Part
29
Al-Mulk
بسم
الله الرحمن الرحيم
Аның
кулында ике дөньяның
патшалыгы
булган Аллаһ
мүбарәк вә
олугъ булды,
Ул – Аллаһ һәрнәрсәгә
көче җитүчедер.
(1)
Ул үлемне һәм
тереклекне
халык кылды,
йөкләмәләр йөкләп
сезне
сынамак өчен,
кайсыларыгыз
яхшырак гамәлле
икәнлеген
белмәк өчен,
Ул һәрнәрсәдән
өстен вә
ярлыкаучы. (2)
Ул – Аллаһ
кат-кат итеп җиде
күкне халык
кылды. Аллаһ
халык кылган
нәрсәләрдә үлчәүсезлекне
күрмәссең. Күзеңне
кайтарып күккә
карагыл анда
берәр ярыкны,
кимчелекне күрерсеңме?
(3) Соңра
икенче кат күзеңне
кайтарып
карагыл, әгәр
карасаң күзең
арып-талып өметсезләнеп
кире кайтыр
кимчелекне күрмәссең.
(4) Тәхкыйк
дөнья күген
яктыртучы
йолдызлар
белән зиннәтләдек,
вә ул
йолдызларны
шайтаннарга
атылучы кылдык,
вә ул
шайтаннарга
кыздырылган
ут ґәзабын хәзерләдек.
(5) Дәхи
Раббыларына
карышып кәфер
булган кешеләргә
җәһәннәм ґәзабыдыр,
ул ут ни
ямандыр. (6) Кәферләр
ул җәһәннәмгә
ташлансалар,
анда ишәк
тавышы кеби
яман тавыш
ишетерләр вә
ул җәһәннәм
кайнар. (7) Ул җәһәннәмгә
бер фирка
салынса, ул җәһәннәмнең
сакчылары:
"Сезгә бу җәһәннәм
белән
куркытучы пәйгамбәрләр
килмәдеме", –
дип сорарлар.
(8) Кәферләр
әйтерләр: "Дөреслектә
безгә бу җәһәннәм
белән
куркытучы пәйгамбәрләр
килде дә бит,
без аларны
ялганга
тоттык һәм әйттек:
"Аллаһ сезгә һич
нәрсә иңдермәде,
сүзләрегез
ялган, сез
каты саташу
илә саташкан
кешеләрдән
башка түгелсез",
– дип. (9) Ул кәферләр
янә әйтерләр:
"Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең
хак сүзләрен
тыңлап кабул
иткән булсак,
яки алар өйрәткән
шәригать хөкемнәрен
аңлап гамәл
кылган булсак,
кыздырылган
ут әһелләре
эчендә
булмас идек",
– дип. (10) Эш
узгач гөнаһларын
таныдылар,
без ґәепле
диделәр,
кыздырылган
ут әһелләренә
Аллаһуның рәхмәте
гаять
ерактыр! (11) Тәхкыйк
Раббыларының
күренмәгән ґәзабыннан
күргән кеби
куркучы хак мөэминнәр,
аларгадыр
Аллаһуның
ярлыкавы һәм
олугъ әҗер. (12)
Сүзләрегезне
кирәк яшерен
сөйләгез, кирәк
– аны
кычкырып сөйләгез.
Тәхкыйк Ул –
Аллаһ күкрәкләр
эчендә
булган
уйларны бик
яхшы беләдер.
(13) Әйә
Үзе халык
кылган күкрәкләрне
вә күңелләрне
белмәсме? Вә
Ул – Аллаһ һәрнәрсәне
белеме илә
чорнап алучы
вә бик нечкә
нәрсәләрдән
дә хәбәрдар. (14)
Ул – Аллаһ
сезгә җирне йөрергә
уңай кылды,
ул җирнең җилкәсендә
йөрегез теләгән
җирендә яшәгез
вә ул җирнең
хәләл
ризыкларын
ашагыз, вә үлгәннән
соң терелеп
бармак Аллаһу
хозурынадыр. (15) Әйә
сез кешеләр
тыныч
булдыгызмы күктәге
фәрештәләрнең
сезгә ґәзаб
алып килүләреннән
җиргә
йоттырулары
белән, җир
сезне астына
алганчы хәрәкәтләнер.
(16) Әйә
сез тыныч
булдыгызмы күктәге
фәрештәләрнең
таш яудыра
торган каты җил
белән сезне һәлак
итүләреннән?
Тиздән
белерсез
Безнең
куркытуыбызның
хаклыгын! (17) Тәхкыйк
бу кәферләрдән
элгәреге кәферләр
пәйгамбәрләрне
ялганга
тоттылар,
аларга Минем
мәкерем, ґәзаб
белән
тотмаклыгым
ничек булды? (18) Әйә
алар күрмиләрме,
гыйбрәт күзе
илә карамыйлармы
өсләрендә
очып йөргән
кошларга,
канатларын җәярләр
һәм
кабыргаларын
кысарлар. Ул
кошларны һавада
тотучы юк, мәгәр
Аллаһ Үзе генә
тотадыр, Ул –
Аллаһ һәр нәрсәне
күрүчедер. (19)
Аллаһудан
башка кая
сезгә ярдәм
итүче ґәскәр,
ошбу
сынымнарыгызмы
сезгә ярдәм
итүче? Кәферләрнең
эше һичнәрсә
түгел, мәгәр
адашып
алдану
гынадыр. (20)
Кая Аллаһудан
башка сезләрне
кем
ризыкландыра,
әллә
сынымнарыгыз
яки
патшаларыгыз
ризыкландырамы?
Әгәр Аллаһ
бирә торган
ризыгын
бирмичә
туктатып
куйса? Бәлки
кәферләр
моны белә
торып тәкәбберләнеп
карышмакта һәм
хактан
качмакта
таза
тордылар. (21) Әйә
хаклыкны күрмәскә
вә Коръән
нуры илә
файдаланмаска
тырышып йөзтүбән
аяк астына
гына карап йөргән
кешеме туры
юлга күнелүчерәк,
яки Коръән вә
сөннәт белән
танышып, хак
белән батыл арасын
аерып туры
юлны карап, күреп
барган
кешеме хак
юлга күнелүчерәк?
(22) Әйт:
"Ул – Аллаһ
сезне юктан
бар кылды вә
сезгә хак сүзне
ишетмәк өчен
колак бирде,
вә гыйбрәтләрне
күрмәк өчен күз
бирде, вә
фикерләп хак
белән
батылны
аермак өчен күңел
бирде, бу
нигъмәтләргә
караганда
сезнең шөкер
итүләрегез
бик аздыр. (23) Әйт:
"Ул – Аллаһ
сезне җирдә
яратты, вә
Аның
хозурына
кубарылырсыз".
(24) Кәферләр
әйтәләр: "вәгъдә
ителгән кыямәт
көне кайчан
була, дөрес сөйләүчеләрдән
булсагыз, әйтегез?"
– дип. (25) Әйт: "Шиксез,
ул кыямәтнең
вакытын Аллаһ
кына белер, вә
мин фәкать
хисаб вә ґәзаб
белән
куркытучы
гынамын. (26)
Һәм ґәзабны
бик якыннан күргәннәре
вакытта,
хакны инкяр
итүче кәферләрнең
йөзләре
каралыр, вә
аларга әйтелер:
"Бу – шул ґәзабтыр,
сез аны
ашыгып көтәдер
идегез!" (27) Әйт:
"Ничек
уйлыйсыз, әгәр
Аллаһ мине һәм
минем белән
бергә булган
мөэминнәрне һәлак
итсә, яки рәхмәт
итеп безне исән
калдырса,
хакны инкяр
итүче кәферләрне
рәнҗеткүче
каты ґәзабтан
кем
коткарыр?" (28) Әйт:
"Ул – безнең
Раббыбыз
барча нәрсәгә
рәхмәте
ирешкүчедер,
вә без Аңа
иман
китердек һәм
Аңа тәвәккәл
кылдык. Тиздән
күрерсез, кем
ачык адашып
саташуда икәнлеген!"
(29) Әйт:
"Ничек
уйлыйсыз, әгәр
сезнең
суыгыз һич
ала алмаслык
тирән җир
астына киткән
булып әверелсә,
кем китерер
сезгә кайнап
агучы чишмә
суларын?" (30)
Al-Qalam
بسم
الله الرحمن الرحيم
Нун. Вә
Ләүхүл Мәхфузны
язган каләм
белән һәм фәрештәдә
язган кешеләрнең
гамәл дәфтәрләре
илә ант итәмен.
(1)
Ий Мухәммәд
г-м, син мәҗнүн
түгелсең, бәлки
Раббыңнан пәйгамбәрлек
нигъмәте белән
хөрмәтләнгәнсең.
(2)
Сиңа, әлбәттә,
һич киселми
торган әҗер вә
нигъмәт
бардыр. (3) Тәхкыйк
син күркәм
холыктасың. (4)
Ий Мухәммәд,
тиздән күрерсең
һәм хакны
инкяр итүче кәферләр
күрерләр: (5)
кайсыларыгыз
Мәҗнүн исеме
илә фетнәләргә
лаек икәнен.
Ягъни мөэминнәрме
яки кәферләрме
мәҗнүн-тиздән
белерләр. (6) Тәхкыйк
синең Раббың
– Ул белүчедер
Аның юлыннан
адашкан
кешене вә Ул
белүчедер
туры юлга күнелгән
кешене. (7) Хакны
ялган диючеләргә
итагать итмә!
(8) Мөшрикләр
синең аларны
ислам диненә һәм
аларның
батыл динен
яманламыйча
аларга
йомшаклык
кылуыңны
телиләр, әгәр
син аларга
йомшаклык
кылсаң алар
да сиңа
йомшаклык
кылырлар, үзләренә
ияртү өчен. (9)
Итагать итмә һәр
күп ант итүче
җиңел
гакыллы
ялганчыга. (10)
Кешене мәсхәрәләп
ґәйбәт сөйләүче,
сүз йөртүчегә.
