Part 26
Al-Ahqaf
بسم
الله الرحمن الرحيم
Ха мим. (1)
Коръәннең иңүе
ґәзиз вә хәким
булган Аллаһудандыр.
(2)
Без җир вә күкләрне
һәм аларның
араларында
булган нәрсәләрне
һәр яклап дөресләп
төзедек, кыямәткә
хәтле
торсыннар өчен.
Әмма имансыз
булган кешеләр,
Коръән белән
куркытылмыш
ґәзаблардан
куркудан баш
тарталар. (3)
Аларга әйт: "Әйә
беләсезме
Аллаһудан
башка гыйбадәт
кылган
сынымнарыгыз,
җирдә нәрсә
халык
кылдылар, миңа
күрсәтегез,
яки Аллаһуга
тиң булып,
Аның белән
бергә күкләрне
төзеделәрме?
Инде Коръәннән
әүвәл иңгән
бер китапны
китерегез, сүзегезнең
дөреслегенә
миңа шәһадәт
бирсен, яки
сынымнарга
гыйбадәт
кылу дөрес икәнлекне
раслаучы дәлил
әсәрләрен күрсәтегез,
әгәр дәгъвәгез
дөрес булса",
– дип. (4) Аллаһудан
башка затка
гыйбадәт
кылучы кешедән
дә
адашучырак
кеше бармы,
догаларын
сораганнарын
кабул итәргә
нәрсәдер
бирергә мәңге
көчләре җитми
торган
сынымнарга
гыйбадәт
кылалар, хәлбуки
сынымнар
аларның
догаларыннан
гафилләрдер,
чөнки алар җансызлардыр.
(5)
Кешеләр
каберләрдән
кубарылганда
сынымнар,
аларга
гыйбадәт
кылучыларга
дошман
булырлар, вә
мөшрикләрнең
аларга
гыйбадәтләрен
инкяр итәрләр.
(6) Әгәр
аларга Безнең
Коръән аятьләребез
аңлатып
укылса, Коръәннең
хак сүзләренә
ышанмаучылар,
аларга Коръән
килгән чакта,
бу Коръән
ачык сихер
диделәр. (7)
Яки алар Мухәммәд
г-м Коръәнне үзе
чыгарып Аллаһуга
ифтира итте
дияләрме? Син
аларга әйт: "Әгәр
мин Коръәнне үзем
чыгарып Аллаһуга
ифтира итсәм,
Аллаһ мине ґәзаб
кылган
вакытта Аның
ґәзабыннан
мине
коткарырга
кадир
булмассыз,
шулай булгач
нигә мин ул
эшкә барыйм.
Ул – Аллаһ
Коръән
хакында сөйләгән
сүзләрегезне
беләдер.
Минем илә
сезнең арада
шаһид
булырга Аллаһ
Үзе җитәдер.
Ул ярлыкаучы
вә рәхимледер",
– дип. (8) Син
аларга әйт:
"Мин пәйгамбәрләрдән
әүвәлге пәйгамбәр
түгелмен, дөньяда
һәм ахирәттә
сезгә вә миңа
Аллаһ ни
кылыр белмим,
мин Аллаһудан
үземә вәхий
ителгән
аятьләргә
генә иярәмен,
һәм мин Коръәнне
кабул итмәүчеләрне
җәһәннәм ґәзабы
белән куркытучы
гынамын. (9) Әйткел:
"Әйә беләсезме
хәбәр
бирегез миңа,
әгәр Коръән
Аллаһудан иңгән
булса, вә сез
аны инкяр итсәгез
вә Ягъкуб
балаларыннан
Габдулла
Коръәндәге хөкемнәр
Тәүратта
барлыгы белән
шәһадәт бирсә,
вә ул Коръәнне
яхшы белгәне өчен
аңа иман китерсә,
ә сез исә
наданлыгыгыздан
аңа иман
китерүдән тәкәбберләндегез,
инде сез
кешеләрнең иң
явызрагы
буласыз түгелме?
Бит Аллаһ
галимнәрне
туры юлга һич
тә күндермидер.
(10)
Коръәнгә
ышанмаучылар
ышанучыларга
әйттеләр: "Әгәр
Коръән хәерле
нәрсә булса,
бу
ышанучылар
безне
узмаслар иде,
чөнки ярлы, вә
түбән дәрәҗәле
кешеләр генә
Коръәнгә
ышанып Мухәммәдкә
иярделәр", –
дип. Алар
Коръән күрсәткән
туры юлга
кермәгәч,
ошбу Коръән
Мухәммәдтән
чыккан иске
ялган сүздер
диделәр. (11)
Коръәннән
элек Муса
китабы Тәүрат
иңдерелмеш
иде, ул китап
ышанучыларга
Имам вә рәхмәт
иде. Вә ошбу
Коръән әүвәлге
китапларны тәсъдыйк
итүче
китаптер, гарәб
телендә иңдерелде,
аның белән
гамәл
кылмаучы
залимнәрне җәһәннәм
белән
куркытмак өчен
вә аның белән
гамәл кылучы
яхшы мөэминнәрне
җәннәт белән
шатландыру өчен.
(12)
Хак мөэминнәр
Раббыбыз
Аллаһ диделәр,
соңра һәр эштә
туры
булдылар,
аларга һич
куркыныч
юктыр һәм
алар көенүче
дә булмаслар (13)
Ул мөэминнәр җәннәт
кешеләредер,
алар анда мәңге
булырлар
Коръән белән
гамәл
кылулары бәрабәренә
изге җәза
булсын өчен. (14)
Без
кешегә
ата-анасына
изгелек итәргә
әмер иттек,
аны анасы мәшәкать
белән
корсагында күтәрде
вә мәшәкать
белән
тудырды, дәхи
аны корсагыңда
күтәрмәк вә
тудыргач
имезмәк утыз
айдыр, хәтта үсеп
куәткә ирешсә,
кырык яшькә җитсә,
әйтер: "Ий
Раббым миңа
илһам биргел үземә
вә ата-анама
биргән һидәят
вә ислам
нигъмәтенә шөкер
итмәгем өчен
вә Син риза
була торган
изге гамәлләр
кылмагым өчен,
ий Раббым,
балаларымны
да исълах
иткел, бар да
мөэмин
булсыннар, йә
Рабби, мин Сиңа
кайттым вә мөселманнардан
булып һәр әмереңә
итагать
иттем. (Ошбу
аять
Габдулла Әбү
Бәкер
хакында иңмештер.
Мөселманнар өчен
яхшы
мисалдыр.) (15) Шул
сыйфатта
булган мөэминнәрнең
изге гамәлләрен
кабул итегез
вә гөнаһларын
гафу итәбез җәннәт
кешеләре
булганнары хәлдә,
Аллаһуның дөрес
вәгъдәсе илә
вәгъдә
ителмеш иделәр.
(16)
Имансыз
угылларын
ата-аналары
иманга өндәп
вәгазь
кылганда ул
аталарына
ачуланып әйтәдер:
"Әйә сез миңа үлгәннән
соң кабердән
терелеп
чыгуны вәгъдә
итәсезме,
миннән элек күпме
кешеләр үлеп
киткәннәр әле
берсе дә
терелеп
кайтканы юк",
– дип.
Ата-анасы исә
дога кылып
Аллаһудан
угылларының
иман китерүен
сорарлар вә әйтерләр:
"Ий углыбыз, әгәр
һәлак
булырга теләмәсәң,
иман китер,
Аллаһуның вәгъдәсе
хак, кыямәт
булачак, һәммә
кешеләр
терелеп
каберләреннән
чыгачаклар", –
дип. Ул әйтер:
"Терелеп
кубарылу
була дигән сүзегез
хак түгелдер
мәгәр әүвәлгеләрнең
ялган сүзләредер",
– дип. (17) Әнә
шулай хакны
инкяр итүчеләр,
әүвәлге
инкяр итүче җен
вә кешеләр
таифәсе белән
бергә җәһәннәмдә
булырлар дигән
сүз Аллаһуның
вәгъдәсе илә
сабит булды,
алар һәммәсе,
әлбәттә, һәлак
булучылардыр.
(18) Мөэминнәргә
вә кәферләргә
дә эшләгән
эшләренә
карата ахирәттә
дәрәҗәләр
бардыр: мөэминнәргә
җәннәтләрдә
төрле бөек дәрәҗәләр,
кәферләргә
исә ут
астында тирән
чокырлар. Кәсеп
иткән сәваб вә
гөнаһларының
җәзасын Аллаһ
һәрберсенә
ирештерсен өчен
савабларын
киметмичә вә
гөнаһларын
арттырмыйча
гына. (19) Кыямәт
көнне кәферләр
утка күчерелерләр
вә әйтелер:
"Сез дөнья
тереклегендә
Аллаһуның, күп
нигъмәтләре
белән
файдаланып әмма
Ана гыйбадәт
кылмыйча бәгъзе
яхшы эшләрегезнең
савабын
бетердегез, иңде
бүген хур
рисвай итүче
ґәзаб белән җәза
ителәсез, җир
өстендә
хаксыз тәкәбберләнгәнегез
һәм чиктән
чыгып
бозыклык
кылганыгыз өчен.
