Part 30

 

An-Naba

بسم الله الرحمن الرحيم

Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар". (1) Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. (2) Кыямәт һәм Коръән хакында дөньядагы кешеләр төрле фикердәләр. (3) Юк әле тыныч кына тормасыннар, кыямәткә һәм Коръәнгә ышанмауларының ахыры кайда барганын тиздән белерләр. (4) Моның соңында тиздән белерләр ышанмаулары, кабахәт эш икәнлеген! (5) Әйә җирне аларга торырга яраклы кылмадыммы. (6) Дәхи селкенмәсен өчен тауларны җиргә кадак кылмадыммы. (7) Дәхи сезне ирле-хатынлы итеп халык кылдык. (8) Дәхи йокыны тәннәрегезгә истирахәт кылдык. (9) Дәхи төнне сезгә пәрдә кылдык. (10) Дәхи көндезне тереклегегез өчен кәсеп кылырга якты кылдык. (11) Дәхи өстегездә җиде кат мәхкәм күкләрне бина кылдык. (12) Дәхи бик яктыртучы һәм җылы бирүче кояшны халык кылдык. (13) Дәхи болытлардан бере артыннан бере коелучы яңгыр суын иңдердек. (14) Ул су белән төрле икмәк орлыкларын вә төрле үләннәрне. (15) Вә агачларны, бер-берсенә уралып үскән җимеш бакчаларын үстермәклегебез өчен. (16) Тәхкыйк хакны батылдан аера торган көн сәваб вә ґәзаб вәгъдә ителгән көндер. (17) Бер көнне сурда өрелер дә, хисаб өчен төркем-төркем булып килерсез. (18) Күк ачылыр да, анда ишекләре булыр. (19) Дәхи таулар йөртелерләр, тузган тузан кеби булырлар. (20) Тәхкыйк җәһәннәм үтә торган юл булды (Җәннәткә керәсе кешеләр дә җәһәннәмне күреп үтерләр). (21) Ул җәһәннәм хактан качып азганнарга тора торган урын булды. (22) Алар җәһәннәмдә күп заманалар торырлар. (23) Алар анда салкын рәхәтлекне һәм яхшы эчемлекне татымаслар. (24) Мәгәр кайнар яман суны һәм җәһәннәм кешеләренең тәннәреннән аккан сары суны эчәрләр. (25) Бу җәза аларга гөнаһларына күрә тиешле җәза итеп бирелде. (26) Тәхкыйк алар кыямәттә булачак хисабны көтми һәм ышанмый иделәр. (27) Дәхи Безнең аятьләребезне ныклап ялганга тоталар иде. (28) Вә һәрнәрсәне санадык өммүл китапта язып. (29) Татыгыз ґәзабны ґәзабка мөстәхыйк кешеләр, сезгә, әлбәттә, ґәзабтан башканы арттырмабыз. (30)

Котылу һәм өстенлек, әлбәттә, Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучы тәкъва мөэминнәргәдер. (31) Дәхи аларга җимеш бакчалары һәм йөземнәр. (32) Дәхи аларга яшьтәш булган яшь кызлар. (33) Дәхи эчемлекләр тутырылган савытлар. (34) Алар анда буш сүзне һәм ялган сүзне ишетмәсләр. (35) Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер. (36) Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар. (37) Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр. (38) Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр. (39) Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.) (40)

 

An-Naazi'aat

بسم الله الرحمن الرحيم

Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, (1) дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. (2) Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, (3) кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, (4) Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. (5) Беренче сурда җир каты хәрәкәтләнер дә, җир өстендә тереклек бетәр. (6) Вә беренче сурга ияртелеп икенче сур булыр да, кешеләр кабердән терелеп чыгарлар. (7) Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар. (8) Ул күңелләрнең, күзләре түбән төшкән булыр. (9) Дөньяда Коръәнгә ышанмаучылар әйтәләр: "Әйә без үлгәннән соң, терелеп яңадан әүвәлге хәлебезгә кайтабызмы? (10) Әйә без черегән сөяк булганнан соң да терелеп кайтырбызмы? (11) Терелүгә ышанмыйча мәсхәрәләп әйттеләр: "Әгәр яңадан терелү булса, бу бик хәсрәтле кайтарылу икән, аның өчен кайгырырга кирәк", – дип. (12) Аларның терелеп кубарылулары фәкать бер тавыш белән булыр. (13) Шул вакытта ук алар җир өстендә булырлар. (14) Ий Мухәммәд г-м сиңа Муса хәбәре килде бит? (15)

Мусаның Раббысы аңа нида кылды, Тур тавының итәгендәге мүбарәк Тува дигән урында. (16) Иманга өндәмәк өчен Фиргаунгә баргыл, тәхкыйк ул азды, бозыклыкны күп кылды. (17) Әйт аңа: "Әйә кирәксенәсеңме кабих булган көфердән пакьләнүне. (18) Дәхи сиңа Раббыңны танытуымны телисеңме, әгәр Раббыңны танысаң, Аңардан куркырсың да изге гамәлләр кылырсың", – дип. (19) Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде). (20) Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды. (21) Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды. (22) Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды. (23) Әйтте: "Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр", – дип. (24) Аллаһ, ул Фиргаунне тотты дөньяда суга батырып, ахирәттә җәһәннәмгә салу беләк. (25) Тәхкыйк бу вакыйгада гыйбрәт бардыр Аллаһудан курыккан кешегә. (26) Халык кылуда сезнең яратылуыгыз читенрәкме, әллә күкне ярату читенрәкме? Ул күкне Аллаһ бина кылды. (27) Ул күкнең бөеклеген бик югары кылды, ул күкне һич кимчелексез төзеп тәмам итте. (28) Ул күкнең кичен караңгы кылды вә аның көндезен якты кылды. (29) Моның соңында Аллаһ, торырга яраклы итеп җирне түшәде. (30) Җирнең суын һәм хайваннар утлый торган үләннәрне чыгарды. (31) Дәхи тауларны мәхкәм сабит кылды. (32) Сезгә вә сезнең хайваннарыгызга файда өчен. (33) Әгәр олугъ җыелыш көне кыямәт килсә, (34) ул көндә кеше дөньяда кылган яман эшләрен искәрер күз алдына китерер. (35) Вә күзе күргән кешеләргә җәһәннәм күрсәтелер. (36) Әмма берәү шәригать чигеннән чыгып бозыклык кылса, (37) дәхи дөньяга бирелеп ахирәт гамәленә кимчелек китерсә, (38) Шиксез, ул кешегә урын җәһәннәмдер. (39) Вә әмма берәү Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыкса, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйса, (40) әлбәттә җәннәт аңа урындыр. (41) Кәферләр синнән кыямәт кайчан була, дип сорыйлар. (42) Кыямәтнең кайчан булачагын әйтүдә сиңа нинди файда? Әйтсәң дә фәкать көферлекләрен арттырачаклар. (43) Кыямәт вакытының ахыр чиге Аллаһуга хастыр. (44) Ий Мухәммәд г-м, син фәкать ул кыямәттән курыккан кешене куркытучысың. (45) Алар кыямәтне күргәндә гүя дөньяда бер дә тормаган кеби булырлар, мәгәр төшкә хәтле ярты көн яки төштән соң ярты көн торган кеби булырлар. (46)