(11)
Коръән күрсәткән
туры юлдан һәм
изге гамәлләрдән
кешеләрне
тыючы, чиктән
үтеп йөрүче күп
гөнаһлыга. (12)
Каты сүзле
яман холыклы
шуның өстенә
ул зинадан
тугандыр. (13)
Ул күп мал вә
күп бала иясе
булганы өчен
генә аңа һич
итагать итмә һәм
дус булма! (14) Әгәр
аңа Безнең
аятьләребез
укылса, ул
явыз әйтәдер:
"Бу әүвәлгеләрдән
калган әкият",
– дип. (15)
Без
аның
борынына тиз
билге
ясарбыз. "Бәдер
сугышында
аның борыны
киселде. Ул Вәлид
исемле явыз
кеше иде.
Андый явыз
кешеләргә
дус булырга
Аллаһудан һич
рөхсәт юк". (16) Тәхкыйк
Без Мәккә мөшрикләрен
ачлык белән бәлаләндердек,
бакча ияләрен
бәлаләндергәнебез
кеби" Ямәндә
бер кешенең хөрмә
бакчасы бар
иде, хөрмә өлгергәч
җил койган хөрмәләрне
җыеп
алсыннар өчен
һәр көнне фәкыйрьләрне
чакыра
торган
булган. Бу
яхшы кеше
вафат булгач,
бакча өч
угълына
калды. Алар үзара
сөйләштеләр:
"Әгәр хөрмәбезне
фәкыйрьләргә
бирсәк, үзебезгә
аз калыр, фәкыйрьләр
килгәнче,
бакчабызга
иртүк барып җимешләрне
җыеп алыйк", –
дип. Алар таң
вакытыңда
бакчадан җимешләрне
җыеп алырбыз,
дип ант иттеләр.
(17) Ләкин
алар Аллаһ
теләсә димәделәр.
(18)
Ул бакчада
Раббыңнан
бер бәла әйләнде,
алар әле бу
вакытта
йокыда иделәр.
(19)
Ул бакча
агачсыз, җимешсез
коры җир
булып әверелде.
(20)
Бу өч егет таң
вакытында
бер-берсен
бакчага
чакырдылар. (21)
Бакчагызга
иртәрәк
барыгыз, әгәр
җимешләрегезне
кисеп җыярга
теләсәгез. (22)
Алар яшерен
генә сөйләшкән
хәлләрендә
бакчага
киттеләр. (23) Бүген
бакчага
сезнең өстегезгә
һич ярлы
мескеннәр
кермәсен
диделәр. (24)
Мескеннәр
килмәс борын
бакчага йөгерделәр,
бу эшкә
кадирбыз, дип
уйладылар. (25)
Бакчалары
янына килеп
андагы хәлне
күргәч, тәхкыйк
бакча
юлыбыздан
адаштык,
башка юлга киткәнбез,
диделәр, чөнки
бакчаларының
коры җире генә
калган иде. (26) Үз
бакчаларының
шул хәлгә
калганын
белгәч, юк
без адашмаганбыз,
бәлки без
Аллаһуның
нигъмәтеннән
тәмам мәхрүм
ителгәнбез,
Аллаһ безгә бәла
җибәргән,
диештеләр (27)
Аларның
уртанчысы
яки
гакыллырагы:
"Мин сезгә әйткән
идем түгелме?
Аллаһ теләсә
дисәгезче", –
дип. (28) Алар әйттеләр:
"Раббыбыз һәр
кимчелектән
пакь, тәхкыйк
без үзебезгә
золым
кылдык". (29) Һәм
бер-берсенә
каршы килеп
шелтәләшә
башладылар (30) Әйттеләр:
"Ий безнең
кайгыбыз
никадәр
олугътыр, тәхкыйк
без азган
кешеләрдән
булдык, Аллаһуның
чигеннән
чыктык. (31) Без
Раббыбыздан өмет
итәбез
бакчабызны
яхшырак
бакчага
алыштыруын, тәхкыйк
без
Раббыбызга вә
Аның гыйбадәтенә
кызыгучыбыз",
– дип. (32) Әнә
шулайдыр дөнья
ґәзабы чиктән
үткәннәр!
Ахирәт ґәзабы
тагын да
олугърактыр, әгәр
аны кешеләр
белсәләр, (33) дөреслектә
Аллаһудан
куркып гөнаһтан
сакланучы мөэминнәргә
булыр
Раббылары
хозурында нәгыйм
җәннәтләре. (34) Әйә
Безгә
итагать итүче
мөселманнарны
кәферләр
кеби яки
ышанып та
Аллаһуга
итагать
итмичә гөнаһка
чумган
динсезләр
кеби
кылырбызмы,
аларны бер дәрәҗәгә
вә бер урынга
куярбызмы?
Димәк тел белән
генә үзләрен
мөселман
санап динсез
йөргән кешеләр
Коръәнгә
тотынмасалар
һәм намаз
укымасалар,
рузә
тотмасалар –
Аллаһудан
яхшылык көтмәсеннәр!
(35)
Ий кәферләр вә
ышанучы
динсезләр,
сезгә нәрсә
булды, әллә
гакылыгызга
диваналык
ирештеме, чын
мөселманнар өчен
генә хәзерләнгән
җәннәтләргә
Аллаһ сезне дә
кертер дип
уйлыйсызмы? (36) Әллә
сезнең күктән
иңгән
китабыгыз
булып, аны
укыйсызмы. (37) Тәхкыйк
сезгә ни теләсәгез,
шул булыр,
дип
язылганмы ул
китапта? (38) Әллә
сезгә кыямәт
көненә чаклы
ни генә хөкем
итсәгез дә вә
ни генә теләсәгез
дә шул сезгә
булыр дигән,
Безгә биргән
ышанычлы ґәһедләрегез
бармы? Ягъни
ничек теләсәгез
– шулай
азарга Аллаһудан
сезгә рөхсәт
бармы? (39) Син
алардан
сорагыл –
кайсы бу
ялган хөкемнәрен
вә батыл дәгъваләрен
өстенә ала,
яки бу сүзләрне
кайсысы дөресли
ала. (40) Әллә
аларның Аллаһуга
каршы сөйли
торган Аллаһудан
башка
Аллалары
бармы? Әгәр
булса –
китерсеннәр,
дөрес сөйләүчеләрдән
булсалар. (41)
Бер көн эшләрнең
пәрдәләре
ачылыр, хак
батылдан
аерылыр һәм сәҗдәгә
чакырылырлар,
ләкин кәферләрнең
вә
монафикъларның
сәҗдә
кылырга көчләре
җитмәс. (42)
Куркудан
күзләре түбән
салынган
булыр вә
аларны
хурлык
каплар. Тәхкыйк
алар дөньяда
сәҗдә
кылырга,
ягъни намаз
укырга
боерылган
иделәр, ләкин
укымадылар, үзләре
сәламәт тә
иделәр, намаз
укымаска һич
гозерләре юк
иде. (43) Ий Мухәммәд
г-м, Коръәнне
ялганга
тотучыларны
минем белән
калдыр, ягъни
Коръән сүзләрен
катлап-катлап
ишетеп тә аны
инкяр итүче
динсезләрне
Миңа тапшыр
да алардан
кисел, тиздән
аларны ґәзабка
тартырбыз
алар белмәгән
юл белән. (44)
Аларга вакыт
бирермен, ґәзаб
кылырга
ашыкмамын, тәхкыйк
Минем хәйләм
төпледер, ґәзабымнан
һич котыла
алмаслар. (45)
Ислам динен өйрәткән
өчен син әллә
алардан хезмәт
хакын
сорыйсыңмы,
алар шул
хакны түләргә
авырсынып
Ислам динен
кабул итмиләрме?
(46) Әллә
алар
хозурында
яшерен эшне
белү белеме
бармы, ягъни
Ләүхүл Мәхфуз
алар
хозурында
булып шуннан
күчереп
язалармы,
шуның өчен
аларның синең
пәйгамбәрлегеңә
ихтыяҗлары
юкмы? (47) Чыда
Раббыңның хөкеменә
һәм кәферләрнең
каршылык күрсәтүләренә,
вә балык юлдашы
Йунүс кеби
булма Ул Йунүс
балык эчендә
тарлыкта
Раббысына мөнәҗәть
итте, ялварды
эченә кайгы
тулган хәлдә.
(48) Әгәр
ул Йунүскә
балык эчендә
Раббысыннан
нигъмәт
ирешмәгән
булса иде, әлбәттә,
балык эченнән
чыгарылып
агачсыз вә үләнсез
булган кызу сәхрәгә
хур ителеп
ташланыр иде.
(49)
Ул Йунүсне
Раббысы
ихтыяр кылды,
яңадан вәхий
иңдереп пәйгамбәрлеген
дәвам
иттерде, дәхи
аны изгеләрдән
кылды. (50) Кәферләр
Мухәммәд
г-мнең Коръән
укыганын яки
Коръәннән вәгазь
сөйләгәнен
ишетсәләр,
ачуларыннан
яки хөседләнеп
зәһәрле
карашлары
белән, аны
аягыннан
егарга
якынлашалар
иде һәм ул
Мухәммәд мәҗнүн
дияләр иде (51)
Ул – Коръән бөтен
мәхлүкатны
уятучы вә
Аллаһының
яхшыларга рәхмәтне,
яманларга ґәзабны
искә тешерүчедер
һәм иманны,
динне, һидәятне
һәм
яхшылыкны кәсеп
итәр өчен
Аллаһ
тарафыннан
кешеләргә күрсәтелгән
якты туры
юлдыр. (52)
Al-Haaqqa
بسم
الله الرحمن الرحيم
Барча
серне ача
торган хак
булган кыямәт
көне. (1) Нинди
олугъ
куркынычлы көндер
ул кыямәт. (2)
Кыямәтнең
куркынычлы көн
икәнлеген вә
аның
хакыйкатен сиңа
нәрсә
белдерде?