(20)
Ий Мухәммәд
г-м, кешеләргә
Гад кавеменең
кардәше Һуд пәйгамбәрне
зекер ит: "Һуд
үзенең
кавемен бер
комлыкта
Аллаһ ґәзабы
белән сөйләп
куркытты".
Гад кавеме Йәмәндә
хәҗәр дип
аталган җирдә
бер комлыкта
яшиләр иде".
Бу кавемгә Һудтан
элек вә соңра
пәйгамбәрләр
килеп Аллаһ ґәзабы
илә
куркыттылар,
аларның һәрбере:
"Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз,
башка һичбер
затька
коллык
кылмагыз, әгәр
Аллаһудан
башкага
гыйбадәт
кылсагыз
кыямәт көненең
олугъ ґәзабы
сезгә килүдән
куркабыз", –
диделәр. (21)
Алар пәйгамбәргә
әйттеләр: "Әйә
син безне үзебезнең
Илаһәләребездән
тыяр өчен
килдеңме, әгәр
сүзең дөрес
булса, вәгъдә
кылган олугъ
ґәзабыңны
безгә хәзер
китер", – дип. (22) Һуд
әйтте: "Сезгә
тиешле ґәзабның
кайчан киләчәген
фәкать Аллаһ
беләдер, мин
исә Аллаһудан
җибәрелгән шәригатьне
сезгә
ирештерүчемен
ләкин мин
сезне җаһил
надан
кавемсез, дип
беләмен, чөнки
ґәзабны хәзер
үк сорыйсыз." (23)
Алар үзләренә
ґәзаб алып
килә торган
болытны күргәч,
бу болыт безгә
яңгыр алып
килә диделәр.
Һуд әйтте: "Бәлки
ул сез
ашыктырып
сораган ґәзабыгыздыр
ки, анда рәнҗеткүче
каты ґәзаб
бардыр. (24) Ул җил
Аллаһуның әмере
белән һәрнәрсәне
һәлак итәр", –
дип. Ул җил
килеп һәммәләрен
вә һәрнәрсәне
һәлак итте,
бу җилдән соң
карасаң өйләреннән
башка нәрсә күренмәс
иде. Без
ышанмаган
явызларга әнә
шулай җәза
бирәбез. (25)
Без Һуд
кавеменә
озын гомер,
куәтле гәүдә
вә күп мал һәм
торырга урын
да биргән
идек, ә инде
сез Коръәнгә
ышанмаучы кәферләр,
аларга
бирелгән
артыклык
сезгә бирелмәде.
Ләкин һәммә
кешегә
бертигез
биргәне: Без
ышанмаучыларга
да колак, күз,
күңел бирдек,
аларның исә
колаклары, күзләре
һәм күңелләре
аларга һич тә
файда бирмәде,
чөнки алар
Аллаһуның
аятьләрен
инкяр итәр
булдылар,
аларга хакны
мәсхәрә итүләренең
ґәзабы инде. (26)
Ий Мәккә мөшрикләре,
Без сезнең
тирәдәге күп
шәһәр кешеләрен
һәлак иттек,
шаять иман
китерерләр,
дип, Без аларга
аятьләрне вә
могҗизаларны
берничә мәртәбә
бирдек, алар
исә
ышанмадылар. (27)
Шул вакытта
ни өчен Аллаһудан
башка якын күреп
гыйбадәт
кылган
сынымнары
аларны Аллаһ
ґәзабыннан
коткармады? Бәлки
ґәзаб иңгәндә
сынымнары күздән
югалдылар,
ошбу
сынымнарны
Аллаһуга
якын итүче
диюләре
аларның
ялганнарыдыр
һәм Аллаһуга
тиңдәш, дип,
ифтираларыдыр.
(28)
Ий Мухәммәд
г-м, шул хәлне
зекер ит ки,
сахабәләрең
илә иртә
намазы
укыган
вакытыңда
Коръән сүзләрен
ишетсеннәр өчен
бер төркем җеннәрне
сиңа
очыраттык,
Мухәммәд г-м
янына якын
килгәч
бер-берсенә әйттеләр:
"Сөйләшмичә
Коръәнне
тынлап тик
торыгыз", –
дип. Коръән
укылып беткәч,
кавемнәренә
кайттылар,
ишеткән Коръәннәре
белән аларны
куркытучы
булганнары хәлдә.
(29) Вә
әйттеләр: "Ий
кавемебез,
без Мусадан
соң иңгән бер
китапның
укылганын
ишеттек, элек
иңгән
китапларны
раслаганы хәлдә
ул хак дингә
күндерәдер вә
һәм туры юлга
кертәдер. (30)
Ий кавемебез
Аллаһуның
иманга
чакыруын
кабул итегез,
һәм Аллаһу,
Коръәнгә һәм
пәйгамбәргә
иман
китерегез,
иман китерсәгез
Аллаһ гөнаһларыгызны
гафу итәр вә
сезне рәнҗеткүче
ґәзабтан
коткарыр. (31)
Берәү Аллаһуга
иманга вә
гыйбадәткә
чакыручы рәсүлнең
сүзен кабул
итмәсә, ул
кеше Аллаһуның
ґәзабыннан
качып котылу өчен
Аллаһуны җирдә
гаҗиз итә
алмас һәм
Аллаһудан
башка ґәзабдан
коткару өчен
дуслар да
булмас, ул
инкяр итүчеләр
ачык
адашугылардыр.
(32)
Алар белмиләрме,
Аллаһ һич тә
мәшәкать
чикмичә җирне
вә күкләрне
халык кылды,
шул Аллаһуның
үлекләрне
тергезеп
каберләрдән
кубарырга көче
җитмәсме? Әлбәттә,
көче җитәдер һәм
кубарыр, Аның
һәр нәрсәгә көче
җитә. (33)
Имансызлар
утка кертелгәч,
аларга әйтелер:
"Ошбу көннең
ґәзабы сезгә
хак түгелме?
Сез аны ялган
дия идегез", –
дип. Алар: "Валлаһи
безгә тиешле
ґәзаб
хакдыр", –
диярләр. Аллаһ
әйтер: "Дөньяда
кәфер
булганыгыз өчен
инде бүген ґәзабны
татыгыз", –
дип. (34) Ий Мухәммәд
г-м, кавемеңнең
төрлечә
каршылык күрсәтүләренә
сабыр ит, нык
чыдамлы бул,
пәйгамбәрләрнең
каты
чыдамлылары
чыдаган кеби,
вә аларга ґәзабны
ашыктырып
сорамагыл! Кәферләр
үзләренә вәгъдә
ителгән ґәзабны
күргәч, гүя дөньяда
көндезен бер
генә сәгать
тордык, дип,
зан итәрләр.
Ошбу Коръән пәйгамбәрнең
Аллаһудан
кешеләргә
ирештермәгедер,
алар һәлак
булмас, мәгәр
Коръән белән
гамәл
кылмаучы
фасыйклар һәлак
булырлар. (35)
Muhammad
بسم
الله الرحمن الرحيم
Имансыз
булган кешеләр
башкаларны
да Аллаһ
юлыннан
тыйдылар,
Аллаһ аларның
гамәлләрен җуйды.
(1) Әмма
хак
ышанучылар
изге гамәлләр
кылдылар, вә
Мухәммәд г-мгә
иңдерелгән
Коръәнгә
ышандылар,
бит Коръәннең
Аллаһудан иңдерелгәнлеге
хак, Аллаһ
аларның гөнаһларын
җуйды,
бетерде вә һәр
эшләрен
исълах кылды,
юлга салды. (2)
Ошбу
имансызларның
гамәлләрен
батыл итеп, мөэминнәрнең
гөнаһларын
гафу итмәк,
имансызлар
шайтанга иярүләре
сәбәпле гамәлләре
батыл булды. Әмма
иманлы кешеләр
Раббыларыннан
иңдерелгән
Коръәнгә иярүләре
сәбәпле гөнаһлары
гафу ителде.
Аллаһ әнә
шулай ике төрле
фирканың
сыйфатларын
ачык итеп күрсәтәдер.
(3) Әгәр
сугышырга
килгән кәферләргә
очырасагыз
аларның
муеннарына
кылыч белән
сугыгыз, хәтта
аларны күп үтереп
каннарын күп
түккәнгә
чаклы, һәм
аларны әсир
итеп алып
каты багълап
тотыгыз,
качмасыннар
вә зарар итмәсеннәр
өчен. Аларны әсир
кылганыгыздан
соң теләсәгез
шәфкать
кылып
коткарып җибәрегез,
теләсәгез
мал алып мал
бәрабәренә
азат итегез.
Кәфер гаскәрләре
сугыш
коралларын
куйганнарына
чаклы сугыш
кылыгыз һәм
аларны әсир итегез!
