Al-Furqaan

بسم الله الرحمن الرحيم

 

Үзенең колы Мухәммәд г-мгә хак белән батыл арасын асра торган Коръәнне Иңдерүче Аллаһу тәгалә һәрнәрсәдән бөек булды, Аллаһ Коръәнне иңдерде галәмнәр мәхлукларын Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булсын өчен. (1) Ул – Аллаһ җир вә күкләр мөлкенең хуҗасыдыр, вә Ул бала китермәде, вә Аның мөлкендә тиңдәше булмады, вә Ул һәрнәрсәне халык кылды, һәрнәрсәне үлчәп ризык вә әҗәл тәкъдир кылды. (2)

Мөшрикләр, һичнәрсәне бар итәргә көче җитмәгән, бәлки үзләре агач таштан юнып ясалган сынымнарны Илаһә тоттылар Аллаһудан башка, дәхи ул сынымнар үзләренә файданы китерергә вә үзләреннән зарарны җибәрергә кадир булмаслар, вә бер кешене үтерергә, вә бер кешене тергезергә, һәм кабердән бер кешене кубарырга көчләре җитмәс. (3) Имансызлар әйттеләр: "Ошбу Коръән һичнәрсә түгел, мәгәр аны Мухәммәд үзе уйлап чыгарды, аннары Аллаһудан килде дип ялганлады, һәм аңа башка кавем дә ярдәм итте", – дип. Тәхкыйк золым белән вә хакка ышанмау белән килделәр, Аллаһудан иңгән китапны әүвәлге китап әһелләреннән алды, диделәр. (4) Дәхи әйттеләр: "Ул Коръән әүвәлге өммәтләрнең ялган сүзләредер, Мухәммәд аны күчереп яздырды вә ул сүзләр Мухәммәдкә иртәләр һәм кичләр дә укыла", – дип. (5) Әйт: "Ул Коръәнне җирдәге вә күкләрдәге яшерен серләрне белүче Аллаһ иңдерде, вә Ул – Аллаһ мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче булды", – дип. (6) Мөшрикләр әйттеләр: "Мин пәйгамбәр диюче Мухәммәдкә ни булды, башка кешеләр кеби аш ашый, базарларда йөри, ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә бер фәрештә иңгән булса, шул фәрештә белән аның Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр икәнлеге ачыкланыр иде. (7) Яки аңа күктән нигъмәтләр иңдерелсә, базарда йөрмәс иде, яки аның һәртөрле җимеш бирә торган бакчасы булып, шул бакчадан ашасын иде дип. Янә ул залимнәр әйттеләр: "Әгәр сез бу Мухәммәдкә иярсәгез, сихерләнгән кешегә ияргән буласыз", – дип. (8) Ий Мухәммәд г-м, кара инде ул ахмакларга, синең хакыңда нәрсә сөйлиләр, алар хакны белүдән, пәйгамбәрне танудан адаштылар, инде туры юлны табарга көчләре җитмәс. (9) Барча вөҗүдтән бөек Аллаһ, әгәр теләсә, сиңа алар әйткән бакчадан яхшырак бакча кылыр иде, дөньяда ул бакчалардан елгалар да агызыр, вә сиңа бөек өйләр дә кылыр иде, ләкин аларны Аллаһ ахирәткә калдырды. (10) Бәлки алар кыямәтне ялганга тоттылар, шуңа күрә алар дөньяга алдандылар, кыямәтне ялганлаучыга каты утны хәзерләдек. (11)