Ягъни Аллаһ
белдермәсе, үзлегеңнән
һич белә
алмассың. (3) Сәмуд
вә Гад кавемнәре
кыямәтне
ялганга
тоттылар. (4) Әмма
Сәмуд кавеме
шиксез каты
тавыш белән һәлак
ителделәр. (5) Әмма
Гад кавеме
каты тавышлы үткен
җил белән һәлак
ителделәр. (6)
Ул җилне
аларга җиде төн
вә сигез көн
тоташтан
ирекле кылды,
ул җилдә
кешеләрне
буылып һәлак
булган кеби күрер
идең, гүя
алар эче куыш
хөрмә
агачының төбе
кеби булып
калганнар. (7)
Алардан
калган берәр
кешене күрерсеңме?
Юк, әлбәттә,
алардан һичкем
калмаган. (8)
Фиргаун
вә аннан элек
булган кешеләр
һәм Лут пәйгамбәрнең
кавеме гөнаһлы
эшләрне вә
хаталарны күп
кылдылар. (9)
Алар
Раббыларының
пәйгамбәренә
гасый гөнаһлы
булдылар,
аларны Аллаһуның
ґәзабы тотты,
ычкындырмый
торган тоту
белән. (10) Тәхкыйк
Без Нух пәйгамбәр
вакытында
туфан суы
чыккан чакта
сезнең
аталарыгызны
йөкләдек су өстендә
йөрүче көймәгә.
(11)
Ул вакыйганы
гыйбрәт сезгә
ядкәр кылдык,
вә ул
вакыйганы
ишетүче
колаклар
ишетеп
саклансыннар
өчен гыйбрәт
кылдык. (12) Мәхлукатне
кубару өчен
сурга бер мәртәбә
өрелсә (13) җир
урыныннан күтәрелсә
вә таулар күтәрелеп
бер-берсенә
бер мәртәбә
сугылып
тузылып китсәләр
- (14) шул көндә
кыямәт
вакыйгъ
буладыр. (15)
Ул көндә күк
ярылыр вә ул
көчсез зәгыйфь
булыр. (16) Вә ул көндә
фәрештәләр җирнең
тирәсендә
булырлар, вә
ул көндә җир
тирәсендәге
фәрештәләр өстендә
Раббыңның ґәршене
сигез фәрештә
күтәрер. (17)
Ул көндә фаш
ителерсез
сездән һич нәрсә
яшерен
калмас ягыш һәммә
эшегез күрсәтелер.
(18) Әммә
гамәл дәфтәре
уң кулына
бирелгән
кеше: "ий җәмәгать
килегез
минем гамәл дәфтәремне
укыгыз, (19) мин әлбәттә
дөньяда
белдем бүген
хисабка
юлкачагымны"
– дияр. (20) Ул
кеше риза
булырлык
яхшы
тереклектә. (21) Бөек
дәрәҗәле җәннәттә.
(22)
Ул җәннәтләрнең
җимешләре
утырган вә
яткан кешеләргә
якындыр. (23)
Ашагыз вә
эчегез тәмләп
ләззәт белән,
дөньяда буш
вакытларыгызны
изге гамәлләр
илә
уздырганыгыз
өчен! (24) Әмма
гамәл дәфтәре
сул кулына
бирелгән
кеше, әйтер:
"Ий кәшки миңа
гамәл дәфтәрем
бирелмәгән
булсачы! (25)
Хисабымны
нинди икәнен
белмәгән
булсамчы! (26)
Ий үкенеч,
мине үтергән үлем
эшемне
бетереп яңадан
мине тергезмәгән
булсачы! (27) Хәзер
инде миңа
малым һич
файда бирмәде.
(28)
Инде миннән үземнең
бәйсезлегем
вә кечем һәлак
булды! (29) Аллаһ
ґәзаб фәрештәләренә
әйтер:
"Алыгыз ул
кешене,
богаулагыз
аны! (30) Соңра җәһәннәм
утында
яндырыгыз
аны! (31) Соңра
аны җитмеш
аршын
озынлыктагы
чылбыр белән
урагыз! (32) Чөнки
ул әлбәттә
олугъ булган
Аллаһуга
ышанмый иде. (33) Дәхи
ул үзен вә әһлен
мескенне
ашатырга
кызыктырмый
иде. (34)
Бу көндә
бу урында аңа
ярдәм бирәчәк
дус юк. (35) Дәхи аңа
ризык юкдыр мәгәр
җәһәннәм әһленең
тәннәреннән
аккан эреннәрдән
генә бар. (36)
Ул эренне
башкалар
ашамас мәгәр
хата иманлы вә
хата динле һәм
башка
яхшылыкларда
хаталанучылар
ашарлар. (37)
Сезнең күргән
нәрсәләрегез
белән дә ант
итәргә хаҗәт
юк. (38) Дәхи
сезнең күрмәгән
нәрсәләрегез
белән дә ант
итәргә хаҗәт
юк. (39) Тәхкыйк
ошбу Коръән хөрмәтле
Җәбраил фәрештәнең
китергән сүзедер.
(40) Вә
ул шагыйрь сүзе
дә түгел,
Коръән Аллаһудан
иңгән булса
да бик аз
ышанасыз. (41) Вә
ул Коръән күрәзәче-багучы
сүзе дә түгел,
шулай булса
да бик аз вәгазьләнәсез!
(42)
Барча галәмне
тәрбия итүче
Аллаһудан иңдерелгәндер.
(43) Әгәр
ул Мухәммәд
г-м Без әйтмәгән
бәгъзе сүзне
Аллаһудан
дип ялганлап
сөйләсә иде. (44) Әлбәттә
Без аны каты
тоту илә
тотар идек. (45)
Соңра аның йөрәк
тамырларын
кисеп алыр
идек. (46) Сезләрдән
һичкем аны ґәзаб
кылудан Мине
туктата
алмас иде. (47) Вә
шиксез Ул
Коръән Аллаһудан
куркып, гөнаһтан
сакланучы тәкъва
мөэминнәр өчен
вәгазь, нәсыйхәт.
(48) Тәхкыйк
Без беләбез әлбәттә
Сезләрдән
ялганчылар
бардыр. (49) Тәхкыйк
ул Коръән аның
белән гамәл
кылмаучы кәферләр
вә аның илә
гамәл
кылмаучы
бидеґәтче мөселманнарга
да хәсрәтдер.
(50) Вә
ул Коръән
хаклыгы бик
якын булган
хакдыр. (51) Олугъ
булган Раббыңны
мактап Ул һәр
кимчелектән
пакь дип тәсбих
әйт, һәм Аңа
гыйбадәт кыл!
(52)
Al-Ma'aarij
بسم
الله الرحمن الرحيم
Бер
сораучы кәфер
сорады киләчәк
ґәзабны вә әйтте:
"Әгәр ул Мухәммәд
хәбәр биргән
ґәзаб хак
булса, ий
Аллаһ безгә күктән
таш яудыр" –
дип. (1) Ул ґәзаб
кәферләргә
киләчәкдер,
ул ґәзабны
кире җибәрүче
юк, (2) дәрәҗәләр
иясе булган
Аллаһудан. (3) Фәрештәләр
вә Җәбраил фәрештә
Аллаһ билгеләгән
югары урынга
ашырлар,
озынлыгы
илле мең
еллык көндә. (4) Кәферләрнең
сине инкяр итүләренә
күркәм чыдау
белән чыда! (5)
Ул кәферләр
кыямәтне
ерак, яки
булмас, дип
уйлыйлар. (6) Әмма
Без ул кыямәтнең
вакыйгъ
булуын бик
якын күрәбез.
(7)
Ул көндә күк
эрегән бакыр
кеби булыр. (8) Вә
таулар
буялган йон
кеби төрле төстә
булырлар. (9)
Ул көндә дус
дустыны
сорамас. (10)
Ул
дусларны
бер-берсенә күрсәтерләр,
шулай да
сорашмаслар.
Гөнаһлы кеше
балаларын
биреп, ґәзабтан
котылуны теләр
ул көндә. (11) вә
хатынын һәм
кардәшләрен
биреп, (12) вә аны
эченә алган
кабиләсене
биреп, (13) вә җирдә
булган барча
мәхлукатне
биреп, соңра
шуларның
барчасын ґәзабта
калдырып, үзен
коткаруны
теләр. (14) Кайда
инде – аңа
котылу була
торган эш түгел,
тәхкыйк ул ут
ялкынланды. (15)
Бик катылык
белән баш
тиресен вә
башка әгъзаларын
кубарыр. (16)
Ул ут чакырыр
вә үзенә
тартыр
хактан артка
киткән вә
Аллаһуга
итагать итүдән
баш тарткан
кешене. (17) Һәм
малны җыеп та
фәкыйрьләргә,
Аллаһ юлына
бирмәгән
саран кешене.
(18) Тәхкыйк
кеше саран,
комсыз булып
халык кылынды.
(19) Әгәр
аңа бер зарар
ирешсә, аның өчен
бик
кайгыручы вә
тавыш күтәрүчедер.
(20) Әгәр
аңа байлык
ирешсә –
саранлана,
малының
тиешле өлешен
бирми. (21) Мәгәр
намаз
укучылар
гына алар
кеби түгелләр.
(22)
Алар бер
намазларын
да
калдырмыйча
даим укыйлар.
(23) Вә
аларның
малларында
бер билгеле
булган өлеш
бардыр. (24)
Сораучы
мохтаҗлар өчен
вә сорамаучы
мохтаҗлар өчен,
ягъни аларга
малларыннан
тиешле өлешне
бирерләр. (25) Дәхи
алар кыямәт көненең
булачагын тәсдыйк
кылучылардыр.