Ошбу Аллаһ хөкеме
сезгә бәян
ителде. Әгәр
Аллаһу тәгалә
теләсә иде,
сезнең
сугышыгыздан
башка ул кәферләрне
һәлак итеп үч
алыр иде, ләкин
Аллаһ сезне бәгъзеләрегезне
бәгъзеләрегез
белән
сынарга теләде.
Аллаһ юлында
сугышып шәһид
булган мөэминнәрнең
кылган гамәлләренең
вә
сугышуларының
әҗерен җуймас,
бетермәс. (4)
Аллаһ аларны
бик тиз җәннәтләр
юлына күндерер,
вә аларның
эшләрең дөньяда
һәм ахирәттә
дә төзек,
яхшы кылыр. (5) Вә
аларны Үзе
таныштырган,
белдергән җәннәткә
кертер. (6) Ий мөэминнәр,
әгәр сез Аллаһ
дине Исламга
ярдәм бирсәгез,
Аллаһ сезгә
дошманыгыз өстенә
ярдәм бирер,
вә Ислам
динендә хак
юлда таза
торуда
аякларыгызны
нык беркетер.
(7) Әмма
Коръәнгә
ышанмаучыларны
Аллаһ хур вә
рисвай һәм һәлак
кылыр, вә
барча эшләрен
батыл,
файдасыз
кылыр. (8) Бу хөкем
аларга Аллаһ
иңдергән
Коръәнне мәкъруһ
күргәннәре өчендер,
гамәлләрен
батыл кылды. (9)
Ул кәферләр
игътибар илә җир
өстендә йөрмиләрме,
үзләреннән әүвәл
булган
залимнәрнең
ахыры ничек
булганын күрер
иделәр, Аллаһу
тәгалә
аларны
балалары вә
маллары белән
бергә һәлак
итте. Хәзерге
кәферләргә дә
шул җәза
булачактыр. (10)
Бу җәза, Аллаһ
мөэминнәрнең
дусты, ярдәмчесе
булганы өчеңдер,
әмма кәферләрнең
ярдәмчесе
юкдыр. (11)
Аллаһу
тәгалә иман
китереп изге
гамәлләр,
яхшы эшләр
кылган мөэминнәрне,
әлбәттә,
асларыннан
елгалар ага
торган җәннәтләргә
кертәчәк. Әмма
кәферләр дөнья
нигъмәтләре
белән
файдаланалар,
вә хайваннар
ашаган кеби
ашыйлар – эчәләр,
шуның өчен
аларның
барачак
урыннары
утдыр. (12) Без күпме
шәһәр кәферләрен
һәлак иттек
алар синең шәһәрең
халкыннан куәтле
иделәр, сине
Мәккәдән,
чыгардылар,
Без аларны һәлак
иттек, аларны
ґәзабыбыздан
коткаручы
булмады. (13) Әйә
Раббысы
тарафыннан
ачык бәян
ителгән хак
динне, дәлилләре
белән генә
тотучы хак мөэмин,
бозык эшләре үзләренә
яхшы булып күренгән,
һәм диндә нәфесләренә
генә ияреп
бидеґәт гамәлләрне
кылучы мөшрикләр
белән
бертигез
булырмы? (14)
Аллаһуга мөшрик
булудан, гөнаһлы
эшләрдән һәм
бидеґәт гамәлләрдән
сакланучы тәкъва
мөэминнәргә
вәгъдә
ителмеш җәннәтнең
сыйфаты
будыр: ул җәннәт
бер бакчадыр
ки, анда
татлы
елгалар
агадыр,
аларның тәмнәре
вә төсләре үзгәрмәс,
дәхи сөт
елгасы
бардыр, аның
да тәме үзгәрмәс
дәхи эчемлек
елгасы
бардыр эчүчеләргә
татлыдыр, вә
дәхи бал
елгасы
бардыр, бик
пакьдер, янә һәртөрле
җимешләр дә
бардыр һәм дә
Раббыларының
гафу-ризалыгы
бардыр. Әнә
шундый җәннәткә
кергән тәкъва
мөэмин, җәһәннәм
утында мәңге
калучы кәфер
белән бер
тигез
булырмы, ул кәфергә
ифрат дәрәҗәдә
кайнар су
эчерелеп, йөрәге
парә-парә
таланыр. (15)
Монафикъларның
кайберләре
синең сүзеңне
тыңлап
торырлар,
аннары яныңнан
чыккач, сәхабәләрнең
галимнәренә
мәсхәрә итеп әйтерләр:
"Бая гына Мухәммәд
нәрсә сөйләде",
– дип. Аллаһ
андый
монафикъларның
күңеленә мөһер
сукты, алар нәфесләренә
иярделәр,
инде иманга
киләчәк түгелләр.
(16) Әмма
синең сүзеңне
тыңлап һидәят
тапкан кешеләрнең
һидәятләрен
арттырыр, һәм
аларга тәкъва
булырга ярдәм
бирер. (17) Кәферләр
көтмиләр
башканы, мәгәр
аңсыздан килә
торган кыямәт
көнен көтәләр,
тәхкыйк кыямәтнең
якынлыгының
галәмәтләре
килде, Коръәннең
Аллаһудан иңгән
китапларның
ахыргысы
булуы һәм Мухәммәд
г-мнең пәйгамбәрләрнең
ахыргысы
булуы. Болар
иң көчле галәмәтләрдер.
Аларга тәүбә
итмәк һәм вәгазьләнеп
төзәлмәк
кайдан килер,
әгәр кыямәт көне
килсә? (18) Бик
белгел: һич
Илаһә юктыр,
мәгәр Аллаһ Үзе
генәдер, гөнаһларыңа
истигъфар кыл
һәм өммәтеңнең
ирләре вә
хатыннары өчен
дә истигъфар
кыл, Аллаһ
сезнең көндезләрен
ниләр эшләп йөрегәнегезне
һәм кичләрен
нинди гамәлләр
кылганыгызны
яхшы беләдер.
(19)
Мөэминнәр
әйттеләр:
"Сугышка өндәгән
аятьләр иңсә
яхшы булыр
иде", – дип.
Кайчан бер
аять иңдерелеп
сугыш зекер
ителсә, күңелләрендә
Аллаһуга
каршы чир
булган
монафикъларны
күрерсең,
алар үлемнән
куркып һушы
киткән
кешенең
каравы кеби
сиңа
карарлар, чөнки
алар
яратмаган үлем
сугышта
аларга якын
киләдер. (20)
Ул
монафикъларның
бурычы Аллаһуга
итагать итү һәм
яхшы сүз сөйләүдер,
ягъни Аллаһ сүзен
ишеттек һәм
итагать
иттек дисәләр,
алар өчен хәерле
булыр иде.
Кайчан
аларга сугыш
фарыз булса,
сүзләрендә
тормаслар, әгәр
Аллаһ сүзләренә
чын күңелдән
ышанып
итагать итсәләр,
үзләре өчен
яхшы булыр
иде. (21) Ий
монафикълар,
сездән көтеләдерме,
әгәр халыкка
вәли хуҗа
булсагыз, җир
өстендә төрле
бозыклыклар
кылуыгызны һәм
рәхим шәфкатьне
кисүегезне,
ягъни сезне
шуның өчен
халыкка хуҗа
итәргәме? (22)
Аллаһ аларны
ләгънәт итте,
рәхмәтеннән
ерак кылды, һәм
аларны хак сүзне
ишетүдән саңгырау
кылды, вә
гыйбрәтләрне
күрүдән күзләрен
сукыр кылды. (23)
Алар Коръәнне
тынлап, аятьләрен
уйлап фикерләп"
карамыйлармы,
әгәр фикерләп
карасалар, әлбәттә,
иман китерер
иделәр, яки
аларның күңелләре
ачылмаска
йозак белән
бикләнгәнме? (24)
Аларга дәлилләр
вә могҗизалар
илә һидәят
ачык бәян
ителгәннән
соң
имансызлыкларына
кайттылар,
шайтан аларга
зур гөнаһларга
батуны җиңел
кылыр һәм
зиннәтле күрсәтер,
вә гомерләренең
озын булуын
хыял иттереп
алдады. (25) Ул
имансызлыкка
кайтучы
кешеләр –
Аллаһ иңдергән
Коръәнне мәкъруһ
күргән мөшрикләргә
әйттеләр:
"Без сезгә
иярәбез, бәгъзе
эшләрдә сезгә
итагать итәбез,
ягъни Ислам
диненә зарар
итү эшләрендә.
Шуның өчен
Аллаһ аларны
имансызлыкка
кайтарды.