Утны алар ерактан күргәч, ул утта ачуланып кайнаган тавышны ишетерләр, дәхи ишәк тавышы кеби яман тавышын ишетерләр. (12) Әгәр алар куллары муеннарына богауланмыш хәлдә шул уттан тар урынга салынсалар, шулвакыт алар: вәй безгә һәлакәтлек, каты ґәзаб, дип елап кычкырышырлар. (13) Аларга әйттеләр: "Сез бүген бер генә һәлакәтлек белән кычкырмагыз, бәлки күп һәлакәтлек белән кычкырыгыз." (14) Әйт: "Шулай мәңгегә утка керү хәерлеме? Яки тәкъва мөэминнәргә вәгъдә ителгән җәннәт хәерлеме? Ул җәннәт аларга изге гамәлләренә җәза һәм кайтачак мәңгелек урыннарыдыр. (15) Аларга анда ни теләсәләр шул булыр мәңге калганнары хәлдә, ул җәннәт Раббыңның фазълы вә рәхмәте белән мөэминнәргә вәгъдә ителде, ул вәгъдәдән соралмыш булды, ягъни фәрештәләр: "Ий Раббыбыз мөэминнәрне үзең вәгъдә иткән "Гаден" җәннәтенә керт", – диләр. (16) Аллаһ кыямәт көнне сынымнарны вә аларга гыйбадәт кылган мөшрикләрне бергә кубарыр, Минем бу бәндәләремне сез адаштырдыгызмы, яки алар үзләре туры юлдан адаштылармы, дип сынымнардан сорар. (17) Сынымнар гаҗәпсенеп әйтерләр: "Йә Рабби, без Сине кимчелектән пакь дип мактап тәсбих әйтәбез, Синнән башканы Илаһә тотмак безгә һич лаек булмады, без аларга безгә гыйбадәт кылыгыз, дип ничек әйтә алабыз, ләкин Син аларны вә аталарын төрле нигъмәтләр белен сыйладың, хәтта алар шәһвәткә чумып Синең зекреңне оныттылар, вә һәлак буласы кавем булдылар. (18) Аллаһ мөшрикләргә әйтер: "Ий мөшрикләр, менә бүген сынымнарыгыз сезне сөйләгән ялган сүзләрегез белән гаеплиләр, ягъни алар без Илаһәбез, безгә гыйбадәт кылыгыз, дип һич тә әйтмәгәннәр, Илаһәбез дип хыялланган сынымнарыгызның көчләре җитмәс сездән ґәзабны җибәрергә һәм ярдәм итәргә? Ий кешеләр, сездән берәү мөшрик булып үзенә золым итсә, ул кешегә Без олугъ ґәзабны татытырбыз. (19) Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер. (20)

Безгә яхшылык белән юлыгырга теләмәгән имансызлар әйттеләр: "Ни булыр иде, әгәр безгә фәрештәләр иңеп Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсәләр, яки Раббыбызны күрсәк, Мухәммәднең расүл икәнлеген әйтсә", – дип. Тәхкыйк алар шул сүзләре белән нәфесләрендә тәкәбберләнделәр һәм золымда чиктән уздылар. (21) Кыямәт көнне ґәзаб фәрештәсен күрерләр, ләкин ул көндә имансызларга шатлык булмас, вә фәрештәләр әйтер: "Имансызларга җәннәткә керү хәрам булды". (22) Имансызларның кешеләргә кылган бәгъзе яхшылыкларына касад кылырбыз, һәм очкан тузан кеби юк итәрбез. (23) Кыямәт көнендә җәннәт әһеленең урыны хәерлерәк вә рәхәтләнү урыннары да күркәмерәктер. (24) Вә ул көндә күк ярылып аннан бер болыт чыгар, ул болыт илә кешеләрнең гамәл дәфтәрләре белән фәрештәләр иңәр. (25) Ул көндә һәрнәрсәгә хуҗа булу Аллаһ кулында булып һичбер затның катнашы булмас, ул көн имансызлар өчен авыр көн булыр. (26) Ул көндә Коръән белән гамәл итмәгән залим каты хәсрәттән ике кулын тешләр, вә әйтер: "Ни булыр иде дөньяда пәйгамбәргә ияреп аның белән бергә хак юлны тоткан булсам". (27) Ни үкенеч һәлак булу килде, ни булыр иде фәлән кәферне дус тотмаган булсам. (28) Тәхкыйк ул мине Коръәннән биздерде миңа ул Коръән Аллаһудан килгәннән соң, шайтан кешене алдан ташлап китәр булды. (29) Мухәммәд г-м әйтте: "Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар. (30) Синең дошманнарың булган кеби имансызлардан һәр пәйгамбәргә дошманнар кылдык, алар сабыр иттеләр, син да сабыр ит, сине һидәяткә күндерергә һәм дошманнарыңа каршы ярдәм бирергә Раббың җитәдер. (31) Имансызлар әйттеләр: "Нәрсә булыр иде, әгәр Коръән аңа бер мәртәбә иңүдә тулы китап булып иңсә. Без аны аять аять иңдердек, күңелеңне куәтләр өчен һәм тәртибе илә аерып-аерып укыдык, сиңа ятларга җиңел булсын өчен. (32)