(26) Дәхи
алар
Раббыларының
ґәзабыннан
куркучылардыр.
(27) Тәхкыйк
Раббыларының
ґәзабыннан
курыкмыйча
имин тору һич
ярамыйдыр. (28) Дәхи
алар гаурәтләрен
зинадан
саклаучылардыр.
(29) Мәгәр
үзләренең
хатыннарына һәм
кәнизәкләренә
якынлык
кылырлар, әлбәттә,
алар моның өчен
шелтәләнмәсләр.
(30)
Берәү бу күрсәтелгәннән
читкә китсә,
ягъни зина
кылса, андый
кешеләр Аллаһуның
чигеннән үткән
кешеләрдер. (31) Дәхи
алар алган әманәтләренә
вә биргән вәгъдәләренә
ригая
кылучылардыр,
ягъни хыянәт
итмәсләр. (32) Дәхи
алар мөселманнар
арасында бер
эштә шаһит
булсалар шәһитлек
эшендә таза
торырлар. (33) Дәхи
алар
намазларын
саклап үз
вакытында
укучылар. (34)
Менә бу кешеләр
җәннәтләрдә
хөрмәтләнүчеләр.
(35)
Имансыз
динсезләргә
ни булган – төркем-төркем
булып, (36) уңнан
да, сулдан да
синең хозурыңа
ашыгып киләләр.
(37) Әллә
ул
имансызлардан
һәрберсе Нәгыйм
җәннәтенә
кертелүне өмет
итәме? (38) Тәхкыйк
Без кешеләрне
халык кылдык үзләре
белгән нәрсәдән.
Ягъни
беренче Адәм
балчыктан,
калган кешеләр
бер тамчы
судан. (39)
Мәшрыйклар
вә мәгърибләр
Раббысы белән
ант итәмен, тәхкыйк
Без кадирбыз.
(40)
Бу имансыз,
динсез кешеләрне
яхшырак
кешеләргә
алыштырырга,
ягъни аларны һәммәсен
һәлак итеп,
алар урынына
итагать итүче
яхшы кешеләрне
халык
кылырга, Без
эшебездә
артка калучы
түгелбез, һичбер
эштә Бездән
алга чыгучы
булмас. (41) Син
аларны
ихтыярларына
куй, батыл
гамәлләренә
чумсыннар вә һич
файдасыз нәрсәләр
белән
уйнасыннар, хәтта
вәгъдә ителгән
көннәренә
чаклы. (42) Кыямәт
көнендә
каберләреннән
ашыгып
чыгарлар, гүя
үзләренең
бер сөекле нәселләренә
текәлгән
кеби
чакыручы фәрештә
тарафына
ашыгып
барырлар. (43)
Куркудан күзләре
түбән төшкән
хәлдә аларны
хурлык
каплаган
булыр, бу көн
аларга вәгъдә
ителгән көндер.
(44)
Nooh
بسم
الله الرحمن الرحيم
Тәхкыйк
Без Нухны
кавеменә пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
кавемеңне
куркыт Аллаһуның
рәнҗеткүче
каты ґәзабы
килмәс борын,
дип. (1) Нух әйтте:
"Ий кавемем, тәхкыйк
мин сезгә җибәрелгән
Аллаһ ґәзабы
илә ачык
куркытучы пәйгамбәрмен.
(2)
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кылыгыз вә
Аллаһудан
куркыгыз, гөнаһлардан
сакланыгыз һәм
дә миңа
итагать
итегез, дип
боерамын. (3) Әгәр
минем
боерыкны
кабул итеп тәүбә
итсәгез,
ислам динен
кабул итеп мөселман
булсагыз,
Аллаһ гөнаһларыгызны
ярлыкар һәм
сезне яшәтер
билгеләнгән әҗәлегезгә
чаклы. Тәхкыйк
Аллаһ билгеләгән
әҗәл әгәр
килсә һич
кичектерелмәс.
Әгәр шуны
белсәгез!" (4)
Нух әйтте: "Ий
Раббым,
кавемемне
ислам диненә
кичләрдә дә вә
көндезләрдә
дә чакырдым. (5)
Минем чакыруым
аларга
арттырмады, мәгәр
хактан, ислам
диненнән
качуны гына
арттырды. (6)
Ий Раббым, һәркайчан
мин аларны
Синең
ярлыкавыңа
гафу итүеңә
чакырсам,
минем сүземне
ишетмәс өчен
бармакларын
колакларына
тыгалар һәм
киемнәренә бөркәнделәр,
вә, көферлектә
дәвам иттеләр
һәм каты тәкәбберләнү
илә тәкәбберләнделәр.
(7)
Моннан соң
мин аларны
бик каты
кычкырып
чакырдым. (8)
Соңра
исламга
чакыруымны
ачык игълан
кылдым, вә
яшерен генә
аулакта да өндәп
карадым. (9) Һәм
әйттем
аларга: "Тәүбә
итеп
Раббыгыздан
истигъфар кылыгыз,
гафу сорагыз,
шиксез, Ул гөнаһларны
ярлыкаучы. (10)
Вә
сезгә күктән
яңгырны коеп
яудырыр. (11) Вә
сезгә мал белән
ярдәм итәр һәм
балалар
биреп куәтләр,
дәхи җимеш үстерә
торган
бакчалар һәм
елгалар
бирер." Нух
аларны күп
еллар иманга өндәде,
алар кабул
итмәделәр.
Шуннан соң
Аллаһ аларга
яңгырны
туктатты,
елгалары
корыды вә
хатыннары
бала
тудырмады. (12)
"Ни булды
сезгә, Аллаһуны
олугъ дип
белмисез вә
Аның ґәзабыннан
курыкмыйсыз. (13) Тәхкыйк
Ул сезне
халык (бар) кылды бер хәлдән
икенче хәлгә
күчереп,
ягъни башта
бер тамчы су,
аннары –
оешкан кан,
аннары – ит
кисәге,
аннары – кеше
сыйфаты итеп.
(14) Әйә
күрмисезме
ничек халык
кылган Аллаһ
кат-кат итеп җиде
күкне, (15) вә ул күкләрдә
айны якты
итеп, вә
кояшны
яктылык һәм җылылык
бирүче ут
итеп. (16) Аллаһ
сезне җирдән үстерде,
ягъни Адәм җирдән
халык ителде.
(17)
Соңра сезне
шул җиргә
кайтарыр, вә
сезне
тергезеп җирдән
чыгарыр. (18)
Аллаһ сезнең өчен
җирне палас
кеби йомшак вә
киң кылды. (19)
Ул җирнең
олугъ вә киң
юлларында көрмәклегегез
өчен." Нух г-мнең
бу сүзләрен дә
кавеме инкяр
иткәч, Аллаһуга
ялварды һәм
дога кылды. (20)
Нух әйтте: "Ий
Раббым тәхкыйк
алар гасый вә
дошман
булдылар, һәм
алар малы да
вә балалары
да ярдәм бирмәячәк,
һич файданы
арттырмаячак
залим кешегә,
ягъни үзләренең
кәфер хуҗаларына
иярделәр, ул
залимнең
малы вә
балалары хәсрәтне
вә ґәзабны
гына
арттырыр. (21) Вә
хәйлә мәкер
кылдылар
олугъ булган
мәкерне. (22) Вә
олугълары әйттеләр:
"Әлбәттә,
сынымнарыгызга
гыйбадәт
кылуны
ташламагыз, әлбәттә
Вәд, Сүвагъ, Йәгус,
Йәгук, Нәсер
исемле
сынымнарыгызны
ташламагыз", –
дип. "Бу исемнәр
Адәм илә Нух
арасында
булган яхшы
кешеләрнең
исемнәредер.
Боларның
балалары истәлек
булсын дип
аталарының һәйкәлен
ясаганнар,
бара-бара
аларны
зурлауда ифрат
китеп гыйбадәт
тә кыла
башлаганнар".
(23)
Ий Раббым, тәхкыйк
алар күпләрне
хак юлдан
адаштырдылар,
бу залимнәргә
арттырма һичнәрсәне,
мәгәр
адашуны гына
арттыр", – дип. (24)
Алар зур
хаталары сәбәпле
туфан суына
батырылдылар
вә утка
кертелделәр,
алар Аллаһ ґәзабыннан
котылырга үзләренә
ярдәмче
тапмадылар. (25)
Нух әйтте: "Ий
Раббым, җир өстендә
һич калдырма,
кәферләрне һәммәсен
һәлак ит! (26) Әгәр
Син аларны җир
өстендә тере
калдырсаң,
алар Синең бәндәләреңне
адаштырырлар
һәм алар яхшы
бала
тудырмаслар,
мәгәр явызны
вә хаклы
инкяр итүчене
генә
тудырырлар. (27)
Ий Раббым,
мине
ярлыкагыл вә
мөэмин
булган
ата-анамны
ярлыкагыл һәм
минем өемә
яки көймәмә мөэмин
булып кергән
кешене
ярлыка һәм дә
барча мөэмин
ирләрне вә мөэминә
хатыннарны
ярлыка! Залим
кәферләргә
арттырма һичнәрсәне,
мәгәр һәлак
булуларын
гына арттыр!" (28)
Al-Jinn
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әйт:
"Миңа вәхий
кылынды, Аллаһудан
хәбәр
бирелде, тәхкыйк
миннән җеннәрдән
бер таифә
Коръәнне тыңлады,
ул җеннәр
кавемнәренә
барып сөйләделәр:
"Тәхкыйк без
ґәҗәеб Коръәнне
ишеттек! (1)
Ул Коръән
туры юлга күндерәдер.