Аллаһ аларның
мөшрикләр
белән яшерен
сөйләшкән сүзләрен
беләдер. (26)
Аларның җаннарын
фәрештәләр
алган чакта хәлләре
ничек булыр,
фәрештәләр
аларның йөзләренә
вә
аркаларына
бик каты
сугарлар. (27)
Аларга
шундый җәза,
Аллаһ
ачулана
торган нәрсәгә
иярүләре вә
Аллаһ- разый
була торган
яхшы эшләрне
яратмаулары өчендер,
Аллаһ аларның
гамәлләрен җуйды,
бетерде. (28) Әйә
күңелләрендә
Аллаһуга
каршылык
чире булган
монафикълар,
аларның
монафикълыкларын
вә күңелләреңдәге
бозык ниятләрен
Аллаһу тәгалә
пәйгамбәргә һәм
мөселманнарга
белдермәс
дип уйлыйлармы?
(29)
Әгәр
теләсәк Без
ул
монафикъларны
сиңа танытыр
идек, син
аларны галәмәтләре
белән таныр
идең, инде
син аларны сөйләшкән
сүзләре
буенча
танырсың,
Аллаһ сезнең
ни эшләгәннәрегезне
белер. (30) Без, әлбәттә,
сезне
сынарбыз, хәтта
сездән Аллаһ
юлында риза
булып сугыш
кылучыларны һәм
мәшәкатьле
гамәлләргә,
авыр эшләргә
сабыр итүчеләрне
аерыл
ачыклаганчы,
вә кешеләр
арасында эшләрегезнең
яхшы яки яман
хәбәрен фаш
иткәнгәчә. (31) Үзләре
кәфер булган
кешеләр
башкаларны
да ислам
диненә керүдән
тыйдылар, вә
аларга һидәят,
туры юл ачык
итеп бәян
ителгәннән
соң пәйгамбәргә
каршылык күрсәттеләр,
алар Аллаһуга
һичнәрсәдә
зарар итә
алмаслар,
каршылык күрсәткәннәре
өчен Аллаһ
аларның гамәлләрен
батыл кылыр. (32)
Ий мөэминнәр,
Аллаһуга
итагать
итегез һәм пәйгамбәргә
дә итагать
итегез, вә
кылган изге
гамәлләрегезне,
бидеґәт гамәлләрен
кылып вә
башка зур гөнаһлар
кылып батыл
кылмагыз, сәвабларыгызны
җилгә
очырмагыз! (33) Үзләре
кәфер булу өстенә
башкаларны
да Аллаһ
диненнән
тыйдылар, соңра
имансыз хәлләрендә
үлеп киттеләр,
Аллаһ аларны
гафу итәчәк түгелдер.
(34) Үзегез
мөшрикләрдән
өстен була
торып һәм ярдәмчегез
Аллаһу тәгалә
үзе була
торып, кәферләрне
яки мөшрикләрне
татулыкка өндәп
үзегезне
загыйфь күрсәтмәгез,
Аллаһ әйткәнчә
булсагыз Ул
сезнең гамәлләрегезнең
сәвабын
киметмәс. (35) Дөнья
тереклеге фәкать
уенчык вә
алдагучыдыр,
ий кешеләр әгәр
иман китереп
Аллаһ тыйган
эшләрдән
тыелу белән вә
Ул кушкан эшләрне
эшләү белән Аңа
тәкъвалык
кылсагыз, бу
эшләрегезнең
әҗерен Аллаһ үзегезгә
бирер, әмма
малларыгызны
сорамас. (36) Әгәр
сездән,
малыгызны
сораса хәтта
сорап сезне
аптыратса,
саранланыр
идегез вә шул
саранлыгыгыз
ислам диненә
дошман икәнлегегезне
фаш итәр. (37)
Ий сез Коръән
вәгазьләрен
ишетүче
кешеләр, Сезләрдән
бәгъзеләрегез
саранлык
кылыр, тиешле
садакаларны бирмәс,
әгәр берәү
саранлык
кылса,
саранлык
кылуының
зарары үзенәдер
ягъни Аллаһ
нигъмәтләреннән
мәхрүм
булуга сәбәптер.
Бит Аллаһ
бай, сезнең
садакагызга
мохтаҗ түгел,
әмма сез
ярлысыз дөньяда
һәм ахирәттә
дә Аллаһуның
нигъмәтләренә
мохтаҗсыз. Әгәр
сез Аллаһуга
итагать итүдән
баш
тартсагыз,
сезнең
урыныгызга
башка
затларны
китерер ки,
алар сездән хәерле
булырлар,
югыйсә сезнең
кеби иманнан,
итагатьтән вә
изге гамәлләрдән
баш тартучы
булмаслар. (38)
Al-Fath
بسم
الله الرحمن الرحيم
Шиксез,
Без сиңа
ачтык вә хөкем
иттек ачык
булган җиңүне.
(1)
Аллаһ синең әүвәлдә
булган гөнаһларыңны
вә ахырда
булган гөнаһларыңны
гафу итсең өчен
вә ислам
динен
таратуны тәмам
итү нигъмәтен
бирсен өчен вә
сине туры
юлга күндерсен
өчен. (2) Һәм
Аллаһ сиңа җиңеп
өскә чыга
торган ярдәмне
бирсен өчен. (3)
Ул – Аллаһ мөэминнәрнең
күңелләренә
куәт вә
карарны иңдерде,
Аллаһудан иңдерелгән
иман нуры белән
кәсби
иманнары куәтләнсен
өчен, җирдәге
вә күкләрдәге
гаскәрләр
Аллаһ гаскәредер,
Аллаһ һәр
эшне белеп мәслихәтче
кылучыдыр. (4)
Аллаһ мөэмин
ирләрнең вә мөэминә
хатыннарның
иманнарына
куәт бирде,
аларны җәннәтләргә
кертмәк өчен,
ул җәннәтләрнең
асларыннан
елгалар
агадыр, алар
анда мәңге
калырлар, дәхи
иманнарына
куәт бирде
аларның гөнаһларын
җуяр өчен, бу
эш мөэминнәр өчен
Аллаһ
хозурында
олугъ бәхеткә
ирешүдер. (5) Вә
мөэминнәрнең
иманын куәтләде,
монафикъ ирләрне
вә монафика
хатыннарны һәм
мөшрик ирләрне
вә мөшрикә
хатыннарны ґәзаб
кылмак өчен,
Аллаһ пәйгамбәргә
һәм мөселманнарга
ярдәм бирмәс,
дип, Аллаһуга
яман зан
кылдылар,
Аллаһуга яман
зан кылулары,
үзләренә
явызлык
булып кайтыр,
вә аларга
Аллаһ
ачуланды вә рәхмәтеннән
ерак кылды вә
аларга җәһәннәмне
хәзерләде, ул
җәһәннәм ни
яман урындыр.
(6) Җирдә
вә күкләрдә
булган гаскәрләр
Аллаһ гаскәрләредер,
Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән
өстен булды вә
һәр эшен
белеп кылучы
булды. (7) Тәхкыйк
Без сине өммәтеңә
гуаһ итеп, вә
итагать итүчеләрне
җәннәт белән
шатландыручы,
вә итагать
итмәүче
залимнәрне җәһәннәм
белән
куркытучы
итеп җибәрдек.
(8)
Аллаһуга вә
расүленә
иман китермәклегегез
һәм расүлгә
куәт бирмәклегегез
өчен, дәхи
Аллаһуны
олугълап Ул һәр
кимчелектән
пакь дип иртәләрдә
вә кичләрдә тәсбихләр
әйтмәклегегез
өчен. (9)
Мухәммәд
г-м хаҗ кылып
кайту нияте
илә бер мең дүрт
йөз сәхабә
белән Мәдинәдән
Мәккәгә юнәлде,
ләкин Мәккәгә
якын килгәч,
мөшрикләр мөселманнарны
Мәккәгә
кертмәделәр.
Шул вакытта пәйгамбәр
мөшрикләр
белән
сугышырга
сахабәләрдән
бәйґәт алды.
Бу аять шул
хакта иңде. Тәхкыйк
ул Сәхабәләр
сугыштан
качмаска вә
ислам өчен җаннарын
кызганмаска
Хөдәйбиядә
сиңа бәйґәт
бирерләр, әлбәттә
алар Аллаһуга
бәйґәт итүчеләрдер,
Аллаһуның
кодрәте вә
нигъмәте
аларның бәйґәтләреннән
өстендер. Берәү
бәйґәтен
бозса, фәкать
үз зарарына
бозган
буладыр, вә
берәү бәйґәтен
сакласа, Аллаһ
исеме илә
кылган бәйґәтен,
Аллаһ аңа
тиздән олугъ әҗерне
бирер. (10)
Хилафлык
кылып Хөдәйбия
вакыйгасына
катнашмаган
бәдәвий гарәбләре
сиңа әйтерләр:
"Безләрне
малларыбыз вә
хатын-балаларыбыз
тоткарлады,
шуның өчен сиңа
иярә алмадык,
Раббыңнан
безнең өчен
гафу
сорагыл", –
дип. Алар күңелләрендә
булмаган нәрсәне
телләре белән
әйтерләр,
ягъни алар
Аллаһуның
гафу итүен
кирәксенмиләр.
