Al-Hadid
بسم
الله الرحمن الرحيم
Җирдәге
вә күкләрдәге
барча мәхлук,
һәр
кимчелектән
пакь дип Аллаһуны"
мактап зекер
итәләр. Ул –
Аллаһ һәр эштә
өстен вә
белеп эшләүчедер.
(1) Җирдә
вә күкләрдә
булган һәр нәрсәгә
патша булу,
Аллаһуга
хастыр,
тергезә вә үтерәдер,
вә Ул – Аллаһ һәр
нәрсәгә
кадирдер. (2)
Ул – Аллаһ һәр
нәрсәдән элек
бардыр вә һәр
нәрсәдән соң
да бардыр, Ул
бакыйдыр, Аның
бетү
ихтималы
юктыр, барча
галәмне төзүе
белән Аның
барлыгы
ачыктыр, вә
Аның сыйфаты
яшерендер,
Аның
сыйфатын һичкем
белә алмас. Вә
Ул һәр нәрсәне
белүчедер. (3)
Ул –
Аллаһ җирне вә
күкләрне
алты көн
эчендә төзеде,
соңра ґәрешне
касъ кылып аңа
бәйләнеше
булган эшне йөретте,
Ул беләдер җиргә
кергән нәрсәне
вә җирдән
чыккан нәрсәне,
дәхи күктән иңгән
нәрсәне һәм күккә
ашкан нәрсәне
беләдер, вә
Ул кайда гына
булсагыз да
сезнең белән
бергәдер. Ул –
Аллаһ сезнең
эшләгән эшләрегезне
күрүчедер. (4) Җиргә
вә күкләргә
хуҗа булу
Аллаһуга
хастыр, вә һәр
эш Аллаһуга
кайтарыладыр.
(5)
Кичне көндезгә
кертер вә көндезне
кичкә кертер,
вә Ул – Аллаһ күкрәктәге
яшерен
уйларны белүчедер.
(6)
Ий кешеләр
Аллаһуга вә
Аның рәсүленә
иман
китерегез, вә
малларыгыздан
Аллаһ күрсәткән
урыннарга
садака
бирегез, ул
маллар сезгә
ата-бабаларыгыздан
калды! Сезләрдән
имән китереп
дин тоткан хәлдә
садака бирүчеләр
– аларгадыр
олугъ әҗерләр.
(7)
Ий кешеләр,
ни булды сезгә:
Аллаһуга иман
китермәссез
вә Аңа
итагать итмәссез,
бит пәйгамбәр
сезне
Раббыгызга
иман
китерергә
чакырадыр, вә
ул сездән
Аллаһуга
иман китереп
Аңа итагать
итәрсез дип ґәһед
алды, әгәр
Аллаһуга,
Коръәнгә вә пәйгамбәргә
ышанган
булсагыз? (8)
Ул – Аллаһ үзенең
колы Мухәммәд
г-мгә ачык аңлатучы
аятьләрне иңдерәдер,
сезләрне
адашу караңгылыгыннан
чыгарып һидәят
яктылыгына
кертмәк өчен.
Әлбәттә, Аллаһ
сезгә
йомшаклык
кылучы рәхимледер.
(9)
Ий
ышанучылар,
сезгә ни
булды,
малыгызны
Аллаһ юлына
бирмәскә, җир
вә күкләр
байлыгы –
Аллаһ мирасы
була торып?
Сезләрдән Мәккә
шәһәренә
алмас борын
малын Аллаһ
юлына биргән һәм
Аллаһ юлында
сугыш кылган
кеше, бу эшләрне
Мәккәне
алганнан соң
эшләгән
кешеләр белән
бертигез
булмас, Мәккәне
алмас борын,
малын биреп
Аллаһ юлында
сугыш кылган
кеше дәрәҗәдә
олугърактыр,
Мәккәне
алганнан соң
малын биргән
вә Аллаһ юлыңда
сугыш кылган
кешедән.
