Part 21
Китап әһелләре
белән
низагълашмагыз,
мәгәр күркәм
юл белән сөйләшегез,
әгәр алар
нинди юл белән
булса да
золым итсәләр,
ул вакытта
аларга
катылык
кылыгыз, әгәр
алар сезнең
белән әрепләшсәләр
әйтегез:
"Аллаһудан
сезгә һәм
безгә иңгән
китапларның һәммәсенә
иман
китерегез,
сезнең вә
безнең Илаһәбез
бер генә Аллаһдыр,
без Ул – Аллаһуга
итагать итәбез".
(46)
Аларга китап
иңдергәнебез
кеби сиңа
Коръән иңдердек.
Без китап
биргән кешеләрдән
Коръәнгә
иман китерүчеләре
бар, Безнең
аятьләребезгә
каршы сөйләмәс
вә инкяр итмәс,
мәгәр
имансыз
кешеләр
инкяр итәрләр.
(47)
Ий Мухәммәд
г-м, Коръән иңүдән
элек син
китап
укымыйдыр
идең һәм кулың
илә китап та
язмый идең, әгәр
укыган һәм
язган булсаң,
мөшрикләргә
синнән шикләнергә
урын булыр
иде, ул
китаплардан өйрәнеп
үзенә дин
ясады дияр
иделәр. (48) Бәлки
ул Коръән
ачык бәян
ителгән
аятьләр
булып галимнәр
күңелендә
сакланадыр,
ягъни Коръән
хафизълар күңелендә.
Безнең аятьләребезгә
залимнәр генә
каршы сөйләр һәм
инкяр итәр. (49) Мөшрикләр
әйттеләр: "Ни
булыр иде, әгәр
Мухәммәдкә
Раббысыннан
аның пәйгамбәрлегенә
могъҗизалар
иңдерелгән
булса". Син
аларга әйт:
"Могҗизалар
Аллаһ
хозурындадыр
мин фәкать
ышанмаган вә
итагать итмәгән
кешеләрне җәһәннәм
ґәзабы белән
куркытучымын.
(50)
Без сиңа иңдергән
Коръән
аларга могъҗиза
булырга җитмиме,
ул Коръән
аларга даим
укыладыр, вә
ул Коръәндә мөэминнәр
өчен рәхмәт һәм
вәгазьләр
бар. (51) Минем
белән сезнең
арада шаһид
булырга Аллаһ
үзе җитәдер
диген, Ул җирдә
һәм күкләрдә
булган нәрсәләрне
беләдер. Аллаһуга
вә Аның аятьләренә
ышануны
инкяр итеп
ялганга
ышанучылар,
алар хәсрәтләнүче
вә һәлак
булучылардыр.
(52)
Мөшрикләр
синнән ґәзабны
ашыктырып
сорарлар, әгәр
ґәзаб өчен
билгеләнгән
вакыт
булмаса иде, әлбәттә,
аларга ґәзаб
килер иде, әлбәттә
аларга ґәзаб
искәрмәстән
килер, хәлбуки
алар ґәзабның
килгәнен
сизмәсләр. (53)
Алар Аллаһ ґәзабының
дөньяда килүен
ашыктырдылар.
Бит аларны җәһәннәм
чолгап алган үлү
белән анда
керерләр. (54)
Ул көндә
аларны ут ґәзабы
өсләреннән вә
аяк
асларыннан
чолгар, Аллаһ
аларга
кылган кабахәт
эшләрегезнең
ґәзабын
татыгыз,
дияр. (55) Ий мөэмин
бәндәләрем, тәхкыйк
Минем җирем
киңдер, кайда
гына
булсагыз да
Миңа гыйбадәт
кылыгыз. (56) Әлбәттә,
үлем ачысын һәркем
татыячактыр,
соңра
кубарылып Миңа
кайтырсыз. (57)
Иман китереп
Коръән юлы
белән изге
гамәлләр
кылган мөэминнәрне,
җәннәт
чардакларына
иңдерәчәкбез,
ул җәннәтнең
астыннан
елгалар
агадыр анда мәңге
калырлар, хак
мөэминнәрнең
урыны һәм
нигъмәтләре
ни хуш
яхшыдыр. (58)
Шул җәннәткә
керәсе мөэминнәр
Аллаһ юлында
төрле
авырлыкларны
күтәрделәр,
ислам
файдасына
чыдадылар, вә
алар Аллаһуга
тәвәккәл
итеп һәрвакыт
Аллаһ юлында
хәрәкәттә
булырлар. (59) Күпме
хайваннар,
кошлар үзләренә
ризык хәзерләп
куя алмыйлар,
Аллаһ аларны
да, сезне дә
ризыкландырадыр,
Ул – Аллаһ сүзләрегезне
ишетүче, күңелләрегезне
белүчедер. (60) Әгәр
мөшрикләрдән
җирне вә күкләрне
кем халык
кылды, дип,
сорасаң, дәхи
айны вә
кояшны кем йөретә
дип сорасаң, әлбәттә,
Аллаһ дип җаваб
бирерләр,
шулай җавап
биргәннәреннән
соң ни өчен
иман китерүдән
баш тарталар?
(61)
Аллаһ теләгән
бәндәсенә киң
ризык бирер,
теләсә шул ук
кешегә
ризыкны тар
кылыр, Аллаһ, әлбәттә,
һәр нәрсәне
белүчедер. (62) Әгәр
син күктән су
иңдереп үлгән
җирне кем
тергезә дип мөшрикләрдән
сорасаң, әлбәттә,
Аллаһ дип җавап
бирерләр.
Мактау һәр
эштә Аллаһугадыр
диген! Бәлки
аларның күбрәкләре
хак сүзне аңламыйлар.
(63)
Ошбу дөнья
тереклеге
балалар
уенчыгы кеби
алдаудан
башка нәрсә түгел,
әмма ахирәт
йорты исә
улдыр
хакыйкый яши
торган мәңгелек
яхшы бәхетле
тормыш, әгәр
шуны белсәләр
иде, әлбәттә,
бетәчәк дөньяга
алданып мәңгелек
бәхетле
тормыштан мәхрүм
булмас иделәр.
(64) Кәферләр
көймәгә
утырсалар
диндә ихлас
кешеләр кеби
Аллаһуга
ялваралар, әгәр
Аллаһ аларны
диңгездә сәламәт
йөретеп
корабларе
белән корыга
кайтарса,
алар яңадан мөшрик
булалар. (65)
Сынымнарына
табынып
карарланалар,
Без биргән
нигъмәтләргә
көферлек
кылыр өчен,
бу эшләренең
кабахәтлеген
вә ґәзабын
тиздән
белерләр. (66) Әйә
белмиләрме
Без мәсҗид Хәрамны
башкаларның
анда килеп
золым күрүләреннән
вә аңдагы
кешеләрне үтермәктән
имин кылдык, әмма
мәсҗид тирәсендәге
кешеләр үтерелү
яки әсир булу
белән фетнәләнерләр.
Инде алар
ялганга
ышанып, Аллаһуның
нигъмәтләре
булган Коръәнне
инкяр итәләрме?
(67)
Аллаһуга
ялганны
ифтира
кылган кешедән
дә залимрак
кеше булырмы,
яки пәйгамбәр
хаклык белән
килгәннән соң,
пәйгамбәрне һәм
Коръәнне
ялганга
тотучы кешедән
дә залимрәк
кеше булырмы?
Әллә кәферләргә
җәһәннәмдә
урын юкмы? (68)
Ныклап
ышанучылар
Безнең
юлыбызда
тырышырлар, көрәшерләр,
кирәк булса -
сугышырлар, әлбәттә,
Без аларны үзебез
риза булган
хак юлга күндерәчәкбез,
Аллаһ, әлбәттә,
мөэминнәр
белән бергәдер.
Мөэминнәрнең
яхшы эшләре вә
кылган изге
гамәлләре фәкать
Аллаһ ризасы өчен
генә булса,
Аллаһ аларга
дөньяда һидәят,
ахирәттә җәннәт
бирер. (69)
Ar-Room
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлиф ләм
мим. (1)
Румнар
сугышта
Фарсыйларга җиңелделәр.
