Ibrahim
بسم
الله الرحمن الرحيم
Әлиф
ләм ра. Ошбу
китапны сиңа
иңдердек
кешеләрне
батыл ялган
дин караңгылыгыннан
чыгарып, хак
дин
яктылыгына
кертмәклегең
өчен
Раббыларының
теләге белән
галиб вә
мактаулы
булган Аллаһ
юлына. (1) Җир вә
күкләр мөлке
Аның кулында
булучы Аллаһу
тәгаләдер. Кәферләргә
каты ґәзаб
белән ни зур һәлакәтлек.
(2)
Ул кәферләр
ахирәтне
ташлап дөньяны
гына яратып кәсеп
итәләр вә
кешеләрне
Аллаһ
юлыннан
тыялар һәм
ислам диненең
зәгыйфьләнүен
яки алар
ягына үзгәрүен
телиләр, алар
хактан бик
ерак
адашканлар. (3) Пәйгамбәрләрне
һәр заманада үз
каумләреннән
җибәрдек шәригать
хөкемләрене үз
телләрендә бәян
итсеннәр өчен.
Аллаһ үзе
теләгән
кешене һидәяткә
салыр вә үзе
теләгән
кешене хак
юлдан
адаштырыр, Ул
– Аллаһ көчле
вә хөкемче. (4) Тәхкыйк
Без Мусаны дәлилләр
вә могҗизалар
белән пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
каумеңне
батыл дин
караңгылыгыннан
чыгарып хак
дин
яктылыгына
керт, дип, вә үткән
каумләрнең
гыйбрәтле хәлләрен
сөйлә, дип, бәла-казага
сабыр итеп
нигъмәтләргә
шөкер итүчеләргә
сөйләнгән пәйгамбәрләр
хәлендә
гыйбрәтләр
бар. (5)
Муса әйтте:
"Ий каумем,
Аллаһуның
сезгә биргән
нигъмәтләрен
хәтерләгез! Аллаһ
сезне
Фиргаун
кауменнән
коткарды,
алар сезне
каты ґәзаблыйлар
иде вә алар
сезнең кыз
балаларыгызны
калдырып ир
балаларыгызны
бугазлыйлар
иде, вә
аларның бу
эшләрендә
Раббыгыздан
сезгә зур бәла
бар иде. (6) Дәхи
Раббыгыз
сезгә
белдерде: "Әгәр
нигъмәтләремә
шөкер итсәгез,
нигъмәтемне
сезгә
арттырырмын, әгәр
көферлек
кылсагыз,
минем ґәзабым
бик каты", –
дип. (7) Муса
г-м әйтте:
"Сез һәм җир өстендәге
барча кешеләр
кәфер
булсагыз,
Аллаһ бай,
сезгә ихтыяҗе
юк вә Ул
мактаулы". (8) Әйә
сезгә килмәдеме?
Сездән
элек килеп
киткән Нух,
Гад вә Сәмуд
каумләренең
хәбәрләре,
Аллаһ аларны
хәбәр итте вә
алардан соң
килгән каумләрнең
дә хәбәре
килмәдеме?
Ул соңгы һәлак
булган
каумнең
санын Аллаһудан
башка зат
белмәс,
аларның рәсүлләре
дәлилләр вә
могҗизалар
белән килде,
алар рәсүлләренә
ачуланып
бармакларын
тешләделәр һәм
әйттеләр:
"Сезгә җибәрелгән
аятьләргә, әлбәттә,
ышанмыйбыз вә
сез Аңа
гыйбадәт
кылырга өндәгән
Аллаһ
хакында шикләнәбез".
(9)
Аларның рәсүлләре
әйтте: "Әйә
сез җирне вә
күкләрне тезүче
Аллаһуга шик
тотасызмы? сезне
иманга
чакырадыр гөнаһларыгызны
ярлыкар өчен һәм
билгеләнгән әҗәлегезгә
хәтле яшәтер өчен.
Кәферләр пәйгамбәрләргә
әйттеләр:
"Сез безнең
кеби кешеләрсез,
артык җирегез
юк,
аталарыбыз
гыйбадәт
кылган сынымларыбыздан
туктатырга
телисез, безгә
ачык ґәламәтләр
китерегез". (10)
Аларга
рәсүлләре әйтте:
"Дөрес без
сезнең кеби
кешеләрбез, ләкин
Аллаһу тәгалә
бәндәләре
арасыннан үзе
теләгәненә
ислам динен,
ягъни пәйгамбәрлекне
ингам кыла,
безгә һич дөрес
булмый, сезгә
могҗиза күрсәтергә,
мәгәр Аллаһ
теләге белән
генә күрсәтәбез,
шулай булгач,
мөэминләр
Аллаһуга
гына тәвәккәл
кылсынлар! (11)
Безгә Аллаһуга
гына тәвәккәл
итмичә һич
ярамый, тәхкыйк
Ул безне туры
юлга күндерде,
вә безгә
кылган җәбер-золымларыгызга
без, әлбәттә,
сабыр
кылабыз, тәвәккәл
итүчеләр фәкать
Аллаһуга
гына тәвәккәл
итсенләр! (12) Кәферләре
рәсүлләренә әйттеләр:
"Әлбәттә, без
сезне җиребездән
куып
чыгарырбыз
яки безнең
динебезгә
кайтырсыз. Ул рәсүлләргә
Раббылары вәхий
кылды, әлбәттә,
Без ул залим
кәферләрне һәлак
итәрбез. (13)
Алардан соң, әлбәттә,
сезне алар җиренә
урынлаштырачакбыз,
Минем бу вәгъдәм
җавап бирү өчен
кыямәт көнендә.