Аларның әүвәлгеләренә
дә вә
ахыргыларына
да Аллаһ җәннәтне
вәгъдә кылды,
вә Ул – Аллаһ
сезнең
кылган эшләрегездән
хәбәрдардер. (10)
Яхшы эшләрне
изге гамәлләрне
кем Аллаһуга
бурычка
бирер, ягъни
фәкать Аллаһ
ризалыгы өчен
генә кылыр, әгәр
шулай кылса
Аллаһ ул
кешенең әҗерен
күп мәртәбә
арттырыр вә аңа
яхшы нигъмәтләр
булыр иде. (11)
Кыямәт
көнендә мөэмин
ирләрне вә мөэминә
хатыннарны күрерсең,
һидәят
нурлары алларыннан
вә уңнарыннан
барыр. Фәрештәләр
әйтер: "Бүген
сөенеч сезләргә,
сезгә
асларыннан
татлы
елгалар ага
торган бакчалар,
ул
бакчаларда
сез мәңге
калырсыз,
нурга
чорналып
бакчаларда мәңге
калу зур уңыштыр.
(12)
Кыямәт көнендә
монафикъ ирләр
вә монафика хатыннар,
мөэминнәргә әйтерләр:
"Безне көтегез,
нурыгыздан
файдаланып
артыгыздан барыйкчы",
– дип. Аларга әйтелер:
"Артыгызда
калган дөньяга
кайтыгыз вә
нурны анда
эзләгез", –
дип. Ул
монафикълар
белән мөэминнәр
арасына бер
ишекле дивар
корылыр, ул
диварның
эчендә җәннәт
вә тышында җәһәннәмдер.
(13)
Монафикълар,
мөэминнәргә:
"Әйә дөньяда
без сезнең
белән бергә түгел
идекме, ник хәзер
бездән
аерыласыз", –
дип
кычкырырлар.
Мөэминнәр әйтерләр:
"Дөрес, күренештә
тыштан гына
безнең кеби
булдыгыз ләкин
ике йөзле булып
үзегезне
ямансызлыкка
салдыгыз, вә
мөэминнәрнең
сугышта һәлак
булуларын көттегез,
вә Аллаһ, пәйгамбәр
сүзләренә шөбһә
иттегез вә
сезне дөнья
кирәкләре
алдады, хәтта
Аллаһ әмере үлем
килгәнче
алданып йөрдегез,
һәм шайтан
сезне Аллаһ
исеме илә
алдады: Аллаһ
гафу итүче,
дип, барча
кабахәт эшләрне
кылдырды. (14)
Инде кыямәт көнендә
гөнаһларыгызны
җуяр өчен
сездән фидия
алынмас һәм кәферләрдән
дә алынмас,
сезнең
урыныгыз
уттыр, ул
сезнең хуҗагыздыр,
ничек теләсә
шулай
яндырыр, вә
ул ут ни яман
барачак урындыр.
(15) Әйә
иман китергән
кешеләргә
вакыт җитмәдеме
Аллаһуны күп
зекер кылып күңелләрен
Аллаһудан
куркучы итәргә,
дәхи хаклык
белән иңгән
Коръән белән
вәгазьләнеп
ихласлыкны, тәкъвәлекне
камилләштереп
иманнарын куәтләргә
вакыт җитмәдеме?
Һәм үзләреннән
элек китап
бирелгән
гафилләр
кеби
булмаска
аларга озак
вакыт пәйгамбәр
килми торды,
күңелләре
каралды, вә
аларның күбрәге
фасыйклардыр.
(16)
Белегез, Аллаһ,
әлбәттә, җирне
тергезә ул җир
үлгәннән соң,
тәхкыйк сезгә
аятьләрегезне
бәян кылдык,
шаять
гакылыгызны
эшләтеп аңнарсыз!