Румнар
китабий кәферләр
булып,
Фарсыйлар
китапсыз мәҗүсиләр
иде. Мәккә кәферләре
дә китапсыз мәҗүсий
иделәр, шул сәбәпле
китаби кәферләрне
мәҗүсиләр җиңгәч,
шатландылар һәм
Фарсыйлар
кеби без дә мөселманнарны
җиңәрбез,
диделәр. (2) Ґәрәб
җиренең
Румга якын җирендә,
ул Румнар җиңелгәннәре
соңында тиздән
Фарсыйларны җиңәчәкләр.
(3) Өч
ел белән
тугыз ел
арасында.
Башта
Фарсыйларның
Румнарны җиңүе,
соңра
Румнарның
Фарсыйларны җиңүе,
Аллаһуның
теләге вә ярдәме
беләндер, вә
Румнар
Фарсыйларны җиңгән
көндә мөэминнәр
шатланырлар,
чөнки Аллаһуның
вәгъдәсе вә пәйгамбәрнең
сүзе дөресләнгән
буладыр, һәм
Мәккә мөшрикләренең:
"Румнар җиңәчәк
дигән сүзегез
ялган", – дигән
сүзләре юкка
чыгачактыр. (4) Мөселманнарны
шатландыру өчен
Румнарның җиңүе
Аллаһ ярдәме
белән булды,
Аллаһ үзе теләгән
бәндәсенә
ярдәм бирер,
Ул
дошманнарын җиңүче
вә мөэминнәргә
рәхимле. (5)
Аллаһ
Румнарның җиңүен
вәгъдә итте,
Аллаһ вәгъдәсенә
хыйлафлык
кылмас, ләкин
күбрәк кешеләр
Аның вәгъдәсен
– белмәсләр. (6)
Алар дөнья
тереклеге өчен
нәрсә кирәк,
шуны белерләр,
ләкин алар
ахирәттән
гафилләр,
анда нәрсә
кирәк
булачагын
белмиләр. (7) Әйә
алар үз хәлләрен
уйлап
карамыйлармы,
бәлки гафләттән
уяныр иделәр,
дәхи алар
фикерләп
карамыйлармы
Аллаһуның җир
вә күкләрне һәм
җир күкләр
арасында
булган нәрсәләрне
хаклык белән
халык
кылганын һәм үзләренә
Аллаһудан әҗәл
билгеләнүне.
Тәхкыйк
кешеләрнең күбрәге
терелеп Аллаһу
хозурына
баруга
ышанмыйлар. (8) Әйә
алар җир өстендә
йөрмиләрме, вә
үзләреннән
элек һәлак
булган кәферләрнең
хәленә
карамыйлармы,
алар куәттә
болардан
артык иделәр,
җирне сөрделәр
вә биналарны
мәхкәм итеп күп
төзеделәр
боларныкыннан
артык итеп, вә
аларга пәйгамбәрләре
могҗизалар вә
ачык аңлатмалар
белән килделәр,
Аллаһ аларны
золым итмәде,
ләкин алар Аллаһуга
каршы барып үзләренә
золым иттеләр.
(9)
Соңра
явызларның
ахыр хәле
барачак җире
бик явыз җәһәннәм
булды, алар
Аллаһуның
аятьләрен
ялганга
тоттылар һәм
аятьләрдән көләр
булдылар. (10)
Аллаһ башлап
кешеләрне
юктан бар итәр,
соңра үлгәч,
тергезеп әүвәлге
хәлләренә
кайтарыр, соңра
хөкем ителер өчен
Аллаһуга
кайтарылырсыз.
(11)
Кыямәт көне
булгач, кәферләр
Аллаһуның рәхмәтеннән
өмет, өзеп сөйләшмичә
тик торырлар.
(12)
Аллаһудан
башканы Илаһә
тоткан нәрсәләре
ул көндә
аларны ґәзабтан
коткарырга шәфәгатьче
булмаслар, вә
ул мөшрикләр
Аллаһуга шәрик
иткән нәрсәләрен
инкяр итәрләр.
(13)
Кыямәт көнне җәннәткә
керәсе мөэминнәр,
җәһәннәмгә
керәсе кешеләрдән
аерылырлар. (14) Әмма
иман китереп
изге гамәлләр
кылган мөэминнәр,
җәннәт
бакчаларында
нигъмәтләр
эчендә шатланып
йөрерләр. (15)
Вә әмма
аятьләребезне
һәм терелеп
ахирәттә
Безгә
юлыгуны
инкяр итеп кәфер
булган кешеләр,
ґәзабка
хафыйз
ителерләр. (16)
Аллаһ һәр
эшендә
кимчелектән
пакь, кичкә
кергәндә вә
таңга кергәндә
намазлар
укып Аллаһуны
мактап тәсбихләр
әйтегез! (17) Җирдә
вә күкләрдә
Аллаһуны
мактап тәсбихләр
әйтеләдер,
кичкә хәтле
икенде
намазын вә төш
вакыты
авышкач, өйлә
намазын укып,
Аллаһуны
мактап, тәсбихләр
әйтегез! (18)
Ул – Аллаһ
терекне үлектән
чыгарыр,
ягъни үлекне
тергезер, дәхи
үлекне
теректән чыгарыр,
ягъни терене үтерер,
вә җирне кыш үлгәннән
соң яз яңгыр
белән
терелтер, сез
дә әнә шулай
терелеп
каберләрегездән
чыгарылмыш
булырсыз. (19) Дәхи
Аллаһуның
кодрәтенә дәлаләт
иткән нәрсәләрдән
берсе
асылыгыз Адәм
г-мне
туфрактан
халык итте,
соңра сез
кеше булып җир
йөзенә
таралдыгыз. (20) Дәхи
Аллаһуның
кодрәтенә дәлилләрдәндер
сезнең өчен
Аллаһуның үзегездән
хатыннар
яратмаклыгы,
чөнки Һава Адәмнең
кабыргасыннан
халык ителде,
ул хатыннар белән
өлфәтләнеп
бергә яшәвегез
өчен, дәхи ир
белән хатын
арасында
дуслык һәм мәрхәмәтлек
кылды, әлбәттә,
Аллаһуның бу
эшләрендә
фикерли белгән
кешеләр өчен
гыйбрәт
бардыр. (21) Җир вә
күкләрнең төзелеше,
вә телләрегез,
вә төсләрегез
төрлечә
булуы, Аллаһуның
галәмәтләреннәндер,
әлбәттә, Аллаһуның
бу эшләрендә
белем ияләре өчен
дәлилләр
бардыр. (22) Дәхи
Аллаһуның
могҗизасыннандыр
кичләрен вә көндезләрен
йоклап рәхәтләнүегез,
вә көндезләрен
Аллаһуның
фазълыннан дөнья
ахирәтләрегезне
кәсеп итүегез,
әлбәттә, бу
эшләрдә
игътибар белән
тыңлаучыларга
Аллаһуның
кодрәтенә дәлилләр
бардыр. (23) Дәхи
Аллаһуның
могҗизасыннандыр
сезгә яшенне
күрсәтүе,
яшеннән
куркып, яңгырны
өмет иткәнегез
хәлдә, һәм күктән
яңгыр иңдереп
үлгән җирне
тергезүе,
Аллаһуның бу
эшеңдә дә
гакыллы
кешеләргә дәлил
бар. (24)
Дәхи
Аллаһуның
могҗизасыннандыр
җир вә күкнең
терәүсез
Аллаһуның
кодрәте белән
торулары, соңра,
Исрафил фәрештә
каберләрегездән
чыгыгыз, дип
бер мәртәбә әйтсә,
шулвакыт һич
кичекмичә
чыгарсыз. (25) Җир
вә күкләрдә
булган мәхлукълар
барчасы Аллаһу
тәгаләнекедер,
һәрберсе
Аллаһуга
итагать итәрләр.
(26)
Аллаһ башлап
кешеләрне
юктан бар итәр,
соңра үлгәннән
соң тергезеп әүвәлге
хәлләренә
кайтарыр, бу
эш Аңа бик
ансаттыр, җирдә
вә күкләрдә
Аллаһу тәгаләнең
бөеклегенә
мисаллар
бардыр, Ул һәр
эштә җиңүче вә
хикмәт илә эш
кылучылардыр.
