кеше
тарта торган
чиләкне бер үзе
тартып
куйларыбызны
эчерде һәм
чакырырга
баргач, күзе
төшмәс өчен,
мине
артыннан
кайтарды", –
дип. (26)
Шөґәеб әйтте:
"Мин ошбу ике
кызның
берсен сиңа
никахламакны
телим,
куйларымны
сигез ел көтүең
бәрабәренә. Әгәр ун
елга тутырсаң,
ансы синең
изгелегеңдәндер,
ун ел хезмәт
ит дип сине мәшәкатьләргә
теләмим, вәгъдәдә
торуда һәм
йомшаклык
кылуда Аллаһ
теләсә мине
изгеләрдән
табарсың". (27)
Муса әйтте:
"Ошбу шарт
синең белән
минем
арабыздадыр,
ике мөддәтнең
кайсын гына үтәсәм
дә арттыру
белән мине
димләү
булмасын яки
золым итү
булмасын,
ошбу сөйләшүләребезгә
Аллаһ шаһиттер".
(28)
Муса өстенә
алган мөддәтне
үтәгәч, Шөґәебнең
кызына
никахланып, Шөґәебнең
рөхсәтеннән
соң хатыны
белән
Мысырга
барырга
чыкты, Тур
тавы янында
ут күрде һәм
хатынына әйтте:
"Шул җирдә
торыгыз, мин
ут күрдем,
шаять ут
янындагы
кешеләрдән
юлны сорашып
килермен яки
ут алып килермен,
шаять ут ягып
җылынырсыз." Чөнки алар
юлдан
адашкан иделәр.
(29)
Муса ут янына
килгәч, ул дәшелде
уң тарафтагы
чокырның
читеннән, мөбарәк
урында йөзем
агачыннан:
"Ий Муса, Мин
барча галәмне
тәрбия итүче
Аллаһмын. (30) Янә
таягыңны
ташла", – дип. Муса таягының
елан булып хәрәкәтләнгәнен
күргәч,
куркып артка
китте,
таягына якын
килмәде." Ий Муса,
курыкма,
таягыңа якын
кил, тәхкыйк
син
куркынычлардан
котылучылардансың.
(31)
Кулыңны
култыгыңа
кием астына
керт, аннан
зарарсыз хәлдә
ак нурлы
булып чыгар, әгәр
кулың
яктырганнан
курыксаң,
култык
астына тык әүвәлге
хәленә
кайтыр. Таяк
һәм агара
торган кулың,
Фиргаунгә вә
кавеменә ике
могҗизадыр, тәхкыйк
алар фасыйк
кавем
булдылар." (32)
Муса әйтте:
"Ий Раббым,
мин алардан
бер кешене үтергән
идем, барсам үземне
үтерерләр
дип куркам. (33)
Кардәшем Һарун
миннән
яхшырак сөйли,
аны миңа
ышандырып миңа
ярдәмче итеп җибәр,
югыйсә мин
аларның мине
ялганга
тотуларыннан
куркамын". (34)
Аллаһ әйтте: "Әлбәттә,
кардәшең белән
кул һәм йөрәк
мускулларыңны
куәтләрбез һәм
сезне өстен
кылырбыз,
алар сезгә
ирешә
алмаслар, могҗизаларыбыз
илә аларга
барыгыз. Сез
һәм сезгә
ияргән мөэминнәр
аларны җиңәчәксез.
(35)
Муса
аларга Безнең
аятьләребез һәм
могҗизаларыбыз
илә килгәч,
алар әйттеләр:
"Мусаның могҗизасы
могҗиза түгел,
мәгәр Аллаһуга
ифтира ителгән
сихердер,
ошбу пәйгамбәрлекне
әүвәлге
аталарыбыз
заманасында
булганын һич
тә ишеткәнебез
юк". (36)
Муса әйтте:
"Аллаһ
тарафыннан пәйгамбәрлек
белән килгән
кешене Ул үзе
беләдер, вә
ахирәттә җәннәт
кемгә тиешле
икәнне дә Ул
яхшы беләдер,
әмма залимнәр
дөньяда – һидәяткә,
ахирәттә – җәннәткә
ирешә
алмаслар. (37)
Фиргаун әйтте:
"Ий җәмәгать,
сезнең өчен
миннән башка
Илаһә бар дип
белмимен, ий Һаман,
кирпеч
яндырып
минем өчен
бер биек
манара төзе,
шаять мин
югары менеп
Мусаның Аллаһусын
күрермен вә хәлен
белермен, тәхкыйк
миннән башка
Аллаһ бар дип
әйтүендә мин
Мусаны
ялганчылардан
дип уйлыйм", –
дип. (38)
Фиргаун һәм
аның гаскәре
хаксыз тәкәбберләнделәр
Мысыр җирендә,
үлгәннән соң
Безгә
кайтарылмабыз
дип уйлыйлар.