Син әйт: "Аллаһуның
хөкеменнән
бернәрсәне
кире
кайтарырга
сезнең өчен
кем ирекле
булыр, әгәр
Аллаһ сезгә
зарарны яки
файданы теләсә,
бәлки Аллаһ
сезнең
кылган эшләрегездән
хәбәрдар
булды", – дип. (11) Бәлки
сез
уйладыгыз пәйгамбәр
һәм мөэминнәр
Хөдәйбиядән
кире Мәдинәгә
вә өй җәмәгатьләренә
мәңге
кайтмаслар,
ягъни кәферләр
үтереп
бетерерләр
дип, шул
уегыз сезнең
күңелегездә
шайтан
тарафыннан
яхшы уй итеп
күрсәтелде,
янә
явызлыкны
зан кылдыгыз,
ягъни исламның
җимерелүен, мөселманнарның
һәлак булуын
теләдегез, вә
күңелегезнең
бозыклыгы
белән һәлак
буласы кавем
булдыгыз. (12) Вә
берәү Аллаһуга
вә Аның рәсүленә
иман китермәсә,
дөреслектә
Без кәферләргә
җәһәннәм
утын хәзерләдек.
(13) Җир
вә күкләр мөлке
Аллаһ мөлкедер,
теләгән
кешесен гафу
итәр вә теләгән
кешесен ґәзаб
кылыр. Аллаһ
гафу итүче вә
рәхмәт
кылучы булды.
(14) Хөдәйбиягә
бармыйча
синнән
аерылып
калган
монафикълар әйтерләр:
"Сез табыш
малын алырга
барган
вакытта безне
дә алыгыз,
сезгә ияреп
барыйк", – дип.
Хөдәйбиядән
кайткач Мухәммәд
г-м сахабәләрне
Хәйбәргә җибәрергә
хәзерләде, Хөдәйбиядә
Аллаһуга бәйґәт
биргән Сәхабәләр
генә Хәйбәргә
хәзерләнсеннәр,
диде. Хәйбәр
сугышында мөселманнар
җиңә
калсалар,
аннан күп
табыш малы өмет
ителә иде. Хәйбәр
сугышы һәм
аннан
алыначак
табыш малы, Хөдәйбиягә
бәйґәт биргән
сәхабәләргә
генә
тапшырылды. Хөдәйбия
сәфәренә
чыкмый
калган
монафикълар,
Аллаһу тәгаләнең:
"Хәйбәр
сугышы вә
табыш малы, Хөдәйбиядә
бәйґәт биргән
сәхабәләргә
генә
тапшырылсын",
– дигән сүзен
алыштырырга, үзгәртергә
телиләр,
ягъни Хәйбәргә
барырга бик
тырышалар.
Син аларга әйт:
"Безгә ияреп
Хәйбәргә һич
тә бармассыз,
Аллаһу тәгалә
сезнең хакта
"Хәйбәргә
бармасыннар",
дип, без Хөдәмбиядән
кайтмас
борын ук әйтте".
Ул
монафикълар әйтерләр:
"Табыш
малыннан хөседләнеп
безне Хәйбәргә
җибәрмисез", –
дип. Бәлки
алар эшнең
хакыйкатен аңламыйлар,
мәгәр бик аз
аңлыйлар,
ягъни дөнья
эшен, дөнья
малын гына
яхшы аңлыйлар.
(15)
Бәдәвий
ґәрәбләреннән
булган
карышучыларга
әйт: Тиздән
Рум кавеме
белән
сугышырга
чакырылырсыз
алар каты
сугыш ияләредер,
ул кавем белән
сугыш
кылырсыз, яки
алар мөселман
булырлар, әгәр
шул вакытта пәйгамбәргә
итагать итсәгез,
Аллаһ сезгә күркәм
әҗерләр
бирер һәм
баштагы
карышуыгызны
гафу итәр, әгәр
йөз дүндерсәгез,
карышсагыз әүвәлдәге
йөз дүндерүегез
кеби, Аллаһ
сезне рәнҗеткүче
ґәзаб белән ґәзаб
кылыр. (16) Сукыр
кеше вә аксак
кеше һәм
авыру кешеләр
сугыштан
калсалар
аларга гөнаһ
юктыр, берәү
Аллаһуга вә рәсүленә
итагать итсә,
Аллаһ ул
кешене
асларыннан
елгалар
агучы җәннәтләргә
кертер, вә
берәү Аллаһудан
вә рәсүленнән
йөз дүндерсә,
Аллаһ ул
кешене ґәзаб
кылыр рәнҗеткүче
ґәзаб белән. (17)
Сугыштан
кайтмыйча, үлгәнче
мөшрикләр
белән
сугышырга,
дип, агач төбендә
сиңа бәйґәт
бирүче сахабәләрдән
Аллаһ,
шиксез, разый
булды, Аллаһ
аларның күңелләрендәге
яхшы ниятләрен
белде, аларга
күңел
тынычлыгын
бирде һәм
тиздән Мәккә
фәтех ителәчәк
мөселманнар
кулына үтәчәк,
дип аларны
шатландырды. (18) Дәхи
күп табыш
малларын
бирде, алар
ул табыш
малларын Хәйбәрдән
алырлар, Аллаһ
җиңүче вә
эшне белеп
кылучы булды.
(19)
Аллаһ сезгә күп
табыш
малларын вәгъдә
кылды,
алырсыз ул
табышларны Хәйбәрдән,
һәм
ашыктырды
сезгә ул
табышны, вә
дошман
булган кешеләрнең
кулларын
сездән тыйды,
ягъни табыш
малын алудан
сезне туктата
алмаслар.
Аллаһ бу
табыш
малларын
бирде, пәйгамбәрнең
хаклыгына мөэминнәргә
дәлил булсын өчен
һәм сез мөселманнарны
туры юлга күндермәк
өчен. (20) Дәхи хәзер
алырга көчегез
җитмәгән
табышларны
Аллаһ сезгә
киләчәктә вәгъдә
кылды ки, ул
табышларны
Аллаһ сезнең өчен
саклады, Аллаһ
һәрнәрсәгә
кадир булды. (21) Әгәр
кәферләр
сезнең белән
сугышсалар, әлбәттә,
куркып
артларына
качарлар, соңра
саклаучы
дусны вә ярдәмчене
һич
тапмаслар. (22) Пәйгамбәрләргә
вә хак мөэминнәргә
ярдәм бирмәк
Аллаһуның әүвәлдән
килгән гадәтедер,
вә әлбәттә,
Аллаһуның вәгъдәсе
алышынуны, үзгәрүне
тапмассың. (23)
Ул –
Аллаһ кәферләрнең
кулын сездән һәм
сезнең
кулыгызны
алардан
тыйды, Мәккә
янында ягъни
Хөдәйбиядә,
сезне аларга өстен
кылганыннан
соң. Ягъни
Аллаһ Хөдәйбия
бәйгәтеннән
соң Мәккә мөшрикләре
белән
сугышуны
насыйб итмәде,
бәлки алар
белән ун ел
сугышмый
торуны
килешеп
солых ясауны
насыйб итте.
Аллаһ сезнең
кылган эшләрегезне
күрүче булды.
(24) Мәккә
кәферләре мәсҗид
Хәрамны
таваф итүдән
сезне
тыйдылар вә
корбан өчен
китергән
хайваннарыгызны,
бугазлама
торган урыннарына
барып җитмәсеннәр
өчен, тотып
тордылар. Әгәр
Мәккәгә сез
танымый
торган иман
китергән ирләр
вә иман
китергән
хатыннар
булмаса иде,
вә Мәккә мөшрикләре
арасында
торучы мөселманнарны
танымыйча, үтерүегез
ихтималы
булмаса иде,
вә ул мөселманнарны
белмичә үтергәнегез
соңында сезгә
кайгы һәм
зарар ирешү
ихтималы
булмаса иде, әлбәттә,
Аллаһ Мәккәгә
сугыш белән
керүне әмер
итәр иде.
Аллаһ мөселманнарга
Мәккәгә
сугыш белән
керүне әмер
итмәде, Үзе
теләгән
кешеләрне рәхмәтенә
вә Ислам
диненә кертмәклеге
өчен. Әгәр мөселманнар
Мәккә мөшрикләреннән
аерылсалар
иде, әлбәттә,
ул мөшрикләрне
рәнҗеткүче ґәзаб
белән ґәзаб
кылыр идек. (25)
Ул Мәккә мөшрикләре
күңелләрендә
наданлык
гайрәте
булган гайрәтне
мәхкәм
кылган
вакытларында,
Аллаһ расүленең
вә мөэминнәрнең
күңелләренә Үзенең
рәхмәте белән
куәтне һәм
карарланмакны
иңдерде, вә
аларны
ширектән
саклану сүзендә
"Лә Илаһә ил ләллаһ"
кәлимәсендә
сабит кылды,
вә алар ул кәлимәгә
мөстәхыйк
"хаклы"
булдылар вә
ул кәлимәнең әһленнән
булдылар. Бит
Аллаһ һәр нәрсәне
белүче булды.