Минем
алдымда
басып
торудан вә һәм
Минем ґәзаб
белән кылган
вәгъдәмдән
курыккан
кешеләргә. (14) Пәйгамбәрләр
кәферләргә
ачуландылар һәм
үзләренә
Аллаһудан
ярдәм
сорадылар,
шулай ук кәферләр
дә, ґәзабны күргәч,
котылмак өчен
Аллаһудан
ярдәм сорап
маташтылар,
Аллаһуга вә пәйгамбәргә
итагать итмәгән
һәр залим һәлак
булды. (15) Ул
залимләрнең
артында җәһәннәм
ґәзабы да
бар, вә алар җәһәннәм
кешеләренең
тәненнән
аккан сары су
белән
сугарылырлар.
(16)
Ул суны
йотарга бик
тырышыр, ләкин
бугазыннан үткәрергә
кадир булмас,
һәм аңа һәр әгъзасын
үтерерлек
каты
сызлаулар
килер, ләкин һаман
да үлмәс, бу ґәзаблардан
соң янә каты ґәзаб
булыр. (17) Аллаһуга
кәфер булган
кешеләрнең
мисалы:
аларның гамәлләре
бик каты искән
җилле көндә көл
очкан кеби
очып бетәчәк,
кәсеп иткән
эшләре белән
файда
китерергә һич
кадир
булмаслар,
аларның
бидеґәтләрдән
төзелгән
батыл динне
тотулары
хаклыктан
ерак
адашудыр. (18)
Әйә
белмисеңме
Аллаһу тәгаләнең
җир вә күкләрне,
әлбәттә,
хаклык белән
бик гадел төзегәнен? Әгәр Аллаһ
теләсә сезне
юк итәр дә,
сезнең
урынга яңа
халыкны
китерер. (19)
Бу эшне эшләү
Аллаһуга һич
авыр түгел. (20)
Кешеләр
барчасы
каберләреннән
чыгып хисаб өчен
Аллаһуга
барырлар,
ияреп йөрүче
зәгыйфьләр,
ягъни
наданнар, үзләрен
ияртүче
азгынлыкта
булган тәкәбберләргә
әйтерләр:
"Без сезгә
иярдек, сез
ни әйтсәгез
шуны кылдык,
сез безне
адаштыргансыз,
инде бүген
Аллаһ ґәзабыннан
аз гынасын булса
да бездән җибәрә
аласызмы?"
Бидеґәтче
муллалар
кеби ияртеп
адаштыручылары
әйтерләр: "Әгәр
Аллаһ безне
туры юлга күндергән
булса иде,
без дә сезгә
туры юлны күрсәткән
булыр идек, ләкин
үзебез
адашкан
булганбыз
инде, безгә
аермасы юк – үзара
бәхәсләшсәк
тә, яки сабыр
кылсак та,
Аллаһ ґәзабыннан
безгә юл юк." (21) Хөкем
тәмам булып, җәннәт
кешеләре җәннәткә
вә җәһәннәм
кешеләре җәһәннәмгә
кертелгәч,
шайтан әйтер:
"Тәхкыйк
Аллаһ сезгә вәгъдә
кылды, хак вәгъдәне
дөньяда әйткәнләре
бар да килде
вә мин дә вәгъдә
кылдым сезгә,
вәгъдәмә
хыйлафлык
кылдым, ягъни
җәннәткә керәсез,
дип батыл
дингә бидеґәт
гамәлләргә
сезне
кызыктырдым,
ләкин минем сүзләремнең
ялган икәнлеге
бүген мәгълүм
булды вә
минем сезгә сөйләгән
сүзләремнең
дөреслегенә
бернинди дәлилем
юк иде, мәгәр
мин сезне
ялганга өндәдем
фәкать, ә сез
кабул
кылдыгыз, бүген
мине шелтәләмәгез,
бәлки үзегезне
шелтә
кылыгыз! Мин
сезгә ярдәм
бирә алмыйм,
сез дә миңа
ярдәм итә
алмыйсыз вә дөньяда
мине Аллаһуга
тиңдәш
кылуыгызны бүген
инкяр иттем.