 

Abasa

بسم الله الرحمن الرحيم

Йөзен чытты һәм төмсәләнеп борылды. (1) Аңа сукыр ибнү өммү Мәктүм килгән вакытта. (Бер- вакыт Мухәммәд г-м, кураешларның олугълары вә байлары илә сөйләшеп аларны иманга өндәп утырганда ибнү өммү Мәктүм килеп Мухәммәд г-мнең мәшгуль икәнен белмичә, йә Мухәммәд миңа Коръән укысаңчы, диде. Мухәммәд г-м кураешларның иманга килүләрен өмет итеп утырганлыктан мәҗлесне бүләсе килмичә, ибнү өммү Мәктүмгә йөзен чытты һәм аңардан борылды. Соңра Аллаһ ошбу сүрәне иңдереп расүлне шелтә кылды. Шуннан соң Мухәммәд г-м ибнү өммү Мәктүмне һәрвакыт хөрмәтли торган булды.) (2) Сиңа нәрсә белдерде ягъни ул кураешлар илә сөйләшүме яки Коръән өйрәтүме яхшы икәнен кайдан белдең, шаять ибнү өммү Мәктум синнән Коръән укырга өйрәнеп гөнаһлардан яки батыл диннән пакьләнер. (3) Яисә Коръән белән вәгазъләнер дә, вәгазь аңа файда бирер. (4) Әмма берәү байлыгына таянып хак динне кирәксенмәсә һәм Аллаһуга гыйбадәт кылудан баш тартса, (5) син аңа таба борыласың һәм сүзенә колак саласың. (6) Сиңа нинди зарар бар ул кешенең мөшриклектән һәм гөнаһтан пакьләнмәвеннән? (7) Вә әмма берәү ашыгып сиңа килсә, (8) Раббысыннан курыккан хәлдә, (9) син аңардан борылып башкалар илә мәшгуль буласың. (10) Юк, алай кирәкмәс, тәхкыйк ул Коръән кешегә файдалы вә зарарлы нәрсәләрнең һәммәсен сөйлидер. (11) Теләгән кеше Коръәнне аңлап гыйбрәтләнсен, аның белән гамәл кылып төзәлсен һәм туры юлны тапсын! (Димәк, Коръән белән вәгазьләнүне, Коръәндәге Аллаһ хөкемнәре белән танышуны һәм аның белән гамәл кылуны һичнәрсәгә алыштырырга ярамый). (12) Ул Коръән хөрмәтле сәхифәләрдәдер. (13) Хөрияте бик югары, хатадан бик пакь. (14) Язучы фәрештәләр кулындадыр. (15) Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр вә бик итагатьлеләр. (16) Ләгънәт төшкән кеше ни гаҗәп көфран нигъмәттә ифрат кылучыдыр, ягъни бик каты көферлек кыладыр! (17) Аллаһ аны ни нәрсәдән яратты соң? (18) Мәни суыннан бит! Кешене яратты да, аның әгъзасын, гомерен һәм ризыкларын чикләде. (19) Соңра хак юлны табарга мөмкинлек бирде ягъни гакыл, фикер бирде һәм китап иңдереп, пәйгамбәр күндереп туры юлны күрсәтте. (20) Соңра аны үтерде дә кабергә куйды, ягъни хайваннар кеби җир өстенә ташламады. (21) Соңра теләгән вакытында тергезеп кубарыр аны. (22) Юк, әле алай була торып та, Аллаһ әмерләрен җиренә җиткермәде. (23) Кеше карасын ашаган ризыгына. (24) Тәхкыйк Без аңа суны чын кою белән койдык. (25) Соңра җирне чын яру илә ярдык та, (26) ул җирдә иген бөртекләрен үстердек. (27) Йөземне вә җыеп алган коры җимешләрне, (28) дәхи зәйтүн, хөрмә агачларын үстердек. (29) Дәхи күп агачлы бакчаларны, (30) дәхи төрле җимешләрне вә печәннәрне үстердек. (31) Күп нәрсәләр үстердек үзегез һәм хайваннарыгыз файдалану өчен. (32) Һәркайчан колакны тондыручы каты сур тавышы килсә. (33) Ул көндә кеше качар карендәшләреннән. (34) Һәм анасыннан вә атасыннан. (35) Һәм хатыныннан вә балаларыннан качар. (36) Алардан һәм кеше өчен бардыр кыямәт көнендә аны мәшгуль итәрлек каты эшләр. (37) Ул көндә кайбер йөзләр якты, (38) көлүче, шатланучыдыр. (39) Вә ул көндә кайбер йөзләрдә караңгылык тузан булыр. (40) Ул йөзләрне каралык вә караңгылык каплар. (41) Бу кара йөзле кешеләр көфран нигъмәт кылучы һәм Аллаһуга итагать итмәүче кешеләрдер. (42)

 