Без ул Коръәнгә
иман
китердек, әлбәттә,
Раббыбызга һичкемне
тиңдәш
кылмабыз". (2) Тәхкыйк
Раббыбызның
олугълыгы бөек
булды, Аның
хатыны вә
баласы һич
булмады. (3) Тәхкыйк
безнең
ахмакларыбыз
Аллаһуга үлчәүсез
сүзне әйтә
иделәр, ягъни
Аллаһуның
баласы бар,
дип. (4) Тәхкыйк
без Коръән сүзләрен
ишетмәс
борын уйлый
идек, һичбер
кеше вә җен
заты Аллаһуга
ялган сөйләмәс,
дип. (5) Тәхкыйк
кеше
затыннан
булган ирләр,
җен затыннан
булган ирләргә
сыгына иделәр,
ул кешеләр
шул җеннәргә
ахмаклыкны
арттырдылар. (6) Тәхкыйк
ул җеннәр
уйладылар
сез кәферләр
уйлаган кеби,
Аллаһ һичкемне
кубармас,
тергезмәс
дип. (7) Коръәнгә
иман китереп
мөселман
булган җеннәр
янә әйттеләр:
"Без күк
тарафына
менгән идек,
күкне көчле
сакчы фәрештәләр
вә атылучы
ялкынлы
йолдызлар
белән
тутырылган
таптык. (8) Янә
без фәрештәләр
сүзен ишетер өчен
күкләргә
менеп
урыннарга
утырадыр
идек, бер җен
хәзер менеп
тыңласа, үзе өчен
шайтаннар
саклап
торган
ялкынны табар!
(9)
Без, әлбәттә,
белмибез йә җирдәге
кешеләргә
бер зарар
касд ителмәде,
әллә Раббылары
аларга һидәятне
теләдеме? (10) Дәхи
бездән, әлбәттә,
яхшылар да
бар вә бездә
яхшылардан
башка
явызлар да
бар, без, әлбәттә,
төрле юлда
булдык. (11) Тәхкыйк
без белдек, әлбәттә,
Аллаһуны гаҗиз
кыла алмабыз,
җирдә һәм
качып та гаҗиз
кыла алмабыз.
(12) Тәхкыйк
без Коръәнне
ишеткәч аңа
иман
китердек, берәү
Раббысына вә
Аның сүзенә
ышанса, ул
кеше
кимсетелүдән
һәм
гакылсызланудан
курыкмас. (13)
Тәхкыйк
бездә мөселманнар
бар һәм туры
юлдан читкә
чыгып
адашканнар
да бар бездә.
Коръән белән
гамәл кылып мөселман
булган кешеләр
туры юлны
таптылар. (14) Әмма
Коръән белән
гамәл
кылмыйча кәфер
булган кешеләр
– алар җәһәннәмгә
утын
булдылар. (15) Әгәр
кеше белән җен
бар да Коръән
күрсәткән
туры юлда
булсалар, әлбәттә,
аларның җиренә
куп су илә
сугарыр идек.
(16)
Шул күп яңгырдан
хасил булган
байлыкта
аларны сынамак
өчен. Берәү
Аллаһ вәгазе
булган Коръәннән
йөз чөерсә
аның белән
гамәл
кылудан баш
тартса, Аллаһ
ул кешене
кертер каты мәшәкатьле
ґәзабка. (17) Тәхкыйк
мәсҗидләр
Аллаһуга
гыйбадәт
кылу өчендер,
шулай булгач,
мәсҗидләрдә
Аллаһудан
башкага
гыйбадәт
кылмагыз һәм
кәферләргә
дога
кылмагыз, вә
бидеґәт гамәлләрне
эшләмәгез! (18) Тәхкыйк
ул Аллаһ колы
Мухәммәд г-м
аулакта
намазга
торып,
кычкырып
Коръән
укыганда,
Коръән тыңлау
өчен аның
янына килеп җеннәр
бер-берсенең өстенә
өелә яздылар.
(19) Әйт:
"Мин фәкать
Аллаһуга
гына гыйбадәт
кыламын, Ул –
Аллаһуга һичкемне
шәрик-тиңдәш
кылмамын", –
дип. (20) Әйт:
"Мин сезгә
зарар
китерергә
кадир түгелмен
һәм сезгә һидәят
бирергә дә
кадир түгелмен".
(21) Әйт:
"Әлбәттә, мине
Аллаһ хөкеменнән
һичкем
коткара
алмас, әгәр
Ул миңа зарар
теләсә, мин, әлбәттә,
тапмамын
Аллаһудан
башка
сыгыныр вә
ярдәм сорар өчен
бер затны." (22) Мәгәр
мин сезгә
Аллаһ хөкемнәрен
ирештерүче һәм
пәйгамбәрлек
бурычын үтәүче
генәмен. Берәү
Аллаһуга вә Аның
расүленә
гасый булса
аларга каршы
торса, тәхкыйк
ул кешегә җәһәннәм
уты хәзерләнмештер
алар анда мәңге
калучылардыр.
(23) Хәтта
алар үзләренә
вәгъдә ителгән
ґәзабны күрсәләр,
тиз белерләр
кемнең ярдәмчесе
зәгыйфьрәк вә
азырак икәнлеген.
(24) Әйт:
"Белмимен
сезгә вәгъдә
ителгән кыямәт
көне
якындырмы, әллә
Раббым ул
кыямәт көненә
озын вакыт
билгеләгәнме?
(25)
Ул яшерен эшләрне
белүчедер вә
Ул үзенең
яшерен эшләренә
һичкемне хәбәрдар
кылмас. (26) Мәгәр
рәсүлләрнең
алларыннан вә
артларыннан
сакчы фәрештәләрен
йөртер Иблис
зарар бирмәсен
өчен. (27) Ул рәсүлләр
Раббылары йөкләгән
пәйгамбәрлек
бурычларын үтәгәнлекләрен
вә шәригать хөкемнәрен
кешеләргә
ирештергәннәрен
белсен өчен
алар янына фәрештәләр
билгеләде, вә
расүл тирәсендә
булган һәр
кешенең эшен
Аллаһуның
белеме әйләндереп
алды, вә Ул –
Аллаһ вөҗүдтә
булган һәрнәрсәнең
санын беләдер.
(28)
Al-Muzzammil
بسم
الله الرحمن الرحيم
Ий
киеме илә бөркәнгән
пәйгамбәр. (1)
Гыйбадәт өчен
төнлә уяу
тор, мәгәр төннең
беразын
йокла, ял ит. (2)
Яки төннең
яртысыннан
бераз
азырагын да
гыйбадәт өчен
тор, яки ярты
төнне гыйбадәт
өчен уяу тор. (3)
Яки ярты төннән
күбрәк тор, вә
Коръәнне тәртибе
белән тыңлап
торган кеше сүзләрне
дөрес аңларлык
итеп
ашыкмыйча
укыгыз! (4) Без, әлбәттә,
авыр сүзне сиңа
тиз йөкләрбез,
ягъни нәфес сөймәгән
шәригать хөкемнәрен.
(5) Төплә
торып намаз,
Коръән уку, әлбәттә,
нәфескә
катырак мәшәкатьтер
вә укылышта сүзләре
дөресерәк һәм
күңелгә тәэсирлерәктер.
(6) Әлбәттә,
көндез синең
эшләрең күптер,
эштән
бушангач
тынычланып
кичләрен
Аллаһуга
гыйбадәт кыл!
(7)
Раббыңның
исемен зекер
ит, Аңа
гыйбадәт кыл һәм
гыйбадәттә дөнья
уйларыннан
кисел, ныклап
киселеп күңелеңне
фәкать Аллаһуга
багъла! (8) Ул –
Аллаһ мәшрикъның
вә мәгърибнең
Раббысы, һич
мәгьбуд юк, мәгәр
Аллаһ үзе генәдер,
Аны барча эшләреңдә
үзеңә хуҗа
итеп ал! (9) Вә
аларның
хакка каршы сөйләгән
мәгънәсез сүзләренә
чыда, вә
аларны бер
тарафка куй күркәм
кую белән! (10)
Мине вә Минем
белән бергә
куй, Коръәнне
ялган диюче
байларны вә
олугъларны,
Мин аларны Үзем
хөкем итәрмен,
вә аларга
бераз вакыт бир!
(11) Тәхкыйк
Безнең
кулыбызда җәһәннәм
һәм авыр
богаулар
бардыр. (12) Дәхи
тамакка
утыра торган
яман
ашамлыклар һәм
рәнҗеткүче ґәзаб
бардыр. (13) Кыямәт
көнендә җир вә
таулар
селкенер, вә
таулар җыелып
таралган
кеби
булырлар. (14) Тәхкыйк
Без сезгә расүл
җибәрдек
хакны кабул
итүегезгә
яки кабул итмәвегезгә
гуаһ кылып,
Фиргаунга
расүл җибәргәнебез
кеби. (15)
Фиргаун рәсүлгә
карышты
дошман булды,
Без аны каты
тотып һәлак
иттек. (16) Ий
кешеләр, ахирәт
ґәзабыннан
ничек
котылырсыз,
кыямәт көненең
катылыгы гөнаһсыз
сабый
балаларның чәчләрен
агартыр? (17)
Ул көннең
катылыгыннан
кук ярылучы
булыр, Аллаһуның
вәгъдәсе утәлмеш
булды. (18) Тәхкыйк
бу Коръән һәммә
нәрсәдән хәбәр
бирүче, җәннәт
юлын күрсәтеп
җәннәткә
чакыручы һәм җәһәннәм
юлын күрсәтеп
аннан
тыючыдыр,
сездән теләгән
кеше Коръән
беләк вәгазьләнеп
һәм гамәл
кылып
Раббысының
туры юлына
керер. (19)
Тәхкыйк
синең Раббың
беләдер, әлбәттә,
син төннең өчтән
ике өлешеннән
аз гына кимрәк
торып гыйбадәт
кыласың,
кайвакытта төннең
яртысыны
торасың, вә
кайвакыт өчтән
берен торасың,
дәхи синең
белән бергә
торып бер
таифә мөэминнәр
гыйбадәт
кылырлар.