Әлбәттә,
залимләргә рәнҗеткүче
ґәзаб булыр".
(22)
Иман китереп,
изге гамәлләр
кылган кешеләр
җәннәтләргә
кертелерләр,
ул җәннәттәге
агач төпләреннән
елгалар агар,
алар ул җәннәтләрдә
Раббыларының
теләге белән
мәңге
калырлар, җәннәттәге
кешеләрнең
бер-берсенә бүләкләре
сәламдер. (23)
Беләсеңме "Лә
Иләһә Илләллаһ"
сүзенә Аллаһ
нинди гаҗәп
мисал китерә,
ул сүз яхшы үскән
агач кеби,
аның
тамырлары җирдә
мәхкәм,
ботаклары күккә
үрелгән,
Раббысының әмере
белән җимешене
һәрвакыт
биреп торыр. (24)
Аллаһ
бәндәләренә
шундый
мисалларны
китерә,
гыйбадәтләнеп
вәгазьләнсеннәр
өчен. (25) Вә
диндә дәлилсез
ялган сүзнең
мисалы:
тамыры белән
чыгарып җир өстенә
ташланган һичбер
нәрсәгә
яраксыз
начар агач
кеби ки, һичнәрсә
бирми, батыл
дин дә
шундыйдыр. (26)
Иман китереп
хак диндә
булган кешеләрне
Аллаһ дөньяда
вә ахирәттә дәлил
белән сабит
булган "Лә
Илаһә Илләллаһ"
сүзенә
беркетер, әмма
иман китермәгән
залимләрне
Аллаһ
адаштырыр,
Аллаһ теләгән
эшне кылыр. (27) Күрәсеңме
явыз кешеләрне,
Аллаһ биргән
ислам динен көфергә
алыштыралар,
ягъни исламны
кабул итмиләр,
җәһәннәмгә
алып бара
торган батыл
динне кабул
итәләр, вә үзләренә
ияргән каумләрен
һәлакәтлек
йортына
салдылар. (28)
Ул йорт җәһәннәмдер,
анда керерләр,
ни яман урын
ул җәһәннәм. (29)
Ул мөшрикләр,
кешеләрне
хак юлдан
адаштырыр өчен
Аллаһуга тиңдәшләр
ясадылар.
Аларга әйт: "Хәзер
файдаланып
калыгыз, теләгәнчә
кыланыгыз, чөнки
ни
кылансагыз
да кайтачак
урыныгыз җәһәннәм,
аңда теләгәнегезне
кыла
алмассыз. (30)
Ий Мухәммәд
г-м, минем
иман китергән
бәндәләремә әйт:
"Дусчык вә
алыш-биреш итү
эше булмый
торган кыямәт
көне килүдән
элек
намазларын
укысынлар вә
Без биргән
малдан күрсәтеп
һәм яшерен
садакалар
бирсенләр!" (31) Җир
вә күкләрне
халык кылучы
кодрәтле
Аллаһ вә Ул, күктән
яңгыр иңдереп,
сезгә ризык
булсын өчен төрле
җимешләр үстерде,
вә Ул диңгезләрдә
Аллаһ әмере
белән йөри
торган
корабларны
сезгә ирекле
кылды, вә
сезгә
елгаларны
ирекле кылды.
(32) Дәхи
ашыгып йөри
торган кояш вә
айдан сезне
файдаландырды
һәм сезне көндез
вә кич белән
дә
файдаландырды.
(33)
Вә
Ул – Аллаһ
сезнең
Сораганыгызның
барчасын
бирде. Аллаһ
биргән нигъмәтләрне
исәп-хисап
итсәгез дә һич
тә санап
бетерә
алмассыз, тәхкыйк
адәм баласы
Аллаһуга
карышып үзенә
үзе золым итүче
вә көферлек
кылучыдыр. (34)
Ибраһим г-м әйтте:
"Ий Раббым, бу
Мәккә шәһәрен
бәла-казалардан
имин кыл вә үземне
һәм
балаларымны
сынымларга
гыйбадәт
кылудан
сакла! (35) Ий
Раббым, ул
сынымлар күп
кешене
адаштырдылар,
кем миңа иярсә
– ул минем өммәтемнәндер,
вә берәү миңа
иярмәсә, синең
ихтыярындадыр,
теләсәң – ґәзаб
кылырсың, теләсәң
– ярлыкарсың,
чөнки син
ярлыкаучы рәхимлесең.