(26) Тәхкыйк
Аллаһ расүленең
күргән төшен
хаклык белән
дөрес кылды. (Мухәммәд
г-м Хөдәйбиягә
чыкмас борын
тешендә
сахабәләрнең
Мәккәгә
кереп чәчләрен
алганнарын,
кайберләренең
кыскартканын
күрде. Сахабәләргә
сөйләгәч,
алар бик
шатландылар,
ләкин Хөдәйбиядә
солых ясалгач,
бик
авырсындылар.
Шул вакыт
сахабәләрне
юату өчен бу
аять иңеп), Мухәммәд
г-мнең төше, әлбәттә,
вакыйга
булачагын
белдерде".
Аллаһ теләсә
дошманнарыгыздан
имин
булганыгыз хәлдә,
әлбәттә, мәсҗид
Хәрамга
керерсез, чәчләрегезне
китәреп, бәгъзеләрегез
кыскартып, һичкемнән
курыкмаганыгыз
хәлдә! Аллаһ
сез белмәгән
нәрсәләрне
белде, Мәккәгә
керүдән элек
сезгә якын фәтехны
кылды, ягъни
Хөйбәрне
алдыгыз. (27)
Ул – Аллаһ үзенең
расүлен көчле
һидәят вә хак
дин илә җибәрде,
ул хак дин
Исламны
барча диннәрдән
өстен кылмас өчен,
синең пәйгамбәрлегенә,
Исламның хак
дин икәнлегенә
вә аның өстен
булачагына
гауһ булырга
Аллаһ үзе җитәдер.
(28)
Мухәммәд
г-м Аллаһуның
рәсүледер, ул
расүл илә
бергә булган
хак мөэминнәр
кәферләргә
катылардыр,
аларга һич шәфкать
итмәсләр, вә уз
араларында
бер-берсенә шәфкатьлеләрдер,
күрерсең
аларны рөкугъ
сәҗдә кылып,
Аллаһуның рәхмәтен
вә ризалыгын
эстәрләр,
кыямәт көнендә
аларның йөзләрендә
намаз
укуларының
галәмәте
булыр. Бу әйтелгән
эшләр аларның
сыйфатларыдыр,
Тәүратта һәм
Инҗилдә дә әйтелгәндер
–
тармакларыны
чыгаручы
иген кебиләрдер,
ул тармак
игенгә куәт
бирде, һәм ул
иген
калынайды вә
тураеп
камылына
басты, ул
игеннең яхшы
уңышы
игенчеләрне
гаҗәпләндерер,
ягъни Сәхабәләр,
яхшы уңган
иген кеби бик
тиз куәтләнделәр
һәм Исламны дөньяга
тараттылар.
Аллаһ шулай
кылды, сәхабәләрнең
хәлен күреп кәферләр
ачулансыннар
өчен.
Имансызлардан
иман китереп
изге гамәлләр
кылучыларына
Аллаһ гафу итүне
һәм олугъ әҗерне,
ягъни җәннәт
нигъмәтләрен
вәгъдә кылды.
(29)
Al-Hujuraat
بسم
الله الرحمن الرحيم
Ий мөэминнәр!
Дин эшләрендә
Аллаһудан вә
Аның рәсүленнән
узып үз
белдегегез
белән сүз сөйләмәгез,
вә Аллаһудан
куркыгыз, Аңа
гөнаһлы
булудан
сакланыгыз!
Бит Аллаһ
ишетүче вә
белүчедер. (1)
Ий мөэминнәр,
тавышларыгызны
пәйгамбәр
тавышыннан
артык күтәрмәгез,
вә
бер-берегезгә
кычкырып сөйләгәнегез
кеби пәйгамбәргә
кычкырып сөйләмәгез,
гамәлләрегезнең
юкка чыгу
ихтималы
булганы өчен,
әмма үзегез
юкка
чыкканны
сизмәссез. (2)
Аллаһ расүле
янында
тавышларын түбән
кылучы мөэминнәрнең
күңелен Аллаһ
тәкъвалык өчен
сынады,
аларга гафу
ителү вә
олугъ әҗер
бардыр. (3) Дөреслектә
сиңа хөҗрәләреңнең
артыннан
кычкырып дәшүчеләр
дә бар, алар үзләренә
файдалы
булган эшне аңламыйлар.
(4)
Әгәр
сабыр иткән
булсалар син
алар катына
чыкканча әлбәттә,
алар өчен
яхшырак
булыр иде. Әлбәттә,
Аллаһ аларның
әдәпсезлек
кылганнарын
ярлыкаучы вә
рәхимледер. (5)
Ий мөэминнәр,
әгәр бер фәсыйк
сезгә бер хәбәрне
китерсә, ул хәбәрне
тикшерегез,
сездән бер
кавемгә
зарар ирешмәсен
өчен ул хәбәрне
белмәү сәбәпле,
әгәр
тикшермичә
эш кылсагыз
кылган эшләрегезгә
үкенүчеләр
булып әверелерсез.
(6)
Белегез, ий мөэминнәр,
сезнең
эчегездә
Аллаһ расүле
бар, аңа
итагать
итегез, әгәр
дә күп эшләрдә
пәйгамбәр
сезгә
итагать итсә
иде, әлбәттә,
гөнаһка төшәр
идегез, ләкин
Аллаһ сезгә
иманны сөйдерде
вә ул иманны
сезнең күңелегездә
күркәм кылды,
дәхи сезгә кәферне,
бозыклыкны һәм
гөнаһларны
яман күрсәтте,
бу кешеләр
туры юлга күнелүчеләрдер.
(7)
Аллаһуның
юмартлыгы вә
нигъмәте белән,
Аллаһ
иманыгызны
белүче вә
хикмәт белән
эш кылучыдыр.
(8) Әгәр
мөэминнәрдән
ике төркем
сугышсалар,
араларын төзәтегез,
ягъни һәр
икесен Коръән
белән гамәл
кылырга
чакырыгыз, әгәр
бу ике төркемнең
берсе Коръәнгә
килүдән баш
тартса, Коръән
хөкеменнән
баш тарткан төркем
белән
сугышыгыз,
аларны үтерегез,
хәтта Аллаһуның
Коръәндәге хөкеменә
кайткангача, әгәр
ул төркем
Коръән хөкеменә
кайтса, бу
ике төркемнең
арасыны
килештерегез,
гаделлек белән
вә турылык
кылыгыз, тәхкыйк
Аллаһ
турылык
кылучыларны
сөядер. (9) Мөэминнәр
дин буенча, әлбәттә,
бер-берсенә
кардәшләрдер.
Кардәшләрегезнең
арасын килештерегез,
тезелегез,
Аллаһудан
куркыгыз, мөэминнәр
арасына фетнә
дошманлык
салудан
сакланыгыз,
шаять Аллаһудан
рәхмәт
ителерсез. (10)
Ий мөэминнәр,
бер кавем
икенче бер
кавемне
кимсетмәсен,
ул кимсетелгән
кавемнең
кимсетүче
кавемнән
яхшырак
булуы
ихтималдыр,
шулай ук
хатыннар
икенче
хатыннарны
кимсетмәсеннәр,
кимсетелгән
хатын кимсетүче
хатыннан
яхшырак
булуы
ихтималдыр, вә
дин кардәшләрегезне
ґәебләп
кимсетмәгез,
вә
бер-берегезгә
яман кушым
исемнәр илә дәшмәгез,
мөэмин
булганнан соң,
фасыйк исеме
ни яман исемдер.
Бу эшне эшләүчеләр
тәүбә итеп төзәлмәсәләр,
алар залимнәрдер.
(11)
Ий мөэминнәр,
күп гөманнан
сакланыгыз тәхкыйк
бәгъзе гөманда
гөнаһ бардыр.
Вә кешеләрнең
гаепләрен
тикшермәгез,
кеше ґәебен
эзләмәгез вә
бәгъзегез бәгъзегезне
гайбәт
кылмасын! Әйә
сезнең берәрегез
үлгән кардәшенең
итен ашауны сөярме?
Сез, әлбәттә,
аны мәкъруһ күрдегез,
ґәйбәт сөйләүне
дә шулай мәкъруһ
күрегез! Аллаһудан
куркыгыз, ґәйбәт
эшләреннән тәүбә
итегез!
Шиксез Аллаһ
тәүбә итеп төзәлгән
кешеләрне
гафу итүче вә
рәхимледер. (12)
Ий кешеләр,
Без сезләрне
ир вә хатын
итеп халык
кылдык, вә
сездән
тармаклар вә
кабиләләр
кылдык
бер-берегезне
әҗерәтеп
танымаклыгыгыз
өчен, тәхкыйк
сезнең Аллаһ
хозурында хөрмәтлерәгегез
Аллаһудан
куркып гөнаһлардан
сакланучырагыздыр,
Аллаһ белүче
вә һәр эшегездән
хәбәрдар. (13) Күчеп
йөрүче бәдәвий
ґәрәбләре әйттеләр:
"Иман
китердек", –
дип син әйт:
"Сез иман
китермәдегез
ләкин мөселманнардан
куркып, яки мөселманнардан
файдаланып көн
күрү өчен
тыштан гына
Ислам динен
кабул иттек",
– дип әйтегез! Әле
күңелегезгә
иман әсәре
кергәне юк,
иман
китерергә
ниятегез дә
юк, имансыз
гына мөселман
булып йөрергә
теләгәнсез,
ягыш мөселманнар
белән гамәл
кылып аларны
алдарга теләгәнсез.