(27)
Ий мөшрикләр,
Аллаһ сезгә үзегездән
бер мисал
китерер, үзегезнең
сатып алган
колларыгыз.
Без сезгә
биргән
байлыкта
сезнең белән
бертигез
була
алалармы, ул
колларыгыз
малларыгызга
хуҗа булып,
сезнең белән
бертигез
файдалана
алалармы, һәм
кол булмаган
кешеләрнең малларыгызга
хыянәт итүләреннән
курыккан
кеби,
колларыгызның
малларыгызга
хыянәт итүләреннән
куркасызмы? Әлбәттә,
һичкайчан
колларыгызны
малыгызга хуҗа
итәчәгегез
юк. Шулай
булгач, диндә
бер мәхлукъны
яки бер
кешене ничек
Аллаһуга шәрик
итәсез? Без әнә
шулай аятьләребезне
ачык аңлатабыз,
аңлый белгән
кешеләр өчен.
(28)
Коръән белән
гамәл
кылмыйча үзләренә
золым иткән
кешеләр дәлилсез
нәфес һаваларына
иярделәр,
шундый кешеләрне
Аллаһ
адаштырганнан
соң аларны
кем туры юлга
күндерә алыр?
Аларга ахирәттә
ярдәмчеләр
булмас. (29) Ий Мухәммәд
г-м, динеңне
халис Аллаһ өчен
генә кыйл,
ягъни
ихласлы
булганың хәлдә
дингә юнәлеп
сәваблы эшләргә
өндәүдә, вә гөнаһлы
эшләрдән
тыюда
истикамәтле
бул, ул ислам
дине Аллаһуның
мәхкәм туры
динедер,
кешеләрне
шул ислам
диненә яраклы
итеп төзеде,
ягъни кешеләрне
Аллаһ ислам
дине өчен генә
халык кылды,
димәк кешенең
чын кеше
булуы ислам
дине беләндер,
югалган
кешелекне
исламнан
табып алыгыз!
Аллаһуның
диненә үзгәрмәк
юктыр, бу
ислам дине
гаять туры,
гаять көчле,
кыямәткә
чаклы каим диндер,
ләкин күбрәк
кешеләр
исламның
хаклыгын
белмиләр. "Ий
кешеләр!
Исламнан
сукыр булып
кешесезлек
белән тәрбияләнмәгез!
(30)
Аллаһуга мөрәҗәгать
итеп һәрвакыт
Аңа итагатьтә
булыгыз, вә Аңа
гөнаһлы
булудан
сакланыгыз, дәхи
намазларыгызны
вакытында
укыгыз, һәм һичнәрсәне
Аллаһуга тиң
кылмагыз, мөшрикләрдән
булмагыз! (31)
Шул кавемнәрдән
булмагыз,
алар диннәрен
төрле кисәкләргә
бүлделәр, вә
алар төрле-төрле
мәзһәб ияләре
булдылар, вә
ул төрле мәзһәб
ияләре һәрбере
үзенең батыл
динен хак дип
белеп
шатланыр. Ләкин
Ислам динендә
мәзһәбләргә
бүленү хәрамдыр.
(32)
Әгәр
кешене зарар
тотса, инабәт
илә ихлас
Раббысына
дога кыладыр,
соңра Аллаһ
алардан
зарарны алып
рәхмәте белән
рәхәтлекне,
шатлыкны
татытса,
шулвакыт
алардан җәмәгать
Аллаһуга мәхлукъны
тиңдәш итеп мөшрик
булырлар. (33)
Без биргән
нигъмәтләргә
шөкер итмиләр,
әлбәттә, көферлек
кылалар. Ий
Аллаһ
дошманнары, дөньяда
аз гына
файдаланыгыз,
ґәзабыгызны
тиздән
белерсез. (34) Әллә
Аллаһуның тиңдәше
барлыгын дөресләп
сөйли торган
китап яки фәрештә
иңдердекме аларга?
(35) Әгәр
кешеләргә
байлык, сәламәтлек
рәхәтлекләрен
татытсак, аның
өчең
шатланыр, вә әгәр
үзләре кәсеп
иткән гөнаһлары
сәбәпле
катылык
ирешсә, ул
вакытта алар
Аллаһуның рәхмәтеннән
өметләрен өзәрләр.
(36) Күрмиләрме,
Аллаһ теләгән
бәндәсенә киң
ризык бирер,
вә теләгән бәндәсенең
ризыгын тар
кылыр. Аллаһуның
бу эшендә мөэминнәр
өчен гыйбрәт
бардыр. Чөнки
бу эш кешеләр
ихтыярында түгел,
фәкать Аллаһ
ихтыярындадыр.
Хак мөэмин
нинди хәлдә дә
риза булып
Аллаһуга
итагать итәргә
тиеш. (37) Инде
малыңнан якын
кардәшләреңнең
хакын бир, вә
мескеннәргә,
мөсафирларга
дә хакларын
бир, бу әйткәннәрне
үтәмәк Аллаһуның
ризасын эстәгән
мөэминнәргә
хәерледер, вә
алар
газаптан
котылып изге
теләкләренә
ирешүчеләрдер.
(38)
Кешеләрдән күбрәк
алыр өчен
биргән
садака вә бүләкләрегезгә
сәваб юктыр
Аллаһ
хозурында,
Аллаһ
ризалыгы өчен
генә бирелгән
садаканың әҗере
ике өлеш
бирелер. (39)
Аллаһ сезне
халык кылды,
соңра
ризыкландырды,
соңра үтерер,
соңра хисап өчен
тергезер,
инде сезнең
Аллаһуга шәрик
иткән
сынымнарыгыздан
яки ишаннарыгыздан
шул эшләрне
эшләүчеләре
бармы? Ул –
Аллаһ аларның
шәрик кылган
нәрсәләреннән
пакь вә бөектер.
(40)
Кешеләрнең
кылган фәхеш,
хәрам эшләре
сәбәпле җир өсте
вә диңгезләр өсте
бозылды, Аллаһудан
җәза йөзеннән
каты ачлык,
йогышлы каты
чирләр заһир
булды, кылган
бозык эшләренең
бәгъзе гөнаһларына
дөньяда ук ґәзабны
татытмаклыгыбыз
өчен, шаять
бозыклыктан
яхшылыкка
кайтырлар,
иман китереп һәм
тәүбә итеп, төзәлеп
мөселман
булырлар. (41)
Әйт: "Җир
өстендә йөрегез,
сездән элек
яшәгән кәферләрнең
хәлен, ничек һәлак
булуларын
карагыз,
аларның күбрәге
мөшрик иделәр.
(42)
Инде
батылдан вә нәҗестән
пакь һәм туры
булган хак
дин исламга йөзеңне
юнәлдер, Аллаһудан
дөньяга кире
кайтарылу
булмый
торган көн
килмәс борын,
ул көндә
кешеләр төрле
дәрәҗәләргә
бүленерләр. (43)
Берәү Аллаһуга
карышып кәфер
булса, кәферлеге
үзенәдер, вә
берәү Аллаһуга
итагать итеп
изге гамәлләр
кылса, андый
мөэминнәр җәннәттә
үзләренә
урын хәзерләрләр.
(44)
Алар иман
китереп изге
гамәлләр
кылганнары өчен
тиешле сәвабны
биргәннән соң
дәхи фазълыннан
артык савап
бирсен өчен,
тәхкыйк Аллаһ
имансызларны
сөймидер. (45) Дәхи
Аллаһуның
могҗизасыннандыр
яңгыр белән
шатландыручы
җилне җибәрүе,
вә рәхмәте
белән яңгырдан
үстергән
ризыкларны
таратуы, вә
Аның әмере илә
диңгезләрдә
көймәләрнең
йөрүе, вә төрле
эшләр, сәүдәләр
белән Аллаһуның
фазълыннан
ризык кәсеп
итүегез,
шаять болар өчен
шөкер итәрсез.