(39)
Фиргаунне һәм
аның гаскәрен
тоттык соңра
диңгезгә
батырдык,
карагыл
залимнәрнең
ахыры ничек
булды. (40) Без
аларны дөньяда
имамнар
кылдык, алар үзләренә
ияргән кешеләрне
утка
чакыралар,
аларга кыямәт
көнендә ярдәм
бирелмәс. (41)
Аларга бу дөньяда
ләгънәтне
иярттек, һәм
кыямәт көнендә
алар
хурлыкта һәм
ґәзабта
булырлар. (42) Әүвәлге
азгыннарны һәлак
иткәннән соң
Мусага китап
бирдек, ул
китап кешеләрнең
күңелләренә
иман
яктылыгы һәм
туры юл, Һәм мөэминнәргә
рәхмәт
булганы хәлдә
бирелде,
шаять кешеләр
вәгазьләнерләр.
(43)
Без
Муса белән сөйләшкән
тауның көнбатыш
ягында түгел
идең, Без
Мусага хөкемләребезне
вәхий
кылганда, вә
син ул урында
юк идең. (44) Ләкин
Мусадан соң күп
кавемнәр бар
иттек, аларга
озак вакыт вәхий
килми торды,
шул сәбәпле ґәһедләрен
оныттылар,
сине җибәрдек,
дәхи син Мәдйән
халкы
арасында
тормадың,
аларның хәлләрен
сөйләгән
булыр идең, ләкин
Без сине пәйгамбәр
итеп аларның
хәлләреме бәян
итүче Коръәнне
сиңа бирдек. (45)
Янә син Тур
тавының
янында түгел
идең, Без
Мусага
китабыңны ал,
дип, вәхий
иткән
заманда, ләкин
синнән элек
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытучы һичбер
пәйгамбәр
килмәгән
кавемне
куркытмаклыгың
өчен Аллаһудан
рәхмәт
ителеп җибәрелдең,
шаять алар вәгазьләнеп
иман
китерерләр. (46) Әгәр
аларга
имансызлыклары
вә башка гөнаһлары
сәбәпле фетнә
яки ґәзаб
ирешкән вакытта,
ий Раббыбыз, әгәр
безгә пәйгамбәр
җибәргән
булсаң, без
Синең аятьләреңә
ияргән булыр
идек һәм мөэминнәрдән
булыр идек
дигән сүзләре
булмаса иде,
Без сине пәйгамбәр
итеп җибәрмәгән
булыр идек. (47)
Аларга Безнең
хозурыбыздан
хак пәйгамбәр
килсә, әйттеләр:
"Ни булыр иде
Мусага
бирелгән могҗизалар
Мухәммәд г-мгә
дә бирелгән
булса", – дип.
Аллаһ әйтте: "Әйә
алар Мусага
бирелгән могҗизаларны
да инкяр
иттеләр түгелме?
Ул кәферләр әйттеләр:
"Муса белән Һарун
сихерчеләрдер,
бер-берсенә
ярдәмләштеләр,
без аларның
берсенә дә
ышанмыйбыз", –
диделәр. (48)
Син аларга әйт:
"Аллаһудан
бер китап
китерегез, ул
китап Коръәннән
һәм Тәүраттан
артыграк
туры юлга күндерүче
булсын, ул
китапка мин дә
иярермен, әгәр
сүзләрегездә
дөрес
булсагыз", –
дип. (49) Әгәр
алар синең китап
китерегез
дигән сүзеңне
кабул итмәсәләр,
белгел, алар
сиңа иман
китермәүдә фәкать
нәфес һаваларына
иярәләр, Аллаһуның
һидәятеннән
башка нәфес һавасына
ияргән кешедән
дә
адашучырак
кеше бармы? Нәфесләренә
ияреп
адашкан
галимнәрне
Аллаһ туры
юлга күндермәс.
(50)
Сезгә
бирелгән нәрсәләр
дөнья
тереклегенең
зиннәте вә дөньяда
файдаланачак
аз нәрсәдер,
соңра бетәдер,
әмма Аллаһ
хозурындагы җәннәт
нигъмәтләре
хәерледер һәм
мәңгелектер, әйә
уйлап
карамыйсызмы,
ахирәт дөньядан
хәерле икәнне. (60) Без берәүгә
җәннәтне вәгъдә
кыйлсак, ул җәннәт
вәгъдә ителгән
кешегә
юлыгачактыр,
бу кеше дөньяда
Без
файдаландырган
соңра кыямәт
көнендә утка
керергә хәзер
ителмеш кеше
белән
бертигез
булырмы?" (61)
Кыямәт көнне
Аллаһ нидан
кылып әйтер:
"Кайда Минем
Шәрикләрем,
сез аларны Миңа
тиңдәш дип
низагълаша
идегез. (62) Үзләренә
ґәзап ваҗеб
булган
азгынлыкта
булган кешеләрнең
башлыклары әйтерләр:
"Ий Раббыбыз,
ошбу кешеләрне
без аздырдык,
ләкин без
аларны
азгынлыкка көчләмәдек,
безнең вәсвәсәбез
белән
азгынлыкны
ихтыяр иттеләр,
ий Рабби без
алардан
биздек, сиңа
кайттык, алар
безгә гыйбадәт
кылмадылар бәлки
үз нәфесләренә
итагать
иттеләр", –
дип. (63)
Аларга әйтелер:
"Аллаһуга тиң
кылган
сынымнарыгызны
чакырыгыз,
сезне ґәзабтан
коткарсыннар,
сынымнарыны
ярдәмгә
чакырырлар, ләкин
сынымнарның
чакыруны
кабул итәргә һәм
ярдәм итәргә
кадир
булмаслар, әнә
шул хәлдә ґәзабны
күрерләр, әгәр
хак юлга күнелгән
булсалар, әлбәттә,
ґәзабны күрмәс
иделәр. (64) Кыямәт
көнне Аллаһ кәферләргә
нида кылыр һәм
әйтер: "Минем
рәсүлемнең
Аллаһуны
берләү хакындагы
сүзләрен
ничек кабул
иттегез? (65)
Ул көндә
файда итәчәк
дәлил һәм җавап
аларга
табылмас, һәм
алар дөньяда
мөшкел нәрсәләрне
бер-берсеннән
сораган кеби,
ничек җавап
бирик, дип,
сорашмаслар,
бәлки хәйран
булып сөйләмәсләр.