At-Takwir

بسم الله الرحمن الرحيم

Кайчан кояшның нуры китәрелсә, чорналса (караңгылык белән). (1) Вә йолдызлар җиргә коелсалар (метеоритлар). (2) Вә таулар урыннарыннан кузгалсалар. (3) Вә ун айлык буаз дөяләр игътибарсыз калдырылсалар. (4) Вә кыр хайваннары бер урынга җыелсалар. (5) Вә дәрьяләр бер урынга түгелсәләр. (6) Вә яхшы кешеләр яхшыларга һәм яман кешеләр яманнарга кушылсалар. (7) Вә тере хәлдә күмелгән кыз балалар соралсалар. (Җаһилият вакытында ґәрәбләр кыз балаларын тәрбияләргә авырсынып яки аларны ят кешегә кияүгә биреп җибәрү хурлык дип, тере хәлдә күмәләр иде.) (8) Ни сәбәпле үтерелдең дип, нинди гөнаһы бар иде, нигә үтердегез дип. (9) Вә гамәл дәфтәрен хисаб өчен таратылса. (10) Вә күк урыныннан китәрелсә. (11) Вә җәһәннәм каты кыздырылса. (12) Вә җәннәт якын китерелсә. (13) Шул вакытта һәркем үзенең хәзерләгән яхшы, вә яман эшләрен белер. (14) Ант итәмен кире кайтучылар белән. (15) Вә яшерен йөрүчеләр илә. Ягъни китеп-килеп, күренеп һәм күренмичә йөрүче йолдызлар белән ант итәм. (16) Вә төн белән ант итәм, һәркайчан килсә ул төн. (17) Вә таң белән ант итәмен, һәркайчан ачылса. (18) Шиксез, ул Коръән хөрмәтле Җәбраилнең Аллаһудан алып килгән сүзедер. (19) Ул Җәбраил олугъ куәт иясе вә хөрмәтедер, ґәреш иясе Аллаһ хозурында. (20) Ул Җәбраилгә башка фәрештәләр итагать итәләр, соңра ул ышанычлы хыянәттән пакьдер. (21) Вә сезнең юлдашыгыз Мухәммәд г-м дивана түгел һәм үзлегеннән сүз сөйләүче дә түгел. (22) Тәхкыйк ул Җәбраилне күрде югары ачык күктә. (23) Ул Мухәммәд г-м кешеләргә мәгълүм булмаган ахирәт хәлләреннән Коръән белән хәбәр бирүдә саран түгелдер. (24) Ул Коръән Аллаһу хозурыннан таш белән сөрелгән шайтан сүзе түгелдер. (25) Коръәнне куеп кая барасыз? Аллаһ китабын ташлап Аллаһ җәннәтенә ничек барасыз? (26) Ул Коръән барча галәм халыкларына вәгазьдер, кирәк эшләрне исләренә төшерүчедер вә кешеләргә иманны, динне, һидәятне һәм тәрбияне кәсеп итә торган иң туры юлдыр. (27) Сезләрдән туры юлга күнелергә теләге булган кешеләргә вәгазь һәм туры юлдыр. (28) Юк туры юлга күнелүне тели алмассыз, мәгәр барча галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһу тәгалә теләсә генә. (29)

 

Al-Infitaar

بسم الله الرحمن الرحيم

Кайчан күк ярылса. (1) Вә йолдызлар чәчелсә. (2) Вә дәрьяләр агып бергә кушылсалар. (3) Вә каберләр актарылып үлекләр терелеп чыксалар. (4) Шул вакытта һәркем үзеннән элек ахирәткә җибәргән һәм үзеннән соң калдырган эшләрен белер. (5) Ий адәм баласы, сине нәрсә алдады хөрмәтле булган Раббыңның нигъмәтләреннән өлешсез калырга, ягъни җәннәткә кермичә җәһәннәмгә керергә сине нәрсә мәҗбүр итә. (6) Ул – Аллаһ сине хак кылды да, әгъзаларыңны төзәтте вә һәр әгъзаңны үлчәп төзеде. (7) Сине нинди сурәттә кылырга теләсә шул сүрәттә кылды. (8) Юк, алданмагыз, бозык эшне батыл гамәлне кылмагыз, бәлки сез кыямәтне һәм хисапны ялган дисез. (9) Әлбәттә, шиксез, сезнең өстегездә сакчы фәрештәләр бардыр. (10) Ул фәрештәләр Аллаһ хозурында хөрмәтлеләр, алар сезнең барча гамәлләрегезне язучылардыр. (11) Сезнең кылган эшләрегезне бик яхшы белүчеләрдер. (12) Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр. (13) Вә тәхкыйк Аллаһуга итагать итмәгән азгыннар, әлбәттә, җәһәннәмдәләр. (14) Ул азгыннар җәһәннәмгә керерләр җәза көнендә. (15) Вә алар җәһәннәмнән юк булып китмәсләр, һәмишә бар булып ґәзаб кылынырлар. (16) Ул җәза көненең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? (17) Моннан соң ул көннең каты куркынычлы икәнлеген сиңа нәрсә белдерде? (18) Ул көндә һичкем һичкемгә ярдәм кылырга, файда итәргә кадир булмас, һәркем үз хәле белән мәшгуль булып кайгыда булыр. Ул көндә кешеләр өстеннән эш кылмак, хөкем йөртмәк фәкать Аллаһуга хас. (19)

 

Al-Mutaffifin

بسم الله الرحمن الرحيم

Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. (1) Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. (2) Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. (3) Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. (4) Олугъ кыямәт көнендә. (5) Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. (6)

Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. (7) Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? (8) Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. (9) Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. (10) Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. (11) Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. (12) Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. (13) Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. (14) Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. (15) Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. (16) Моның соңында аларга әйтелер: "Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр", – дип. (17) Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. (18) Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? (19) Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. (20) Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. (21) Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, (22) яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. (23) Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. (24) Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. (25) Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! (26) Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. (27) Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) (28) Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр (29) Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. (30) Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. (31) Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. (32) Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. (33) Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. (34)

Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. (35) Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. (36)

 

Al-Inshiqaaq

بسم الله الرحمن الرحيم

Әгәр күк ярылса. (1) Вә әгәр ул җиргә Раббысының сүзе ишеттерелсә һәм итагать иттерелсә ул күккә – Аллаһ хөкеменә итагать итү тиешле ителде. (2) Вә әгәр җир сузылып тигезләнсә. (3) Вә җир эчендәге барча нәрсәне чыгарып бушанса. (4) Әгәр Раббысының сүзен җиргә ишеттерелсә – Аллаһ хөкеменә итагать итү аңа тиешле ителде. (5) Ий адәм баласы, тәхкыйк син Раббыңа юлыгу өчен гамәлеңдә, ягъни күбрәк гөнаһ эшләрдә тырышу илә тырышасың, ягъни синең кылган һәр эшең Аллаһуга күрсәтер өчендер, кыямәт көнендә гамәлләреңә очырарсың. (6) Әмма гамәл дәфтәре уң тарафтан бирелгән кеше. (7) Тиздән ул кеше җиңел хисаб белән хисаб ителер. (8) Ул җәннәттәге әһеленә шатланып барыр. (9) Вә әмма гамәл дәфтәре арка тарафыннан бирелгән кеше, (10) тиздән үзенә һәлакәтлекне чакырыр. (11) Вә сәкар тәмугына кереп ґәзаб кылыныр. (12) Тәхкыйк ул кеше дөньяда вакытта әһле арасында Аллаһудан курыкмау сәбәпле шат иде. (13) Тәхкыйк ул үлгәч терелмәм вә кабердән чыкмам, дип уйлады. (14) Ләкин эш ул уйлаганча түгел, әлбәттә, терелеп Аллаһ хөкеменә кайтыр, шиксез аның Раббысы аны һәмишә күрүче булды. (15) Күктәге шәфәкъ белән ант итәмен. (16) Дәхи, төн белән вә төнлә эшләнә торган эшләр белән. (17) Дәхи тулып түгәрәкләнүче ай белән. (18) Әлбәттә, бу хәлдән икенче хәлгә күчәрсез! Ягъни үләрсез, аннары терелерсез, аннары хөкем ителеп тиешле җәзаны алырсыз. (19) Ни булды аларга иман китермиләр. (20) Әгәр аларга Коръән укылса, Аллаһудан куркып сәҗдә кылмаслар, Аллаһ әмерләрен ишеткәннән соң аны үтәмәсләр. (21) Бәлки имансыз кешеләр Коръәнне ялганга тоталар. (22) Аллаһ аларның күңелләрендә сакланган нәрсәне белүчедер. (23) Аларга сөенеч бир бик каты рәнҗеткүче ґәзаб белән. (24) Мәгәр иман китереп изге гамәлләр кылган кешеләргә мәңге бетмәс-төкәнмәс нигъмәтләрдер. (25)