Аллаһ төнне һәм
көнне белеп үлчидер,
Аллаһ беләдер,
әлбәттә, сез
ул төннең
барча сәгатьләрен
дә ригая
кылып бетерә
алмассыз,
сезгә җиңеләйтте
ул төнне. Төнлә
укыла торган
намазларда
кыйраәтне үзегезгә
бик авыр килмәслек
итеп җиңелрәк
сүрәләрне
укыгыз! Аллаһ
белде, сезнең
арагызда
авыру кешеләр
булыр, вә
кайберләре
Аллаһуның
юмартлыгыннан
өмет итеп
мал, гыйлем кәсеб
итәр өчен сәфәрдә
булырлар, вә
кайберләре
Аллаһ юлында сугышта
булырлар,
андый
вакытларда җиңел
сүрәләрне
укыгыз, вә
намазларыгызны
укыгыз, вә
малларыгыздан
зәкят
бирегез һәм
изге гамәлләрне
Аллаһуга
бурыч итеп
бирегез
ягъни сәваблы
эшләрне фәкать
Аллаһ
ризалыгы өчен
эшләгез, Аллаһ
арттырып үзегезгә
нигъмәт белән
кайтарып
бирер. Үзегез
өчен ахирәткә
алдан җибәргән
яхшылыкларыгызны,
изге гамәлләрегезне
Аллаһ
хозурында
табарсыз, үзегез
үлгәннән соң
васыятегез
буенча
бирелгән
садакагызга
караганда исән
вакытыгызда
биргән
садакагыз хәерлерәк
вә сәвабы да
олуграк. Аллаһуның
ярлыкавын һәрвакыт
сорагыз!
Шиксез, Аллаһ
гөнаһларны
ярлыкаучы вә
рәхимле. (20)
Al-Muddaththir
بسم
الله الرحمن الرحيم
Ий
тышкы киеме
илә бөркәнгән
пәйгамбәр! (1)
Торгыл, кешеләрне
Аллаһ ґәзабы
белән куркыт!
Мухәммәд г-м җир
белән күк
арасында тәхеткә
утырган Җәбраил
фәрештәне күреп
курыкты, тиз
генә өенә
кайтып ятты һәм
Хәдиҗәгә
тышкы киемнәре
белән
капларга
кушты. Шул
вакыт Җәбраил
ошбу сүрәнен,
аятьләрен
китерә
башлады. Бу сүрә
икенче иңгән
сүрәдер. (2)
Раббыңны
зурлап тәкбир
әйт. (3) Вә
киемеңне нәҗәсәттән
пакь кыл. (4)
Аллаһуның
ачуына илтә
торган эшләрне
ташла. (5) Кешегә
бернәрсә
бирсәң аннан
күбрәкне өмет
итеп бирмә. (6) Вә
Раббың
ризасы өчен кәферләрнең
дошманлыгына
сабыр ит,
чыда! (7) Әгәр
кыямәт өчен
сур өрелсә. (8)
Менә шул көн
каты көндер. (9) Кәферләргә
җиңеллеге юк
авыр көндер. (10)
Мин халык
кылган бер
кеше белән
Мине
ялгызымны
гына куй. (11)
Мин аңа төрле-төрле
күп мал
бирдем. (12) Вә үзе
янында гына
тора торган
балалар
бирдек, ягъни
аталары бай
булгач,
балалары сәүдә
белән китеп йөрмәделәр.
(13) Вә
аңа тормышны
никадәр киң
кылу белән киң
кылдым. (14) Моның
соңында да
Минем аңа мал
арттырмагымны
өмет итәдер. (15)
Юк инде, Бездән
яхшылык көтмәсен,
тәхкыйк ул
Безнең аятьләребезгә
карыша иде. (16)
Аны бик мәшәкатьле
булган ґәзабка
кертермен. Ул
Вәлид исемле
бер бай мөшриктер,
Мәккә мөшрикләре
аңа киңәшкә
килделәр һәм
Коръән вә Мухәммәд
хакында аның
фикерен
сорадылар. Вәлид
әйтте: "Сез
Мухәммәдне
дивана дисез,
бу сүзегез һич
дөрес түгел,
аның гакыллы
икәнлеге тирә-якка
мәгълүмдер.
Сез аны
сихерче
дисез, аның
сихер белән шөгыльләнгәне
һич заһир
булганы юк.
Сез аны
ялганчы
дисез, аның
ялган сөйләгәнен
бу көнгәчә һичкем
ишеткәне юк, һәм
аның сүзләре
шагыйрь сүзенә
дә охшамый", –
дип. Мөшрикләр:
син нинди киңәш
бирәсең, аңа
ни дип әйтик,
диделәр. Вәлид
аларның
сорауларына җавап
бире алмыйча
уйга калды. (17)
Тәхкыйк
ул – Вәлид
Коръән һәм пәйгамбәр
хакында
ничек мәкерлек
кылырга дип
фикерләде, үзенчә
халыкларга сөйләргә
ялган сүзләр
дә хәзерләде.
(18) Вәлидкә
ләгънәт
булсын башы
ватылсын –
ничек
чамалый! (19)
Ул һәлак
булсын,
халыкны
хактан
адаштырырга
янә ничек
чамалый! (20)
Соңра Коръәнгә
каршы ничек мәкерлек
кылырга дип,
янә уйлап
фикерләп
карады. (21) Соңра
Коръән сүзен
ишеткәндә
ачуланып йөзен
сытты, маңгаен
җыерды. (22)
Аннары
артына әйләнде
вә тәкәбберләнде.
(23)
Башка сүз
таба алмагач,
бу Коръән
Аллаһ сүзе түгел
мәгәр әүвәлге
сихерчеләрдән
калган сихер
диде. (24) Бу
Коръән кеше сүзе
генә, аны Мухәммәд
әүвәлге
сихерчеләрдән
күчереп
алган, диде. (25)
Тиздән аны
сакар тәмугына
салырмын. (26) Сиңа
ул сакарның ґәзабын
кем белдерде?
(27)
Ул сакар үзенә
салынган нәрсәне
калдырмас вә
бетермичә
куймас. (28) Ул
сакар кешеләрнең
тиреләрен
яндырыр. (29)
Ул сакарда
унтугыз ґәзаб
фәрештәләре
бардыр. "Мөшрикләр
бу сүзне
ишеткәч: "Ґәзаб
фәрештәләре
унтугыз гына
булгач без
аларга каршы
тора алырбыз,
алар безне ґәзаб
кыла
алмаслар", –
диделәр. (30)
Ут ияләрен,
ягъни җәһәннәмгә
ґәзаб
кылучыларны
башка заттан
кылмадык фәкать
фәрештәләрдән
кылдык, вә
аларның
саннарын
унтугыз дип әйттек,
фәкать кәферләргә
фетнә булсын өчен,
вә Инҗил, Тәүрат
әһелләре Мухәммәд
г-мнең хак пәйгамбәр
икәнлегенә
ышансыннар өчен.
(Чөнки Тәүратта,
Инҗилдә дә
унтугыз дип
зекер
ителмештер). Вә мөэминнәр
иманнарын куәтләсеннәр
өчен, вә
китап әһелләре
һәм мөэминнәр:
аларның саны
унтугыз, дигән
сүздән шикләнмәсеннәр
өчен, вә күңелләрендә
авыру булган
монафикълар һәм
кәферләр:
"Аллаһуның
бу мисалны
китерүдә
максаты нәрсә",
– дип әйтсеннәр,
ягъни бу сүз
Аллаһ сүзенә
охшамый, аны
Аллаһ әйтмәгән,
дип фетнәләнсеннәр
өчен. Әнә
шулай Аллаһ
Аның хак сүзенә
ышанган мөэминнәрен
туры юлга күндерде.
Раббыңның
гаскәрләрен
Аллаһудан
башка һичкем
белмәс, ул
сакара җәһәннәме
һәм унтугыз фәрештә
бушка сөйләнмәде,
мәгәр кешеләргә
вәгазь өчен сөйләнде.
(31)
Юк, алай гына
түгел, ай белән
ант итәмен. (32) Вә
көндездән соң
килә торган төн
белән. (33) Һәм
саргаючы таң
белән ант итәмен.
(34) Тәхкыйк
ул сакар җәһәннәме
олугъ бәлаләрнең
берседер. (35)
Ул кешеләрне
куркытучыдыр.
(36) Вә
Сезләрдән
яхшы эшләрне
эшләүдә алга
-чыгарга теләгән
кешеләргә һәм
бозык эшләр
белән артта
калуны теләгән
кешеләргә
куркытудыр.
Ягъни яхшы
кешеләрне дә һәм
яман кешеләрне
дә куркытыр өчен
сөйләнәдер
сакар җәһәннәме.
(37)
Аллаһуга
итагать итмәгән
һәрбер кеше үзенең
кылган гөнаһы
белән бәйләнгәндер.
(38) Мәгәр
гамәл дәфтәрләре
уң
кулларыннан
бирелгән күп
сәваблы мөселманнар
бәйләнмәсләр.
(39)
Анар җәннәтләрдә
булырлар, җәһәннәмгә
кергән таныш
кешеләрдән
сорашырлар. (40)
Аллаһуга
итагать итмәгән
күп гөнаһлы
кешеләрдән: (41)
"Сезне сакар җәһәннәменә
нәрсә салды,
нинди сәбәп
белән анда
кердегез?" (42)
Сакардагы
кешеләр әйтерләр:
"Без намаз
укучылардан
түгел идек. (43) Дәхи
без фәкыйрьләрне
ашатучылардан,
аларга
садака бирүчеләрдән
булмадык. (44) Дәхи
хактан качып
төрле бозык
эшләргә
чумган кешеләргә
ияреп без дә
бозыклыкка
чумадыр идек.