(66) Әмма
берәү исән һәм
куәтле
чагында
ширектән һәм
башка гөнаһлардан
тәүбә итсә, һәм
иман китереп
изге гамәлләр
кыйлса, әнә
шул кешенең
котылучылардан
булып Аллаһуның
рәхмәтенә
ирешмәклеге
якындыр. (67)
Раббың теләгене
вә ихтыяр
иткен нәрсәне
халык итәр,
югыйсә мөшрикләр
өчен бернәрсәне
ихтыяр итмәк
юктыр, Аллаһу
тәгалә пакь һәм
бөек булды мөшрикләр
Аллаһуга шәрик
иткән нәрсәләрдән.
(68)
Раббың
аларның күңелләрендә
яшергән
имансызлык һәм
башка бозык
уйларын һәм
телләре белән
изһар иткән нәрсәләрен
дә беләдер. (69) Вә
Ул – Аллаһ,
юктыр Аңардан
башка Илаһә,
мәгәр Ул үзе
генәдер, дөньяда
вә ахирәттә
мактау Аңа
хасдыр, вә һәр
эштә булган хөкем
янә Аллаһуга
хасдыр һәм
ахырда Аңа
кайтарылмыш
булырсыз. (70)
Сезгә
бирелгән нәрсәләр
дөнья
тереклегенең
зиннәте вә дөньяда
файдаланачак
аз нәрсәдер,
соңра бетәдер,
әмма Аллаһ
хозурындагы җәннәт
нигъмәтләре
хәерледер һәм
мәңгелектер, әйә
уйлап
карамыйсызмы,
ахирәт дөньядан
хәерле икәнне. (60) Без берәүгә
җәннәтне вәгъдә
кыйлсак, ул җәннәт
вәгъдә ителгән
кешегә
юлыгачактыр,
бу кеше дөньяда
Без файдаландырган
соңра кыямәт
көнендә утка
керергә хәзер
ителмеш кеше
белән
бертигез
булырмы?" (61)
Кыямәт көнне
Аллаһ нидан
кылып әйтер:
"Кайда Минем
Шәрикләрем,
сез аларны Миңа
тиңдәш дип
низагълаша
идегез. (62) Үзләренә
ґәзап ваҗеб
булган
азгынлыкта
булган кешеләрнең
башлыклары әйтерләр:
"Ий Раббыбыз,
ошбу кешеләрне
без аздырдык,
ләкин без
аларны
азгынлыкка көчләмәдек,
безнең вәсвәсәбез
белән
азгынлыкны
ихтыяр иттеләр,
ий Рабби без
алардан
биздек, сиңа
кайттык, алар
безгә гыйбадәт
кылмадылар бәлки
үз нәфесләренә
итагать
иттеләр", –
дип. (63)
Аларга әйтелер:
"Аллаһуга тиң
кылган
сынымнарыгызны
чакырыгыз,
сезне ґәзабтан
коткарсыннар,
сынымнарыны
ярдәмгә
чакырырлар, ләкин
сынымнарның
чакыруны
кабул итәргә һәм
ярдәм итәргә
кадир
булмаслар, әнә
шул хәлдә ґәзабны
күрерләр, әгәр
хак юлга күнелгән
булсалар, әлбәттә,
ґәзабны күрмәс
иделәр. (64) Кыямәт
көнне Аллаһ кәферләргә
нида кылыр һәм
әйтер: "Минем
рәсүлемнең
Аллаһуны
берләү
хакындагы сүзләрен
ничек кабул
иттегез? (65)
Ул көндә
файда итәчәк
дәлил һәм җавап
аларга табылмас,
һәм алар дөньяда
мөшкел нәрсәләрне
бер-берсеннән
сораган кеби,
ничек җавап
бирик, дип,
сорашмаслар,
бәлки хәйран
булып сөйләмәсләр.