 

Al-Burooj

بسم الله الرحمن الرحيم

Каланча иясе булган күк белән ант итәмен. (1) Вә вәгъдә ителгән кыямәт көне белән. (2) Вә җомга көне яки кыямәткә җыелган халык белән һәм ґәрәфә көне яки кешеләрнең кылган эшләре белен ант итәмен. (3) Чокыр ияләренә ләгънәт булды һәм һәлак булдылар. (Әүвәлге заманда патшасы да халыгы да мөшрикләр булган бер илдә, бер яшь егет иман китереп бер карт мөселманнан ислам динен өйрәнде. Бу хәбәр патшага ирешкәч, егетне чакыртып ислам динен ташла дип төрлечә ґәзап кылды. Егет патшага әйтте: "Халыгыңны җыеп алар алдында бу егетнең Раббысы булган Аллаһ исеме белән атамын, дип үземнең җәям һәм угым белән атсагыз гына үтерә алырсыз", – дип. Патша шулай эшләде, ук егетнең башына тиеп шаһит булды. Җыелган кешеләр, бу егетнең Раббысы Аллаһуга иман китердек, ислам динен кабул иттек, дип кычкырдылар. Патшаның бик каты ачуы килеп, гаскәреннән канау казытып, ул канауга утын тутыртып ут яктырды, ут кызгач ислам диненнән кире чыкмаган кешеләрне берәм-берәм утта яндырдылар. Шулай итеп мөселманнар ислам дине өчен бар да шаһит булдылар. Соңра Аллаһуның әмере илә ут канаудан чыгып патшаны һәм гаскәрләрен яндырып һәлак итте, җаннары җәһәннәмгә китте.) (4) Канау казып ул канауны ут белән тутыручы кәферләргә Аллаһуның ләгънәте булды. (5) Кәфер гаскәре мөселманнарны утта яндырганда, патша үзенең якыннары илә тамаша кылып карап утыралар иде. (6) Алар мөэминнәрне утта яндырып ґәзаб кылуларына гуаһлардыр. (7) Ул кәферләр мөселманнарны утта яндырырлык ґәеп тапмадылар, мәгәр кодрәт иясе вә мактаулы булган Аллаһуга иман китергәннәре өчен генә аларны утта яндырып ґәзаб кылдылар. (8) Ник ышанмаска Аллаһуга, бит җир вә күкләрнең патшалыгы Аның кулындадыр, вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күрүче вә белүчедер. (9) Тәхкыйк ґәепсез мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр аларны нинди ґәзаб белән булса да ґәзаб кылучылар, соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар, аларгадыр җәһәннәм ґәзабы һәм каты яндыргучы ут ґәзабы. (10) Тәхкыйк иман китереп яхшы эшләрне эшләп изге гамәлләрне кылган кешеләргә, асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр, бу исә олугъ изге теләккә ирешүдер. (11) Шиксез, синең Раббыңның ґәзаб белән тотмагы, әлбәттә, бик каты вә бик куркынычлы. (12) Тәхкыйк Ул – Аллаһ башлап халык кылыр һәм үлгәч тергезеп яңадан кайтарыр. (13) Вә Ул тәүбә итеп төзәлүчеләрне ярлыкаучы һәм изге гамәл кылучыларны сөюче. (14) Ул – Аллаһ олугъ булган ґәреш иясе. (15) Теләгән эшене һич кичекмичә кылучы. (16) Тәхкыйк килер сиңа пәйгамбәрләргә каршы торган кәфер ґәскәрләренең хәбәре. (17) Фиргаун гаскәренең һәм Сәмуд кавеме гаскәренең хәбәре, алар бар да Аллаһ тарафыннан һәлак ителделәр. (18) Бәлки имансызлар Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмауларында сабитлардыр, үлгәнче иман китермәсләр. (19) Бит Аллаһ аларның артларыннан төшүче, һич котыла алмаслар. (20) Әлбәттә, ул Аллаһудан иңдерелгән китап – олугъ дәрәҗәле вә хөрмәтле Коръәндер. (21) Ул Ләүхүл Мәхфуздә язылмыштыр. (22)

 

At-Taariq

بسم الله الرحمن الرحيم

Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм. (1) Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде? (2) Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр. (3) Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр. (4) Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды? (5) Халык кылынды ятакка коелган судан. (6) Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан. (7) Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер. (8) Яшерен эшләр ачылган көндә, (9) кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас. (10) Яңгыр иясе булган күк илә. (11) Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм. (12) Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер. (13) Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер. (14) Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр. (15) Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен. (16) Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит! (17)

 

Al-A'laa

بسم الله الرحمن الرحيم

Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл. (1) Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте. (2) Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды. (3) Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде. (4) Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды. (5) Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың. (6) Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер. (7) Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез. (8) Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса. (9) Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр. (10) Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше. (11) Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер. (12) Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас. (13) Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты. (14) Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды. (15)

Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез. (16) Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер. (17) Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер. (18) Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер. (19)

 