(17) Дөреслектә
садака бирүче
ирләр вә
хатыннар, вә
яхшы эшләрне,
изге гамәлләрне
Аллаһуга
бурычка биргән,
ягъни Ислам вә
мохтаҗ мөселманнарга
малы вә хезмәте
белән ярдәм
иткән кешеләр,
Аллаһ аларга
сәвабны
арттырып
бирер вә
аларга җәннәтнең
күркәм нигъмәтләре
булыр. (18)
Аллаһуга,
һәр пәйгамбәргә
иман китергән
кешеләр, Аллаһуга
вә пәйгамбәргә
итагать итсәләр
– алардыр чын
ышанучылар һәм
Раббылары
хозурында
гуаһлар,
аларның әҗерләре
һәм нурлары үзләренә
тәгаенледер. Әмма
аятьләребезне
ялганга
тотучы кәферләр,
алар – Җәхим тәмугында
янучылардыр. (19)
Белегез, дөнья
тереклеге фәкать
уен-көлке вә
күзгә күренгән
файдасыз
зиннәттер, вә
үз арагызда
мактанышудыр,
вә маллар һәм
балалар күбәйтешүдер,
ул дөнья
тереклеге үлән
үстергән яңгыр
кебидер, үләннең
вә игеннең
яхшы үсүеннән
кәфер ґәҗәбләнер,
соңра ул иген
корыр, күрерсең
саргайганы хәлдә
соңра һичнәрсәгә
яраксыз
кырылган кау
булып калыр. Әмма
ахирәттә кәферләргә
каты ґәзаб
бардыр, вә мөэминнәргә
Аллаһудан
гафу итү һәм
ризалык
бардыр. Дөнья
тереклеге фәкать
алдана
торган черек
тавар
гынадыр. (20)
Аллаһуның
гафу итүенә һәм
җәннәткә керүгә
сәбәп булган
гамәлләргә
ашыгыгыз, ул җәннәтнең
киңлеге җир вә
күк киңлеге
кебидер, ул җәннәт
Аллаһуга вә
расүлгә
ышанып
итагать иткән
мөэминнәргә
хәзерләнде,
бу Аллаһуның
юмартлыгыдыр
аны теләгән
кешесенә
бирер, Аллаһ
олугъ
юмартлык
ияседер. (21) Җирдә
вә үзегезгә бәла-каза
ирешмәде, мәгәр
ирешә икән –
ул Ләүхүл Мәхфузда
язылгандыр,
ул бәла-казаны
яратуыбыздан
элек, тәхкыйк
бу эш Аллаһуга
бик җиңелдер.
(22)
Аллаһуның
боларны Ләүхүл
Мухфузда
язып куюы һәм
язылганлыгыннан
хәбәр бирүе,
сезнең үткән
нәрсәләр өчен
кайгырмавыгыз
өчендер, дәхи
Аллаһ биргән
дөнья нигъмәтләре
өчен
мактанмаулыгыгыз,
өчендер
ягъни һәр эш
Аллаһ тәкъдире
илә буладыр.
Тәкәбберләнеп
Аллаһуга итагать
итүдән баш
тартучы вә һәр
дөнья малы
белән
мактанучыны
Аллаһ сөймәс.
(23)
Алар
саранлык
кылырлар һәм
кешеләрне дә
саранлыкка өндәрләр.
Вә берәү Аллаһуга
вә расүлгә
итагать итүдән
баш тартса, тәхкыйк
Аллаһ байдыр,
һәр эшендә
мактаулыдыр,
кире кешеләргә
мохтаҗ түгелдер.
(24)
Тәхкыйк
рәсүлләребезне
ачык аңлатмалар
илә җибәрдек,
вә аларга
китаплар иңдердек,
вә кешеләр
алыш-бирештә
гадел
булсыннар өчен
үлчәүне өйрәттек,
һәм тимер иңдердек,
ул тимердә төрле
кораллар вә
техникалар
ясар өчен
тазалык,
ныклык бар, вә
ул тимердә
кешеләргә
куп файдалар
бардыр, Аллаһ
дөньяда яшәү өчен
дөнья
байлыгын
бирде һәм
ахирәткә хәзерләнер
өчен Ислам
динен бирде дә,
кем Аллаһуны
күрмичә
Ислам диненә
вә Аллаһуның
рәсүленә ярдәм
итә, шуларны
белмәк һәм
аермак өчен
Аллаһ күзәтеп
карал
торадыр. Аллаһ
куәтледер һәм
һәр эштә өстендер.