(66) Әмма
берәү исән һәм
куәтле
чагында
ширектән һәм
башка гөнаһлардан
тәүбә итсә, һәм
иман китереп
изге гамәлләр
кыйлса, әнә
шул кешенең
котылучылардан
булып Аллаһуның
рәхмәтенә
ирешмәклеге
якындыр. (67)
Раббың теләгене
вә ихтыяр
иткен нәрсәне
халык итәр,
югыйсә мөшрикләр
өчен бернәрсәне
ихтыяр итмәк
юктыр, Аллаһу
тәгалә пакь һәм
бөек булды мөшрикләр
Аллаһуга шәрик
иткән нәрсәләрдән.
(68)
Раббың
аларның күңелләрендә
яшергән
имансызлык һәм
башка бозык
уйларын һәм
телләре белән
изһар иткән нәрсәләрен
дә беләдер. (69) Вә
Ул – Аллаһ,
юктыр Аңардан
башка Илаһә,
мәгәр Ул үзе
генәдер, дөньяда
вә ахирәттә
мактау Аңа
хасдыр, вә һәр
эштә булган хөкем
янә Аллаһуга
хасдыр һәм
ахырда Аңа
кайтарылмыш
булырсыз. (70)
Әйт:
"Беләсезме, әгәр
Аллаһ кичне
караңгы хәлендә
кыямәткә хәтле
калдырса,
Аллаһудан
башка Илаһә
бармы сезгә
яктылык
китерә
торган, әйә
шуны ишетәсезме?"
(71)
Янә әйт: "Беләсезме,
әгәр Аллаһ көндезне
якты хәлендә
кыямәткә
чаклы
калдырса,
Аллаһудан
башка Илаһә
бармы рәхәтләнеп
ял итә торган
кичегезне
китерергә? Әйә күрмисезме,
Аллаһ эшләрен.
(72) Аллаһ үзенең
рәхмәтеннән
сезгә көндез
илә кичне бар
кылды, кичтә
ял итмәкегез өчен,
көндез кәсеп
белән Аллаһуның
фазълыннан
таләп итмәклегегез
өчен, шаять
Аллаһуның бу
нигъмәтләренә
шөкер итәрсез." (73)
Кыямәт көнендә
Аллаһ мөшрикләргә
нида кыйлыр һәм
әйтер: "Миңа шәрик
иткән нәрсәләрегез
кайда Аллаһуның
шәрике бар
дип
низагълаша идегез.
(74)
Барча өммәттән
шаһид итеп пәйгамбәрләрен
чыгарырбыз, дөньяда
Аллаһуга
каршы эшләгән
һәм каршы сөйләгән
эшләрегезгә
дәлилләрегезне
китерегез,
диярбез, алар
белерләр
хаклык Аллаһуга
гына тиешле
икәнен, һәм
сынымнары
алардан
качар. (75) Тәхкыйк
Карун Муса
кавеменнән вә
аңа иман
китергән
кешеләрдән
иде, Ягькуб,
балаларына
золым итте һәм
байлыгы белән
олугъланды,
Без аңа күп
байлык
бирдек ки,
аның хәзинә
сарайларының
ачкычларын күтәрмәк
куәт ияләре
булган җәмәгатькә
дә авыр булыр
иде, кавеме
Карунга әйтте:
"Малың күплеге
белән
мактанып
шатланма, тәхкыйк
Аллаһ мал белән
шатланучыларны
сөймидер. (76) Бәлки
Аллаһ биргән
малны Аллаһ
юлына биреп
ахирәтне кәсеп
ит, дөньядан үз
өлешеңне
онытма, ахирәтен,
өчен гамәл
кыл, Аллаһ сиңа
ихсан кылып
мал биргән
кеби син дә
мохтаҗ кешеләргә
малыңнан бир,
җир өстендә
явызлык белән
фәсәдлек
кыйлып йөрмә,
тәхкыйк Аллаһ
фәсәдчеләрне
сөймидер." (77)
Карун әйтте:
"Миңа бу мал
белемемнең күплеге
өчен
бирелде", –
дип. Аллаһ әйтте:
"Галим булса
белмиме
моннан элек
Аллаһ күпме җәмәгатьне
Аңа
карышканнары
өчен һәлак
итте, ул һәлак
булган, кешеләр
куәттә
Каруннан
артыграк вә җыйган
маллары күбрәк
иде, фәсәдче
залимнәр
кыямәт көнендә
гөнаһларыннан
соралмаслар,
хисапсыз җәһәннәмгә
керерләр." (78)
Карун бер көнне
йөгән-иярләре
алтын белән
зиннәтләнгән
атка атланып
кавеменә
чыкты, дөнья
тереклеген
генә теләүчеләр
әйттеләр:
"Карунга
бирелгән
байлык кеби
безгә дә
бирелгән
булса, нинди
яхшы булыр
иде, ул Карун
дөньяга олуг
насыйп иясе",
– дип. (79) Белем
бирелмеш
кешеләр дөньяны
сөючеләргә әйттеләр:
"Үкенеч
булсын сезгә,
иман китереп
изге гамәлләр
кылган кешеләргә
Аллаһ вәгъдә
иткән җәннәт
нигъмәтләре
Карунга
бирелгән
малдан хәерлерәктер,
ул җәннәткә
ирешмәс һичкем,
мәгәр сабыр
итеп Аллаһ
юлында яшәгән
хак мөэминнәр
ирешерләр", –
дип. (80) Без ул
Карунны һәм
йортын җиргә
йоттырдык, чөнки
Карун,
байлыгына
таянып,
Мусаны күп җәберләде.