Al-Ghaashiya

بسم الله الرحمن الرحيم

Тәхкыйк сиңа катылыгы белән һәрнәрсәне каплаган, кыямәт көненең хәбәре килде. (1) Ул көндә йөзләр түбән вә хурдыр. (2) Алар бик тә михнәтләнеп эшләүчеләрдер. (3) Кайнар утка кереп ґәзабланырлар. (4) Ниһаять кайнар чишмәдән сугарылырлар. (5) Аларга азык юк, мәгәр тигәнәккә охшаган озын вә чәнечкеле үлән генә булыр. (6) Ул үлән симертмәс һәм ачлыкны да китәрмәс. (7) Ул көндә кешеләр нигъмәтләнделәр, шатландылар. (8) Үзенең дөньяда кылган эшләренә разыйдыр. (9) Дәрәҗәсе бөек җәннәттә. (10) Анда буш һәм яман сүзне һич ишетмәсләр. (11) Ул җәннәтләрдә ага торган татлы чишмәләр бардыр. (12) Анда бик яхшы күтәренке урындыклар, диваннар бардыр. (13) Вә анда алларына кәсәләр куелгандыр. (14) Вә тезеп куйган күпертелгән ястыклар бардыр. (15) Вә җәелгән паласлар бардыр. (16) Әйә, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек халык кылынганнар-яратылганнар? (17) Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? (18) Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? (19) Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кеби түшәлгән? (20) Кешеләрне Коръән белән вәгазь кыл, гафләттән уят, әлбәттә, син фәкать Аллаһ хөкемнәрен сөйләп ирештерүче генәсең. (21) Син аларга ирекле түгелсең һәм аларның теләкләренә дә хуҗа түгелсең. (22) Мәгәр берәү синнән артка борылса һәм Коръәнне инкяр кылса. (23) Ул кешене Аллаһ олугъ ґәзаб белән ґәзаб кылыр. (24) Тәхкыйк Безнең хозурыбызгадыр аларның кайтмаклары. (25) Соңра аларның кылган эшләренең хисабы, әлбәттә, Безгә тиешледер. (26)

 

Al-Fajr

بسم الله الرحمن الرحيم

Таң белән. (1) Вә ун төн белән ант итәм, ун төннән мырад зәл хиҗҗә аеның әүвәлге ун төннәредер, яки рамадан аеның ахыргы ун төннәредер. (2) Корбан көне һам ґәрәфа көне белән яки мәхлук һәм халык белән ант итәмен. (3) Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн үтеп китсә. (4) Бу зекер ителгән нәрсәләрдә гакыл ияләре өчен чын ант бар түгелме? (5) Әйә күрмисеңме Раббың Гад кавемен ни кылды, ягъни һәлак кылмадымы? (6) Гад кавеменең бабалары озын баганалар кеби озын вә куәтле кавем иделәр. (7) Алар кеби эре кешеләр шәһәрләрдә халык ителмәделәр, шулай булса да Аллаһ ґәзабына каршы тора алмадылар – һәммәсе һәлак булдылар. (8) Вә Сәмуд кавемен ни кылды, алар вади дигән җирдә ташны кисеп бөек өйләр бина кылдылар. (9) Вә Фиргаунгә ни кылды, кадаклар иясе ул Фиргаун, ягъни хатыны Асияне Аллаһуга иман китергән өчен кадаклар белән ґәзаблап үтерде. (10) Ул Гад, Сәмуд вә Фиргаун шәһәрләрдә алар явызлыкны күп кылдылар. (11) Вә, фәсәд золым эшләрне күп эшләделәр. (12) Раббың аларга койды ґәзаб камчысын. (13) Тәхкыйк синең Раббың фәсәд кылучы залимнәрне күзәтүче һәм аларны тотучыдыр. (14) Әмма адәм баласы Раббысы аны дөнья байлыгы илә мүбтәлә кылса һәм дөнья эшләрендә кешеләр арасында хөрмәтле итсә, ул мине Аллаһ хөрмәтләде, дип, дөнья байлыгы белән генә үзен Аллаһуның дусты саныйдыр. (15) Вә әмма Раббысы аның ризыгың кылып, ярлылык белән мүбтәлә итсә, ул Раббым мине хур итте, диядер. (16) Юк кешенең Аллаһ каршында хөрмәте дөнья байлыгы белән түгел, бәлки чын иман, хак дин һәм изге гамәлләр беләндер. Хур булуы да ярлылык белән түгел, бәлки имансыз, динсез булу белән һәм нәфескә ияреп азгынлык кылу беләндер. Бәлки сез ятимнәрне хөрмәтләмисез. (17) Бай булсагыз фәкыйрьләрне ашатырга, аларга мал бирергә кызыкмыйсыз һәм башкаларны да кызыктырмыйсыз. (18) Һәм мирас малын, ягъни үлгән кешедән калган мал – тол хатын вә ятимнәр хакыдыр, сез шул малның хәрам икәнен тикшермәстән ашый бирәсез. (19) Вә дөнья малын бик нык сөю белән сөясез. (20) Юк, шәригатьне бозмагыз, мирас малын ашамагыз, әгәр җир каты тетрәү белән тетрәсә. (21) Вә Раббыңның әмере килсә, вә фәрештәләр саф-саф булып килеп бассалар. (22) Вә ул көндә җәһәннәм китерелсә, менә шул көндә адәм баласының исенә төшер, алданганын белер, вәгазьләнергә бик теләр, ләкин эш узган булыр, кайда инде аңа хәзер искәрү, уяну файда бирсен? (23)

Эш узганнан соң адәм баласы әйтер: "Әй миңа үкенеч кәшки дөньяда чагымда дини гыйлем өйрәнеп ахирәтем өчен изге гамәлләр кылган булсамчы", – дип. (24) Ул көндә Аллаһуның ґәзабы илә һичкем ґәзаб кыла алмас, мәгәр Аллаһ әмере белән ґәзаб фәрештәләре ґәзаб кылырлар. (25) Дәхи чылбыр богаулар белән һичкем бәйләмәс, мәгәр Аллаһ әмере белән бәйләрләр. (26) Тик Аллаһуга вә расүлгә итагать итеп гөнаһлардан сакланучы вә изге гамәлләр генә кылучы изге нәфес яхшы мөселманның рухына: (27) "Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде инде, Аллаһудан разый булганың хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайткыл! (28) Минем изге бәндәләрем арасына кергел. (29) Һәм Минем җәннәтемә мәңгегә кергел!" – диелер (30)

 