Кешеләрнең
ислам диненә
ярдәм итүләренә
мохтаҗ түгелдер,
Исламга ярдәм
итүчеләрнең
файдасы үзләренәдер.
(25) Тәхкыйк
Нухны вә Ибраһимне
пәйгамбәр
итеп җибәрдек,
вә аларның нәселендә
пәйгамбәрлекне
кылдык, һәм
ул пәйгамбәрләргә
Забур, Тәүрат,
Инҗил вә Коръәнне
бирдек, ул пәйгамбәрләр
килгән
кавемнәр
эчендә туры
юлга күнелүчеләр
бардыр, вә
аларның күбрәге
туры юлдан
адашкан
фасыйклардыр.
(26)
Соңра Нух вә
Ибраһимның
дини эшләренә
рәсүлебезне
иярттек, дәхи
аларга Мәрьям
угълы
Гыйсаны
иярттек вә аңа
Инҗил бирдек,
вә Гыйсага
ияргән мөэминнәргә
бер-берсенә күңел
йомшаклыгын
вә шәфкатьне
бер кылдык, вә
алар раһбаниятне,
ягъни гыйбадәт
өчен дөнья
эшләреннән һәм
кешеләрдән
киселүне
уйлап
чыгардылар һәм
үзләренә йөкләделәр,
Без аларга раһбаниятне
өйрәтмәдек вә
аларга аны йөкләмәдек,
мәгәр Без
аларга Аллаһ
вә пәйгамбәр өйрәткәнчә
генә эш
кылырга,
итагать итеп
Аллаһуның
ризалыгын кәсеп
итәргә өйрәттек
вә шуны йөкләдек,
алар Аллаһуның
өйрәтүен хак
ригая белән
ригая
кылмадылар,
ягъни диндә
ихлас тәкъва
булып Аллаһуга
якын булуны
Аллаһ өйрәткәнчә
кылмадылар, бәлки
үзләре теләгәнчә
эш кылып
хаталандылар.
Мәсәлән: ишан
булуны вә
ишанга мөрид
булуны Аллаһ һичбер
кавемгә өйрәтмәгән.
Алар үзләре
уйлап
чыгарганнар,
алар үз белдекләре
белән
кыланып Аллаһу
тәгаләнең
ризалыгын
таба
алмаслар.
Алардан иман
китереп Аллаһуга
итагать иткәннәренә
әҗерләр
бирдек, вә
аларның күберәге
Аллаһуга
итагать
итмичә
фасыйклардыр.
(27)
Ий әүвәлге пәйгамбәрләргә
ышанучы Тәүрат,
Инҗил әһелләре,
Аллаһудан
куркыгыз, гөнаһлардан
сакланыгыз,
ягъни Коръән
белән гамәл
кылыгыз, һәм
Аның расүле
Мухәммәд г-мгә
иман
китерегез,
Мухәммәд г-мгә
ияреп Коръән
белән гамәл
кылсагыз
Аллаһ сезгә рәхмәтеннән
ике өлеш
бирер, дәхи
сезгә иман
нурын бирер
шул нур белән,
туры юлны
табарсыз, вә
сезне Аллаһ
ярлыкар, Аллаһ
ярлыкаучы вә
рәхимледер. (28)
Китап әһеле яһүдләр
вә насаралар
белсеннәр өчен
Аллаһудан
узып һич нәрсәгә
көчләре җитмәгәнлекне
Аллаһуның
юмартлыгыннан
үзләренә
булдырырга, вә
белсеннәр ки,
юмартлык, әлбәттә,
Аллаһ
кулындадыр,
аны үзе теләгән
кешесенә
бирер, Аллаһ
олугъ
юмартлык вә рәхмәт
ияседер. (29)