Шул
вакытта Аллаһудан
башка
Карунга ярдәм
бирүче
булмады, һәм җир
астына китүдән
үзен-үзе дә
саклый
алмады. (81) Әле
күптән түгел
генә Карунның
дәрәҗәсен өмет
итүче кешеләр
Карунның
йорты белән җир
астына киткәнен
күреп
тордылар вә әйтер
булдылар: "Ґәҗәб
бу эш безгә шөбһәле
булды, Аллаһ
сынар өчен
теләгән бәндәсенә
киң ризык вә
теләгән бәндәсенә
тар ризык
бирер икән, әгәр
Аллаһ без теләгәнчә
Карун малы
кеби мал безгә
дә биргән
булса, әлбәттә,
без дә Карун
белән бергә җир
астына киткән
булыр идек, вәй
Карунның эше үкенечле
булды! Аллаһуга
карышып көфран
нигъмәт
кылучылар
Аллаһ ґәзабыннан
котыла
алмаслар икән
ләбаса", – дип әйттеләр.
(82)
Без ахирәтне,
иман китерүдән
вә Аллаһуга
итагать игүдән
олугъланмаган
һәм җир өстендә
бозыклык фәсәд
кыйлмаган
хак мөэминнәр
файдасына
кылырбыз,
эшенең,
ахырындагы уңыш,
ахирәттәге бәхет,
Аллаһуга
карышудан гөнаһлы
булудан
сакланучы мөэминнәргәдер.
(83)
Берәү Аллаһ
риза
булырдай яхшылык
белән барса
ахирәткә, аңа
Аллаһу
хозурында хәерлерәк
күбрәк нигъмәт
булыр, берәү
күп гөнаһ белән
яман кеше
булып барса,
андый кешеләр
фәкать бозык
эшләренә
каршы каты хөкем,
каты ґәзап
белән җәзаланырлар.
(84)
Сиңа
Коръән иңдереп
аның белән
гамәл кыйлуны
фарыз иткән
Аллаһ, әлбәттә,
сине Мәккәгә
кайтарачакдыр,
ягъни Мәккәне
фәтех итәчәксең. Әйт:
"Коръән белән
гамәл кыйлып
Аллаһуга һидәят
белән
кайтканнарны
да вә Коръәннән
качып
адашкан хәлдә
Аллаһуга
кайткан
азгыннарны
да Раббым белүчерәктер",
– дип. (85) Ий Мухәммәд
г-м, син бит сиңа
Коръәннең иңдерелүен
һич тә өмет
итмидер идең,
ләкин Раббың
сиңа рәхмәт
итеп Коръәнне
иңдерде, кәферләргә
ярдәмче
булмагыл. (86)
Сиңа Коръән иңгәннән
соң кәферләр
сине Коръән
белән гамәл
кыйлудан
туктатмасыннар,
һәм кешеләрне
иманга, Ислам
диненә өндә,
ләкин мөшрикләргә
ияреп, аларга
ярдәм итеп
яки аларга
итагать итеп
мөшрик була күрмәгел!
(87)
Аллаһ белән
бергә башка нәрсәгә
гыйбадәт
кыла күрмә,
ахирәт өчен
Аллаһудан
башкадан ярдәм
сорый күрмәгел,
дөреслектә һич
мәгъбуд юктыр,
мәгәр Аллаһ үзе
генәдер, Аллаһудан
башка һәрнәрсә
һәлак
булучыдыр, һәр
эштә хөкем
Аллаһуга
хасдыр, вә хөкем
ителү өчен
Аллаһуга
кайтырсыз. (88)
Al-Ankaboot
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлиф
лам мим. Мәгънәсен
Аллаһ белә. (1) Әйә
кешеләр иман
китердек дигәннәреннән
соң төрле
авырлыклар
белән Аллаһ
тарафыннан
имтихан
ителмәбез
дип
уйлыйлармы? (2) Тәхкыйк
болардан
элек тә төрле
сыйныф кешеләрен
бәла-каза һәм
авыр мәшәкатьләр
белән сынап
карадык,
кемнең иманы
хак һәм
кемнеке
ялган шуны
белмәк өчен
Аллаһ мөселманнарны
төрле
авырлыкларга
салды. (3) Әйә
Коръән белән
гамәл
кылмыйча
Аллаһуга
дошман
булган кешеләр,
Аллаһуның
алардан үч
алырга көче җитмәс
дип
уйлыйлармы,
аларның Аллаһ
безне ґәзап
кылмас дип
уйлаулары
нинди яман хөкемдер.