Al-Balad

بسم الله الرحمن الرحيم

Бу шәһәр, ягъни Мәккә белән ант итәмен. (1) Вә син, ий Мухәммәд г-м, ошбу Мәккә шәһәрен кәферләрдән сугышып алырга хәләлсең. (2) Вә Адәм г-м илә вә аның балалары илә ант итәмен. (3) Тәхкыйк Без кешене михнәттә мәшәкатьтә халык кылдык. (4) Әйә ул михнәт белән изелгән загыйфь кеше уйлыйдырмы аңа һичбер затның көче җитмәс дип? (5) Ул Аллаһ дошманы – кәфер әйтәдер: "Мухәммәдне һәлак итмәк вә Ислам динен бетермәк өчен кешеләр яллап күп мал бетердем", – дип. (6) Әйә ул дошман уйлыймы аны һичбер зат күрми, дип, ягъни Аллаһ биргән малны пәйгамбәр вә Ислам зарарына сарыф иткәнен Аллаһ күрми, дип уйлыймы? (7) Әйә Без ул кешегә икс күз бирмәдекме? (8) Дәхи аны телле вә ике иренле кылмадыкмы? (9) Дәхи кешене ике юлның берсенә: йә һидәяткә йә азгынлыкка күндердек түгелме? (10) Ул бөек таулардан үтмәде. (11) Ул бөек таулар юлын сиңа нәрсә белдерде? (12) Ул юл – кол азат итмәктер. (13) Яки ачлык көннәрендә аш бирмәктер, (14) якын кардәш булган ятимгә. (15) Яки гаять тә фәкыйрь булган мескенгә аш бирмәктер. (16) Янә хәерле эш: чын мөэмин булып мөэминнәрне сабырлы, чыдамлы булырга һәм үзара мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өндәүче киңәш бирүче булудыр. (17) Бу сыйфатта булган кешеләр уң тараф кешеләре, ягъни җәннәт кешеләредер. (18) Әмма Безнең аятьләребезгә ышанмаган кешеләр – сул тараф кешеләре, ягъни җәһәннәм әһелләредер. (19) Аларга ишекләре беркетелгән ут ґәзабыдыр. (20)

 

Ash-Shams

بسم الله الرحمن الرحيم

Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм. (1) Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә. (2) Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа. (3) Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа. (4) Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм. (5) Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм. (6) Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм. (7) Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны. (8) Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше. (9) Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше. (10) Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле. (11) Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары. (12) Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде. (13) Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде. (14) Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый. (15)

 

Al-Lail

بسم الله الرحمن الرحيم

Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа. (1) Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса. (2) Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм. (3) Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер. (4) Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса. (5) Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса. (6) Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. (7) Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә. (8) Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса. (9) Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз. (10) Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс. (11) Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер. (12) Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле. (13) Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән. (14)

Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер. (15) Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты. (16) Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр. (17) Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән. (18) Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк. (19) Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә. (20) Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр. (21)

 

Ad-Dhuhaa

بسم الله الرحمن الرحيم

Төшкә хәтле булган вакыт белән ант" итәм. (1) Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа. (2) Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.) (3) Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.) (4) Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың. (5) Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.) (6) Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме? (7) Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме? (8) Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә. (9) Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә. (10) Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр! (11)

 

Ash-Sharh

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы. (1) Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме. (2) Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме. (3) Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме? (4) Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң (5) Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла. (6) Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш. (7) Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! (8)

 

At-Tin

بسم الله الرحمن الرحيم

Инҗир җимеше илә ант итәм вә зәйтүн агачы белән. (1) Вә мүбарәк Тур тавы белән ант итәм. (2) Вә ошбу иминлек шәһәре Мәккә белән ант итәм. (3) Тәхкыйк, Без адәм баласын күркәмрәк сурәттә халык кылдык. (халык кылу – бар итү мәгънәсендә) (4) Соңра ул итагатьсез кире кешене, ахирәттә түбәннәрнең түбәненә кайтардык, ягъни җәһәннәмгә. (Түбәннәрнең түбәненә кайтарылачак кешеләрне белергә һәм алар җөмләсеннән булудан сакланырга кирәк! Алар кәферләр, мөшрикләр, хаксыз золым итүче залимнәр, бозык вә пычрак эшне эшләүче фасыйклар, рыячылар, сихерчеләр, багучылар, бидеґәтчеләр, мал җыючы бик саран байлар, ышанып та дин тотмаучылар, тәкәбберләр, хәмер эчүчеләр, зина кылучылар, хаксыз кеше үтерүчеләр, гомумән Коръән белән гамәл кылмаучылар: куәтле вакытларында тәүбә итеп, Коръән белән гамәл кылып төзәлмәсәләр – һәммәсе болар җәһәннәмгә керәчәкләр.) (5) Мәгәр иман китереп Аллаһуга вә расүлгә итагать иткән, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылган кешеләрне генә түбәннәрнең түбәненә төшермибез, аларга һич киселми, кимеми торган мәңгегә җәннәт нигъмәтләредер. (6) Ий имансыз кире кеше, Коръәннең ачык вә көчле дәлилләре соңында сине нәрсә мәҗбүр итә ахирәттә булачак хисап вә ґәзаб көнен инкяр итәргә? (7) Әйә Аллаһ хөкем итүчеләрнең гадел хөкем итүчерәге түгелме? Барча кешене гаделлек белән хөкем итмәсме? (8)

 

Al-Alaq

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м Коръәнне укы һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә! (1) Ул халык кылды кешене оешкан каннан. (2) Укыгыл, синең Раббың – Аллаһ бик хөрмәтле вә юмарттыр. (3) Ул – Аллаһ каләм белән язуны өйрәтте. (4) Кешегә белмәгән нәрсәләрен өйрәтте. (5) Юк, Без кеше өчен никадәр мәрхәмәтле һәм юмарт булсак та, тәхкыйк кеше Без куйган чиктән үтәдер, аннары азып адашадыр. (6) Үзен Аллаһуга мохтаҗ түгел дип белеп. (Әлбәттә, кеше дөньяда һәм ахирәттә Аллаһуга мохтаҗ икәнен белсә, һич Аллаһуга каршылык кыла алмый. Фәкать Аллаһуга үзенең мохтаҗ икәнлеген белмәгән кеше Аллаһуга карышып Аңа дошман буладыр, аннары җәһәннәмгә китә.) (7) Тәхкыйк җәза өчен кыямәт көнне кубарылып кайту Раббыңадыр. (8) Әйә күрдеңме, берәүнең намаз укучыны намаздан тыюы тиешме, яхшы эшме? (9) Ул Аллаһ колы – Мухәммәд г-м үзенең, иң зур бурычын үтәү өчен намаз укыганда? (10) Әйә ул намаз укучы Аллаһ колын намаз укудан тыю дөресме, ул һәркемгә яхшылыкны гына теләүче һәм хак туры юлда булса да. (11) Әйә ул Аллаһ колын намаз укудан тыю дөрес булырмы, ул кешеләрне Аллаһудан куркырга һәм гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылырга өндәсә дә? (Әбү Җәһел бервакытны, әгәр Мухәммәднең сәҗдә кылганын күрсәм, әлбәттә, башын кисәчәкмен, дип вәгъдә кылды, һәм Мухәммәднең сәҗдә кылганын күргәч, теләген үтәргә ашыгып килде ләкин барып җитмичә, барча» әгъзалары калтыраган хәлдә кире китте. Иптәшләре: сиңа ни булды, дип сорадылар, ул: минем белән Мухәммәд арасында уттан дивар килеп чыкты аз гына янмыйча калдым, диде.) (12) Әйә ул намаздан тыючы кәфер, үзе Аллаһ китабы Коръәнне ялган дисә дә һәм Раббысына итагать итүдән вә Аңа гыйбадәт кылудан баш тартса да, намаздан тыямы, намаздан тыярга үзен хаклы саныймы? (13) Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен? (14) Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез. (15) Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.) (16) Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен! (17) Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез. (18) Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.) (19)