(46) Тәхкыйк
Без синнән
элек пәйгамбәрләрне
үзләренең
кавемнәренә җибәрдек,
алар ачык аңлатмалар
белән килделәр,
ләкин –
кавемнәре
ышанмады, Без
аларны һәлак
иттек, ґәһедебездә
мөэминнәргә
ярдәм итмәк
Безгә лязем
булды. (47) Аллаһ җилләрне
җибәрер вә
алар белән
болытларны күтәрер,
вә ул
болытларны үзе
теләгәнчә
бер-берсенә
кушып туплар,
вә кисәкләргә
бүләр, күрерсең
яңгырны
болытлар
арасыннан
чыгар, әгәр ул
болытларны үзе
теләгән бәндәләренә
ирештереп яңгыр
яудырса,
шулвакытта
алар
шатланырлар. (48) Гәрчә
яңгырдан
элек яңгыр
яудан өметсез
булсалар да. (49)
Карагыл Аллаһуның
рәхмәте белән
иңгән яңгырга,
корылыктан үлгән
җирне яңгыр
белән ничек
тергезә, ошбу
нәрсәләргә көче
җиткән Аллаһуның
үлгән кешеләрне
тергезергә, әлбәттә,
көче җитәр,
Ул – Аллаһ һәр
нәрсәгә
кадирдер. (50)
Әгәр
зарарлы җил җибәрсәк,
игеннәрне вә үләннәрне
саргаймыш күрсәләр,
әлбәттә,
игеннәре
саргаймыш соңында
кешеләр Аллаһуга
ышануны вә нигъмәтләренә
шөкер итүне
инкяр итәр
иделәр. (51) Син, әлбәттә,
мәет кеби күңеле
үлгән кешеләргә
иманга,
исламга
чакыруыңны
ишеттерә
алмассың, вә
сине ялганга
тотып хактан
баш тарткан
саңгырауларга
да ишеттерә
алмассың. (52) Дәхи
сукырларны
адашуларыннан
туры юлга күндерәчәк
түгелсең, син
ишеттерә
алмассың, мәгәр
аятьләребезгә
иман китергән
инсафлы
кешеләргә
ишеттерә
алырсың, алар
ислам динен дөресләп
тотучы мөселманнардыр.
(53)
Аллаһ сезне
халык кылды вә
зәгыйфь итеп
дөньяга
китерде, соңра
зәгыйфьлегегездән
соң куәтле
итте, соңра
куәт соңында
картлык вә зәгыйфьлекне
бирде, Аллаһ үзе
теләгәнчә
халык кылыр,
Ул белүче вә
кадирдер. (54)
Кыямәт
торгызылган
көндә
имансызлар
кабердә бер сәгатьтән
артык
тормадык, дип
ант итәрләр,
алар кабердә
күпме
торулары
хакында ялган
сөйләгәннәре
кебек, дөньяда
вакытларында,
терелү юк,
дип
ялганлыйлар
иде. (55) Белем
вә иман
бирелгән фәрештәләр
вә адәмнәр
аларны
ялганчы
кылып әйтерләр:
"Аллаһ
китабы Коръәндә
әйтелгәнчә,
кубарылмас көненә
чаклы кабердә
яттыгыз, менә
бүген каберләрдән
кубарылу Көнедер,
ләкин сез аның
булачагын
белмәдегез." (56)
Ул көндә
залимнәргә
гозер күрсәтүләре
файда бирмәс,
вә ул көндә
гыйбадәт белән
Аллаһуны
риза кылу
алардан
соралмас. (57) Тәхкыйк
ошбу Коръәндә
кешеләргә хөкемнәрне,
төрле
мисалларны вә
ґәҗәеб хәлләрне
бәян иттек, әгәр
син төрле могҗизалар
белән килгән
булсаң, әлбәттә,
имансыз
кешеләр әйтерләр
иде: сез фәкать
ялганчыларсыз,
дип. (58) Әнә
шуның кеби
хакның
хаклыгын
белмәгән җаһил
булмаган
кешеләрнең күңелләренә
мөһер басар. (59)
Ий Мухәммәд
г-м, аларның әйткән
ялган сүзләренә
сабыр ит,
чыда,
кубарылуга
ышанмаган
кешеләр,
сабырсызлыгың
сәбәпле, сине
гакылсыз итмәсеннәр.
Сабыр итсәң
Аллаһ
ташламас, эшең
уңышлы булыр.
(60)
Luqman
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлиф
лам мим. (1) Ошбу
аятьләр хикмәт
иясе булган
Коръән аятьләредер.
(2)
Ул Коръән аның
белән гамәл
кылучыларга
туры юлдыр вә
яхшы ният белән
гамәлләрен күркәм
кылучыларга
рәхмәттер. (3)
Алар
намазларын
вакытында
укырлар, вә зәкятләрен
бирерләр һәм
ахирәткә
ышанып, аның өчен
хәзерләнерләр.
(4)
Ул мөэминнәр
Раббылары
тарафыннан
туры юлга күндерелмешләр,
һәм ґәзабтан
котылып изге
теләкләренә
ирешерләр. (5)
Кешеләрнең бәгъзеләре
Коръән сүзләрен
ялган,
файдасыз сүзләргә
алмаштырыр, дәлилсез,
белемсез сүз
сөйләп кешеләрне
Аллаһ
юлыннан
адаштырыр өчен,
вә һәм Аллаһ
аятьләрен
кимсетмәк өчен,
аларның үзләренә
дә хур итүче
каты ґәзаб
булачак. (6) Әнә
шундый кешеләргә
безнең аятьләребез
укылса, гүя
ишетмәгәндәй
булып тәкәбберләнеп
аннан баш
тартыр, гүя
аның
колагында саңгыраулык
пәрдәсе
бардыр, аңа рәнҗеткүче
ґәзаб
булачагы белән
хәбәр бир. (7)
Иман китереп
Коръән юлы
белән изге
гамәлләр
кылучы хак мөэминнәргә
нәгыйм җәннәтләре
булачактыр. (8)
Алар анда мәңге
калырлар,
ошбу вәгъдә
Аллаһуның
хак вәгъдәседер,
вә Ул көчле хөкемчедер.
(9)
Аллаһ күкләрне
күргәнегезчә
терәүсез
халык кылды,
вә җир өстенә
бөек таулар
куйды, ул җир
сезне
селкетмәсен өчен,
вә җир өстенә
төрле
хайваннарны
таратты, вә күктән
яңгыр иңдереп
җир өстендә
ирле-хатынлы
файдалы күп үсемлекләрне
үстердек. (10)
Ошбу нәрсәләр
Аллаһуның
бар иткән нәрсәләредер,
инде мина күрсәтегез
Аллаһудан
башка Илаһә
дигән нәрсәләрегез
нәрсәне
халык
кылдылар? Бәлки
Коръән белән
гамәл итмәүчеләр
залимнәрдер,
алар ачык
адашмакталар.
(11)
Тәхкыйк
Локманга
хикмәт
бирдек, ягъни
зур белем,
саф гакыл, вә
дөрес сүзлелекне
бирдек, вә әйттек:
"Аллаһуның
биргән нигъмәтеңә
шөкер ит, берәү
шөкер итсә, шөкер
итүенең
файдасы үзенәдер,
берәү шөкер
итүне инкяр
итсә, Аллаһ
байдыр, аның
шөкер итүенә
мохтаҗ түгелдер,
һәр эшендә
мактауга
лаектыр." (12)
Локман
угълын вәгазьләп
әйтте: "Ий угълым,
Аллаһуны бер
генә дип бел,
Аңа һичкемне,
һичнәрсәне
тиңдәш итмә,
Аның тиңдәше
юк, мәхлукъны
Аллаһ урнына
тоту яки Аллаһуның
хатыны вә
баласы бар
дип игътикад
итү, әлбәттә,
бик олугъ
золымдыр", –
дип. (13) Кешегә
без
ата-анасына
яхшылык итәргә
әмер иттек,
баланы анасы
зәгыйфьлек өстенә
зәгыйфьлек
белән күтәрде,
ягъни
корсагында
авырлык белән
күтәрде вә
авырлык белән
тудырды, вә
аның баласын
имезмәге ике
елдыр, дәхи
кешегә Миңа вә
ата-анаңа шөкер
ит, дип
боердык, бит
ахырда Миңа
кайтасыз. (14) Әгәр
ата-анаң сине
Илаһә икәнлегенә
дәлилең
булмаган нәрсәне
Миңа шәрик итүеңә
көчләсәләр,
ул вакытта
аларга
итагать итмәгел,
аларга дөнья
эшләрендә һаман
яхшылык илә
эш кыл, диндә
Мине берләү
белән вә
итагать итү
белән Миңа
инабәт иткән
мөэминнәр
юлына ияр,
бит соңра
кайтмагыгыз
Миңадыр,
кылган эшләрегездән
үзегезгә хәбәр
бирермен. (15)
Локман әйтте:
"Ий угълым, әгәр
кылган гөнаһың
горчич
орлыгы
авырлыгында
булса да, ул гөнаһың
таш эчендә,
яки күктә,
яки җирдә
булсын, Аллаһ
ул гөнаһыңны
кыямәт көнне
алдыңа
китерер, Аллаһ,
әлбәттә, бик
нечкә нәрсәләрдән
дә хәбәрдардыр.