(36)
Ий Раббым, бәгъзе
балаларымны
иген үсми
торган җиргә
Кәгъбә янына,
ягъни Кәгъбә
төзеләчәк
чокыр җиргә
илтеп куйдым (Һаҗәр илә
баласы
Исмаґилне), ий Раббым,
аларга тәүфыйк
бир
намазларын үтәргә
вә адәмләрнең
күңеленә
аларның мәхәббәтен
сал, шул Кәгъбә
җиренә барып
сәүдә итеп,
кардәшлекне
арттырып
тормышларын
киңәйтсеннәр
вә аларга җимешләрдән
ризык бир,
шаять Сиңа шөкер
итәрләр. (37)
Ий Раббыбыз
Син безнең әшкәрә
кылган вә
яшерен
кылган һәр
эшебезне беләсең,
бит Аллаһуга җирдә
һәм күкләрдә һичбер
нәрсә яшерен
түгел. (38) Карт көнемдә
миңа Исмаґил
вә Исхакны
бирүче Аллаһу
тәгаләгә
барча мактау!
Тәхкыйк
Раббым
догаларны
ишетүче вә
кабул итүче.
(39) Йә
Рабби минем үземне
һәм
балаларымны
намазларны үтәүче
кыл, ий
Раббыбыз,
догаларыбызны
кабул кыл! (40) Ий
Раббыбыз, үземне
вә ата-анамны
һәм барча мөэминнәрне
ярлыка, кыямәт
көнендә хур
итмә!" (41) Ий Мухәммәд
г-м, залимләр
кылган эштән
Аллаһуны
гафил дип
уйлама, һич тә
гафил түгел. Фәкать ул
залимләргә ґәзабны
кичектерәдер
күзләр текәлеп
торган кыямәт
көненә чаклы
гына. (42)
Башларын
бөгеп,
ашыгып-ашыгып
ул залимнәр
чакыручыга
таба килерләр
вә
куркуларыннан
күзләре
йомылмас, текәлеп
торыр вә күңелләре
аялаудан
буштыр. (43) Дәхи
адәмнәрне
куркыт,
аларга ґәзаб
килә торган көн
белән, ул көндә
залимнәр әйтерләр:
"Ий Раббыбыз,
безне дөньяга
кайтарып аз
гына яшәт,
Синең әмерләреңне
кабул итеп рәсүлләреңә
дә иярер
идек!" Аллаһ җавап
бирер: "Әйә
сез ант итүчеләр
түгел
идегезме? Безнең
малыбыз бетә
торган түгел
вә кыямәт тә
булмый", – дип.
(44)
Сез дөньяда үзләренә
золым иткән
"Гад вә Сәмуд"
-залимнәр
торган
урында
тордыгыз, вә
аларны ничек
ґәзаб
кылганлыгыбыз
сезгә ачык мәгълүм
иде, сезгә
мисал
китердек,
ягъни сез дә
алар кеби
залимнәрсез,
инде бүген дөньяга
кайтуны
сорап
маташмагыз! (45) Хәзерге
кяферләр
хакка каршы мәкерлек
кылсалар, әүвәлге
кәферләр дә
хакка каршы мәкерлек
кылдылар, һәр
кәфәрнең мәкере
Аллаһуга мәгълүм,
гәрчә аларның
мәкерләре
тауларны
урыныннан
кубарырлык
зур булса да,
Аллаһ мәкеренә
каршы тора
алмаслар. (46)
Ий Мухәммәд
г-м, рәсүлләренә
биргән вәгъдәсенә
Аллаһ
хыйлафлык
кылыр дип
уйлама! Тәхкыйк
Аллаһ көчле,
залимләрдән үч
алачак. (47)
Кыямәт көнендә
җир җирдән
башка төскә
керер вә күкләр
күкләрдән
башка төсләргә
керерләр, вә
кешеләр
ялгыз вә кодрәт
иясе булган
Аллаһу
хозурына кубарылырлар.
(48)
Ул көндә күрерсең
залимнәрне –
богауланган
хәлләрендә
бер-берсенә
якын
булырлар. (49)
Аларның
киемнәре
утта
кыздырылган
бакырдан яки
сагыздан
булып, йөзләрен
ут каплар. (50)
Аллаһуның бу
гадел хөкеме һәр
кешегә
кылган эшенә
күрә җәза бирмәк
өчен, Аллаһу
тәгалә,
шиксез, бик
тиз хисап итүче.
(51)
Бу сөйләүләр
кешеләргә
ахирәттә
булачак хәлләрне
белдерү һәм
ирештерүдер,
Аллаһуның рәхмәте
вә ґәзабы
кемгә
булачагын
белеп
торсыннар өчен
һәм вәгазьләнеп
Аллаһуга тәүбә
итеп төзәлсеннәр
вә гөнаһлардан
саклансыннар
һәм Аллаһуның
бер генә икәнлеген
белеп, Аңа
гына гыйбадәт
кылып вә
гакыллы
кешеләр вәгазьләнсеннәр
өчен. (52)