(4)
Берәү Аллаһуга
җәннәттә юлыгуны
өмет итсә,
Коръән белән
гамәл кылып хәзерләнсен,
бит Аллаһуның
юлыгачак көне
киләчәктер,
Ул сүзләрне
ишетүче, күңелләрне
белүчедер. (5)
Берәү үзенең
нәфесе һәм
шайтан белән
Аллаһ юлыңда
сугыш кылса, үз
файдасына
сугыш кылган
булыр, тәхкыйк
Аллаһ галәмнәр
өстендә
байдыр, һичбер
затка ихтыяҗы
юктыр. (6)
Иман
китереп изге
гамәлләр
кылган мөэминнәрнең
начарлыкларын
яхшылыклары
белән җуячакбыз,
дәхи аларның
кыйлган изге
гамәлләренең
яхшырагы белән
җәзаландырырбыз. (7)
Без кеше
затына ата вә
анага изгелек
итәргә әмер
бирдек, әгәр
ата һәм анаң
син Аллаһ дип
танымаган
Аллаһудан
башка бер нәрсәне
Аллаһ дип
танырга көчләсәләр,
ул вакытта
аларга
итагать итмә,
бит
кайтарылмагыгыз
Миңадыр,
кыйлган эшләрегездән
хәбәр
бирермен һәм җәза
кыйлырмын. (8)
Иман китереп изге
гамәлләр
кылган мөэминнәрне,
әлбәттә, изге
бәндәләрем
арасына кертәчәкмен.
(9)
Кешеләрдән
шундый кешеләр
дә бардыр,
ягыш
монафикълар, әгәр
алар Аллаһ
юлында аз
гына авырлык
күрсәләр,
кешеләрдән
ирешкән рәнҗетелүне
ахирәттәге
Аллаһ ґәзабы
кеби зур ґәзаптан
санарлар, әгәр
мөэминнәргә
Аллаһ ярдәме
белән табыш
малы килсә, әлбәттә,
алар әйтәләр,
шиксез, без дә
сезнең белән
бергә Ислам
динендәбез,
безгә дә
табыш малын
бирегез, дип. Әйә Аллаһ
барча дөнья
кешеләренең
күңелләрендә
иман йә
монафикълык
яки мөшриклек
сырхавы бар
икәнне белмәсме?
(10)
Аллаһ ныклап
иман китергән
хакыйкый мөэминнәрне
дә вә
шайтанга
иман китергән
монафикъларны
да белә. (11)
Имансызлар
иман китергән
мөэминнәргә әйттеләр:
"Сез дә безнең
динебезгә
керегез, әгәр
безнең дингә
кергәнегез өчен
гөнаһлы
булсагыз,
ахирәттә ул гөнаһларыбызны
өстебезгә йөкләп
алырбыз", –
дип. Ләкин
ул
имансызлар үзләренә
ияргән кешеләрнең
гөнаһларыннан
аз гына өлешне
дә күтәрә
алмаячаклар, әлбәттә,
имансызлар
ялганчылардыр.
Ягъни
аларга ияргән
мөселманнарның
гөнаһларын өсләренә
алмаслар. (12) Мөшрикләр
үзләренең гөнаһларын
вә үзләренә
ияртеп адашу
юлына, батыл
диннәренә
алып кергән
иярченнәренең
дә гөнаһларын
йөкләрләр, ләкин
иярүчеләрнең
гөнаһы
киметелмәс: вә
алар кыямәт көнендә
Аллаһуга
ялганны
ифтира итеп
кылган барча
кабахәт эшләреннән,
әлбәттә,
соралырлар (13) Тәхкыйк
Нухны
кавеменә пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
ул кавеме
эчендә
аларны дингә өндәп
тугыз йөз
илле ел
торды, кавеме
исә иман
китермичә
залим
булдылар һәм
аларны Туфан
суы тотты. (14)
Әмма
Нухны вә аның
белән бергә көймәдә
булган мөэминнәрне
Туфан
суыннан
коткардык, вә
Без бу эшне бөтен
галәмгә зур
гыйбрәт
кылдык. (15) Вә
Ибраһим г-м
кавеменә:
"Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз, вә
Аллаһудан
куркыгыз, бу әйткәннәрне
кылсагыз үзегез
өчен хәерледер
әгәр белсәгез",
– диде. (16) "Аллаһудан
башка
сынымнарга
гыйбадәт
кыласыз, вә
сынымнарыгызны
Аллаһ дип
ялган сөйлисез,
бит Аллаһудан
башка гыйбадәт
кыла торган
сынымнарыгыз
сезгә ризык
бирергә
кадир түгелләр,
һәм ризыкны
Аллаһудан
сорагыз вә Аңа
гына гыйбадәт
кылыгыз һәм Аңа
шөкер итегез,
чөнки хөкем
ителергә
Аллаһуга
кайтасыз", –
диде. (17) Әгәр
сине ялганга
тотсалар,
сездән элек
булган
кавемнәр дә пәйгамбәрләрне
ялганга
тоттылар. Пәйгамбәрнең
бурычы дингә
көчләү түгел,
фәкать Аллаһ
хөкемнәрен
кешеләргә
ирештерү генәдер.