Әгәр чынлап
иман китереп
ихлас күңел
белән Аллаһуга
вә Аның расүленә
итагать итсәгез,
әлеге мөселманнар
белән бергә
кылган гамәлләрегезгә
һич кимчелек
ирешмәс, сәвабы,
әлбәттә,
югалмас иде.
Тәхкыйк Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхмәт итүчедер".
(14)
Менә шушы
сыйфатларда
булган кешеләр
генә хак
иманлы кешеләр,
алар чын күңелдән
Аллаһуга вә
Аның расүленә
ныклап иман
китерделәр,
моннан соң
иман китерүләренә
һич шикләнмәделәр
һәм иманга
зарар бирә
торган эшне
кылмадылар, вә
алар маллары
вә җаннары
белән Аллаһ
юлында сугыш
кылдылар,
сугыш
булмаганда Ислам
файдасына
тырыштылар, әнә
шул кешеләр,
иман китердек
мөэмин вә мөселман
булдык дигән
сүзләрендә дөрес
сөйләүчеләр,
чын
иманлылардыр.
(15) Әйт
аларга:
"Динегезне
Аллаһуга өйрәтерсезме?
Иман китермәгәнегез
хәлдә иман
китердек,
дип, Аллаһуны
алдамакчы
буласызмы?
Бит Аллаһ җирдәге
вә күкләрдәге
серләрне беләдер,
Аллаһ һәрнәрсәне
белүчедер. (16) Бәдәвий
ґәрәбләре мөселман
булулары белән
сиңа миннәт
итәрләр,
ягъни мөселман
булуларын пәйгамбәр
файдасына
дип уйларлар,
син аларга әйт:
"Мөселман
булуыгыз белән
миңа миннәт
итмәгез, бәлки
Аллаһ сезгә
миннәт итәр,
сезне иманга
күндергәне өчен,
әгәр
иманыгызда
ышанычлы
кешеләрдән
булсагыз", –
дип. Чөнки бу
аятьләрдән
соң алар иман
китерделәр. (17)
Аллаһ җирдәге
вә күкләрдәге
яшерен нәрсәләрне,
шиксез, беләдер,
Аллаһ сезнең
эшләгән эшләрегезне
күрүчедер. (18)
Qaaf
بسم الله
الرحمن الرحيم
Каф. Дәрәҗәсе
бөек Коръән
белән ант итәмен.
(1) Үзләре
арасыннан
бер кешенең
Аллаһ ґәзабы
белән
куркытучы пәйгамбәр
булып килүенә
кәферләр ґәҗәбләнделәр
һәм бу кешенең
пәйгамбәр
булуы бик ґәҗәб
эштер диделәр.
(2) Әйә
без үлгәч
череп туфрак
булсак та янә
терелербезме?
Үлеп черегәннән
соң янә
терелеп
тереклеккә
кайту бик
ерактыр,
ягъни үлгәннән
соң терелү һич
булмас, диделәр.
(3)
Без, әлбәттә,
белдек үлгән
кешеләрнең тәнен
җир ашап
бетергәнен, ләкин
тергезү Безгә
һич авыр
булмас, вә
Безнең хозурымызда
һәрнәрсә
язылып
сакланган
китап бардыр.
(4) Бәлки
алар хаклык
белән килгән
Коръәнне дә
ялган диделәр,
алар саташып
чуалчык эшкә
төшкәннәр,
чуалуларының
очы-кырые
юктыр. (5) Әйә ул
гафилләр өсләрендәге
күккә
карамыйлармы.
Без аны ничек
терәксез төзедек,
вә ул күкне
йолдызлар
белән зиннәтләдек,
вә ул күктә һич
нинди ярык,
кимчелек
юкдыр. (6) Дәхи җирне
киң кылдык вә
анда таулар
салдык, вә җирдә
үстердек һәр үсемлекне
аталы-аналы
итеп, ул үсемлекләр
күңелләрне
раушан
кыладыр. (7) Күңел
күзе илә күреп
фикерләмәк һәм
вәгазьләнмәк
өчен һәрбер
Аллаһуга
кайтучы инабәтле
бәндәләргә. (8) Дәхи
Без күктән
файдалы
булган суны иңдердек,
аның белән
бакчалар үстердек,
вә үстердек
урып алына
торган игеннәрне.
(9) Вә
озын, төз хөрмә
агачын үстердек,
ул хөрмәнең
тезелгән бөреләре
бардыр. (10) Бәндәләргә
ризык булсын өчен
ул су белән шәһәрләрнең
үлгән
табигатен
тергездек.
Каберләрдән
кубарылып
чыгу да шулай
булыр. (11)
Болардан
элек Нух
кавеме, вә
коега
табынучы
кавем, вә Сәмуд
кавеме пәйгамбәрләргә
ышанмадылар. (12) Вә
Гад кавеме, вә
Фиргаун
кавеме, вә
Лут кардәшләре
пәйгамбәрләрне
ялганга
тоттылар. (13) Вә
Әйкә кавеме,
вә Түббәгъ
кавеме болар
бар да пәйгамбәрне
ялганга
тоттылар, һәм
аларга ґәзаб
вәгъдәбез
иреште. (14) Әйә
Без мәшәкать
чиктекме галәмне
беренче мәртәбә
халык
кылганда, әгәр
мәшәкать
чиккән
булсак, үлгән
кешеләрне
тергезергә дә
авырсыныр
идек, бәлки
алар кыямәтнең
булуында һәм үлгән
кешеләрнең
терелүендә шөбһәдәләр.
(15)
Тәхкыйк
кешене Без
халык кылдык,
вә кешегә күңеле
нәрсәне вәсвәсә
кылганыны
Без беләбез,
вә Без аңа җилкә
тамырыннан
да
якынракбыз. (16)
Ике язучы фәрештәне
хәтергә төшер,
берсе уң
тарафта
утырып изге
гамәлләрне
язар вә берсе
сул тарафта
утырып гөнаһлы
эшләрне язар.
(17) Сүз
сөйләнмәс, мәгәр
сөйләнгән һәрбер
сүзне көтеп
утыручы фәрештә
язар. (18) Үлем
исереклеге
хаклык белән
килде вә
хаклыкны
алып килде,
ий Адәм
баласы, ошбу үлемнән
качадыр һәм
куркадыр идең,
ләкин аннан
качып котыла
алмассың. (19)
Икенче мәртәбә
сурга өрелеп,
кешеләр
каберләреннән
кубарылып мәхшәр
җиренә җыелсыннар
өчен, вә фәрештәләр:
"Аллаһуның вәгъдә
кылган дәһшәтле
хисаб көне
менә шулдыр",
– диярләр. (20) Вә
һәр кеше
килер, вә аның
илә бер куып
баручы булыр
аны мәхшәр җиренә
сөрер һәм аның,
янында дөньяда
кылган эшләреннән
хәбәр бирүче
фәрештә
булыр. (21) Янә әйтерләр:
"Бу көннән
син дөньяда
вакытта
гафил идең, һич
хәбәрең юк
иде, Без синнән
ачтык күзендә,
колагыңда һәм
күңелендә
булган пәрдәңне,
бу көндә синең
күзең үткендер
ки, дөньяда
кылган бозык
вә хата эшләреңне
барын да күрерсең.
(22) Дөньядагы
сакчы фәрештәсе:
"менә мин аңа
сакчы булган
кеше, кылган
эшләре белән
килде" – дияр. (23) Җәһәннәмгә
салыгыз һәрбер
хакка каршы
торучы фәсыйк
кәферне. (24) Өстенә
йөкләтелгән
фарыз, ваҗеб
эшләрдән
тыелучыны вә.
Коръәннән
шикләнеп
чиктән үтүче
залимне. (25)
Аллаһудан
башканы Илаһә
тотучы мөшрикне
салыгыз каты
ґәзабка! (26) Ґәзабка
салынган
кешенең
юлдаш
шайтаны әйтер:
"Ий Раббыбыз,
ул кешене мин
аздырмадым, ләкин
ул үзе хактан
ерак адашкан
иде", – дип. (27)
Аллаһ әйтер:
"Минем
алдымда дәгъвәләшмәгез,
тәхкыйк Мин
сезгә дөньяда
ошбу җәһәннәм
белән
куркытучы
китап вә рәсүлләр
җибәрдем. (28)
Минем
алдымда сүзем
һич
алышынмас, дәхи
Мин
колларыма
золым итүче дә
түгелмен. (29)
Ул көндә җәһәннәмгә:
"Инде булдыңмы"
– диярбез, җәһәннәм:
"янә керүчеләр
бармы, монда
урын күп" –
дияр. (30) Аллаһудан
куркып гөнаһтан
сакланучы тәкъва
мөэминнәргә җәннәт
якын кылыныр,
ерак булмас. (31)
Сезгә вәгъдә
ителгән җәннәт
ошбудыр, һәрбер
тәүбә итеп
Аллаһуга
кайтучыга һәм
шәригать хөкемнәрен
саклап һәрберсен
урынында үтәүчегә.
