An-Nasr
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әгәр
Ислам диненә
вә мөселманнарга
Аллаһудан
ярдәм килсә вә
шәһәрләр
хосусан Мәккә
шәһәре кебек
мөселманнар
кулына үтсә, (1) шул
вакытта күрерсең
кешеләрне, төркем-төркем
булып Аллаһ
дине Исламга
керерләр. (2) Раббың
булган Аллаһуны
һәр
кимчелектән
пакь дип
белеп һәм
мактап тәсбих
әйт, намаз
укы һәм Аңардан
ярлыкауны
телә, сора! Дөреслектә
Ул тәүбәне
кабул итеп гөнаһларны
гафу
кылучыдыр. (3)