 

Al-Qadr

بسم الله الرحمن الرحيم

Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә. (1) Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? (2) Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр. (3) Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. (4) Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканга чаклыдыр. (Коръән рамадан аенда кадер кичендә бердән дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелде. Аннары Җәбраил г-м кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп торды.) (5)

 

Al-Bayyina

بسم الله الرحمن الرحيم

Китаби кәферләр һәм китапсыз мөшрикләр, көферлекләреннән аерылмадылар, хәтта хакның хаклыгын вә батылның батыллыгын ачык аңлатучы вә хакны батылдан ачык аеручы Коръән килгәнгә чаклы. (1) Ул аңлатма Аллаһудан килгән рәсүлнең Коръән аятьләрен укымаклыгыдыр, ул аятьләр батылдан (ялганнан) ґәзабтан пак булган һәм сәхифәләрдә язылган Коръән. (2) Ул сәхифәләрдә һич үзгәрми торган хөкмий аятьләр бардыр. Алар хакны сөйләүче һәм үзгәрүдән пак (Коръән иңгәч кәферләр һәм мөшрикләр, Коръәнне кабул итеп мөселман булдылар. Хәзер дә ул эш дөньяда дәвам итә). (3) Ул китабий кәферләр, бер-берсеннән аерылмадылар төрле мәзһәбләргә бүленмәделәр мәгәр үзләренә пәйгамбәр килеп хак динне өйрәтеп бер генә юлны ачык күрсәткәннән соң аерылдылар. (4) Китаплары белән гамәл кылмыйча кәфер булган яһүдләр һәм насаралар, Аллаһ тарафыннан боерылдылар, Аллаһ ризалыгы өчен генә Ислам динен тотарга, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга һәм Аңа итагать итәргә, дәхи намаз укырга, зәкят бирергә, дөреслектә хаклыкта таза торганнарның хак дине әнә шулдыр. (5) Китапка ышанып та кәфер булган кешеләр һәм китапка ышанмаучы кәферләр алар җәһәннәм утында мәңге калучылардыр. Алар мәхлукатнең иң явызырагыдыр. (6) Тәхкыйк иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр, мәхлукларның яхшыларыдыр. (7)

Раббылары хозурында аларның җәзасы Ґәден исемендәге җәннәтләредер, ул җәннәтләрнең асларыннан елгалар агадыр, алар анда мәңге калырлар. Аллаһ алардан разый булды, һәм алар да Аллаһудан разый булдылар. Бу дәрәҗәләр Раббыларыннан курыккан хак мөэминнәргәдер. (8)

 

Az-Zalzala

بسم الله الرحمن الرحيم

Әгәр җир үзенең селкенүе илә селкендерелсә. (1) Вә җир үзенең эчендәге үлекләрне, йөкләрне, хәзинәләрне чыгарса. (2) Һәм кеше әйтсә: "Ни булды бу җиргә", – дип. (3) Шул көндә җир үзенең өстендә эшләнгән эшләрдән хәбәр бирер. (4) Тәхкыйк җирнең сөйләмәге Раббыңның аңа сөйлә, дип әйтүе беләндер. (5) Ул көндә кешеләр каберләреннән кубарылып хисап җиренә гамәлләренә күрә төрле фиркаләргә бүленеп барырлар, дөньяда кылган гамәлләренең җәзасын күрмәк өчен. (6) Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның җәзасын күрер. (7) Вә берәү тузан бөртеге хәтле гөнаһ эшләсә, аның җәзасын күрер. (8)

 

Al-Aadiyaat

بسم الله الرحمن الرحيم

Аллаһ юлында сугыш өчен сулуларын тавышландырып чабкучы атлар илә ант итәм. (1) Дагалары белән таштан ут чыгарып чабкучы атлар илә ант итәм. (2) Таң вакытында Аллаһ юлында сугыш өчен ашыгып чабкучы атлар белән ант итәм. (3) Ул атлар каты чабулары белән тузан күтәрерләр. (4) Вә бу атлы гаскәр Исламга һәм мөселманнарга зарар итүче кәфер кавеме арасына таң вакытында барып керделәр, аларны туздырмак өчен. (5) Тәхкыйк кеше үзенең Раббысына вә Аның нигъмәтләренә көфран нигъмәт кылучыдыр, ягъни иман китермичә, Ислам динен кабул итмичә, үзен-үзе һәлак итүчедер. (6) Тәхкыйк имансыз кеше үзенең имансызлыгына Аллаһуга каршы кылган эшләре белән гуаһдыр. (7) Вә тәхкыйк Аллаһудан курыкмаган кеше малны артык сөйгәнлеге өчен малга бик каты сарандыр. (8) Әйә адәм баласы белмиме белерлек, гакылы бар түгелме – кабердәге үлекләр терелеп чыкканда һәм, (9)

күкрәктәге игътикад, уй-фикерләр ачылганда. (10) Ул көндә Раббылары аларның кылган эшләреннән хәбәрдар икәнен? (11)

 

Al-Qaari'a

بسم الله الرحمن الرحيم

Катылыгы вә куркынычы белән җирне вә күкләрне кагучы кыямәт көне! (1) Никадәр каты куркынычлыдыр ул кыямәт көне! (2) Ул кыямәт көненең катылыгы вә куркынычы ни дәрәҗәдә икәнлеген сиңа кем белдерде? (3) Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер берсен күрмәсләр. (4) Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар. (5) Берәүнең ягъни мөселманның үлчәүдә гөнаһына караганда сәвабы авырырак күберәк булса. (6) Ул мөселман җәннәттә үзе разый булган рәхәт тормыштадыр. (7) Вә бер мөселманның үлчәүдә сәвабына караганда гөнаһы авыр килсә ягъни яхшылыгына караганда яманлыгы күбрәк булса. (8) Аның анасы – мәрхәмәтсез булган Һавийә исемле җәһәннәм аңа урын булыр. (9) Ул һавийәнең нәрсә икәнен сиңа нәрсә белдерде? (10) Ул һавийә кыздырылган утдыр. (11)

 