(32) Күрмичә
күргән кеби Аллаһудан
курыккан вә
Аллаһуга
гыйбадәт һәм
итагать итүдә
ихласлы
булып саф күңел
белән Аллаһу
хозурына
килгән кешегә.
(33)
Керегез җәннәткә
тынычлык
иминлек белән!
Бу көн җәннәткә
кергән кешеләр
өчен анда мәңге
кала торган көндер.
(34)
Аларга җәннәттә
теләгән нәрсәләре
булыр вә
Безнең
хозурыбызда
аларга теләгән
нәрсәләреннән
артык нәрсәләр
бардыр. (35)
Күпме
кешеләрне һәлак
иттек элекке
заманнарда,
ул заман кәферләре
хәзерге кәферләрдән
катырак куәтле
иделәр, үлемнән
котылырга юл
эзләп шәһәрләрдә
төрле чаралар
күрделәр,
Аллаһ тәкъдиреннән
котылучы
булырмы? (36) Тәхкыйк
бу зекер
ителгән
аятьләрдә һидәятне
тапмак өчен көчле
вәгазьләр,
гакыл фәһем
иясе булган
саф күңелле
кешегә яки
Коръән сүзләренә
колагыны
салган кешегә,
вә ул гөнаһлардан
сакланып сәвабларны
кәсеб итәргә әзердер.
(37) Тәхкыйк
Без җирне вә
күкләрне вә
аларның
араларында
булган нәрсәләрне
алты көн (дәвер)
эчендә төзедек,
аларны төзегәндә
Безгә мәшәкать
вә авырлык
ирешмәде. (38)
Син кәферләрнең
әйткән яман сүзләренә
сабыр ит, вә
Раббыңны
мактап тәсбихләр
әйт, намаз
укы кояш
чыкканчы вә
кояш батудан
элек. (39) Вә кич
якта ахшам, йәстү
намазларын
укы вә фарыз
намазлардан
соң нәфел
намазларын
да укы. (40) Бер көнне
якыннан
кычкырачак фәрештәнең
сүзенә колак
сал. Ягъни
Исрафил фәрештә,
ий сөякләрегез
череп туфрак
булган кешеләр,
терелеп
каберләрегездән
чыгыгыз, дип
кычкырыр. (41)
Ул көндә хак
булган
кубарылу өчен
кычкырган
тавышны бар
да ишетерләр,
ошбу көн
каберләрдән
чыгу көнедер.
(42) Тәхкыйк
Без үтерербез
вә
тергезербез,
вә барча
халыкның
кайтачак җире
Безгәдер. (43)
Ул көндә җир
кешеләр өчен
ярылыр вә
кешеләр бик
ашыгып
чыгарлар, бу
аларны
кубарып җирдән
чыгарудыр, бу
эш Безгә бик җиңелдер.
(44)
Без аларның
сиңа әйткән
яман сүзләрен
белүчебез.
Син аларны җәбер
золым белән
Ислам динен
кабул итәргә
көчләүче түгелсең,
һәм Коръән
белән вәгазь
кыл, Коръән хөкемнәрен
ишеттер һәм
Коръән белән
гамәл
кылырга
чакыр, вәгъдә
ителгән
Минем ґәзабымнан
курыккан
кешеләрне! (45)
Adh-Dhaariyat
بسم
الله الرحمن الرحيم
Таратучы
каты җил белән
ант итәм. (1) Дәхи
авыр йөкне күтәрүче
болытлар илә
ант итәмен,
болытлар күпме
су күтәреп йөриләр.
(2) Дәхи
дәрьяләрдә вә
диңгезләрдә җиңеллек
илә йөрүче
кораблар илә.
(3) Дәхи
Аллаһуның тәкъдирләрен
бүлеп кешеләргә
ирештерүче фәрештәләр
илә ант итеп әйтәмен:
(4)
"Ий кешеләр
сезгә вәгъдә
ителгән кыямәт,
кубарылу вә җәннәт,
җәһәннәм
хактыр. (5) Хисаб
вә җәза, әлбәттә,
була чакдыр. (6)
Дәхи
йолдызлар
юлы булучы күк
белән ант итәмен.
(7)
Ий кешеләр,
Коръән
хакында төрле-төрле
сүздәсез,
кайберләрегез
Коръән сүзләренә
ышаныр вә
кайберләрегез
ышанмас,
кайберләрегез
Коръән белән
гамәл кылыр вә
кайберләрегез
Коръән белән
гамәл кылмас.
(8)
Ул Коръәннән
кайтарылыр,
ягъни качар
Аллаһуның тәкъдирендә
мәхрүм ителгән
кеше. (9) Ләгънәт
булсын ялган
сөйләп Коръәннән
качучы кешеләргә.
(10)
Алар үзләренең
наданлыклары
вә гафиллекләре
белән
алданучылардыр.
(11)
Алар кыямәт көне
кайчан була,
дип,
сорыйлар. (12)
Алар кыямәт көнне
утта ґәзаб
кылынырлар. (13)
Газабыгызны
татыгыз, бу ґәзаб
үзегез
ашыктырган ґәзабтыр.
(14)
Аллаһудан
куркучы гөнаһтан
вә хаталыклардан
сакланучы тәкъва
мөэминнәр, әлбәттә,
җәннәтләрдә
рәхәтлек
елгасы
янындалардыр.
(15)
Алар
Раббылары
биргән нигъмәтләрне
алучылардыр,
бит алар җәннәткә
кермәс борын
дөньяда
яхшылыкны
кылучы изге мөселман
иделәр. (16) Төннәрдә
алар аз
йоклар
булдылар. (17)
Алар сәхәр
вакытларыңда
намаз, Коръән
укып Аллаһудан
гафу сорый
иделәр. (18) Алар
сораучы вә
сорамаучы
мохтаҗларга
малларыннан
садакалар
бирә иделәр. (19) Җирдә
дә ышанучы
гакыллы
кешеләр өчен
галәмәтләр
бардыр. (20) Дәхи үзегезнең
төзелешегездә
дә галәмәтләр
бардыр, әйә
шуларны күрмисезме?
(21)
Сезнең
ризыкларыгыз
күктәдер,
ягъни яңгыр
яуса гына
ризыкларыгыз
буладыр һәм
сезгә вәгъдә
ителгән Аллаһуның
рәхмәте вә ґәзабы
да күктәдер. (22) Җир
вә күкләр
Раббысы белән
ант итеп әйтәмен
ки, ошбу әйтелгән
нәрсәләр, әлбәттә,
хактыр сезнең
сөйләшкәнегез
кеби. Ягъни
кешеләр сөйләшмиләр
дия алмассыз,
шуның кеби
Коръәннең һәр
сүзе хактыр,
юкка чыгара
алмассыз. (23)
Сиңа
ирештеме
Ибраһим пәйгамбәрнең
хөрмәтле
кунакларының
хәбәре? (24) Ул
кунаклар
Ибраһим
хозурына
кергәч, сәлам,
бирделәр,
Ибраһим дә
аларга сәлам
бирде һәм күңеленнән
болар ят
кунаклар,
танымыймын
диде. (25) Ибраһим
кунакларга
кайда
барганын
белдермичә,
хатыны янына
аш хәзерләргә
китте, бераз
вакыт үткәч,
симез бозау
итен китерде.
(26)
Ул итне
кунакларның
алларына
якын куйды,
кунаклар исә
ашамадылар, чөнки
алар фәрештә
иделәр, ләкин
Ибраһим
белми иде.
Ибраһим
кунакларга
ашамыйсызмы
диде. (27)
Кунаклар
ашамагач
Ибраһимнең күңеленә
курку төште,
ихтимал бу
кешеләр
начар ният
белән килгәннәрдер,
дип уйлады.
Кунаклар үзләренең
фәрештәләр
икәнне
белдереп,
Ибраһимгә
курыкма,
диделәр, һәм
зур галәм
буларак бер
ир бала белән
Ибраһимгә сөенеч
бирделәр. (28)
Кунакларның
сүзен ишетеп
Ибраһимнең
хатыны Сара
кунаклар
алдына
тавышланып чыкты,
вә йөзенә
сугып әйтте: "Мин
бала тапмый
торган
карчыкмын
миндә кайдан
бала булсын",
– дип. (29) Фәрештәләр
әйттеләр:
"Без әйткәнчә
Раббың Аллаһ әйтте,
тәхкыйк Ул –
Аллаһ эшне
белеп эшләүче
вә һәрнәрсәне
белүче", – дип. (30)