(45) Һәм
кыямәт көнен
ялганга
тотар идек. (46)
Бу әйтелгәннәрне
эшләдек, хәтта
гомеребез
бетеп үлем
килгәнче", –
дип. (47)
Аларга
шәфкатьчеләрнең
шәфәгате һич
файда бирмәс.
(48) Нәрсә
булган
аларга, ни сәбәпле
батылдан
хакны аеручы
Коръәннән
баш тарталар?
(49)
Алар Коръәннән
вә аның вәгазьләреннән
һәм хөкемнәреннән
качалар,
куркып өреккән
ишәк кеби. (50)
Ул ишәк
арысланнан өркеп
качар. (51) Бәлки
алардан һәрбересе
телидер Аллаһудан
һәрберсенә
ачык хат
бирелмәкне.
Ягъни мөшрикләр:
"Аллаһ безгә һәрберебезгә
кәгазь иңдерсә,
ул кәгазьгә:
Мухәммәд хак
пәйгамбәр,
Коръән Минем
китабым, дип
язылган
булса, иман
китерер
идек", – диделәр.
(52)
Юк әле, алар
тиешсезне
сорамасыннар,
бәлки алар
ахирәт ґәзабыннан
курыкмыйлар. Әгәр
курыксалар
иде, әлбәттә,
иман китереп
Коръән белән
гамәл кылыр
иделәр һәм
Коръәннән
башка дәлил
сорамас иделәр.
(53)
Юк, Коръән
уенчык түгел,
бәлки ул Коръән
гакыллы
кешеләр өчен
хакыйкый көчле
вәгазьдер. (54)
Теләгән кеше
ул Коръән белән
вәгазьләнеп
туры юлга
керсен һәм
иманлы динле
булсын! (55) Юк ул
Коръән белән һәммә
кеше вәгазьләнмәс
мәгәр Аллаһ
теләгән кеше
генә вәгазьләнер.
Димәк Коръән
белән вәгазьләнеп
һәм гамәл
кылып туры
юлны табуны
Аллаһудан
сорарга кирәк!
Ул – Аллаһ Аның
ачуыннан вә ґәзабыннан
сакланырга
тиешле
булган заттыр
һәм гөнаһларның
ярлыкануын Аңардан
сорарга
тиешле
заттыр. (56)
Al-Qiyaama
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлбәттә,
кыямәт көне
белән ант итәмен.
(1) Һәм
үкенеп үзен
шелтә кылучы
кеше белән
ант итәмен.
(Кыямәттә һәр
кеше үзен
шелтә кылыр:
яхшы булса
яхшылыкны
ник күбрәк
кылмадым дип,
Яман булса
яманлыкны
ник кылдым,
дияр). (2) Әйә Адәм
баласы
уйлыймы – үлгәч
аның черегән
сөякләрен
Без җыя
алмабыз дип?
(Күп кеше: "Сөяге
череп беткән
адәм ничек
терелсен", –
диләр). (3) Әйә көче
җитүчеләрдәнбез
кешенең
черегән
кечкенә
бармак сөякләрен
бер-берсенә
кушарга. (4) Бәлки
адәм баласы
Аллаһ йөкләгәнне
куеп киләчәк
гомереңдә нәфесе
теләгән
бозык эшләрне
кылып йөрергә
телидер (5)
Ул кеше: кыямәт
кайчан була әле,
дип сорыйдыр (6) Һәркайчан
кыямәтнең
куркынычыннан
күзләр тонып
караңгыланса.
(7)
Ай тотылса. (8) Һәм
кояш илә ай
бергә
кушылсалар,
кыямәт булыр.
(9)
Ул көндә кеше
әйтер: "Бу
куркынычтан
кайда
качарга?" (10) Бүген
качып котыла
торган урын
юк. (11) Бу көндә
карарланачак
урын фәкать
Раббың
хозурындадыр.
(12)
Ул көндә
кешегә хәбәр
бирелер исән
чагында
кылган эшләреннән
һәм үлгәндә
калдырып
киткән яхшы,
яман эшләреннән.
(13) Бәлки
кеше, әлбәттә,
үзенең
зарарына гуаһдыр.
(14) Гәрчә
фарыз гамәлләрне
калдырып хәрам
эшләрне эшләгән
өчен гозерләр
күрсәтсә дә.
(Ягъни үзе
гозерләр күрсәтеп
сөйләсә дә
барча әгъзалары
аның
зарарына гуаһлык
бирерләр). (15)
Ул Коръән
аятьләрен тәкърар
әйтү белән
телеңне тибрәтмә,
Җәбраил г-м
сиңа укыган
аятьләрне
ашыгып яныңа
алыр өчен. (16) Тәхкыйк
Безнең өстебездәдер
ул Коръәнне
синең күңелендә
җыймак һәм
телендә
укытмак. (17)
Ул Коръәнне һәркайчан
Җәбраилдан
сиңа укытсак,
аның укуыңа
ияр! (18) Соңра
ул Коръәнне
яхшылап аңлатмак
вә читеннәрен
чишмәк Безнең
өстебездәдер.
(19)
Юк,
алай кирәкмәс,
дөньяны
ашыгып кәсеп
итәсез һәм
бик сөясез. (20) Әмма
ахирәтне
артка куясыз
аның өчен
ашыкмыйсыз. (21)
Кыямәт көнендә
кайбер йөзләр
шатланып
агаручыдыр. (22)
Ул йөз
Раббысына
караучыдыр. (23) Дәхи
кайбер йөзләр
кайгыдан
сытык вә кара
булыр. (24) Аның хәлен
күргәч арка
буыннарын
сындыручы ґәзаб
килгән, дип
уйларсың. (25)
Юк әле, аң
булыгыз әгәр җан
күкрәкнең
югары ягына җитсә,
(26)
шул вакытта
моңа хәзер
кем дару, ярдәм
бирер дип әйтелсә,
яки фәрештәләр,
бу кешенең җанын
рәхмәт фәрештәләре
алырмы әллә ґәзаб
фәрештәләре
алырмы дисәләр.
(27)
Инде бу кеше
дөньядан
аерылам, дип
уйлар. (28) Дөньядан
китә торган
бу кешегә
катылык өстенә
катылык өстәлер,
ягъни дөньядан
вә
якыннарыннан
аерылу, Аллаһудан
курку һәм җан
бирү
авырлыгы. (29) Бүген
бармак Раббың
хозурындадыр.
(30)
Имансыз,
динсез кеше
Раббысы
хозурына баргач,
мәңгегә
алданганын
белер, ул
ышанырга
тиешле нәрсәләргә
ышанмады һәм
намаз да
укымады. (31) Ләкин
Коръәнне
ялганга
тотты һәм
кабул итүдән
баш тартты. (32)
Моның соңында
үзенең өй җәмәгатенә
тәкәбберләнеп
киерелә-киерелә
барды. (33) Ий
мондый кеше
сиңа ґәзаб
тиеш, ґәзаб
тиеш! (34) Дәхи
сиңа ґәзаб
тиеш, ґәзаб
тиеш! (35) Әнә адәм
баласы үзенә
Аллаһудан йөкләмә
йөкләтелмәүне,
Аллаһуга
каршы эшләрдә
ихтыярга
куелумы һәм
ахырда җавапсызлыкны
телиме? (36) Ул
кеше бала
ятак урынга
коелган мәнидән
бер генә
тамчы нәрсә
иде түгелме? (37)
Моның ашында
оешкан кан
булды, Аллаһ
аны халык
кылып кеше
сыйфатына
китерде. (38)
Аннан ир һәм
хатын итеп
халык кылды. (39)
Бу эшләрне
эшләгән Аллаһуның
үлекләрне
тергезергә көче
җитмәсме? (40)
Al-Insaan
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әйә
кешегә
заманында
бер вакыт килеп
үтте түгелме,
ул вакытта
кеше телгә
алына торган
нәрсә түгел
иде. Адәм г-м
балчыктан
халык ителгәч,
Мәккә илә
Таиф
арасында
берникадәр
вакытлар
ятты, һич
телдә сөйләнмәде.
(1) Тәхкыйк
Без Адом
балаларын
яраттык, ир
илә хатынның
катнашкан мәниләреннән,
Без аны бәлаләндереп
сынарбыз, аны
ишетүче вә күрүче
кылдык. (2) Тәхкыйк
аңа туры юлның
сибешләрен күрсәттек,
ул кеше Без
биргән нигъмәтләргә
йә шөкер итүчедер,
йә нигъмәтләрне
Аллаһ биргәнлеген
инкяр итүчедер.
(3) Тәхкыйк
Без нигъмәтләргә
көферлек
кылучыларга
хәзерләдек
чылбырларны
вә
богауларны һәм
кызган утны. (4) Тәхкыйк
яхшы мөселманнар
тәмле сулар
эчәрләр, ул
суның исе һәм
тәме кәфур (камфора) кебидер. (5)
Ул кәфур
чишмәдер,
аннан эчәрләр
Аллаһуның
итагатьле
коллары, вә
ул чишмәне
ничек кирәк –
шулай
агызырлар. (6)
Алар дөньяда
вакытта Аллаһудан
йөкләтелгән
бурычларын үтәрләр,
ягъни Аллаһ
кушкан эшләрне
эшләрләр вә
Ул тыйган эшләрдән
тыелырлар, вә
алар
катылыгы һәркайда
таралган
кыямәт көненнән
куркырлар. (7) Дәхи
алар Аллаһ
ризасы өчен
мескеннәргә, ятимнәргә
һәм тоткында
булган мөселманнарга
аш һәм садака
бирерләр. (8)
Алар әйтерләр:
"Без сезне фәкать
Аллаһ ризасы өчен
генә
ашатабыз, без
сездән өмет
итмибез
каршысына
безгә бер
изгелек итүегезне
һәм дога
кылыгыз, дип
тә әйтмибез. (9) Чөнки
без Раббыбыздан
куркабыз
катылыгы белән
йөзләрне
чытыкландыручы
кыямәт көненнән",
– дип. (10) Аллаһ
аларны ул көннең
катылыгыннан
саклар һәм
аларның йөзләремә
яктылыкны дәхи
шатлыкны
салыр. (11) Дәхи
алармы Аллаһ
юлында
чыдамлы
булганнары өчен
җәннәт һәм ефәк
киемнәр белән
бүләкләр. (12)
Алар җәннәттә
яхшы
диваннарга
таянучылардыр,
анда кояш эсселеген
һәм суыкны күрмәсләр.