(16)
Ий угълым,
намазларыңны
вакытында
укыгыл, һәркайда
кешеләрне
яхшылыкка өндә,
вә гөнаһлы
эшләрдән тый,
вә сиңа ирешкән
катылыкка, бәла-казаларга
сабыр ит, тәхкыйк
бу әйтелгән нәрсәләр
Аллаһ фарыз кылган
олугъ нәрсәләрдәндер.
(17)
Кешеләр белән
сөйләшкәндә
тәкәбберләнеп,
яның белән сөйләшмә,
вә җир өстендә
зураеп
мактанып вә
шатланып йөрмә,
тәхкыйк Аллаһ
үзенә исе
китеп
мактанып йөрүчеләрне
сөймидер. (18) Вә
йөрүеңне бик
тизлек белән әкеренлек
уртасында
кыйл, вә сөйләгәндә
тавышыңны
уртача кыйл,
тәхкыйк
тавышларның
кабахәтрәге
ишәк
тавышыдыр. (19)
Әйә күрмисезме,
Аллаһ күктә
булган кояш,
ай,
йолдызларны
вә җирдә
хайваннарны
вә табигать
байлыгын
сезгә
файдаландырды,
вә сезгә күренгән
вә күренмәгән
нигъмәтләрен
тәмам бирде.
Кешеләрдән бәгъзеләре
Аллаһ
хакында яки
Аның дине
хакында дәлилсез,
белемсез, мәгърифәт
туры булган
Коръәннән
башка һәм үзе
һидәятсез
булганы хәлдә
тартышырлар,
хакны инкяр
итеп вә
ялганны
яклап. (20) Әгәр
аларга Аллаһ
иңдергән
Коръән хөкемнәренә
иярегез
диелсә, алар әйтәләр:
"Бәлки
аталарыбызны
нинди диндә,
нинди гамәлдә
тапсак, шул
гамәлгә иярәбез,
аларның
юлыннан
чыкмыйбыз" –
дип. Әйә
шайтан
аларны
адашкан
аталарына
ияртеп бидеґәт
гамәлләрне
кылдырып җәһәннәмгә
алып бара түгелме?
Аталарының
юлы җәһәннәмгә
барса да ул
юлдан
чыкмыйбыз
диярләрме? (21)
Берәү үзен вә
бөтен эшен
Аллаһуга
тапшырса вә һәр
эштә
яхшылыкта
булса, ул
кеше тотынды һич
өзелү
ихтималы
булмаган
таза арканга,
ягъни Коръән
хөкемнәре
шул таза
аркан хөкемендә
булып, Коръән
белән гамәл
кылу гүя шул
арканга
тотынудыр.
Бит һәр эшнең
ахыры Аллаһуга
кайтыр. (22) Берәү
Коръәнне
инкяр итеп кәфер
булса, аның көферлеге
сине көендермәсен,
аларның
кайтачаклары
Безгәдер,
кылган эшләреннән
үзләренә
белдерербез һәм
җәза
кылырбыз. Бит
Аллаһ күкрәкләр
эчеңдә ниләр
барын белүчедер.
(23)
Безгә
итагать итмәгәннәрне
нигъмәтләребездән
дөньяда гына
файдаландырабыз,
соңра аларны
каты ґәзабка
илтербез. (24) Әгәр
син алардан җирне
вә күкләрне
кем халык
кылды дип
сорасаң, әлбәттә,
әйтерләр
Аллаһ халык
кылды дип.
Мактау Аллаһугадыр
диген. Бәлки
аларның күбрәге
мактау Аллаһуга
тиешле икәнне
белмиләр. (25) Җирдә
вә күкләрдә
булган барча
байлык һәм мәхлук
Аллаһуныкыдыр.
Ул – Аллаһ
байдыр, һичкемгә
мохтаҗ түгелдер,
кылган эшләрендә
макталуга
лаектыр. (26) Әгәр
җир йөзендәге
агачлар каләмнәр
булсалар иде,
дәхи бер диңгезгә
җиде диңгез
кушылып яза
торган кара
ясалса, шул
кара белән
Аллаһуның сүзләре
язылса,
яза-яза кара
бетәр иде, әмма
Аллаһуның сүзләре
бетмәс иде,
Аллаһ көчле вә
хөкемчедер. (27)
Аллаһ тарафыннан
сезнең халык
ителешегез һәм
терелеп
каберләрегездән
кубарылуыгыз,
Аллаһуга бер
кешене халык
кылган вә бер
кешене
кубарган хәтле
генәдер, Аллаһ,
әлбәттә, һәрнәрсәне
ишетүче вә күрүчедер.
(28)
Аллаһ
кичне көндезгә
кертер, вә көндезне
кичкә кертер,
вә кояш белән
айны үзенә
буйсындырды,
аларның
барчасы йөрерләр
билгеләнгән
көнгә чаклы,
Аллаһ сез эшләгән
эшләрне белүчедер.
(29)
Аллаһу тәгаләнең
белеменең вә
кодрәтенең
киң булуы Ул –
Аллаһ Үзе генә
Илаһә
булганы өчендер,
әмма Аллаһудан
башкага
гыйбадәт
кылган нәрсәләре
батыл
ялгандыр, вә
Ул – Аллаһ һәр
нәрсәдән өстендер
вә олугътыр. (30) Күрмисеңме
хакыйкатьтә
диңгездә көймәләр
Аллаһуның рәхмәте
белән йөриләр,
сезгә Үзенең
галәмәтләреннән
бәгъзеләрен
күрсәтмәк өчен,
әлбәттә,
нигъмәтләргә
шөкер итүче вә
авырлыкларга
сабыр итүче мөэминнәргә
Аллаһуның
эшләрендә
гыйбрәтләр
бар. (31) Әгәр кәферләрне
диңгездә
таулар кеби
дулкын
капласа, гүя
ихлас дин
тотучылар
кеби Аллаһуга
дога кылалар,
әгәр
дулкыннан
коткарып
корыга
чыгарса, кайберләре
хак юлда
булып вә кайберләре
һаман
ямансызлыкта
калырлар,
Безнең аятьләребезне
инкяр итмәс,
мәгәр ґәһедне
бозып ялган сөйләүче
вә нигъмәткә
көферлек
кылучы гына
инкяр итәр. (32)
Ий кешеләр,
Раббыгыздан
куркыгыз, Аңа
гөнаһ
булудан
сакланыгыз, вә
кыямәт көненнән
куркыгыз, ул
көндә Ата үз
угълының гөнаһын
өстенә алмас,
һәм баласы
атасының гөнаһысыннан
аз гынасын да
өстенә алмас,
Аллаһуның вәгъдәсе
хактыр, кыямәт
булачактыр,
сезне дөнья рәхәте
алдап ахирәттән
мәхрүм итмәсен,
һәм сезне
шайтан фәхеш,
хәрам эшләрне
вә бидеґәт
гамәлләрне
эшләтеп,
фарыз гамәлләрдән
тыеп, Аллаһ
ярлыкаучы,
дип, Аллаһ
исеме белән
алдамасын! (33) Әлбәттә,
кыямәтнең
кайчан
булачагын
белү Аллаһ
хозурындадыр,
Ул теләгән
вакытта яңгыр
иңдерер, вә
Ул
хатыннарның
карыннарындагы
балаларның
ирме, кызмы
икәнен белер.