(18) Әйә
алар күрмиләрме
Аллаһуның
башлап ничек
халык
кылганын, соңра
кыямәт көнне үлекләрне
тергезеп әүвәлге
хәлләрен»
кайтарыр, бу
эш Аллаһуга, әлбәттә,
бик җиңел. (19) Әйт:
"Җир өстендә
йөрегез һәм
гыйбрәт илә
карагыз –
Аллаһ кешеләрне
ничек төрле
итеп халык
кылган, соңра
хөкем итәр өчен
үлгән кешеләрне
барын да
тергезер,
Аллаһуның һәр
нәрсәгә көче җитәдер.
(20)
Теләгән бәндәсен
ґәзаб кылыр вә
теләгән бәндәсенә
рәхмәт итәр,
ахырда аңа
кайтырсыз. (21) Җирдә,
дә күктә дә
Аллаһ сезне ґәзаб
белән
тотуыннан
сез Аны гаҗиз
итә алмассыз,
бит сезгә
Аллаһудан
башка ґәзабтан
коткаручы
дус һәм ярдәмче
юк. (22) Аллаһуның
аятьләренә һәм
ахирәттә
Аллаһуга
юлыгачакларына
ышанмаучылар,
алар Минем рәхмәтемнән
өметсез
булырлар, вә
аларга рәнҗеткүче
ґәзаб булыр. (23)
Ибраһимның
ислам диненә өндәвенә
каршы
кавемнең җавабы
башкача
булмады мәгәр
аны үтерегез
яки
яндырыгыз
дигән сүзләре
булды. Ягъни
Ибраһим
аларны җәһәннәм
ґәзабыннан
коткарып җәннәтле
итәргә
тырышты. Шуның
өчен алар аны
яндырырга
карар
чыгардылар. Аллаһ үзенең
дусты Ибраһимны
кәферләрнең
утыннан сәламәт
чыгарды, Ибраһимның
өнә шулай
Аллаһ рәхмәте
белән уттан сәламәт
чыгуында, әлбәттә,
иман китергән
кавем өчен
гыйбрәт
бардыр. (24)
Сез Аллаһудан
башка
сынымнарны
Илаһә
тоттыгыз, дөнья
тереклегендә
бер-берегез
белән
сынымнарыгыз
исеме белән сөйләштегез,
соңра кыямәт
көнендә
бер-берегезгә
ләгънәт әйтерсез,
вә ул көндә
бер-берегезне
инкяр итәрсез,
сезнең
барачак җирегез
утдыр, сезгә
анда ярдәмче
булмас. (25) Лут
Ибраһимга
иман китерде,
Ибраһим әйтте:
"Мин бу мөшрикләрне
ташлап Аллаһ
күрсәткән
урынга күчәмен,
тәхкыйк Аллаһ
көчледер
дошманнардан
мине саклар,
вә Ул хикмәт
ияседер, миңа
файдалы эш илә
әмер итәр. (26)
Ибраһимгә
Исхак илә
Ягъкубны
бирдек, вә
аның
балаларыннан
пәйгамбәрлек
кылдык, вә
китапларны
да аның балаларына
иңдердек,
Ибраһимнән
соң килгән пәйгамбәрләр
һәммәсе аның
нәселеннәндер,
вә Безнең
ризалыгыбыз өчен
һиҗерәт итүенең
әҗерен дөньяда
ук алды аны һәр
дин әһеле
мактый, вә ул
ахирәттә
олугъ дәрәҗәле
изге
затлардан
булачак. (27) Вә
Лутның
кавеменә әйткән
сүзләрен
укыгыз: "Тәхкыйк
сез бик кабахәт
эш кыласыз,
ягъни ирләрнең
артына
барасыз, ул фәхеш
эшне сездән
алда дөньяда һичбер
зат кылмады. (28) Әйә
сез ирләргә
якынлык
кыйласызмы, дәхи
юлчыларны
басып
талыйсызмы, вә
җыелган җәмәгать
эчендә фәхешлек
кыйласызмы,
янә юлдан үтүчеләргә
таш аталар
иде. Лутның
нәсыйхәтләренә
каршы җаваплары
башкача
булмады, мәгәр
дөрес сөйли
торган булсаң,
бу эшләребез өчен
безгә Аллаһуның
ґәзабын
китер, диделәр.
(29)
Лут әйтте: "Ий
Раббым миңа
ярдәм бир фәхеш
эшне эшләүче
кавем өстенә".