(13) Дәхи
аларга агач күләгәсе
якын булыр һәм
ул агачларның
җимешләре
аларга бик
якын ителде. (14) Дәхи
алар тирәсендә
йөртәләр көмеш
савытларны һәм
бәллүрдән
булган
борынсыз,
тоткасыз
савытларны. (15)
Ул савытлар көмешләнгән
бәллүрдәндер,
җәннәт хезмәтчеләре
ул савытлар
белән
эчемлекне
кирәк кадәр
генә бирерләр.
(16) Дәхи
алар тәмле
сулардан
эчерелмеш
булырлар, ул
суның
катыштырылган
тәме зәнҗәбил
кебидер. (Зәнҗәбил
эчемлекне
бик
хушландыра
торган нәрсәдер.) (17) Ул җәннәттә
бер чишмәдер,
ул чишмә сәлсәбил,
дип аталыр. (18) Дәхи
алар янында һич
үзгәрми
торган яшь
егетләр хезмәт
итеп йөрерләр,
әгәр күрсәң,
аларны чәчелгән
энҗе данәләре
дип уйларсың.
(19) Әгәр
син җәннәткә
карасаң, анда
төрле күп
нигъмәтләрне
күрерсең һәм
зур байлыкны
күрерсең. (20)
Аларның өсләрендә
калып һәм
нечкә яшел ефәк
киемнәрдер,
алар көмеш
беләзекләр
белән зиннәтләнерләр,
Раббылары
аларга пакь,
татлы
эчемлекләр
эчерер. (21) Тәхкыйк
бу нигъмәтләр
сезгә изге
гамәлләрегез
өчен бүләктер
һәм барча көчегезне
сарыф итеп
Аллаһ юлында
тырышуыгызның
хакы ошбу җәннәт
нигъмәтләре
белән түләнде.
(22) Тәхкыйк
Без, ий Мухәммәд
г-м сиңа Коръәнне
аерып ачык аңлатып
иңдердек. (23)
Раббыңның хөкеменә
чыда, һәм
кешеләрнең гөнаһка
чумганнарына
вә хакны
инкяр итүче кәферләрне
итагать итмәгел!
(24)
Раббыңның
исемен зекер
ит, намаз
укытыл иртә
белән һәм кич
белән! (25)
Дәхи төнлә
Аллаһуга сәҗдә
кылгыл, һәм төнлә
озын вакыт
намаз укыгыл!
(26) Тәхкыйк
бу Мәккә мөшрикләре
һәм башка кәферләр
үтеп китә
торган дөньяны
сөяләр, вә
бик каты авыр
кыямәт көне өчен
хәзерләнүне
артларына
куялар. (27) Без
аларны халык
кылдык, вә
аларның
буыннарын
ныгыттык вә әгъзаларын
куәтле
кылдык, вә әгәр
Без теләсәк,
алыштырырбыз
аларның
охшашлары
белән, ягъни
аларны һәлак
итәрбез дә
урыннарына
икенче кешеләрне
китерербез. (28) Тәхкыйк
бу Коръән
кешеләргә
кирәк нәрсәләрне
сөйләп
белдерүче көчле
вәгазь, ачык
дәлилдер. Теләгән
кеше Коръән
белән гамәл
кылсын да, үзенә
Раббысының җәннәтләренә
бара торган
туры юлны
алсын! (29) Әле
сез туры юлны
кирәксенгән
яхшы теләкне
дә таба
алмассыз, мәгәр
Аллаһ теләсә
генә
табарсыз, тәхкыйк
Аллаһ һәрнәрсәне
белүче вә
гадел хөкем
итүче булды. (30)
Теләгән
кешесене рәхмәтенә
кергезер һәм
Аңа каршылык күрсәтеп
үзләренә
золым иткән
залимнәргә рәнҗеткүче
каты ґәзабны
хәзерләде. (31)
Al-Mursalaat
بسم
الله الرحمن الرحيم
Тоташ
исә торган һәлак
итүче җил белән
ант итәмен. (1)
Чын искүче җил
белән. (2) Вә яңгырларны,
болытларны
таратучы җилләр
белән. (3) Вә хак
белән батыл
арасын хәләл
белән хәрам
арасын
аеручы Коръән
аятьләре белән.
(4) Вә
пәйгамбәрләргә
вәхийне
салучы фәрештәләр
белән ант итәмен.
(5)
Ул фәрештәләр
яхшы мөселманнарның
хаталарын
каплаганнары
хәлдә яки
батыл эшләргә,
бидеґәт гамәлләргә
чумган кешеләрне
Аллаһ ґәзабы
илә
куркытканнары
хәлдә. (6) Тәхкыйк
вәгъдә
ителмеш кыямәт
булачактыр. (7) Әгәр
йолдызларның
нуры сүнсә. (8) Дәхи
күк ярылса. (9) Дәхи
таулар
тетелеп
очсалар. (10) Вә
кыямәт
булгач, өммәтләренә
гуаһлык бирү өчен
пәйгамбәрләргә
вакыт билгеләнер,
шул билгеләнгән
вакытка пәйгамбәрләр
вә барча өммәтләр
хөкемгә җыелырлар.
(11)
Бу хөкем
вакыты кайсы
көнгә
кичектерелде.
(12)
Хак белән
батыл арасын
аера торган көнгә
кичектерелде.
(13)
Сиңа нәрсә
белдерде ул
хак белән
батыл арасын
аера торган көннең
нинди көн икәнлеген?
(14)
Ул көн Коръәнне
вә пәйгамбәрне
ялган диючеләргә,
яки Коръән
белән гамәл
кылмаган
кешеләргә хәсрәт
һәм һәлакәтлек
көнедер. (15) Әүвәлге
кәферләрне
Без һәлак итмәдекме?
(16)
Соңра аларга
ияртеп соңгы
кәферләрне дә
һәлак итәрбез.
(17)
Коръән белән
гамәл
кылмыйча кәфер
булган, яки
монафикъ
булган кешеләргә
әнә шулай җәза
бирәбез. (18)
Хакны ялган
диючеләргә
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр! (19)
Әйә
сезне халык
кылмадыкмы
хур булган
бер тамчы
судан? (20) Ул
суны койдык
бала ятак
урынга, аны
анда
урнаштырдык. (21)
Билгеләнгән
туачак
вакытына
чаклы. (22) Бу эшкә
Без кадир
булдык, ни
хуш кадирләрдәнбез.
(23)
Хакны ялган
диючеләргә
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (24) Әйә
Без җирне
халык
кыйлмадыкмы
сезне сындыручы
итеп. (25) Исән
чагыгызда яшәү
өчен җир өстенә
сыясыз вә үлгәч
– җир астына
сыясыз. (26) Вә ул җир
өстенә бөек
тауларны
ясадык, вә
сезгә пакь
суны эчердек.
(27)
Хакны ялган
диючеләргә
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (28)
Инде барыгыз
хакны инкяр
итү белән үзегез
хәзерләгән ґәзабка!
(29) Өч
төрле өч
тармаклы
булып күренгән
җәһәннәм
тененең күләгәсенә
карагыз. (30)
Ул төтен
кызулыктан күләгә
була алмый һәм
ялкынлы ґәзабтан
коткара
алмыйдыр. (31) Тәхкыйк
ул җәһәннәм
атар биналар
кеби зур очкыннарны.
(32) Гүя
ул очкын сары
дөя кебидер. (33)
Коръәнне, пәйгамбәрне
ялган диючеләргә
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (34)
Бу кыямәт, үзара
һичкем сөйләшми
торган көндер.
(35) Дәхи
кешеләрнең
кылган гөнаһларына
гозер күрсәтергә
рөхсәт бирелми
торган көндер.
(36)
Коръән сүзләренә
ышанмаган
кешеләргә
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (37)
Бу кыямәт,
хак белән
батылны аера
торган көндер,
сезне әүвәлгеләр
белән бергә җыярбыз.
(38) Әгәр
сезнең ґәзабтан
котылырга
берәр хәйләгез
булса, хәйлә
кылыгыз! (39)
Ялганчыларга
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (40)
Аллаһудан
куркып гөнаһлардан
сакланучылар,
җәннәттә
чишмә
буйларында күләгәдә
рәхәтлектәләр.
(41) Вә
үзләре теләгән
җимешләр
алдындадыр. (42)
Ашагыз,
эчегез тәмләп,
ләззәт белән
кылган изге
гамәлләрегез
өчен! (43) Тәхкыйк
Без Аллаһуга
итагать итүче
яхшы мөселманнарга
яхшы нигъмәтләр
бирәбез. (44)
Ялганчыларга
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (45)
Ий Коръән белән
гамәл
кылмаучылар,
дөньяда аз
гына заман
ашап-эчеп файдаланып
калыгыз, тәхкыйк
сез бозык эш
кылучыларсыз.
(46)
Ялганчыларга
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (47) Әгәр
аларга намаз
укыгыз диелсә
һич укымас
иделәр. (48) Коръәнне,
пәйгамбәрне
ялган диючеләргә
һәм ышанып та
Коръән белән
гамәл кылмаучыларга
кыямәт көнендә
үкенеч вә җәһәннәм
чокырыдыр. (49)
Ул гафил
кешеләр ошбу
Коръәннән соң
нинди сүзләргә
ышаналар?
Коръәнне
ташлап нәрсәгә
тотынырлар? (50)