Вә һичбер
кеше кайда үләчәген
белмәс, вә һичбер
кеше иртәгә нәрсә
эшләячәген
белмәс, Аллаһ
һәрнәрсәне
белүче вә һәр
нәрсәдән хәбәрдардыр.
(34)
As-Sajda
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлиф
лам мим. (1) Коръән
Кәримнең
барча галәмне
тәрбия итүче
Аллаһудан иңдерелгәнлегенә
шик юктыр. (2)
Югыйсә Мухәммәд
аны үзеннән
чыгарып Аллаһуга
ифтира итте
диярләрме, бәлки
аның Раббыңнан
булуы хактыр,
синнән элек
аларга
куркытучы пәйгамбәр
килмәгән
кавемне Аллаһ
ґәзабы белән
куркытмаклыгың
өчен сиңа
Коръән иңдерелде,
шаять Коръән
белән вәгазьләнеп,
туры юлга күнәрләр.
(3)
Аллаһ җир вә
күкләрне һәм
араларында
булган нәрсәләрне
алты көндә
яратты, соңра
Аның әмере Ґәрешкә
беркетелде.
Ий Коръән белән
гамәл
кылучылар,
сезгә Аллаһудан
башка
файдалы хуҗа
юк, һәм шәфәгать
итәчәк аять тә
юк, әллә вәгазьләнмисезме?
(4)
Аллаһ үзенең әмерен
күктән җиргә
иңдерер, соңра
ул әмер яки тәдбир
Аллаһуга менәр,
сез саный
торган дөнья
еллары белән
мең ел
озынлыктагы
бер көндә. (5)
Яратучы вә тәдбир
итүче Аллаһ
яшеренне дә,
ачыкны да белүче
һәр эштә җиңүче
вә рәхимледер.
(6)
Ул – Аллаһ һәрнәрсәне
күркәм итеп
халык кылды,
вә Адәм г-мне
балчыктан
халык кыла
башлады. (7)
Соңра нәселен
халык кылды
бер тамчы
судан. (8) Соңра
Адәмне халык
кылуны тәмам
итте, соңра
Адәмне җанлы
итте, үзе теләгән
рухны аңа өрү
белән, вә
ишетмәк өчен
сезгә колак,
яратты вә күрмәк
өчен күз
яратты, вә аңламас
өчен күңел
яратты, бу әгъзаларның
Раббысына аз
шөкер итәсез.
(9) Үлгәннән
соң терелүгә
ышанмаган
кешеләр әйттеләр:
"Җирдә
туфрак булып
югалсак, яңадан
кеше булып
яратылырбызмы?"
Аллаһ әйтте:
"Алар, күрәсез
кубарылып
Раббыларына
юлыгуны
инкяр итәләр".
(10)
Син әйт:
"Сезнең җаныгызны
алырга вәкил
ителгән
Газраил фәрештә
җаныгызны
алыр, соңра
каберләрегездән
кубарылып
Раббыгызга
кайтырсыз". (11)
Әгәр кәферләрне
кыямәт көнне
күрсәң,
Раббылары
хозурында
оялып
башларын иеп әйтерләр:
"Ий Раббыбыз,
безгә вәгъдә
иткән ґәзабыңны
күрдек, безгә
җибәрелгән пәйгамбәрләрнең
хаклыгын
Синнән
ишеттек, инде
безне дөньяга
кайтар, изге
гамәлләр
кылыр идек, тәхкыйк
без хәзер нәрсә
файдалы икәнен
белдек", – дип. (12) Әгәр
Без теләсәк һәр
кешегә
иманны вә һидәятне
бирер идек, ләкин
җен вә кешеләрнең
имансызлары
белән җәһәннәмне
тутырачакмын
дигән Минем сүзем
хак булды һәм
беркетелде. (13)
Инде ґәзабны
татыгыз, ошбу
көнгә килүне
онытып хәзерләнмәгәнегез
сәбәпле, бу көн
Без сезне
онытып ґәзабта
калдырачакбыз,
ґәзабны мәңге
татыгыз,
имансызлыкны
кәсеп итүегез
сәбәпле. (14)
Безнең аятьләребезгә
нык
ышанучылар
Коръән вәгазьләрен
ишетсәләр,
Аллаһудан
куркып сәҗдә
кылырлар һәм
Аллаһ
кимчелектән
пакь дигән
игътикат белән
Аны мактап тәсбихләр
әйтерләр,
ягъни Аллаһны
зурлап намаз
укырлар, вә
алар намаз
укудан һәм
Аллаһуга
итагать итүдән
тәкәбберләнмәсләр.
(15)
Алар яннары вә
аркалары белән
яткан төшләреннән
торып төнлә
намаз
укырлар вә
Раббыларына
дога
кылырлар, Аның
ґәзабыннан
куркып вә рәхмәтен
өмет итеп, вә
алар Без биргән
малдан
садакалар
бирерләр. (16) Җәннәткә
керәсе мөэминнәр
аларга анда нәрсә
хәзерләнгәнлеген
алдан һичберсе
белмәс, җәннәткә
кереп күргәч,
күзләре
карарланыр, күңелләре
шатланыр,
аларның
кылган яхшылыкларына
изге җәза
булсын өчен. (17)
Аллаһуга
итагать итүче
иманлы кеше
имансыз кеше
белән тигез
булырмы? Юк, һич
тә тигез
булмаслар! (18) Әмма
иман китереп
изге гамәлләр
кылган хак мөэминнәргә
Мәэва исемле җәннәт
булыр, ул җәннәт
чын иманны,
хак динне кәсеп
иткәннәре өчен
мәңге
торачак урын
булып аларга
хәзерләнгән. (19) Әмма
имансыз
фасыйкларның
торачак
урыннары
уттыр, һәркайчан
алар ул уттан
чыгарга теләсәләр,
алар ул утка
эчкәрәк
кайтарылырлар
вә аларга әйтелер:
үзегез
ялганга
тоткан ут ґәзабын
татыгыз, – дип. (20)
Аларга
ахирәтнең
олугъ ґәзабыннан
элек дөньяда
да, әлбәттә,
газапны
татытачакбыз,
шаять
калганнары тәүбә
итеп иманга
килерләр. (21)
Раббысының
аятьләре белән
вәгазьләнеп
тә соңра ул вәгазьләрдән
баш тарткан
кешедән дә
залимрак
кеше булырмы?
Без, әлбәттә,
залимнәрдән үч
алучыбыз. (22) Тәхкыйк
Мусага Тәүратны
бирдек, инде
син Муса белән
очрашуыгызда
шик тотма,
Мусаны
Ягькуб балаларын
туры юлга күндерүче
кылдык. (23) Вә
алардан
имамнар
кылдык, ул
имамнар Тәүраттагы
Безнең хөкемнәребез
белән һидәяткә
күндерәләр
иде төрле
авырлыкларга
сабыр иткән
чакларында, вә
аятьләребезгә
ышанып гамәл
кылалар иде. (24) Әлбәттә,
Раббың
аларның дин
эшләрендә
ихтыйлаф
киткән нәрсәләрендә
кыямәт көнне
хак белән
ялганны
аерыр. (25) Әйә
аларга мәгълүм
булмадымы алардан
элек күпме
кавемне һәлак
иттек, үзләре
шул һәлак
булган
кавемнәрнең
урыннарыннан
үтеп йөриләр,
гакыллы
кешеләр өчен
бу эштә, әлбәттә,
гыйбрәт бар, әллә
алар хак сүзне
ишетмиләрме? (26) Әйә
күрмиләрме
Без болытлар
белән суны
куабыз
корылыктан
кипкән җиргә,
анда яңгыр
яудырып
игеннәр вә
башка үсемлекләрне
үстерәбез,
аларны
хайваннары һәм
үзләре
ашарлар, әйә
шуны күрмиләрме,
бу эш Аллаһуның
рәхмәте икәнне
аңламыйлармы?