(30)
Җибәрелгән
фәрештәләр
Ибраһимгә
шатлык хәбәре
илә килгәч,
ул фәрештәләр
әйттеләр:
"Без бу Лут шәһәренең
халкын һәлак
итүчебез, тәхкыйк
ул шәһәрнең
халкы
имансыз
залим
булдылар", –
дип. (31) Ибраһим
әйтте: "Бит ул
шәһәрдә Лут пәйгамбәр
бар". Фәрештәләр
әйттеләр:
"Без ул шәһәрдә
кемнәр
барлыгын
яхшы беләбез,
әлбәттә, без
Лутны вә аңа
ияргән мөэминнәрне
коткарачакбыз,
мәгәр
хатынын
коткармабыз,
чөнки ул ґәзабта
калучылар җөмләсеннән
булды. (32) Безнең
җибәргән фәрештәләребез
егетләр кыяфәтендә
килгәч, Лут
бик каты
кайгырды хәтта
күкрәге
кысылды, чөнки
аларның фәрештә
икәннәрен
белмәде, шул
сәбәпле
залим
кавемем
боларга да
бозык эш кылырлар,
дип бик
борчылды. Фәрештәләр
әйттеләр:
"Курыкма һәм
кайгырма, без
сине вә өй җәмәгатеңне
коткарачакбыз,
мәгәр хатыныңны
коткармыйбыз,
ул ґәзабта
калучылардан
булды. (33)
Без ул шәһәр өстенә
күктән таш
яудырачакбыз,
халкы фәхеш
эш
кылганнары өчен". (34) Тәхкыйк
гакыллары илә
уйлап
караучыларга
ул шәһәрдә
ачык галәмәтләр
калдырдык. (35) Мәдйән
халкына кардәшләре
Шөґәебне пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
әйтте: "Ий
кавемем Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз, вә
ахирәт өчен
файдалы эшләрне
эшләп
савабын өмет
итегез, вә җир
өстеңдә төрле
хыянәтләр,
бозыклыклар
эшләп йөрмәгез.
(36)
Кавеме аны
ялганга
тотты, шуның өчен
аларны каты ґәзаб
белән тоттык,
алар
йортларында
тезләнеп үлек
булдылар. (37) Дәхи
Гад, Сәмуд
кавемнәрен дә
һәлак иттек,
ий мөшрикләр,
аларның һәлак
булган
урыннары
сезгә
белдерелде,
шайтан
аларга батыл
эшләрен зиннәтле
итеп күрсәтте,
вә аларны пәйгамбәрләре
күрсәткән
хак юлдан
чыгарып
адашу юлына
кертте, бит алар
гакыл вә
басыйрәт ияләре
иделәр, Аллаһ
биргән
белемне хак
юлга
кулланмыйча, һәлак
булдылар. (38)
Вә
Карунны вә
Фиргаунне һәм
Һаманны һәлак
иттек, Муса
аларга ачык аңлатмалар
белән килгән
иде, алар исә
Мысыр җирендә
тәкәбберләнделәр,
Безнең ґәзабтан
котыла
алмадылар. (39)
Аларны һәммәсен
үзләренең гөнаһлары
сәбәпле
тоттык,
аларның бәгъзеләренә
ташлар алып
килгән җил җибәрдек
(Лут
кавемедер), аларның бәгъзеләрен
фәрештәнең
кычкыруы
тотты (Мәдйән
вә Сәмуд
кавемнәредер), кайберсен җиргә
йоттырдык (ул
Карундыр) вә алардан
кайберләрен
суга
батырдык (алар
Фиргаун
кавемедер), Аллаһ
аларга золым
итәр булмады
ләкин алар
явызлык белән
үзләренә
золым иттеләр.
(40)
Аллаһудан
башка
сынымнарны
дус тоткан мөшрикләрнең
мисалы, үрмәкүч
кеби ул үзенә
өй ясады, әлбәттә,
өйләрнең зәгыйфьрәге
үрмәкүч өедер,
салкыннан, яңгырдан
файда
бирмидер,
шуның кеби
сынымнарны
дус тоткан мөшрикләр
дә алардан һич
файда күрмәсләр,
әгәр шуны
белсәләр. (41)
Аллаһ,
шиксез, беләдер
аларның Аллаһудан
башка нәрсәгә
гыйбадәт
кылганнарын, җәзасыз
калдырмас, Ул
җиңүче вә
хикмәт иясе. (42)
Коръәндә бу
кеби
мисалларны
кешеләргә бәян
итәбез аңнарга
җиңел булсын өчен,
ләкин ул
мисалларны
галимнәрдән
башкалар аңламаслар.
(43)
Аллаһ җирне вә
күкләрне
хаклык белән
төзеде, Аллаһуның
бу эшләреңдә
Аны тану өчен
мөэминнәргә
дәлилләр бар.
(44)
Ий Мухәммәд
г-м, Коръәннән
вәхий ителгән
аятьләрне
укыгыл вә
намаз укыгыл,
тәхкыйк
намаз, фәхеш
эштән дә
ярамаган эшләрдән
укучыны тыя,
намаз, әлбәттә,
Аллаһ зекерләренең
иң зурысы,
Аллаһ сезнең
ни эшләгәннәрегезне
белә. (45)