At-Takaathur

بسم الله الرحمن الرحيم

Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз. (1) Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез. (2) Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны! (3) Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез! (4) Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез. (5) Сез, әлбәттә, җәһәннәмне күрерсез. (6) Соңрак аны якыннан ачык күрерсез. (7) Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде. (8)

 

Al-Asr

بسم الله الرحمن الرحيم

Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки. (1) Дөреслектә адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер. (2) Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар. (3)

 

Al-Humaza

بسم الله الرحمن الرحيم

Үкенеч вә һәлакәтлектер һәрбер сүз йөртүче гайбәтчегә. (1) Ул гайбәтче нинди юл белән булса да мал җыйды вә ул малны тиешле урынына бирмичә, саранлык белән яшереп саклады. (2) Тәхкыйк ул гайбәтче саран, малы аны дөньяда мәңге калдырыр дип уйлыйдыр. (3) Юк, үз башыңа бәла булган малына таянмасын, ул әлбәттә, җәһәннәм утына ыргытылыр. (4) Сиңа ул хөтамәне нәрсә белдерде? (5) Ул Аллаһуның кыздырылган утыдыр. (6) Ул ут йөрәккә төшәр, эчке әгъзаларны да көйдерер. (7) Тәхкыйк, ул ут аларга ишекләре бикләнеп мәхкәм (нык) кылынгандыр. (8) Уттан булган озын баганалар белән. (9)

 

Al-Fil

بسم الله الرحمن الرحيم

Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте). (1) Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме? (2) Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде. (3) Кошлар аларны коелган таш белән атарлар. (4) Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды. (5)

 

Quraish

بسم الله الرحمن الرحيم

Кураеш кабиләсенең өлфәтләнүенә ґәҗәбләнегез. (1) Аларның җәй һәм кыш көннәрендә сәүдә белән сәфәрдә йөрүләрендә өлфәтләнүләренә ґәҗәбләнегез! (Кураеш җәй бер мәртәбә, кыш бер мәртәбә Шамга йә Йәмәнгә сәфәр итәләр иде, сәфәрләре Аллаһ ярдәме илә уңышлы булып Мәккә халкын ризык белән тәэмин итеп торалар иде). (2) Алар иман китереп ошбу Кәгъбәнең Раббысы булган Аллаһга гыйбадәт кылсыннар һәм Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итсеннәр. (3) Ул – Аллаһ аларны ачлыктан коткарып тук кылды, һәм аларны һәртөрле куркынычлардан имин кылды. (4)

 

Al-Maa'un

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйә син хисаб вә җәза көнен, кыямәтне ялганга тоткан кешене күрдеңме? (1) Ул ялганчы ятимне кагар, аңа золым итәр. (2) Үзене һәм башкаларны кызыктырмас фәкыйрьләргә аш вә садака бирергә. (3) Ни үкенеч вә һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга. (4) Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рүкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар. (5) Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый. (6) Ул рияче тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш әйберләрен вакытлыча биреп тормас. (7)

 

Al-Kawthar

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк, Без сиңа күп хәерле нәрсәләр бирдек. Ягъни пәйгамбәрлек дәрәҗәсен, зур белем, күркәм холык һәм ахирәттә кәүсәр елгасын бирдек, ул елга сиңа һәм өммәтеңә хасдыр. (1) Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал! (2) Тәхкыйк, сине әбетәр дип кимсетүче дошманың үзе әбетәрдер – нәселе бетүчедер. (Мухәммәд г-мнең ир балалары үлеп бетүләре сәбәпле мөшрикләр, Мухәммәднең ир балалары калмый, нәселе бетә, койрыксыз дип көлгәннәр. Бу сүрә шул хакта инде. Мухәммәд г-мнең нәселе дә һәм өммәте дә бетмәде). Бервакыт мөшрикләр пәйгамбәр алдына килеп: "Ий Мухәммәд син безнең сынымнарыбызга бераз вакыт гыйбадәт кыл, без дә сннең Раббыңа бераз вакыт гыйбадәт кылырбыз. Әгәр синең динең яхшы булып чыкса, без сиңа иярербез, әгәр безнең динебез яхшы булып чыкса, син безгә иярерсең", – диделәр. Бу сүрә шул хакта иңде. (3)

 

Al-Kaafiroon

بسم الله الرحمن الرحيم

Ий Мухәммәд г-м әйт: "Ий сез кәферләр, иман китермәгән кешеләр! (1) Сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга мин гыйбадәт кылмыймын. (2) Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылмыйсыз. (3) Вә мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен. (4) Вә сез мин гыйбадәт кыла торган Аллаһуга гыйбадәт кылучы түгелсез. (5) Сезнең батыл ялган динегез үзегезгә булсын, вә минем хак динем үзебезгә булсын! (6)

 

An-Nasr

بسم الله الرحمن الرحيم

Әгәр Ислам диненә вә мөселманнарга Аллаһудан ярдәм килсә вә шәһәрләр хосусан Мәккә шәһәре кебек мөселманнар кулына үтсә, (1) шул вакытта күрерсең кешеләрне, төркем-төркем булып Аллаһ дине Исламга керерләр. (2) Раббың булган Аллаһуны һәр кимчелектән пакь дип белеп һәм мактап тәсбих әйт, намаз укы һәм Аңардан ярлыкауны телә, сора! Дөреслектә Ул тәүбәне кабул итеп гөнаһларны гафу кылучыдыр. (3)

 

Al-Masad

بسم الله الرحمن الرحيم

Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар). (1) Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде. (2) Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар. (3) Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә. (4) Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр. (5)

 

Al-Ikhlaas

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйт: әй Мухәммәд: "Ул – Аллаһ һич, тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһудыр. (1) Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһудыр. (2) Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. (3) Вә һичкем Аңа тиң булмады. (Мөшрикләргә ошбу сүрәне укып төшендерергә кирәк!) (4)

 

Al-Falaq

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан. (1) Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан. (2) Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. (3) Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын. (4) Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә. (5)

 

An-Naas

بسم الله الرحمن الرحيم

Әйт: "Кешеләрнең Раббысы булган Аллаһуга сыгынамын. (1) Кешеләрнең патшасы булган Аллаһуга сыгынамын. (2) Кешеләрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһуга сыгынамын. (3) Чигенә-чигенә сәваблы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы ханнәснең зарарыннан. (4) Ул ханнәс кешеләрнең күңеленә явызлыкны саладыр. (5) Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм кешеләрдән дә бардыр. (Ягъни җеннәрнең һәм адәмнәрнең яманлыкларыннан явызлыкларыннан сыенамын. Зарар теләүчеләрнең зарарыннан һәрвакыт Аллаһуга сыенып йөрү – һәр мөселманга ляземдер.) (6)