(27) Кәферләр
әйтәләр:
"Кыямәтнең
ачылу көне
кайчан була,
безгә хәбәр
бирегез, әгәр
дөрес әйтүчеләрдән
булсагыз?" (28)
Аларга әйт:
"Кыямәт көнендә
кәферләргә
файда бирмәс
ул көндә генә
китергән
иманнары, һәм
аларга гамәл
кылырга
вакыт та
бирелмәс", –
дип. (29) Инде
син алардан
кисел, алар
белән
булышма, кәферләр
өстенә Миннән
ярдәм көт,
алар синең үлүеңне
көтәләр, ләкин
син
хаклыраксың
аларның һәлак
булуларын көтәргә.
(30)
Al-Ahzaab
بسم
الله الرحمن الرحيم
Ий пәйгамбәр,
даим тәкъвалыкта
бул, Аллаһ хөкемнәренә
хыйлаф
булудан һәрвакыт
саклан, вә кәферләргә
һәм
монафикъларга
һичбер хәлдә
итагать итмә,
Аллаһ хакны вә
ялганны,
файданы вә
зарарны белүче
булды һәм әмер
вә нәһидә хөкем
йөртүче
булды. (1) Раббыңнан
сиңа вәхий
ителгән Коръән
хөкемнәренә
ияр, тәхкыйк
Аллаһ сезнең
кыйлган гамәлләрегездән
хәбәрдар
булды. (2) Барча
эштә Аллаһуга
тәввәккәл ит,
һәр эшеңдә сиңа
вәкил
булырга сиңа
Аллаһ җитәр. (3)
Аллаһ һичнинди
ирнең күкрәк
эчендә ике
калеб халык
итмәде, чөнки
кайбер мөшрикләр
минем ике
калбем бар
дип
мактанырлар
иде. Дәхи
хатыннарыгызның
әгъзасын
аналарыгызның
әгъзасына
охшату белән
ул хатыннарыгызны
сезгә ана
кылмады,
"Хатынның
гаурәт әгъзаларын
ананың гаүрәт
әгъзаларына
охшату
турында сүз
бара. Мәсәлән:
ир хатынына
синең аркаң
анамның,
аркасына
охшаган, яки
синең
корсагың
анам
корсагына,
синең
ботларың
анамның
ботларына
охшаган дип әйтү
яки охшату хәрамдер.
Хатыннарыгызның
әгъзасын
аналарыгызныкына
охшату белән
генә
хатыннарыгыз
сезгә ана
була
алмыйдыр,
охшатмагыз
димәкдер". Вә
дәхи
угыллыкка
алган асрау
ир балаларны
сезгә
хакыйкый
угыл
кыйлмады,
ягъни алар үз
угылларыгыз
кеби түгелләр,
ий сез яһүд вә
монафикълар,
сезнең Мухәммәд
г-м үзенең
угълының
хатынына өйләнде
дип әйтүегез
авызыгыздан
чыккан буш сүздер.
Мухәммәд г-м
Харис угълы Зәедне
асрауга алып
тәрбияләде,
соңра Зәеднең
талак
ителмеш
хатыны Зәйнәпне
никахлап
алды. Шуның
белән пәйгамбәрне
яһүдләр вә
монафикълар
гаепләмәкче
булдылар.
Аллаһ хакны сөйләр
һәм туры юлга
да күндерер. (4) Тәрбияләр
өчен үз гаиләгезгә
алган ир
балаларга
аталарының
исеме белән дәшегез,
бу эш сезнең өчен
Аллаһ
хозурында
гаделрәктер, әгәр
аталарының
исемнәрен
белмәсәгез,
ул балалар –
диндә сезнең
кардәшләрегездер,
ул вакытта
кардәшем дип
дәшегез, вә
алар якын
дусларыгыздыр,
хаталык белән
ул балаларның
аталары
булмаган
кешеләргә
угыл ясап дәшсәгез
гөнаһ юктыр,
ләкин белеп
аталары
булмаган
кешеләргә
бала ясап дәшсәгез
гөнаһ бардыр,
бу хакта бу
аять иңгәнче
булган
хаталыкларыгызны
гафу итәр
булды вә рәхимле
дә булды. (5) Пәйгамбәр
файда йөзеннән
мөэминнәр өчен
үзләреннән дә
артыктыр, чөнки
мөэминнәрнең
нәфесләре бәгъзе
вакыт гөнаһка
боерганда, пәйгамбәр
исә һәрвакыт
файдага гына
боерадыр, вә
ул Мухәммәд
г-мнең
хатыннары,
никахлары хәрам
булуда мөэминнәрнең
аналарыдыр.
Мирас малын
алуда чит мөэминнәрдән
вә дин өчен күчеп
килгән мөэминнәрдән,
якын кардәш
булган мөэминнәр
берсенән-берсе
артыграктыр
Аллаһ
китабында,
ягъни мирас
малы кардәш
булмаган мөселманга
бирелми, мәгәр
якын кардәш
булмаган мөселман
дусларыгызга
мирас
малыннан
васыять әйтсәгез
дөрестер.
Ошбу әйтелгән
нәрсәләр
Аллаһ
китабында
язылмыштыр. (6)
Без пәйгамбәрләрдән
өммәтләрегезгә
шәригать хөкемнәрене
ирештерегез,
аларны хак
юлга Ислам
диненә өндәгез
дип ґәһед
алдык, шулай
ук синнән,
Нух, Ибраһим,
Муса вә Мәрьям
угълы
Гыйсадан ґәһед
алдык, вә Без
ул пәйгамбәрләрдән
йөкләтелгән
бурычларыгызны
үтәүләре өчен
каты
антларын
алдык. (7) Кыямәт
көнендә Аллаһ
пәйгамбәрләрнең
өммәтләренә
ирештергән
эшләренең
хаклыгыннан
сорамак өчен,
ягъни Аллаһ пәйгамбәрләрдән
шәригать хөкемнәрен
өммәтләрегезгә
ирештердегезме
дип сорар һәм
өммәтләреннән
кабул
иттегезме
дип сорар,
кабул итмәүче
кәферләргә
Аллаһ рәнҗетүче
ґәзаб хәзерләде.
(8)
Ий мөэминнәр,
Аллаһуның
сезгә ярдәм
нигъмәтене хәтерләгез,
Хандак
сугышына
сезнең өстегезгә
ун мең мөшрикләр
гаскәре
килде, Без
алар өстенә
каты җил җибәрдек,
ул җил аларны
туңдырды,
утларын сүндерде,
күзләренә
туфрак
тутырды вә
чатырларын җимерде,
дәхи алар өстенә
мең фәрештә җибәрдек,
алар фәрештәләрне
күрмиләр, фәкать
тавышларын
гына ишетәләр
иде. Хандак
казып мөшрикләргә
каршы
торуыгызны күрер
булды. Ягъни
Мәдинә әйләнәсенә
тирән чокыр
казып шәһәрне
вә мөселманнарны
сакладылар. (9) Мөшрикләрнең
ярты гаскәре
елганың өс
ягыннан,
икенче
яртысы
елганың ас
ягыннан сезгә
ашыгып йөгереп
килделәр, шул
вакытта мөселманнар
мөшрикләрнең
күплеген күреп
һәр нәрсәне
онытып мөшрикләргә
шаккатып
карап
тордылар, вә
калепләре
бугазларына
иреште, вә
сез Аллаһуга
төрле заннар
кыйлдыгыз,
монафикълар
мөселманнар һәлак
булалар дип
зан иттеләр, әмма
хак мөэминнәр
Аллаһуның
ярдәме безгә
ирешер дип
зан иттеләр. (10)
Шул ваккытта
мөэминнәр
сыналдылар, вә
алар каты
тетрәү белән
тетрәделәр. (11)
Ул вакытта
монафикълар
вә күңелләрендә
начар
игътикад
булган кешеләр
әйттеләр:
"Аллаһ вә Аның
расүле безгә
ярдәм
булачак дип
чын вәгъдә
итмәделәр, мәгәр
безне
алдамак өчен
ялган вәгъдә
иттеләр" –
дип. (12)
Монафикълардан
бер таифә әйтте:
"Ий Мәдинә
халкы, монда
торырга сезгә
урын юк, качып
булса да өйләрегезгә
кайтыгыз".