Мөшрикләр синең хакында батыл мисал китермәсләр мәгәр китерсәләр, Без аларның батыл мисалларын юкка чыгара торган хак мисал китерербез һәм бәяне күркәм аятьләрне китерербез, аптырап калырлар. (33) Коръәннән качкан кешеләр йөзтүбән җәһәннәмгә сөрелерләр, бу кешеләр Коръәннән ерак булулары сәбәпле туры юлдан бик ерак адашучылар, һәм ахирәттәге урымнары да бик яман урындыр. (34) Тәхкыйк Без Мусага Тәүратны бирдек, на кардәше Һарунны аңа ярдәмче кылдык. (35) Безнең аятьләребезне ялганга тотучы кавемгә барыгыз, аларны хак дингә өндәгез! Муса белән Һарунны да ялганга тоткач, Без ул кавемне һәлак иттек. (36) Нухны, вә башка расүлләрне ялганга тотканнары өчен, Нух кавемен Туфан суына батырып һәлак иттек, аларның Туфан белән һәлак булуларын кешеләргә гыйбрәт өчен кылдык, вә ул залимнәргә ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб хәзерләдек. (37) Гад, Самуд кавемнәрен һәм коега табынучы кос ияләрен һәлак иттек, дәхи алар арасында күп кавемнәрне һәлак иттек. (Шөґәеб пәйгамбәр кавеменнән бер җәмәгать ташланган бер иске коедан чыга торган чишмәгә табына торган булганнар. Аллаһ аларны җиргә йоттырган. Татарстанда адашкан кешеләр тарафыннан "әүлияләр тавы" дип аталган җирдә бер чишмә бар икән, һәлак булырга ашыккан кешеләр шул чишмәгә табынырга баралар). (38) Аларны һәлак итмәс борын, һәрберсенә әүвәлдә һәлак булган кавемнәрнең хәлләрен гыйбрәт очен баян кылдык, ләкин алар гыйбрәтләнмәделәр, һәм Без һәммәләрен каты һәлак итү белән һәлак иттек. (39) Тәхкыйк өеләренә таш яудырып һәлак ителгән Лут кавеменең шәһәре яныннан кәферләр үтеп йөриләр, алар шул шәһәр яныннан үткәндә Аллаһуның ґәзаб әсәрен күрмиләрме? Бәлки алар имансыз булулары сәбәпле кабердән кубарылуны көтмиләр. (40) Мөшрикләр сине күргәндә мәсхәрә итеп әйттеләр: "Шул ирнеме Аллаһ пәйгамбәр итеп җибәрде", – дип. (41) Янә әйттеләр: "Ул Мухәммәд безне ислам диненә өндәп сынымнарыбыздан аера язды, әгәр сабыр итеп сынымнарыбызга ныклап тотынмаган булсак, әлбәттә, безне сынымнарыбыздан аерган булыр иде", – дип. Алар ґәзабны күргәндә, әлбәттә, белерләр кем туры юлдан адашканлыгын. (42) Әйә күрәсеңме нәфес һавасын Илаһә тоткан кешене, ягъни яшәве дә, дин тотуы да нәфесе теләгәнчә генәдер. Әллә син аңа вәкил булып, аны туры юлга күндерә алырсыңмы? (43)

Яки син уйлыйсыңмы аларның күбрәге синең сүзеңне ишетәләр дип, яки хак сүзнең хаклыгын аңлыйлар дип? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебиләр, бәлки алар хайваннарга караганда да хак юлдан адашучыраклар. (44) Раббыңның эшенә карамыйсыңмы, кояш чыккач иртә беләк ипчек суздык күләгәне, әгәр Аллаһ теләсә иде, ул күләгәне озын хәлендә калдырыр иде, соңра кояшны күләгәгә дәлил вә сәбәпче кылдык. (45) Соңра ул күләгәне җиңеллек белән үзебезгә кайтардык, ягъни кояш китү белән бергә әкрен генә күләгә да китәдер. (46) Ул – Аллаһ кичне сезгә пэрда кылды кием кеби, вә йокыны тәнегезгә рәхәтлек кылды, вә көндезне тарала орган вакыт кылды ки, кешеләр кәсеп өчен җир өстенә таралырлар. (47) Вә Ул – Аллаһ рәхмәте белән яңгыр алдыннан җил җибәреп кешеләрне шатландырадыр, ул җилләр кирәк җиргә болытларны алып килерләр, вә Без сезгә болытлардан пакь су иңдердек. (48) Ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергезмәклегебез өчен, янә Үзебез халык кылган хайваннарны вә күп кешеләрне эчермәклегебез өчен. (49) Тәхкыйк өстәге өч аятьне Коръәндә һәм башка китапларда тәкърар әйттек, кешеләр вәгазьләнсеннәр вә гыйбрәтләнсеннәр өчен, кешеләрнең күберәге вәгазьдән вә гыйбрәтләрдән баш тарттылар, мәгәр ислам нигъмәтен инкяр итеп кәфер булудан баш тартмадылар. (50) Әгәр теләсәк, әлбәттә, һәрбер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрер идек. (51) Инде син имансыз, динсезләргә итагать итмә, аларга иярмә һәм аларга хезмәт итмә, бәлки ялган иман, ялган дингә вә имансызлыкка, динсезлеккә каршы Коръән белән көрәшү юлын ач, зур көрәшү белән көрәш! (52) Ул – Аллаһ ике зур суны янәшә агызды, ул суларның берсе эчәргә тәмледер, икенчесе эчәргә ачы тозлыдыр, вә алар арасына пәрдә кылды вә бергә кушылудан тыя торган яшерен көчне араларына куйды. (53) Вә Ул – Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, вә аларны ир вә хатын итеп нәсел – нәсәбне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды. (54) Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар, имансыз кеше Раббысына каршы шайтанга ярдәмче булды. (55)

Без сине Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландыручы итеп вә итагать итмәгән залимнәрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек. (56) Әйт: "Мин сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, мәгәр берәү мал биреп Аллаһуга якын булуны тели икән, Аллаһ күрсәткән урыннарга малын бирсен! (57) Аларның малына кызыкма, бәлки һәрвакыт тере һич үлми торган Раббыңа тәвәккәл ит, вә Аны мактап тәсбихләр әйт, бәндәләренең гөнаһларыннан хәбәрдар булырга Аллаһ үзе җитә. (58) Ул – Аллаһ Җирне, күкләрне вә алар арасында булган нәрсәләрне халык кылды алты көндә, соңра рәхимле Аллаһ Ґәрешкэ беркетелде, ул хакта галим кешедән сора. (59) Мөшрикләргә Әррәхмәнгә сәҗдә кыйлыгыз диелсә әйтерләр: "Әррәхмән нәрсә ул, синең әмерең белән белмәгән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы", – дип. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз дигән сүз Аллаһудан качуларын арттырды. (60) Олугъ вә бөек Аллаһ күктә йолдызлар кылды вә аларга урыннар билгеләде, вә анда яктыртучы кояшны һәм ялтыраучы айны халык кылды. (61) Вә Ул – Аллаһ кич белән көндезне берсенең урынына икенчесе килә торган итеп халык кылды, Аллаһуның бу эшләре Аның берлеген вә кодрәтен белергә теләгән кешеләр өчен гыйбрәт һәм вәгазь, яки шөкер итәргә теләгән кешеләргә шөкер итүне лязем итәдер. (62) Аллаһуның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән вә түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны җаһилләр кирәкмәгән сүзләр белән хыйтаб итсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакь сүзне әйтерләр. (63) Вә алар Раббыларына рөкугъ сәҗдә кылып намаз укуларын дәвам иттерерләр. (64) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз бездән җәһәннәм ґәзабын алгыл, чөнки аның ґәзабы һәлак итүчедер. (65) Ул җәһәннәм тормак вә карарланмак өчен ни яман урын. (66) Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән тарлык арасында гадел торырлар. (67)

Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер. (68) Кыямәт көнендә ана ґәзаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр. (69) Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кыйлса, өнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы вә рәхмәт кылучы булды. (70) Берәү тәүбә итеп Коръәнгә тотынып изге гамәлләр кыйлса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһуга кайтыр. (71) Ул тәүбә итүчеләр ялганга шәһадәт бирмәсләр, вә гөнаһлы сүзләр сөйләүче, гөнаһлы эшне эшләүчеләр яныннан үтсәләр, аларга игътибар итмичә аларның гөнаһ эшләреннән баш тарткан хәлдә үтәрләр. (72) Янә алар Раббыларының вәгазьләрен ишетсәләр сукырлыкка вә саңгыраулыкка сабышмаслар, бәлки бик ихлас тыңнарлар. (73) Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр! (74) Әнә шул зекер ителгән хак мөэминнәр төрле авырлыкларга сабыр иткәннәре өчен җәннәтнең бөек дәрәҗәсе белән бүләкләнерләр, һәм фәрештәләр аркылы Аллаһуның сәлам бүләгенә юлыгырлар. (75) Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә, ул җәннәт ни күңелле урын вә ни яхшы тора торган җирдер. (76) Әйт: "Әгәр Аллаһуга ялваруыгыз һәм гыйбадәтегез булмаса, Аллаһ сезнең белән нәрсә эшләр иде, ягъни Аллаһуга гыйбадәт кылмасагыз һәм итагать итмәсәгез, Аңа ни өчен кирәксез? Ий кире тәкәббер кешеләр, тәхкыйк Коръәнне вә рәсүлне ялганга тоттыгыз, бу эшегез өчен сезгә ґәзаб лязем булды! (77)