Алардан бер җәмәгать
Мухәммәд г-м
янына килеп: өйләребезне
саклаучы юк,
безгә
кайтырга рөхсәт
бир, диделәр,
вәхәлән ки өйләре
сакланмыш
иде, бит алар
качарга гына
юл карыйлар. (13) Мөшрикләр
Мәдинәнең төрле
тарафыннан
кереп
монафикъларны
очратып,
алардан
безнең яклы
булып мөселманнарга
каршы
сугышасызмы
дип сорасалар,
монафикълар
уйлап та
тормыйча -мөселманнарга
каршы
сугышабыз
дип җавап бирәләр.
(14) Тәхкыйк
ул
монафикълар
Хандак
сугышыннан элек
пәйгамбәр
васитасы илә
мөшрикләргә
каршы
сугышырга һәм
сугыштан
качмаска
Аллаһуга ґәһед
бирделәр. Бит
Аллаһуга
биргән ґәһедтән
кыямәт көнне,
әлбәттә,
сорау булыр. (15)
Аларга
әйт: "Сезгә
качмак файда
бирмәс, әгәр
сез үлемнән
яки үтерелүдән
качсагыз да
барыбер үләчәксез,
файдалана алмассыз
мәгәр аз гына
файдаланып
калырсыз. (16)
Янә әйт: "Аллаһуның
казасыннан
сезне кем
коткарыр әгәр
ул сезгә бер
зарарны теләсә,
яки сезгә рәхмәт
итәргә теләсә
кем сезгә
зарар
ирештерә
алыр, вә алар
Аллаһудан
башка файда
итүчене дә,
зарар
ирештерүчене
дә тапмаслар.
(17)
Аллаһ
сугышта пәйгамбәргә
ярдәм итүдән
кешеләрне
тыючы
монафикъларны
һәм пәйгамбәргә
ияреп
сугышка
бармагыз,
безнең янга
килегез
диючеләрне
беләдер, пәйгамбәр
хәтере өчен үләргә
барасыңмы
дип
бер-берсен
сугыштан
тыйдылар,
шуның өчен
монафикълар
сугышка бик
аз баралар
иде. (18) Алар
сезгә ияреп
барырлар фәкать
сездән
кызганып
табыш малын
алыр өчен, әгәр
мөселманнарга
кәферләрдән
куркыныч
килсә, аларны
күрерсең сиңа
карарлар, – күз
алмалары әйләнер
үлем
исереклегендә
һушы киткән
кешенең күзе
кеби, әгәр
курку китсә, үткен
тел белән
сезне рәнҗетерләр,
безнең ярдәм
белән җиңдегез,
безгә табыш
-малын бирми
калдырмагыз,
диярләр,
табыш малына
артык комсыз
булганнары хәлдә.
Ошбу
монафикълар
хакыйкатьтә
иман китермәделәр,
Аллаһ аларның
гамәлләрен сәвабсыз
кылды, бу эш
Аллаһуга бик җиңел
булды. (19)
Монафийкълар
куркуларыннан
кәферләр
гаскәре җиңелмәгән
вә китмәгәннәр
дип
уйладылар. Әгәр
кәферләр
гаскәре
икенче мәртәбә
килсә,
монафикълар
сугыш
вакытында
сезнең
арагызда
булмыйча
сахрә гарәбләре
арасында
булуны телиләр
һәм үткән-барган
кешеләрдән мөселманнар
җиңелмиме әле
дип сезнең хәлегездән
сорашып
торуны телиләр.
Әгәр алар
сугыш
вакытында
сезнең
арагызда
булсалар, кәферләргә
каршы
сугышмаслар
иде, мәгәр
рыя белән генә
аз гына
сугышыр иделәр.
(20) Тәхкыйк
Аллаһ рәсүлендә
сезгә иярергә
тиешле
булган күркәм
холык вә яхшы
сыйфатлар
бардыр, Аллаһудан
сәвабны һәм
ахирәттә җәннәтне
өмет иткән хәлдә
Аллаһуны күп
зекер итүче мөэминнәр
өчен. (21) Мөэминнәр
кәфер гаскәренең
килгәнен күрсәләр,
"ошбу көн
Аллаһ һәм Аның
расүле вәгъдә
иткән сынау көне
вә ярдәм ирешәчәк
көндер, Аллаһ
да вә Аның
расүле дә вәгъдәләрендә
тордылар", –
дип. Кәфер
гаскәренең
алар өстенә
килүе, мөэминнәрнең
фәкать
иманнарын һәм
Аллаһ әмеренә
риза булуны
гына
арттырды. (22)
Мөэмин
ирләрдән Аллаһуга
биргән ґәһедләрен-вәгъдәләрен
үтәүчеләре
бар, ул вәгъдә
расүл
яныннан һич
китмичә кәферләр
белән
сугышудыр:
Аларның
кайберләре
бурычларын үтәүдә
таза
тордылар, хәтта
шәһид
булдылар, вә
алардан
кайберләре
Аллаһ юлында
шәһид булуны
көтәрләр,
алар ґәһедләрен
һич тә үзгәртмәделәр.
(23)
Аллаһ ґәһедләрендә
торган туры мөэминнәргә
изге җәзалар
белән җәза
кылмак өчен,
вә тәүбә итмәсәләр
монафикъларны
ґәзаб кылыр өчен,
әгәр тәүбә
итсәләр тәүбәләрен
кабул итәр өчен,
тәүбә итеп төзәлүчене,
әлбәттә, Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхмәт итүче
булды. (24) Аллаһ
кәферләрне
хандак
сугышыннан
ачуланганнары
хәлдә кире
кайтарды өметләренә
ирешә
алмадылар, җил
вә фәрештәләр
җибәреп мөэминнәргә
ярдәм итәргә
Аллаһ үзе җитте.
Аллаһ куәтле
вә җиңүче
булды (25)
Кариза яһүдләре,
Мәккә мөшрикләренә
ярдәм итеп
тордылар.
Хандак
сугышыннан
соң ул авылны
Аллаһ басып
алырга
боерды. Мөселманнар
гаскәрен күргәч,
саклана
торган
ныгытмага
кереп бикләнделәр.
Мөселманнар
бу ныгытманы
берничә көн
камап
тордылар.
Аллаһ әйттте:
"Аллаһ мөшрикләр
гаскәренә
ярдәм итүче
китап әһеле яһүдләрне
кальгадан,
ныгытмадан
чыгарды, вә күңелләренә
курку салды,
каршылык күрсәткәннәрен
сез үтердегез,
кайберләрен
кулга
алдыгыз." (26) Дәхи
Аллаһ аларның
җирләрен,
йортларын вә
малларын
сезгә мирас
итеп бирде, вә
җир өстендә
сезнең
аякларыгыз
басмаган күп
кенә җирләрне
сезгә мирас
итеп бирде,
Аллаһ һәрнәрсәгә
кадир булды. (27)
Мухәммәд
г-мнең
хатыннары
яхшы киемнәр һәм
яхшы зиннәтләр
таләп иттеләр.
Ул хакта Аллаһ
әйтте: "Ий пәйгамбәр,
хатыннарыңа әйт,
әгәр сез дөнья
байлыгын вә
аның зиннәтен
теләсәгез,
килегез, мин
сезгә сез
сораган дөнья
нәрсәләрен
бирермен, вә һич
зарар итмичә
яхшылык белән
талак итәрмен.
(28) Әгәр
Аллаһ
ризалыгын вә
Аның рәсүленең
ризалыгын һәм
ахирәт
тормышын теләсәгез
һәм таләп итсәгез,
Сезләрдән
ахирәтне сөюче
яхшы хатынга
Аллаһ олугъ әҗерләр
хәзерләде". (29)
Ий пәйгамбәр
хатыннары, әгәр
Сезләрдән
берегез фәхешлек
кыйлса яки пәйгамбәргә
итагать итмәсә,
ул хатынга
башка
хатыннарга
булачак ґәзабның
ике өлеше
булачак, бу
эш Аллаһуга
бик җиңел
булды. (30)